1. "Шәфкатьле, рәхимле Аллаһ исеме белән... Гыйззәт һәм хикмәт иясе — Аллаһтан китап иңдерү."
2. "Хакыйкатьтә, Без сиңа хаклык белән китап иңдердек. Аллаһка гыйбадәт кыл Аның алдында динне ихласлап-сафлап."
3. "Ихлас дин Аллаһта түгелмени? Аннан башка үзләренә ярдәмчеләр тотучылар: «Алар безне Аллаһка күбрәк якынайтсыннар дигәннән башка без алар га табынмыйбыз!» Хакыйкатьтә, Аллаһ аларның бәхәсләшкән нәрсәләре турында аларның арасында хөкем итеп бирер! Хакыйкатьтә, Аллаһ алдакчы, кәфер булучыны тугры юл белән алып бармас!"
4. "Әгәр Аллаһ Үзенә бала алырга теләсә, Ул, әлбәттә, Үзе яратканнан теләгәнен сайлап алыр иде. Дан Аңа! Ул — Аллаһ, бердәнбер, кодрәтле-көчле Аллаһ!"
5. "Ул күкләрне һәм җирне хаклык белән юктан бар итеп яратты. Ул төнне көн белән чорный һәм көнне төн белән чорный. Ул кояшны һәм айны буйсындырды. Барысы да билгеле әҗәлгә кадәр йөри. Ул гыйззәтле, ярлыкаучы түгелмени?"
6. "Сезне Ул бер җаннан яратып барлыкка китерде, шуннан аңа үзеннән ишләр ясады һәм сезгә сигез ишле мал-туар төшерде. Ул сезне аналарыгыз карынында бер-бер артлы барлыкка китерү белән өч караңгылыкта юктан бар итә! Бу — Аллаһ, сезнең Раббыгыз, падишаһлык — Аныкы. Аннан башка иләһ юк! Ничек сез биздерелгәнсез!"
7. "Әгәр көферлек кыласыз икән... Аллаһ сезгә мохтаҗ түгел. Һәм Үз колларының кәферлегенә риза түгел, әгәр исә шөкер итсәгез... Ул сезгә разыйдыр. Күтәреп баручы башка берәүнең йөген күтәрмәс. Аннан сезнең кире кайтуыгыз — Раббыгызга. Ул сезнең кылган гамәлләрегез турында хәбәр итәр. Хакыйкатьтә, Ул күңел түрләрендә булганны белүче!"
8. "Әгәр кешегә бәла-каза тисә, ул Аңа итагатькә кайтып Раббысына ялвара, аннан соң Ул аны нигъмәте белән алыштырса, элек ни өчен ялварганын оныта һәм Аның юлыннан яздыру өчен Аллаһка тиңдәшләр ясыйлар: «Үзеңнең кәферлегең белән аз гына файдаланып тор! Син, хакыйкатьтә, ут әһелләреннән бит!» — дип әйт."
9. "Әллә төнге сәгатьләрдә түбәнчелек белән сәҗдә кылып һәм аягүрә торып баш июче, әхыйрәт көненнән сакланучы һәм Раббысының рәхмәтенә өмет итүче ... «Белүчеләр белән белмәүчеләр бертигез булырлармыни?» — дип әйт. Хакыйкатьтә, гакыл ияләре искә ала!"
10. "«Ий, Минем иман китергән колларым! Раббыгыздан куркыгыз! Бу дөньяда яхшылык кылган кешеләргә — яхшылык, Аллаһның җире исә иркендер. Хактыр, сабырларга хисапсыз әҗерләре төгәл бирелер!» — дип әйт."
11. "Әйт: «Миңа Аның алдында динне сафлап Аллаһка гыйбадәт кылырга әмер ителде,"
12. Һәм миңа мөселманнардан беренче булырга әмер ителде!».
13. "«Әгәр Раббыма каршы мәгъсыять кылсам, бөек көннең газабыннан куркам», — дип әйт."
14. Әйт: «Аның каршысында динемне сафлап Аллаһка гыйбадәт кылам.
15. "Аннан башка теләгән нәрсәгезгә табыныгыз! Әйт: «Хакыйкатьтә, кыямәт көнендә үзләренә һәм әһелләренә зыян китергәннәр — зыян күрүчеләрдер. Менә бусы — ачык зыян түгелме соң?"
16. "Алар өчен өсләрендә — уттан каплаулар һәм асларында да каплаулар». Шуның белән Аллаһ Үз колларын куркыта. Ий, Минем колларым, Миннән куркыгызчы!"
17. "Тагутка табынудан читләшкәннәр һәм Аллаһка сыенганнар, боларга — сөенеч хәбәре һәм колларымны сөенеч хәбәре белән шатландыр!"
18. "Алар, сүзне тыңлап, аның иң яхшысына иярүчеләр! Боларны Аллаһ туры юлга юнәлдергән һәм болар — гакыл ияләре."
19. Әллә өстендә газап сүзе хак булганны ... Синме әллә утта булганнарны коткара алырсың?
20. Ләкин үзләренең Раббыларыннан курыкканнар өчен — астында елгалар агып торган түрләр һәм алардан югары төзелгән түрләр Аллаһтан вәгъдә буларак! Аллаһ вәгъдәне бозмый!
21. "Аллаһның күктән су төшергәнен һәм аны җир өстендә чишмәләр итеп җибәргәнен, аннан соң шуның белән төрле төстәге игеннәрне чыгаруын күрмәдеңмени син? Шуннан соң ул кибә, син аның саргайганын күрәсең, шуннан Ул аны чыбык-чабыкка әйләндерә. Хакыйкатьтә, монда гакыл ияләренә искә төшерү бар!"
22. Әллә ислам өчен Аллаһ аның күкрәген киңәйткән һәм Раббысыннан нур алып торучымы ... Аллаһны искә алуда кырыс кальблеләргә көенеч! Болар — ачык адашуда!
23. "Аллаһ иң яхшы риваятьне, үзара охшаган, кабатланучы кисәкләрдән торган китапны иңдерде. Ул китаптан Раббысыннан курыккан кешеләрнең тиреләре калтырый, шуннан соң аларның тиреләре һәм кальбләре Аллаһны искә алу белән йомшара. Бу — Аллаһ юлы, Ул аннан кемне теләсә шуны алып барадыр һәм әгәр Аллаһ бер кешене юлдан яздырса, аның өчен тугры юлдан йөртүче булмас!"
24. Әллә кыямәт көнендә үз йөзе белән газапның яманыннан сакланучы ... Һәм залимнәргә «Үзегез кәсеп иткән нәрсәне татыгыз!» — дип әйтелер.
25. Аларга кадәр булганнар да ялганга чыгардылар. Алар уйламаган яктан аларга газап килде.
26. "Аллаһ аларга дөнья тереклегендә дә хурлыкны татытты, әлбәттә, әхыйрәт газабы исә тагы да олырак бит. Әгәр белсәләр иде!"
27. "Без бу Коръәндә кешеләр өчен мисалларның төрлесеннән китердек! Шаять, алар искә алырлар!"
28. "Һич кәкрелеге булмаган гарәп телендә. Ихтимал, алар тәкъва булырлар!"
29. "Аллаһ мисал буларак бер ирне китерә: иптәшләре аның турында сүз көрәштерә һәм ирне ... икенче кешегә имин булучы ... Алар мисалда бер- берсенә тигезмени? Аллаһка дан! Әйе, аларның күбесе белми шул!"
30. "Син дә үләчәксең, алар да үләчәк."
31. Шуннан сез кыямәт көнендә Раббыгыз алдында тарткалашачаксыз!
32. "Аллаһка каршы ялган уйлаган һәм, дөреслек килгәч, аны ялган диючедән дә залимрәк кем булыр? Кәферләргә җәһәннәмдә урын юкмы әллә?"
33. "Һәм дөреслек белән килгән, һәм аны дөрес дип танучылар — тәкъвалык ияләре!"
34. Аларга Раббылары каршында ни теләсәләр дә бардыр. Бу — яхшылык кылучыларга булган бүләкләр!
35. "Аллаһ, аларның яман эшләрен бетереп, алар эшләгәнгә караганда да яхшырак әҗер итеп бирсен өчен ..."
36. Үз колы өчен Аллаһ җитмимени? Алар исә сине Аннан башка булучылар белән куркыталар. Аллаһ юлдан яздырганга туры юлдан алып баручы булмас!
37. Аллаһ туры юлга юнәлдергәнне адаштыручы булмас. Аллаһ — гыйззәт иясе һәм үч алучы түгелмени?
38. "Һәм әгәр син алардан: «Күкләрне һәм җирне кем яратты?» — дип сорасаң, әлбәттә, алар: «Аллаһ!» — дип әйтерләр. «Аллаһтан башка сез табына торган нәрсә турында уйладыгызмы: әгәр Аллаһ миңа зарар теләсә, алар Аның зарарыннан коткара алырлармы яки, әгәр Аллаһ миңа мәрхәмәт теләсә, алар Аның мәрхәмәтен тотып тора алырлармы?» — дип әйт. «Миңа Аллаһ җиткән!»"
39. "Әйт: «Ий, кавемем! Хәлегез җиткәнче эшләгез, мин дә эшлим бит, һәм сез белерсез әле"
40. үзен хурлап газап кемгә киләчәген һәм кем өстендә мәңгелек газап булачагын».
41. "Без сиңа кешеләр өчен хаклык белән китап иңдердек, кем туры юлдан барса — үзе өчен, кем булса да адашса — үз башына адаша һәм син аларны күзәтеп торучы түгел."
42. "Җаннарны Аллаһ алар үлгән вакытта ала, үлмәгәннәренең исә — йоклаган чакларында. Үләргә хөкем иткәнен Ул тотып кала һәм башкаларын билгеле әҗәлгә кадәр җибәрә. Хакыйкатьтә, фикер йөртүчеләргә монда аятьләр бар!"
43. Алар Аллаһтан башка шәфәгатьче-яклаучы-ларны таптылармы әллә? «Хәтта аларның бернәрсәләре дә булмаса һәм бернәрсә дә аңламасалар дамы?» — дип әйт.
44. "«Шәфәгать тулысынча Аллаһта, күкләрдә һәм җирдә падишаһлык — Аныкы, моннан соң аңа кире кайтарылачаксыз», — дип әйт."
45. "Аллаһ бердәнбер дип искә алынганда, әхыйрәт көненә иман китермәгәннәрнең йөрәкләре дәһшәткә кала. Инде Аллаһтан башкалар искә алынса... менә — алар сөенәләр."
46. "«Ий, Аллаһ! Күкләрне һәм җирне барлыкка китерүче, гаиб һәм ачыкны белүче! Үз колларының арасында аларның сүз көрәштергәннәрен хөкем итүче дә Син!» — дип әйт."
47. "Золымлык кылганнарны җир йөзендә булган барлык нәрсәләр һәм аның белән тагы шулкадәр нәрсә булса, алар шуны кыямәт көненең явыз газабына, әлбәттә, фидия итеп түләрләр иде. Аларга Аллаһтан алар уйламаган-көтмәгән нәрсә китерелеп куелыр."
48. "Алар алдан кәсеп иткән нәрсәләрнең яманлыгы килеп басты, һәм аларның көлгән нәрсәләре аларны чорнап алды."
49. "Әгәр кешегә бәла-каза кагылса, ул Безгә ялвара, аннан соң, Без аны бездән булган нигъмәтебез белән алыштырсак, ул: «Бу миңа гыйлемем өчен бирелде», — ди. Бу бит сынау, ләкин аларның күбесе белми."
50. "Алардан элек булганнар да моны әйткәннәр иде, һәм кәсепләнгән нәрсәләре үзләренә ярдәм итмәде."
51. "һәм үзләре кәсеп иткән нәрсәнең әшәкелеге үзләренә тиде, болардан залим булганнарга үзләре кәсеп иткәннәренең әшәкелеге сугылыр, һәм алар моны көчсезләндерә дә алмаслар!"
52. "Алар Аллаһның теләгәненә ризыкны киң иткәнен һәм исәпләгәнен белмиләрмени? Хакыйкатьтә, иман китереп инанучы кавемгә монда аятьләр бар."
53. "Әйт: «Ий, Минем үз-үзләренә каршы исраф белән шөгыльләнгән колларым! Аллаһның мәрхәмәтеннән өмет өзмәгез! Хакыйкатьтә, Аллаһ гөнаһларның барысын да гафу итә! Ул ярлыкаучы һәм рәхимле бит!"
54. "Сезгә газап килмәстән алда Раббыгызга итагатьтә кайтыгыз һәм Аңа бирелегез, соңыннан сезгә ярдәм ителмәс."
55. Һәм сез тоймаганда кинәт сезгә каты газап килмәс борын Раббыгыздан сезгә иңдерелгән иң ях шыга иярегез!
56. "Җан: «Кайгы миңа Аллаһка карата бурычымда битараф булганым өчен, чыннан да мин мыскыл итүчеләрдән булдым!» — дип әйтмәсен өчен."
57. "Яки әйтер: «Әгәр мине Аллаһ туры юлга юнәлдергән булса, мин тәкъвалардан булыр идем»,"
58. "яки, газапны күргән вакытта: «Әгәр миңа кире кайту булса, мин яхшылык кылучылардан булыр идем», — дип әйтер."
59. "Әйе, Минем аятьләрем сиңа килгән иде, син исә аларны ялганга санадың, тәкәбберләндең һәм кәферләр арасыннан булып чыктың!"
60. Һәм кыямәт көнендә Аллаһ өстенә ялган сөйләгәннәрне күрерсең: аларның йөзләре кап-кара булыр. Тәкәбберләнүчеләргә җәһәннәмдә урын булмасмыни?
61. "Һәм тәкъваларны Аллаһ аларның ләззәтләнгән урыннарында коткарыр, һәм аларга явызлыкта кагылмас, һәм алар кайгырмаслар да."
62. Аллаһ — һәрнәрсәне яратучы. Һәм Ул — һәрнәрсәгә вәкил булучы.
63. Күкләрнең һәм җирнең ачкычлары — Анда. Аллаһның аятьләренә карата кәфер булучылар — зарар күрүчеләр.
64. "«Миңа Аллаһтан башка гыйбадәт кылырга кушасызмыни, ий, надан-җәһелләр!» — дип әйт."
65. "Сиңа һәм синнән элек булганнарга вәхи ителде: «Әгәр син тиңдәш тотсаң, синең эшең һич сүзсез юкка чыгар һәм син, әлбәттә, зарар күрүчеләрдән булырсың»."
66. "Әйе, Аллаһка гыйбадәт кыл һәм шөкрана бул!"
67. "Алар Аллаһны тиешле олылау белән олыламадылар. Кыямәт көнендә исә бөтен җир Аның хөкемендә, һәм күкләр Аның кодрәте белән төр гәкләнер. Дан Аңа! Ул Аңа тиңдәш тоткан нәрсәләрдән югарырак!"
68. "Һәм карын өрелер, һәм күкләрдә, һәм җирдә геләр, Аллаһ теләгәннән башкалары, яшен аткан кебек һәлак булырлар. Аннан соң кабат аңа өрелер һәм менә аягүрә басып карап торалар."
69. "Һәм җир йөзе Раббысының нуры белән балкыр, һәм китап китереп салыныр, һәм пәйгамбәрләр һәм шәһитләр китерелер, һәм алары хаклык белән хөкем ителер, һәм алар рәнҗетелмәсләр дә!"
70. "Һәм һәр җанга, гамәленә карата, тулысынча бирелер. Ул исә аларның нәрсә эшләп йөргәннәрен иң яхшы белүче."
71. "Һәм кәфер булучылар төркемләп җәһәннәмгә куылырлар, алар килгәндә аның ишекләре ачылыр һәм аның сакчылары аларга: «Сезгә үз арагыздан Раббыгызның аятьләрен укучы һәм сезнең бу көнегезнең очратуы турында искәртүче рәсүлләр килмәделәрмени?» — дип әйтерләр. Алар: «Әйе!» — диделәр. Ләкин кәферләр өстендәге газап сүзе хак булды."
72. "Аларга: «Җәһәннәм ишекләреннән керегез, анда мәңге калырсыз!» — дип әйтелер. Нинди яман тәкәбберләрнең торачак урыны!"
73. Раббыларыннан курыкканнар төркемләп оҗмахка куылыр. Алар килгәндә аның ишекләре ачылыр һәм аның сакчылары аларга: «Сәлам сезгә! Хуш килдегез! Мәңге монда тору өчен керегез!» — дип әйтерләр.
74. "Һәм алар: «Аллаһка — Үз вәгъдәсен безгә рас кылучыга һәм безгә җирне мирас итүчегә — дан! Без оҗмахта кайда теләсәк, шунда урын алырбыз!» — дип әйтерләр. Никадәр яхшы гамәл кылганнарның әҗере!"
75. "Һәм Син гарешнең тирә-юнендә Раббыларын мактап тәсбих әйтеп торган фәрештәләрне күрерсең. Һәм алар арасында хаклык белән хәл ителде инде, Һәм: «Галәмнәр Раббысы — Аллаһка дан!» — дип әйтелер."