• 1. "Шәфкатьле, рәхимле Аллаһ исеме белән... Садъ. Һәм искәртүле булган Коръән белән ант итәм!"
  • 2. Әйе! Кәфер булучылар тәкәбберлектә һәм каршылыкта.
  • 3. "Аларга кадәр Без күпме буыннарны һәлак иттек! Һәм алар ялвардылар, әмма качып котылу вакыты түгел иде шул!"
  • 4. "Аларның үзләре арасыннан үгетләүче килгәч, алар гаҗәпкә калдылар, һәм кәферләр: «Бу — сихерче, ялганчы!» — диделәр."
  • 5. "Ул иләһләрне бер иләһ итеп булдырырмыни? Хакыйкатьтә, бу гаҗәеп нәрсә бит!»"
  • 6. "Һәм аларның арасыннан затлылар читкә киттеләр! «Барыгыз, үз иләһләрегез хакына түзегез. Хакыйкатьтә, бу бездән теләгән нәрсәләре!"
  • 7. "Без моның турында ахыргы милләттә ишетмәдек, бу тик уйлап чыгарылган ялган гына."
  • 8. Искәртү безнең арадан аңа иңдерелдемени?» Әйе! Алар искәртүем турысында шикләнәләр. Әйе! Алар Минем газабымны татып карамаганнар әле!
  • 9. "Әллә аларда гыйззәт иясе, бүләк бирүче Рабыңның рәхмәт хәзинәләре бармы?"
  • 10. Яисә аларның күкләргә һәм җиргә һәм алар арасындагы нәрсәләргә хөкемнәре бармы? Бауларга тотынып менеп карасыннар әле!
  • 11. Андагы гаскәр дигәне исә тар-мар ителгән фиркаләрдән тора.
  • 12. "Аларга кадәр Нух һәм Гадь кавеме дә, казыклар иясе фиргавен дә ялганга чыгардылар,"
  • 13. "һәм Сәмүд, һәм Лут кавеме дә, һәм Әл-Әйкәдә яшәүчеләр. Болар — фиркаләрдер."
  • 14. "Һәрберсе рәсүлләрне алдакчы итеп санадылар, шуңа Минем газап җәзасы расланды."
  • 15. "Һәм алар тик бер тавыш кына көтәрләр, аңа «У» һич тә кичектерелү булмас!"
  • 16. Һәм алар: «Раббыбыз! Безнең өлешебезне хисап көненә кадәр тизләт!» — диделәр.
  • 17. "Алар сөйләгәнгә сабыр ит, куәт иясе колыбыз Даудны исеңә төшер! Хакыйкатьтә, ул — нык үтенеп ялваручы!"
  • 18. "Без аңа, хакыйкатьтә, тауларны буйсындырдык, алар аның белән бергәләп кич тә, иртән дә Ал-лаһка тәсбих әйтәләр"
  • 19. "һәм, кошларны да бергә җыеп, барысы да аңа нык үтенеп ялваралар!"
  • 20. "Һәм Без аның падишаһлыгын бик ныгыттык, аңа хикмәт һәм сүз аермасын ясарга мөмкинчелек тә бирдек."
  • 21. Һәм сиңа даулашканнар турында хәбәр килеп җиттеме әллә? Менә алар койма аркылы михрабка үтеп керделәр.
  • 22. "Менә алар Даудка килеп керделәр һәм ул ал ардан курыкты. Алар әйттеләр: «Бездән курыкма! Без ике даулашучы гына, беребез икенчебезгә явызлык теләде, син исә безнең араны хаклык белән хөкем ит, бозма һәм безгә тугры юл күрсәтеп күндер!"
  • 23. "Менә бу минем кардәшем, аның туксан тугыз сарыгы бар, миндә исә бер сарык, һәм ул миңа: «Аны миңа тапшыр!» — диде һәм сүздә мине җиңде»."
  • 24. "Ул: «Үз сарыклары янына синең сарыгыңны кушуны сорап, ул сиңа карата золым кылды, иман китереп инанган һәм игелекле эшләр кылганнардан, алар исә аз, башка күп дус-ишләр бер-берсенә начарлык тели», — диде. Һәм Дауд, Без аны сыныйбыз дип уйлап, Раббысыннан кичерүне сорады һәм рәхмәт итеп рәкәгатькә китеп үкенде."
  • 25. "Без аңа моны гафу иттек һәм аның өчен Бездә, әлбәттә, якынчылык һәм сыену, күркәм кайту урыны бар."
  • 26. "Ий, Дауд! Без сине җир йөзендә хәлифә иттек, кешеләр арасында хакыйкать белән хөкем ит! Бирелмә, юкса, ул сине Аллаһ юлыннан яздырыр! Хакыйкатьтә, Аллаһ юлыннан язганнарга хисап көне турында онытканнары өчен бик каты газаптыр!"
  • 27. "Без күкләр һәм җирне, һәм алар арасында булганнарны тиккә генә бар итмәдек! Бу — кәфер булучыларның уе гына. Кәфер булучыларга уттан көенеч булсын!"
  • 28. Әллә Без иман китереп инанган һәм игелекле эшләр кылганнарны җир йөзендә бозыклык таратучылар кебек ясарбызмы? Яки тәкъваларны оятсызлар кебек ясарбызмы?
  • 29. Мөбарәк китап — Без аны аятьләре турында уйлашып карасыннар дип һәм гакыл ияләре исләрендә калдырыр өчен сиңа иңдердек.
  • 30. "Без Даудка Сүләйманны бүләк иттек. Никадәр яхшы кол! Хакыйкатьтә, ул — Безгә нык үтенеп ялваручы!"
  • 31. Менә кич белән аңа җиңел иттереп аякларын тибеп торган асыллары китереп күрсәтелгәннәр иде.
  • 32. "Һәм ул әйтте: «Хакыйкатьтә, мин мал-туар-ны хәтта ул чаршау артына кереп югалмыйча Раб-бымны искә алудан да артык яраттым."
  • 33. Аларны миңа кире китерегез!» һәм ул аларның балтырларын һәм муеннарын сыйпый башлады.
  • 34. "Без инде Сүләйманны сынап карадык, аның тәхетенә бер гәүдә ташлаган идек, шуннан соң ул үкенде."
  • 35. "Ул: «Раббым! Ярлыка мине һәм миннән соң беркемгә дә тиеш булмас падишаһлыкны миңа бирсәнә, Син, хакыйкатьтә, бүләк бирүче бит!»— диде."
  • 36. Һәм Без аңа аның әмере белән теләгән яктан җиңел исә торган җилне буйсындырдык.
  • 37. "Һәм шайтаннардан да һәртөрле төзүчеләрне һәм суга чумучыларны,"
  • 38. һәм башкаларын да — чылбырлар белән бергә бәйләнгәннәрне дә.
  • 39. "Бу Безнең сөенечебез, хәерлек кыл яки үзең хисапсыз тот!"
  • 40. "Һәм, хакыйкатьтә, аның өчен Бездә, әлбәттә, каршыбызда — якынчылык һәм терәлү, күркәм кайту урыны бар."
  • 41. Һәм Безнең колыбыз Әйүбне исеңә төшер: менә ул Раббысына ялварып мөрәҗәгать итте: «Миңа шайтан җәфа һәм газап белән кагылды!»
  • 42. «Аягың белән тип! Бу — сал кынча госеллек суы һәм эчемлек».
  • 43. "Без Үз рәхмәтебездән һәм гакыл ияләренә вәгазьләнү өчен аның әһелләрен, һәм алар белән бергә әле алар кебекләрне дә бүләк итеп бирдек."
  • 44. "«Кулың белән бәйләм ал һәм шуның белән бәр һәм антыңны бозма!» Без аны сабыр итүче дип таптык. Никадәр яхшы кол! Хакыйкатьтә, ул — Аллаһка тәүбә илә кайтучы!"
  • 45. "Һәм гыйбадәттә нык булып яхшылык кылучы кул ияләре һәм зиһен ияләре булучы колларыбыз Ибраһим вә Исхак, вә Йагъкубны исеңә төшер!"
  • 46. "Хакыйкатьтә, Без аларны чисталык белән чистарттык, йортны искә алу белән"
  • 47. "һәм, хакыйкатьтә, алар Бездә сайланып алынган, хәерлеләрдәндер."
  • 48. Әл-Йәсәгъ һәм Зүл-Кифльне искә төшер! Барысы да хәерлеләр арасыннан.
  • 49. "Бу искә төшерүдер, тәкъвалык ияләренә исә, әлбәттә, матур сыену урыны."
  • 50. Алар өчен капкалары ачык мәңгелек бакчалары.
  • 51. Алар анда таянып ятып күп җиләк-җимеш һәм эчемлек таләп итәрләр.
  • 52. "Һәм алар янында оялчан карашлы, яшьтәш булучы хатыннар."
  • 53. Бу сезгә хисаплашу көнендә вәгъдә ителгән!
  • 54. "Хакыйкатьтә, бу, әлбәттә, безнең ризыгыбыз, һәм ул бетмәс!"
  • 55. Бу шулай! Инде тыңламыйча буйсынмаганнар-га гаять начар кайту урыны!
  • 56. Алар яначак тәмуг һәм нинди начар соң бу урын!
  • 57. Менә татып карасыннар инде аны: пешерә торган су һәм эрен.
  • 58. "Һәм шуның шәкелендәге башкалары, ишләр!"
  • 59. "Бу сезгә ияреп киткән төркем. Аларга сәламләү дә юк һәм алар, хакыйкатьтә, утта яначак!"
  • 60. Алар: «Юк әле! Сезгә сәламләү юктыр! Моны сез безгә әзерләп куйгансыз бит. Нинди яман бу карар!» дип әйтәләр.
  • 61. Алар: «Раббыбыз! Безгә моны әзерләп куючыларга ут газабын икеләтә арттыр!» — дип әйтерләр.
  • 62. Һәм алар әйтерләр: «Нәрсә булды безгә? Без яманнардан дип исәпләнгән кешеләрне күрмибез?
  • 63. Без аларны мәсхәрәгә калдырдык! Әллә алардан карашлар читләшкәнме?»
  • 64. "Хакыйкатьтә, бу хактыр — ут әһелләренең даулашуларыдыр!"
  • 65. Әйт: «Мин үгетләүче генә һәм бердәнбер чиксез куәтле Аллаһтан башка һичбер иләһ юк!
  • 66. "Күкләрнең һәм җирнең, һәм алар арасындагы нәрсәләрнең Раббысы! Гыйззәт иясе, ярлыкаучы!»"
  • 67. Әйт: «Бу — бөек хәбәр.
  • 68. Сез аннан йөз борасыз.
  • 69. Менә алар: миндә исә югары өем турысында гыйлем юк иде!
  • 70. Минем ачык үгетләүче икәнлегемнән башка миңа һичбер вәхи бирелмәде!»
  • 71. Менә Раббың фәрештәләргә әйтте: «Мин балчыктан кеше яратачакмын!
  • 72. "Инде Мин аны тәмам итеп бетергәч һәм аңа Үз рухымнан өреп керткәч, сез аңа сәждә кылып егылыгыз!»"
  • 73. "Һәм фәрештәләр барысы да җәмгы булып сәҗдә кылдылар,"
  • 74. "иблистән башка, ул тәкәбберләнде һәм көферләрдән булды."
  • 75. "Ул әйтте: «Ий, иблис! Үз кодрәтем белән бар итеп яраткан нәрсәгә сәҗдә кылудан сине нәрсә тыйды? Тәкәбберләндеңме соң син, әллә олылардан булдыңмы?»"
  • 76. "Ул: «Мин аннан хәерлерәк! Син мине уттан яраттың, аны исә балчыктан яраттың», — диде."
  • 77. "Ул әйтте: «Чыгып кит моннан, син таш белән атып куылучы!"
  • 78. "Һәм, хакыйкатьтә, кыямәт көненә кадәр синең өстеңдә Минем ләгънәтем булыр!»"
  • 79. "Ул: «Раббым! Кешеләр каберләреннән терелеп чыгарылганга кадәр миңа кичектер», — диде."
  • 80. "Ул әйтте: «Син, хакыйкатьтә, кичектерелгәннәрдән булырсың!"
  • 81. Билгеле вакыт көненә кадәр».
  • 82. Ул әйтте: «Синең бөеклегең белән ант итәмен: мин аларның барысын да юлдан яздырырмын.
  • 83. Араларында ихлас булган колларыңнан башкаларын!»
  • 84. Ул әйтте: «Хаклык белән ант итәмен һәм хаклыкны әйтәмен!
  • 85. Мин тәмугны синең белән һәм сиңа иярүчеләрнең барысы белән тутырачакмын!»
  • 86. Әйт: «Мин сездән моның өчен әҗер сорамыйм һәм аларның хәлләреннән килмәгәнне өстемә алмыйм.
  • 87. Бу — галәмнәргә искә төшерү генә.
  • 88. "Хаклыкта, Аның турында хәбәрне сез бераздан соң белерсез әле!»"
БҮЛЕШҮ
logo
logo
logo
logo
logo
  • 1.әл-Фәтихә
  • 2.әл-Бакара
  • 3.Әәл Гыймран
  • 4.ән-Нисәә
  • 5.әл-Маидә
  • 6.әл-Әнъгам
  • 7.әл-Әгьраф
  • 8.әл-Әнфәәл
  • 9.әт-Тәүбә
  • 10.Йунус
  • 11.Һуд
  • 12.Йусуф
  • 13.әр-Рәгьд
  • 14.Ибраһим
  • 15.әл-Хиҗер
  • 16.ән-Нәхел
  • 17.әл-Исра
  • 18.әл-Кәһеф
  • 19.Мәрйәм
  • 20.Та һә
  • 21.әл-Әмбийә
  • 22.әл-Хәҗҗ
  • 23.әл-Мүъминүн
  • 24.ән-Нур
  • 25.әл-Фуркан
  • 26.әш-Шүъара
  • 27.ән-Нәмел
  • 28.әл-Касас
  • 29.әд-Гъәнкәбүш
  • 30.әр-Рум
  • 31.Лукман
  • 32.әс-Сәҗдә
  • 33.әл-Әхзәб
  • 34.Сәбәә
  • 35.әл-Фәтыр
  • 36.Йәә сиин
  • 37.әс-Саффат
  • 38.Садъ
  • 39.әз-Зүмәр
  • 40.әл-Гафир
  • 41.әл-Фуссыләт
  • 42.әш-Шүрә
  • 43.әз-Зухруф
  • 44.әд-Духан
  • 45.әл-Җәсийә
  • 46.әл-Әхкаф
  • 47.Мухәммәт
  • 48.әл-Фәтех
  • 49.әл-Хуҗурат
  • 50.Каф
  • 51.әз-Зәрийәт
  • 52.әт-Тур
  • 53.ән-Нәҗем
  • 54.әл-Камәр
  • 55.әр-Рәхман
  • 56.әл-Уакыйгъа
  • 57.әл-Хәдид
  • 58.әл-Муҗәдилә
  • 59.әл-Хәҗер
  • 60.әл-Мумтәхәна
  • 61.әс-Саффъ
  • 62.әл-Җумугъа
  • 63.әл-Мунафикун
  • 64.әт-Тәгабун
  • 65.әт-Тәлакъ
  • 66.әт-Тәхрим
  • 67.әл-Мүльк
  • 68.әл-Каләм
  • 69.әл-Хакка
  • 70.әл-Мәгъәриҗ
  • 71.Нух
  • 72.әл-Җинн
  • 73.әл-Музәммил
  • 74.әл-Мудәсир
  • 75.әл-Кыйәмә
  • 76.әл-Инсән
  • 77.әл-Мүрсәләт
  • 78.ән-Нәбәә
  • 79.ән-Нәзигъат
  • 80.Гъабәсә
  • 81.әт-Тәкъүир
  • 82.әл-Инфитар
  • 83.әл-Мутаффифин
  • 84.әл-Иншикакъ
  • 85.әл-Буруҗь
  • 86.әт-Тарекъ
  • 87.әл-Әгълә
  • 88.әл-Гашиййә
  • 89.әл-Фәҗер
  • 90.әл-Бәләд
  • 91.әш-Шәмес
  • 92.әл-Ләйел
  • 93.әд-Духә
  • 94.әл-Инширах
  • 95.әт-Тин
  • 96.әл-Гъаләкъ
  • 97.әл-Кадер
  • 98.әл-Бшййинә
  • 99.әз-Зәлзәлә
  • 100.әл-Гъадийәт
  • 101.әл-Каригъа
  • 102.әт-Тәкәсүр
  • 103.әл-Гъаср
  • 104.әл-Һүмәзә
  • 105.әл-Фил
  • 106.әл-Күрәйеш
  • 107.әл-Мәгъун
  • 108.әл-Кәүсәр
  • 109.әл-Кәфирун
  • 110.ән-Нәсър
  • 111.әл-Мәсәд
  • 112.әл-Ихълас
  • 113.әл-Фәлакъ
  • 114.ән-Нәс