1. "Шәфкатьле, рәхимле Аллаһ исеме белән... Хә мим."
2. Гыйззәт һәм хикмәт иясе Аллаһтан китап иңдерү.
3. "Хакыйкатьтә, күкләрдә һәм җирдә иман китереп инанучыларга аятьләр бар."
4. Һәм сезнең бар булуыгызда һәм Ул тараткан хайваннарда инанучылар кавеменә аятьләр бар!
5. "Һәм төн, һәм көннең алмашында, һәм Аллаһның күктән иңдергән ризыгында, һәм аның белән үлгәннән соң җирне терелтүдә, һәм җилләрнең юнәлешендә гакыллары булган кавемгә аятьләр бар!"
6. "Болар — Аллаһның аятьләре. Без аларны сиңа хаклык белән укып бирәбез, Аллаһтан һәм Аның аятьләреннән соң алар нинди риваятькә иман китереп инанырлар икән?"
7. "Һәрбер ялганчы, гөнаһлыга — үкенеч!"
8. "Ул Аллаһның аңа укылып торган аятьләрен тыңлый, соңыннан исә аны ишетмәгәнгә салышып, тәкәбберләнеп карыша. Һәм аны үзәк өзгеч газап белән сөендер!"
9. "Һәм әгәр ул Безнең аятьләребездән бернәрсә белеп алса, аны көлкегә әйләндерә. Мондыйларга — хурлыклы газап!"
10. "Һәм аларның артларында җәһәннәм, аларның кәсеп итеп алган нәрсәләре һәм Аллаһтан башка алган ярдәмчеләре дә аларны һичбер нәрсәдән коткара алмаслар. Һәм аларга — бөек газап!"
11. Бу — туры юл. Раббыларының аятьләренә кәфер булучыларга исә үзәк өзгеч әрнү газабы!
12. "Аллаһ шул ки — Үзенең әмере белән анда көймәләр йөрсен өчен һәм сез Аның фазылын эзләр өчен Аллаһ сезгә диңгезне буйсындырды, һәм шаять, сез шөкрана булырсыз!"
13. "Һәм Ул сезгә күкләрдә һәм җирдә булган нәрсәләрне буйсындырды, барлык Үзеннән булганны. Хакыйкатьтә, фикер йөрткән кавемгә монда аятьләр бар."
14. "Кавемнең кәсеп иткәненә карата Ул җәза бир сен дип, Аллаһның көннәренә өмет итмәүчеләргә иман китереп инанучылар кичерсеннәр дип әйт!"
15. "Кем игелек эшли — үзе өчен, кем яманлык кыла — үзенә каршы. Соңыннан Раббыгызга кире кайтарылырсыз."
16. "Һәм Без Исраил угылларына китап һәм хикмәт, һәм пәйгамбәрлек бирдек, һәм аларны хуш нәрсәләрдән ризыкландырдык, һәм аларны дәрәҗәләп галәмнәр өстеннән күтәрдек."
17. "Һәм Без аларга әмер хакында ачык аңлаешлы аятьләр бирдек, һәм үзләренә белем килгәннән соң гына алар үзара усаллык белән тарткалаша башладылар. Хакыйкатьтә, Раббың кыямәт көнендә аларның ни өчен тарткалашканнарын үз араларында хөкем итәр."
18. "Шуннан соң Без сине әмернең ачык юлында булдырдык, һәм аның белән бар, һәм белмәгәннәр нең һәвәсләренә иярмә!"
19. "Алар һич бернәрсә белән дә сине Аллаһтан коткара алмаслар. Хакыйкатьтә, залимнәр — бер-берсенең дуслары. Аллаһ исә тәкъвалык ияләренең дусты!"
20. "Бу — кешеләр өчен ачыктан-ачык күренә торган аятьләр, һәм инанган кавемгә тугры юл күрсәтүче, һәм мәрхәмәт."
21. "Әллә явызлык эшләгәннәр Без аларның тормышларын да, үлемнәрен дә иман китереп инанганнар һәм игелекле эшләр эшләгәннәрнеке белән охшаш итәрбез дип уйладылармы? Аларның хөкем йөртүләре начар бит!"
22. "Һәр җан иясе кәсеп иткәненә карап җәзасын алсын өчен Аллаһ хаклык белән күкләрне һәм җирне барлыкка китереп яратты, һәм алар җәберләнмәсләр!"
23. "Үзенең һәвәслеген иләһ итеп алучыны күрмәдеңмени син? Аллаһ аны гыйлеме белән адаштырып, аның ишетүен дә һәм кальбен дә тамгалады һәм аның күз карашына корма корды. Аллаһтан соң аны кем алып барыр икән? Исегезгә килмәссезмени икән?"
24. "Һәм алар: «Хакыйкатьтә, бу дөнья терекле гебездән тагы башка нәрсә бар? Үләбез дә һәм торабыз да, безне заман үтүеннән башка нәрсә һәлак итсен ди?» — диләр. Аларның бу турыда һич белемнәре юк. Алар фаразлау белән генә шөгыльләнәләр."
25. "Безнең аятьләребез аларга ачык аңлаешлы итеп укылганда, аларның: «Әгәр сез рас сөйли торган булсагыз, безнең аталарыбызны китереп куегыз!» — дип әйтүдән башка дәлилләре дә юк."
26. "Әйт: «Аллаһ сезне терелтә, аннан соң үтерә, аннан соң аның турында һич шик-шөбһә булмаган кыямәт көненә сезне җыячак. Ләкин кешеләрнең күпчелеге белми»."
27. Күкләрдә һәм җирдә падишаһлык — Аллаһныкы. Һәм сәгать җиткән көндә ул көнне ялган итеп санаучылар зарар күрәчәкләр!
28. Һәм син һәр өммәтнең тезләнеп торганын күрерсең. Һәр өммәт үзенең китабына чакырылыр: «Бүген сезгә кылган гамәлегезгә карата җәза бирелер!»
29. "Бу — Безнең китабыбыз. Ул сезгә каршы хаклык белән сөйли. Хакыйкатьтә, Без сезнең кылган гамәлегезне язып бардык."
30. Иман китереп инанганнар һәм игелек кылганнарны исә... аларны Раббылары Үз рәхмәтенә кертер. Менә шул — бөек төшем!
31. Көферлек кылганнар исә... : «Минем аятьләрем сезгә укылып бирелмәдемени? Сез исә тәкәбберләндегез һәм гөнаһкәр кавем булып киттегез!»
32. "Һәм: «Хакыйкатьтә, Аллаһның вәгъдәсе — хак, һәм сәгатьтә дә һич шик-шөбһә юк», — дип әйтелгәч, сез: «Без сәгатьнең нәрсә икәнен белмибез, без фаразлау белән фаразлыйбыз һәм без инанмыйбыз да», — дип әйттегез."
33. Һәм аларга кылганнарының яманлыклары килеп бастылар һәм мыскыллап көлгән нәрсәләре аларга төште.
34. "Һәм: «Сез бу көнегез белән очрашуны оныткан кебек, Без дә бүген сезне онытырбыз, һәм сыеныр урыныгыз — ут, һәм сезгә ярдәм итүчеләр дә юк!» — дип әйтелде."
35. «Бу сезгә Аллаһның аятьләрен көлкегә санаганга һәм сезне дөнья тереклеге алдаганга күрә». Ул көнне алар аннан чыгарылмаслар һәм алардан ризалаштыру да таләп ителмәс.
36. "Күкләрнең Раббысы, һәм җирнең Раббысы, һәм галәмнәрнең Раббысы — Аллаһка мактау!"
37. "Күкләрдә һәм җирдә бөеклек — Аңа. Һәм Ул — гыйззәт, хикмәт иясе!"