• 1. "Шәфкатьле, рәхимле Аллаһ исеме белән... Хә мим."

  • 2. Аңлаешлы китап белән ант итәм!

  • 3. "Хакыйкатьтә, Без аны гарәпчә Коръән иттек. Шаять, сез аңларсыз!"

  • 4. "Һәм, хакыйкатьтә, ул китап анасында булып, Бездә, югары, хикмәтледер."

  • 5. "Әллә сез исраф кылучы кавем булганлыктан, Без искәртүне сездән басып калырбызмыни?"

  • 6. Күпме пәйгамбәрләрне Без әүвәлгеләргә җибәргән идек!

  • 7. Алар һәр килгән пәйгамбәрдән мыскыллап көлә торган булдылар.

  • 8. Без аларга караганда да куәт ягыннан көчлерәк булганнарны һәлак иттек һәм әүвәлгеләрнең мисаллары үтеп китте инде.

  • 9. "Әгәр син алардан: «Күкләрне һәм җирне кем барлыкка китерде?» — дип сорасаң, алар, әлбәттә: «Аларны гыйззәт, гыйлем иясе Аллаһ барлыкка китерде!» — дип җавап бирерләр."

  • 10. "Ул сезнең өчен җирне бишек итте һәм анда сезгә юллар ясады. Шаять, сез туры юлдан китәрсез."

  • 11. "Һәм күктән чамалап су иңдерде, һәм аның белән Без үлек илне терелттек. Менә шулай сез дә чыгарылачаксыз!"

  • 12. "Һәм барлык ишләрне яратып барлыкка китерде, сезгә утырып йөрү өчен көймәләр һәм хайваннарны ясады,"

  • 13. "сез аларның аркаларында урнашыр өчен һәм, анда урнашканнан соң, Раббыгызның нигъмәтен искә алсын өчен, һәм сез: «Безгә моны буйсындыручыга — дан! Безнең моны шулай итәргә тәкатебез юк иде!» — дип әйтсен өчен."

  • 14. "«Һәм, хакыйкатьтә, без Раббыбызга әйләнеп кайтачакбыз!»"

  • 15. "Һәм алар колларыннан Аның өчен өлеш булдырдылар. Хакыйкатьтә, кеше ачыктан-ачык кадерне белмәүче!"

  • 16. "Ул барлыкка китергән нәрсәләреннән Үзенә кызларны алып, сезне малайлар белән бүләкләдеме?"

  • 17. "Инде аларның берсен ул үзе Шәфкатьлегә мисал итеп китерелгән белән сөендерсәләр, аның йөзе кап-кара була һәм ул көчкә ачуын тоеп тора."

  • 18. Яки кем бизәкләр эчендә үстерелгән һәм ул —сүз көрәштерүдә ачык булмаганнымы?..

  • 19. "Шәфкатьленең коллары булган фәрештәләрне алар хатын-кызлар иттеләр. Аларны барлыкка китергәндә шаһит булдылармы? Аларның шаһитлыклары язылыр, һәм алар соралачак!"

  • 20. "Һәм алар: «Әгәр Шәфкатьле теләсә, без аларга гыйбадәт кылмаган булыр идек», — диделәр. Аларның моның турында белемнәре юк, алар тик уйдырма уйлап чыгаралар."

  • 21. "Әллә без моңа кадәр аларга китап бирдекме, һәм алар аңа ныклап тотыналармы?"

  • 22. "Әйе! Алар: «Хакыйкатьтә, без аталарыбызны ниндидер милләттә булуларында таптык һәм без аларның эзеннән туры барабыз», — диделәр."

  • 23. "Һәм шулай ук Без сиңа кадәр карьягә үгетләүче җибәргән саен, аның муллыкта яшәгәннәре: «Хакыйкатьтә, без аталарыбызны ниндидер милләттә булуларында таптык һәм без аларның эзләренә иярәбез», —дип әйттеләр."

  • 24. "Ул: «Әгәр мин сезгә сез аталарыгызны тапканга караганда турырак белән килсәм?» — дип әйтте. Алар: «Әлбәттә, без сезнең белән җибәрелгәнгә ышанмаучылар», — диделәр."

  • 25. Һәм Без алардан үч алдык. Ялган итеп санаучыларның ахырлары ничек булганына күз сал әле!

  • 26. Һәм менә Ибраһим атасына һәм кавеменә: «Сез гыйбадәт кылганга минем катнашым юк!» —дип әйтте.

  • 27. "«Мине барлыкка китерүчедән башка. Ул, хакыйкатьтә, мине туры юлга юнәлдерер!»"

  • 28. "Һәм моны ул үз нәселенә кала торган сүз итте. Шаять, алар кире кайтырлар!"

  • 29. "Әйе! Аларга һәм аларның аталарына хәтта хаклык һәм ачык аңлатучы рәсүл килгәнче, Мин аларга файдаланырга биреп тордым!"

  • 30. "Үзләренә хаклык килгәч, алар: «Бу сихер бит, хакыйкатьтә, без аңа ышанмыйбыз», — диделәр."

  • 31. Һәм алар: «Ни өчен бу Коръән ике карьядән бер бөек кешегә иңдерелмәде әле?» — дип әйттеләр.

  • 32. "Әллә алар Раббыңның рәхмәтен бүләләрме? Дөнья тереклегендә яшәү өчен кирәк нәрсәләрне алар арасында Без бүлдек һәм, бәгъзеләре икенчеләрен хезмәт итәргә алсын дип, аларның бәгъзеләренең дәрәҗәләрен икенчеләреннән югары иттек. Раббыңның рәхмәте исә алар җыйган нәрсәдән хәерлерәк!"

  • 33. "Әгәр дә кешеләр бер өммәт булырлар дию булмаса, Без Шәфкатьлегә карата кәфер булучыларның өй түбәләрен һәм алар күтәрелә торган баскычларын көмештән ясаган булыр идек,"

  • 34. "һәм аларның өйләренең ишекләрен дә, һәм алар ята торган түшәкләрен дә,"

  • 35. "һәм бизәнүләрне дә. Болар исә барысы да бу дөнья тереклегендә файдалану өчен генә, әхыйрәт исә Раббында, тәкъвалык ияләре өчен."

  • 36. Шәфкатьлене искә алудан читкә тайпылучыга шайтанны билгеләп куярбыз һәм ул аңа иптәш булыр.

  • 37. "Һәм болар, әлбәттә, үзләрен юлдан яздырырлар, һәм алар туры юлдан барабыз дип исәпләрләр."

  • 38. Ул Безгә килгәч: «Аһ! Әгәр минем белән синең ара ике мәшрикъ ераклыгы булса иде. Начар иптәш ул!» — дип әйткәненә кадәр.

  • 39. "Сезнең золым кылганыгыз, үзегезнең газапта уртак булуыгыз бүген сезгә һич тә ярдәм итмәс."

  • 40. Әллә син саңгырауны ишеттерә алырсыңмы яки сукырны һәм ачык адашуда булганны туры юлдан алып бара алырсыңмыни?

  • 41. "Әгәр Без сине алып китск, Без ал ардан үч алырбыз әле!"

  • 42. "Яки аларга Үзебез вәгъдә иткәнне сиңа күрсәтербез, хакыйкатьтә, Безнең алар өстеннән кодрәтебез бар!"

  • 43. "Сиңа вәхи ителгән нәрсәгә нык тотын! Хакыйкатьтә, син туры юлда бит!"

  • 44. Һәм бу сиңа һәм синең кавемеңә искә төшерү бит. Һәм сез соралачаксыз әле!

  • 45. Һәм Безнең сиңа кадәр җибәргән рәсүлләребездән сора: «Шәфкатьледән башка алар гыйбадәт кылыр өчен иләһләр булдырдыкмы?»

  • 46. "Үзебезнең аятьләребез белән фиргавен һәм аның түрәләренә Мусаны җибәрдек, һәм ул: «Мин— галәмнәр Раббысының рәсүле!»— диде."

  • 47. "Ул аларга Безнең аятьләребез белән килгәч, алардан көлделәр генә."

  • 48. "Һәм Без аларга алдан килгәненә караганда зуррак булмаган аятьне күрсәтмибез. Һәм Без аларны газап белән тотып алдык. Шаять, алар кире кайтырлар."

  • 49. "Һәм алар: «Ий, сихерче! Раббыңны, сиңа вәгъдә иткән нәрсә белән безгә чакыр, без, әлбәттә, туры юлдан китәрбез», — диделәр."

  • 50. "Без алардан газапны читләштергәч, менә алар сүзләрен тотмыйлар."

  • 51. "Һәм фиргавен үз кавеменә мөрәҗәгать итеп: «Ий, кавемем! Мисырда минем падишаһлыгым юкмы һәм бу елгалар минем астымда агып тормыйлармыни? Әллә күрмәдегезме?» — дип әйтте."

  • 52. «Мин хәерлерәк түгелмени менә шушы чүп булучы һәм сүзен көчкә аңлатучыдан?

  • 53. "Әгәр аңа алтын беләзекләр кидерелгән булса, яки аның белән аны озатып фәрештәләр килгән булсалар иде!»"

  • 54. "Ул үз кавемен җиңел гакыллы итте һәм алар аңа буйсындылар, хакыйкатьтә, алар азгын кавем булдылар."

  • 55. "Алар Безне ачуландыргач, Без алардан үч алдык һәм аларның барысын да Без суга батырдык."

  • 56. "Һәм Без аларны эдек килүчеләр иттек, һәм ахыргыларга мисал иттек."

  • 57. Мәрйәм улы мисал буларак китерелгәч... менә синең кавемең аннан борыла.

  • 58. Һәм алар: «Безнең иләһләребез хәерлерәкме яки улмы?» — дип әйтәләр. Алар аны сиңа тарткалашыр өчен генә китерәләр. Әйе! Алар сүз көрәштерүчеләр бит!

  • 59. "Ул кол гына, Без аңа нигъмәт бирдек һәм Без аны Исраил угылларына мисал итеп куйдык."

  • 60. "Һәм, әгәр Без теләсәк, әлбәттә, җир йөзендә сездән фәрештәләр ясаган булыр идек, алар сезне алмаштырырлар иде."

  • 61. "Һәм, хакыйкатьтә, ул— сәгатьнең галәмәте. Аның турында шикләнмәгез һәм Миңа иярегез! Бу — туры юл!"

  • 62. "Һәм сезне шайтан тайпылдырмасын, хакыйкатьтә, ул сезгә ачык дошман."

  • 63. Һәм Гыйсә ачык аңлаешлылар белән килгәч: «Мин сезгә хикмәт белән килдем һәм сез сүз көрәштергән нәрсәләрнең кайсыберләрен мин үзегезгә аңлатып бирермен. Аллаһтан куркыгыз һәм миңа буйсыныгыз!

  • 64. "Хакыйкатьтә, Аллаһ — минем Раббым һәм сезнең Раббыгыз һәм Аңа гыйбадәт кылыгыз! Бу туры юл!» — диде."

  • 65. Һәм алар арасыннан аерым фиркаләр тарткалаштылар. Һәм золым кылганнарга — үзәк өзгеч көннең газабыннан үкенеч!

  • 66. "Сәгатьтән башка да алар көтеп торалармы, ул аларга кинәт киләчәк һәм алар сизмәсләр дә."

  • 67. "Ул көнне дуслар, тәкъвалык ияләреннән башка, бер-берсенә дошман булырлар."

  • 68. "Ий, колларым! Ул көнне сезнең өегездә хәвеф тә юк, һәм сез кайгырмассыз да."

  • 69. Һәм арагыздан Безнең аятьләребезгә иман китергән һәм бирелүчеләрдән булырлар...

  • 70. Үзегез дә һәм хатыннарыгыз да җәннәткә керегез.

  • 71. Алар тирәсендә алтын савытлар һәм касәләр белән йөреп торырлар. Аларга анда- җаннары теләгән һәм күзләре ләззәтләнгән нәрсәләр. Һәм сез анда мәңге калырсыз!

  • 72. Шушы җәннәт сезгә кылган гамәлегез өчен мирас итеп бирелде.

  • 73. "Сезгә анда күп җиләк-җимеш, сез аларны ашарсыз."

  • 74. "ГунаҺкәрләр, хакыйкатьтә, мәңгегә җәҺәннәм газабында. "

  • 75. "Аларга анда җиңеләйтү дә булмас, һәм алар анда өметсезлектән дәшмәс булырлар."

  • 76. "Без аларны җәберләмәдек, ләкин алар үзләре залимнәрдән булдылар."

  • 77. "Һәм алар: «Йи, МаликҺ Раббың безне үтерсә иде!»-дип алварырлар. Ул: «Сез калачаксыз!»-диде."

  • 78. "Без сезгә хаклык белән килдек, ләкин сезнең күбегез хаклыкны күрә алмыйлар."

  • 79. Әллә эш кылдылармы? Без дә кылабыз.

  • 80. Әллә Без аларның серләрен һәм яшереникиңәшләрен ишетми дип исәплиләрме? Әйе! Һәм Беәнең рәсүлләребез алар янында язып торалар бит.

  • 81. "Әйт: «Әгәр Шәфкатьленең ир баласы булса, ул чакта мин беренче гыйбадәт кылучылардан булыр идем!»"

  • 82. "Күкләрнең Һәм җирнең Раббысына, гареш Раббысына дан! Алар Аңа кушып сөйләгәннән югары Ул!"

  • 83. Үзләренә вәгъдә ителгән көнне очратуларына кадәр аларны чумуларында һәм уйнап күңел ачуларында калдырып тор.

  • 84. "Һәм Ул күктә дә иләһ, җирдә дә иләһ булучы. Һәм Ул – хикмәт, гыйлем иясе!"

  • 85. "Күкләрнең һәм җирнең, алар арасындагы нәрсәләрнең падишаһлыгы Үзендә булучы мөбарәк булсын! Һәм сәгать белеме дә Аның каршысында һәм Аңа кире кайтачаксыз!"

  • 86. "Аларның Аннан башка ялварган нәрсәләре шәфәгать кыла алмаслар, бары тик хаклык белән шаһитлык кылучылар гына, һәм алар белеп торалар."

  • 87. "Әгәр син алардан аларны кем барлыкка китерде дип сорасаң, алар, әлбәттә, «Аллаһ» — диярләр. Никадәр сокланып алданган алар!"

  • 88. "Һәм ул: «Ий, Раббым! Хакыйкатьтә, болар— иман китермәүче кавем!» — диде."

  • 89. Һәм алардан син йөз чөер һәм: «Сәлам!» — дип әйт. Һәм алар белерләр әле!

БҮЛЕШҮ
logo
logo
logo
logo