• 1. "Шәфкатьле, рәхимле Аллаһ исеме белән... Йәә сиин."
  • 2. Хикмәтле Коръән белән ант итәм!
  • 3. "Хакыйкатьтә, син рәсүлләр арасыннан булучы,"
  • 4. туры юлдагы.
  • 5. "Гыйззәт иясе, рәхимленең иңдерүе,"
  • 6. "аталары үгетләнмәгән кавемне үгетләү өчен, һәм алар — гафил булучылар."
  • 7. "Аларның күбесе өстендә сүз хаклыгына иреште инде, алар исә иман китермиләр."
  • 8. "Хакыйкатьтә, Без аларның муеннарына богаулар булдырдык, ул аларның иякләре астына кадәр һәм алар башларын артка ташлап йөриләр."
  • 9. "Без аларның алдына да, артына да киртә булдырдык һәм аларны томалап куйдык, һәм алар күрмиләр."
  • 10. "Аларга барыбер: син аларны үгетлисеңме, әллә үгетләмисеңме, алар иман китермәячәкләр."
  • 11. "Син, хакыйкатьтә дә, искә төшерүче Зикергә кем иярсә — шуны һәм яшерендә Шәфкатьледән курыкканны үгетләрсең. Аңа ярлыкау һәм муллыклы әҗер турында шатлык хәбәрен бир!"
  • 12. "Хакыйкатьтә, Без үлекләрне терелтәбез. Һәм аларның элек әзерләп куйганнарын һәм эзләрен язып барабыз, һәм һәрнәрсәне Без ачык китапта санга салып куйдык."
  • 13. Син аларга шәһәр кешеләрен мисал итеп китереп куй! Менә аларга рәсүлләр килде.
  • 14. "Менә Без аларга икәүне җибәрдек һәм боларны алар ялганчыга чыгардылар, һәм Без өченче кеше белән көч бирдек, һәм алар: «Без, хакыйкатьтә, сезгә рәсүлләр бит!» — диделәр."
  • 15. "Тегеләр: «Сез безнең кебек үк кешеләр буларак беркем дә түгел һәм Шәфкатьле бернәрсә дә иңдермәде, сез алдыйсыз гына!» — диделәр."
  • 16. "Алар әйтте: «Безнең сезгә, хакыйкатьтә, рәсүл икәнлегебезне Раббыбыз белә"
  • 17. һәм безнең өстебездә ачык җиткерү генә бит».
  • 18. "Болар: «Без сезне белер өчен кошлар очуын карадык, әгәр сез тыелмасагыз без сезгә таш белән атарбыз һәм бездән сезгә үзәк өзгеч газап кагылыр», — диделәр."
  • 19. "Алар: «Кошыгыз үзегез белән, әллә исегезгә төшергәнгәме... Әйе, сез исраф кылучы кавем!» — дип әйттеләр."
  • 20. "Һәм шәһәрнең кырыеннан ашыгып бер кеше килде, ул әйтте: «Ий, кавемем, рәсүлләргә иярегез!»"
  • 21. Сездән әҗер сорамаучыларга иярегезче. Һәм алар — туры юлда торучылар!
  • 22. Ни өчен миңа үземне барлыкка китерүчегә һәм Аңа сез кире кайтачакка гыйбадәт кылмаска ди?
  • 23. "Мин үземә Аннан башка иләһләр алырмынмыни? Әгәр Шәфкатьле миңа зарар китерергә теләсә, аларның шәфәгате миңа һич бернәрсә бирмәс һәм алар мине коткара алмас."
  • 24. "Ул чакта мин, хакыйкатьтә, ачык адашуда булыр идем."
  • 25. "Мин сезнең Раббыгызга иман китереп инандым, тыңлагыз мине»."
  • 26. "Аңа: «Кер оҗмахка!» — дип әйтелде. Ул әйтте: «Аһ, әгәр минем кавемем белсә иде"
  • 27. нәрсә өчен Раббым мине гафу итеп үземне хөр мәтлеләр арасыннан булдырганны!»
  • 28. "Һәм Без аннан соң аның кавеменә күктән һич бер гаскәр җибәрмәдек, һәм без җибәрә торганнардан да булмадык!"
  • 29. Бер каты үкерү тавышы гына булды һәм менә алар тынып сүнделәр.
  • 30. "Ий, хәсрәт колларга! Рәсүл килде исә, алар аны мыскыл итеп көлделәр генә."
  • 31. Аларга кадәр күпме буыннарны Без һәлак иткәнебезне күрмәделәрмени әле? Һәм дә ул кешеләрнең болар янына кайта алмаячакларын?
  • 32. "Һәм, әлбәттә, алар барысы да Безнең каршыбызда җыелып куелырлар."
  • 33. "Һәм аларга аять буларак — үле җир. Без аны терелттек һәм аннан игеннәр чыгардык, һәм сез алар-дан ашыйсыз!"
  • 34. Һәм Без ул җирдә хөрмә һәм йөзем бакчалары
  • 35. Алар ул бакчаларның җимешләрен ашасын өчен һәм куллары кылган нәрсәләрне дә. Шөкрана булмаслармыни алар?
  • 36. "Җир үстергән нәрсәләрдән дә һәм аларның үзләрен дә, һәм алар белмәгәннәрдән дә һәркайсы сын ишләп барлыкка китерүчегә дан!"
  • 37. "Һәм аларга аять — төндер. Без аннан көнне аерып алабыз, һәм менә алар караңгылыкта."
  • 38. Кояш исә үзе өчен билгеләнгән урынга кадәр агылып бара. Бу — гыйззәт иясе һәм белүченең тәкъдиредер!
  • 39. "Һәм айны да Без, ул хөрмә агачының кипкән ботагы кебек булганчыга кадәр, тукталышларын билгеләп чыктык."
  • 40. Кояшка айны куып йөрергә тиешле түгел һәм төн көнне узарга тиешле түгел. Алар һәркайсысы күк буйлап йөзә.
  • 41. "Һәм аларга аять — Без аларның, хакыйкатьтә, нәсел-нәсәпләрен төялгән көймәдә йөрткәнбез."
  • 42. Һәм Без аларга шуның мисалында утырып йөри торганны барлыкка китердек.
  • 43. "Инде Без теләсәк, аларны суга гаркъ итәрбез. Аларга ярдәмче дә юк, алар коткарылмас та,"
  • 44. Безнең рәхмәтләребездән һәм вакытлыча файдаланудан гына булса.
  • 45. "Менә аларга: «Үзегезнең алдыгызда булганнан һәм үзегездән соң булачактан куркыгыз, ихтимал, сез мәрхәмәткә ирешерсез!» — дип әйтелсә..."
  • 46. Раббыларының аятьләреннән нинди генә аять килсә дә алар йөз бордылар.
  • 47. "Аларга: «Сезгә Аллаһ биргән ризыктан сарыф итегез!» — дип әйтелсә, кәфер булучылар иман китереп инанучыларга: «Нәрсә өчен без аларны ашатыйк, Аллаһ теләсә, аларны Үзе дә туйдырыр иде. Сез ачык адашуда бит», — диделәр."
  • 48. "Һәм алар: «Әгәр сез дөрес сөйли торган булсагыз, бу вәгъдә кайчан була соң?» — диләр."
  • 49. Алар талашып торган чакта үзләренә тиячәк каты үкерү тавышыннан башка бернәрсә дә сизмәсләр.
  • 50. Алар васыятьләрен дә әйтә алмас һәм әһелләре янына кире кайта да алмаслар.
  • 51. Сур өрелер һәм менә алар каберләреннән чыгып Раббыларына агылырлар.
  • 52. Алар: «Кайгы безгә! Безне яткан урыныбыздан кем терелтеп чыгарды? Бу — Шәфкатьленең вәгъдә иткәне бит һәм рәсүлләр дөресен әйткәннәр икән!» — диделәр.
  • 53. Бер каты тавыш кына булды һәм менә алар барысы да Бездә хазир булып торалар.
  • 54. Һәм бүген бер җан иясе дә бернәрсә белән дә җәберләнмәс һәм кылганнарыгызга карап кына җәзагыз да бирелер.
  • 55. "Оҗмахта булучылар бүген, хакыйкатьтә, шөгыльләрендә рәхәтләнәләр."
  • 56. "Үзләре һәм аларның хатыннары күләгәдә, сәкеләрдә кырын яталар."
  • 57. Алар өчен анда җиләк-җимеш һәм сораган нәрсәләре.
  • 58. Рәхимле Раббыларыннан аларга: «Сәлам!» сүзедер.
  • 59. "«Ий, сез, гөнаһкәрләр! Бүген сез аерылыгыз!"
  • 60. "Ий, адәм балалары! Мин сезгә шайтанга гыйбадәт кылмагыз дип гәһед итмәгән идеммени? Ул сезнең ачык дошманыгыз бит!"
  • 61. Һәм Миңа гыйбадәт кылыгыз дип. Бу — туры юл бит.
  • 62. Һәм ул сезнең арагыздан күп халыкларны юлдан яздырды. Әллә сез гакыл йөртеп карамадыгызмы?
  • 63. Бу — сезгә вәгъдә ителгән җәһәннәм!
  • 64. Кәферлек кылганыгыз өчен бүген шунда яныгыз! »
  • 65. "Бүген Без аларның авызларына мөһер салдык. Безнең белән аларның куллары сөйләшер, аяклары кәсеп иткәннәренә шаһитлык күрсәтерләр."
  • 66. "Әгәр Без теләсәк, аларның күзләрен каплар идек. Алар ярышып юлда булдылар инде, ләкин ничек күрсеннәр алар?"
  • 67. "Әгәр Без теләсәк, аларны урыннарында башка нәрсәгә әйләндерер идек, һәм алар алга да үтә алмаслар иде, кире кайта да алмаслар иде!"
  • 68. "Кемгә Без озын гомер бирәбез, аның кыяфәтен дә зәгыйфьләндерәбез бит. Алар гакыл йөртеп карамыйлармыни?"
  • 69. "Һәм Без аңа шигырь дә өйрәтмәдек, һәм бу аңа килешми дә. Бу — фәкать искә төшерү һәм ачык Коръән."
  • 70. Тере булучыны үгетләр өчен һәм кәферләр өстендә сүз хак булсын өчен.
  • 71. "Әллә күрмәделәрме, Без Үз кодрәтебез белән юктан бар булдырган нәрсәләрдән аларга мал-туарларны бар иттек һәм алар аңа хуҗадыр."
  • 72. "Без боларны аларга буйсындырдык: кайсыларына атланып йөриләр, араларыннан алар ашардае да бар."
  • 73. Аларда кешеләргә файда һәм эчемлек бар. Шөкрана булмаслармыни алар?
  • 74. "Һәм алар, үзләренә, шаять, ярдәм булыр дип, Аллаһтан башка иләһләрне алдылар."
  • 75. "Ярдәм итә алмыйлар аларга, һәм алар боларга әзер куелган гаскәр булырлар!"
  • 76. "Аларның сүзләре сине борчымасын! Без, хакыйкатьтә, аларның нәрсә яшергәннәрен дә һәм нәрсәне ачык кылганнарын да беләбез."
  • 77. Әллә кеше Безнең аны тамчыдан бар иткәнебезне күрмәдеме? Һәм менә ул ачык дошманлаша!
  • 78. Һәм Безгә ул мисал китерә һәм үзенең барлыкка килгәнен оныта! Ул: «Тетелеп беткән сөякләрне кем терелтсен инде?» — ди.
  • 79. "Әйт: «Аларны беренче тапкыр кем булдырган булса, шул терелтер! Ул барлыкка китерелгән һәрнәрсәне белүче!»"
  • 80. "Ул шулдыр ки, кем сезгә яшел агачтан ут ясады һәм сез шуннан кабызасыз!"
  • 81. "Күкләрне һәм җирне барлыкка китерүче шундыйларны ук яратырга кодрәтсезме әллә? Әйе, Ул — яратучы, белүче!"
  • 82. "Хаклыкта, ул теләгән әйбер булса, Аның әмере: «Бул!» — дип аңа әйтә һәм ул була."
  • 83. Бөтен нәрсәләр өстеннән падишаһлык кулында булучыга дан! Һәм сез Аңа кире кайтарылачаксыз!
БҮЛЕШҮ
logo
logo
logo
logo
logo
  • 1.әл-Фәтихә
  • 2.әл-Бакара
  • 3.Әәл Гыймран
  • 4.ән-Нисәә
  • 5.әл-Маидә
  • 6.әл-Әнъгам
  • 7.әл-Әгьраф
  • 8.әл-Әнфәәл
  • 9.әт-Тәүбә
  • 10.Йунус
  • 11.Һуд
  • 12.Йусуф
  • 13.әр-Рәгьд
  • 14.Ибраһим
  • 15.әл-Хиҗер
  • 16.ән-Нәхел
  • 17.әл-Исра
  • 18.әл-Кәһеф
  • 19.Мәрйәм
  • 20.Та һә
  • 21.әл-Әмбийә
  • 22.әл-Хәҗҗ
  • 23.әл-Мүъминүн
  • 24.ән-Нур
  • 25.әл-Фуркан
  • 26.әш-Шүъара
  • 27.ән-Нәмел
  • 28.әл-Касас
  • 29.әд-Гъәнкәбүш
  • 30.әр-Рум
  • 31.Лукман
  • 32.әс-Сәҗдә
  • 33.әл-Әхзәб
  • 34.Сәбәә
  • 35.әл-Фәтыр
  • 36.Йәә сиин
  • 37.әс-Саффат
  • 38.Садъ
  • 39.әз-Зүмәр
  • 40.әл-Гафир
  • 41.әл-Фуссыләт
  • 42.әш-Шүрә
  • 43.әз-Зухруф
  • 44.әд-Духан
  • 45.әл-Җәсийә
  • 46.әл-Әхкаф
  • 47.Мухәммәт
  • 48.әл-Фәтех
  • 49.әл-Хуҗурат
  • 50.Каф
  • 51.әз-Зәрийәт
  • 52.әт-Тур
  • 53.ән-Нәҗем
  • 54.әл-Камәр
  • 55.әр-Рәхман
  • 56.әл-Уакыйгъа
  • 57.әл-Хәдид
  • 58.әл-Муҗәдилә
  • 59.әл-Хәҗер
  • 60.әл-Мумтәхәна
  • 61.әс-Саффъ
  • 62.әл-Җумугъа
  • 63.әл-Мунафикун
  • 64.әт-Тәгабун
  • 65.әт-Тәлакъ
  • 66.әт-Тәхрим
  • 67.әл-Мүльк
  • 68.әл-Каләм
  • 69.әл-Хакка
  • 70.әл-Мәгъәриҗ
  • 71.Нух
  • 72.әл-Җинн
  • 73.әл-Музәммил
  • 74.әл-Мудәсир
  • 75.әл-Кыйәмә
  • 76.әл-Инсән
  • 77.әл-Мүрсәләт
  • 78.ән-Нәбәә
  • 79.ән-Нәзигъат
  • 80.Гъабәсә
  • 81.әт-Тәкъүир
  • 82.әл-Инфитар
  • 83.әл-Мутаффифин
  • 84.әл-Иншикакъ
  • 85.әл-Буруҗь
  • 86.әт-Тарекъ
  • 87.әл-Әгълә
  • 88.әл-Гашиййә
  • 89.әл-Фәҗер
  • 90.әл-Бәләд
  • 91.әш-Шәмес
  • 92.әл-Ләйел
  • 93.әд-Духә
  • 94.әл-Инширах
  • 95.әт-Тин
  • 96.әл-Гъаләкъ
  • 97.әл-Кадер
  • 98.әл-Бшййинә
  • 99.әз-Зәлзәлә
  • 100.әл-Гъадийәт
  • 101.әл-Каригъа
  • 102.әт-Тәкәсүр
  • 103.әл-Гъаср
  • 104.әл-Һүмәзә
  • 105.әл-Фил
  • 106.әл-Күрәйеш
  • 107.әл-Мәгъун
  • 108.әл-Кәүсәр
  • 109.әл-Кәфирун
  • 110.ән-Нәсър
  • 111.әл-Мәсәд
  • 112.әл-Ихълас
  • 113.әл-Фәлакъ
  • 114.ән-Нәс