• 1. "Шәфкатьле, рәхимле Аллаһ исеме белән... Хә мим."

  • 2. Шәфкатьле һәм рәхимледән иңдерү.

  • 3. "Белгән кавемгә аятьләре гарәпчә Коръән булып аңлатылган китап,"

  • 4. сөендерүче һәм искәртүче итеп. Аларның күпчелеге исә борылып куйдылар һәм алар тыңла мыйлар!

  • 5. "Һәм алар: «Син безне өндәгән нәрсәгә безнең кальб-күңелләребездә — каплау, колакларыбызда исә— саңгыраулык, безнең белән синең арада— чаршау. Әйдә, гамәлеңне кыл, без дә кылабыз!» — диләр."

  • 6. "Әйт: «Хаклыкта, мин сезнең шикелле кеше бит, сезнең иләһегез бердәнбер иләһ дип миңа вәхи ителде. Аңа туры юл белән юнәлегез һәм Аннан ярлыкау сорагыз! Мөшрикләргә исә — кайгы,"

  • 7. зәкәт түләмәүчеләргә һәм әхыйрәткә ышанмаучыларга да».

  • 8. "Хакыйкатьтә, иман китереп инанучыларга һәм игелек эшләгәннәргә— аларга бетмәс әҗер!"

  • 9. Әйт: «Әллә сез җирне ике көндә барлыкка китереп яратучыга иман китермисезме һәм Аңа тиңдәшләр булдырасызмы? Бу — галәмнәрнең Раббысы!

  • 10. "Һәм Ул аның өстенә нык торучыларны ясады, һәм аңа бәрәкәт бирде, һәм дүрт көндә сораучыларга тигез итеп азык-төлекләрен бүлеп бирде."

  • 11. "Моннан соң Ул күккә кереште, ул исә төтен иде, һәм аңа, һәм җиргә: «Итагатьтә яки теләмәс хәлдә килегез!» — диде. Алар икәүләшеп: «Без итагатьтә булып киләбез», — диделәр."

  • 12. "Һәм Ул ике көндә алардан җиде кат күк төзеп тәмамлады, һәм һәр күккә үзенең әмерен вәхи итте. Һәм Без дөньяның күк йөзен яктырткычлар белән һәм саклау өчен бизәп куйдык. Бу— гыйззәт, гыйлем иясенең тәкъдире."

  • 13. "Әгәр алар борылып куйсалар: «Мин сезне Гадь һәм Сәмүд яшене кебек яшен турында үгетлим», — дип әйт."

  • 14. "Менә аларга рәсүлләр алларыннан да, артларыннан да килделәр: «Аллаһтан башка һичкемгә гыйбадәт кылмагыз». Алар: «Әгәр Аллаһ теләсә, әлбәттә, Ул фәрештәләрне иңдергән булыр иде, без исә сезнең белән җибәрелгәнгә ышанмыйбыз», — диделәр."

  • 15. Гадь кавеме... алар җир йөзендә хаксыз килеш тәкәбберләнделәр һәм: «Куәт ягыннан бездән кем көчлерәк?» — дип әйттеләр. Үзләрен юктан бар итеп яратучы Аллаһ алардан куәт ягыннан көчлерәк икәнен алар күрмәделәрмени соң? Һәм алар Безнең аятьләребезне инкарь иттеләр.

  • 16. "Без аларга шомлы көннәрдә каты тавышлы салкын җил җибәрдек, бу дөнья тереклегендә үк хурлык газабын аларга татытыр өчен. Әхыйрәт газабы исә тагы да хурлыклырак, һәм аларны сакламаслар да!"

  • 17. "Әмма сәмүдләр... Без аларны туры юлдан алып бардык, ләкин алар туры юлга караганда сукырлыкны хуп күрделәр һәм аларны кәсеп иткән нәрсәләре өчен хурлыклы газапның яшен сугуы тотып алды."

  • 18. Иман китереп инанганнар һәм тәкъва булганнарны Без коткардык.

  • 19. Ул көнне Аллаһның дошманнарын утка җыярлар һәм аларны куарлар.

  • 20. "Хәтта алар аның янына килгәч, колаклары һәм күзләре, һәм тән тиреләре кылган гамәлләре турында үзләренә каршы шаһитлык итәрләр."

  • 21. "Һәм алар үзләренең тиреләренә: «Ни өчен сез безгә каршы шаһит булдыгыз?» — дип әйтерләр. Тегеләр: «Һәрнәрсәгә сөйләшү бирүче Аллаһ безне дә сөйләтте һәм Ул сезне беренче мәртәбә юктан бар итеп яратты, һәм Аңа кире кайтырсыз», — диделәр."

  • 22. "Үзегезгә каршы колакларыгыз, һәм күзләрегез, һәм тиреләрегез шаһит булудан кача алмадыгыз, ләкин сез кылган гамәлләрегезнең күбесен Аллаһ белми дип уйладыгыз."

  • 23. "Һәм Раббыгыз турында сезнең шушы уегыз сезне һәлак итте дә инде, һәм сез зарар күрүчеләрдән булдыгыз."

  • 24. Алар сабыр итсәләр дә аларга сыеныр урын —ут. Әгәр ризалык таләп итсәләр дә ризалыкка ирешкәннәрдән булмаслар.

  • 25. "Без аларга дуслар билгеләп куйдык һәм алар үзләренә алдында булганны да, артта булганны да бизәп күрсәттеләр, һәм аларга кадәр булган өммәтләр турындагы сүз алар өчен хак булды. Хакыйкатьтә, алар зарар күрүчеләрдән булдылар."

  • 26. "Һәм кәфер булучылар: «Тыңламагыз шул Коръәнне, аның турында ләгу сөйләгез. Шаять, сез өстенлек аларсыз!» — диделәр."

  • 27. "Һәм Без кәфер булганнарга каты газап татытырбыз, һәм аларның яманлыклары өчен, әлбәттә, җәза бирербез!"

  • 28. Бу— Аллаһның дошманнарына җәза— ут! Безнең аятьләребезне инкарь иткәннәре өчен аларга анда мәңгелек йорт.

  • 29. "Һәм кәфер булганнар: «Раббыбыз! Без аздырган җеннәр һәм кешеләрдән шул икене күрсәтсәң иде! Без алар иң түбәннәрдән булсын дип үзләрен аякларыбыз астында итәрбез», — дип әйттеләр."

  • 30. "Хакыйкатьтә, «Безнең Раббыбыз — Аллаһ», — дип, аннан соң тугры торганнар — аларга фәрештәләр иңәрләр. Курыкмагыз һәм кайгырмагыз, һәм сезгә вәгъдә ителгән җәннәткә шатланыгыз!"

  • 31. "Без дөнья тереклегендә дә, әхыйрәттә дә сезнең дусларыгыз. Сезнең өчен анда җаннарыгыз теләгән нәрсәләр, ни сорасагыз да — сезгә анда шул булыр!"

  • 32. Ярлыкаучы һәм рәхимледән сый-хөрмәт итеп.

  • 33. "Аллаһка чакырып, һәм игелек эшләп, һәм: «Мин бирелүчеләрдән», — дигән сүз ягыннан кем яхшырак икән?"

  • 34. "Яхшылык белән яманлык бергә түгел. Яхшылык белән кире как, һәм менә — синең белән аның арасындагы дошманлыгы булган — нәкъ якын дус."

  • 35. Аңа тик сабыр булганнар гына ирешә һәм аңа бөек өлеш иясе генә ирешә.

  • 36. "Әгәр сиңа бертөрле шайтан коткысы кагылса, Аллаһка ярдәм сорап сыен, Ул, хакыйкатьтә, ишетүче, белүче!"

  • 37. "Көн һәм төн, кояш һәм ай — Аның аятьләреннән, һәм кояш белән айга сәҗдә кылмагыз. Әгәр Аңа гына гыйбадәт кылсагыз, кояш белән айны барлыкка китереп яратучы Аллаһка сәҗдә кылыгыз!"

  • 38. "Әгәр инде алар тәкәбберләнсәләр, синең Раб быңда булганнар Аңа төнен-көнен тәсбих әйтәләр, һәм алар армыйлар да."

  • 39. "Һәм Аның аятьләреннән син җирне кибеп беткән итеп күрәсең һәм, әгәр Без аңа су иңдерсәк, ул дулкынлана һәм кабарып китә. Хакыйкатьтә, аны терелткән, әлбәттә, үлекләрне дә терелтә. Хакыйкатьтә, Ул — һәрнәрсәгә кодрәтле!"

  • 40. "Хакыйкатьтә, Безнең аятьләребездән читләшүчеләр Бездән яшерен түгелләр! Утка ыргытылган хәерлерәкме, әллә кыямәт көненә иминлектә килүчеме? Теләгәнегезне кылыгыз, Ул, хакыйкатьтә, сез кылганны карап торучы."

  • 41. "Аларга искә төшерү килгәннән соң, аңа карата кәфер булганнар... Хакыйкатьтә, бу гыйззәтле китап!"

  • 42. "Аңа ялган алдан да, арттан да килми. Ул хикмәт иясе, данлыклыдан индерү."

  • 43. "Сиңа үзеңнән элек килгән рәсүлләргә әйтелгән сүзләрдән башка нәрсә әйтелмәс. Раббың, хакыйкатьтә, ярлыкау хуҗасы һәм әрнүле җәза иясе!"

  • 44. "Әгәр Без аны чит телдә Коръән иткән булсак, әлбәттә, алар: «Аның аятьләре тәфсилләп аңлатылган булса иделәр», — дип әйтер иде. Чит телдәме, гарәпчәме? «Ул иман китереп инанучылар өчен җитәкчелек һәм шифа. Иман китермәгәннәрнең колакларында исә саңгыраулык һәм ул — алар өчен сукырлык. Болар — бик ерак җирдән чакырылганнар», — дип әйт."

  • 45. "Без Мусага китап китереп бирдек һәм аның турында сүз көрәштерелде. Һәм әгәр Раббыңның алдан әйткән сүзе булмаса... араларында хөкем ителгән булыр иде. Хакыйкатьтә, алар аның турында шөбһәле шиктә торалар."

  • 46. "Кем игелек эшли — үзе өчен, кем исә яманлык итсә— үзенә каршы. Һәм Раббың колларны җәберләүче түгел бит!"

  • 47. "Сәгать турындагы белем Аңа кайта. Аның белеменнән башка җимешләр җимешлекләреннән чык-мый, һәм бер ана да корсаклы булмас, һәм җиңеләй мәс. Шул көнне Ул: «Кайда Минем тиңдәшлә рем?» — дип эндәшер. Алар: «Без Сиңа белгерттек, безнең арабызда һич шаһит юк!» — дип әйтерләр."

  • 48. "Аларның элек догалар кылган нәрсәләре алар дан юк булды, һәм алар качып котылу булмас дип уйладылар."

  • 49. "Кеше хәерлекне теләүдән ялыкмый, инде аңа яманлык тисә, ул рухын төшерә һәм өметсезлеккә бирелә."

  • 50. "Әгәр Без аңа кагылган зыяннан соң Үзебездән рәхмәтебезне татытсак, ул, әлбәттә, «Бу — миңа, һәм мин сәгать сугыр дип уйламыйм, әгәр мин үземнең Раббыма кире кайтарылсам, минем өчен Анда яхшылык булачак, әлбәттә»,— дип әйтә. Без кәфер булганнарга аларның кылган эшләрен хәбәр итеп бирербез һәм аларга, әлбәттә, каты газапны татытырбыз."

  • 51. "Әгәр Без кешегә нигъмәт кылсак, ул борылып куя һәм читкә тайпыла. Әгәр инде аңа яманлык кагылса, ул киң догалар иясе."

  • 52. "«Күрдегезме, әгәр ул Аллаһтан булса, сез исә соңыннан аңа карата көферлек кылсагыз, аңа каршылыкта булганнан да адашканрак кем булыр икән?» — дип әйт."

  • 53. Без Үзебезнең аятьләребезне аның хак булганы аларга аңлашылганга кадәр офык-кырыйларда һәм аларның үзләрендә күрсәтәчәкбез. Синең Раббыңның һәрнәрсәгә шаһит икәнлеге җитә төшмимени?

  • 54. Ий! Алар үзләренең Раббылары белән очрашуга шик-шөбһәдә. Ий! Ул — һәрнәрсәне чолгап алучы!

БҮЛЕШҮ
logo
logo
logo
logo