1. "Шәфкатьле, рәхимле Аллаһ исеме белән... Аллаһка — мактау, күкләрне һәм җирне барлыкка китерүчегә, фәрештәләрне бер канатлы, икешәр, өчәр һәм дүртәрле рәсүлләр итеп булдыручыга. Ул юктан бар итеп яратуда Үзе теләгәнчә арттыра. Аллаһ — һәрнәрсәгә кодрәтле!"
2. "Аллаһның кешеләргә биргән мәрхәмәтен тотып торучы булмас һәм Аннан соң Ул тоткан нәрсәне җибәрүче дә юк! Ул — гыйззәт, хикмәт иясе!"
3. "Ий, кешеләр! Аллаһның сезгә булган нигъмәтен искә алыгыз! Күкләрдән һәм җирдән сезгә ризык бирүче Аллаһтан башка барлыкка китерүче бармы соң? Аннан башка иләһ юк! Никадәр сез кызыгып алданасыз!"
4. "Әгәр алар сине алдакчыга санасалар, сиңа кадәр булган рәсүлләрне дә алар алдакчыга санаганнар иде инде һәм барлык эшләр дә Аллаһка кире кайталар."
5. "Ий, кешеләр! Аллаһның вәгъдәсе — хаклык, сезне дөнья тереклеге кызыктырмасын һәм алдакчы кызыктырып Аллаһ хакында алдый күрмәсен!"
6. "Хакыйкатьтә, шайтан — сезгә дошман, сез аны дошман итеп күрегез. Ул, хаклыкта, үз иярченнәре төркемен тәмуг утында яшәүчеләр булсын дип чакыра."
7. "Кәфер булучыларга — каты газап, иман китереп инанучыларга һәм игелекле эшләр эшләгәннәргә — ярлыкау һәм олы әҗер."
8. "Үзенә гамәленең начары бизәкләнгән һәм аны матур итеп күрүче исә ... Аллаһ, хакыйкатьтә, теләгәнен юлдан яздыра һәм теләгәнен туры юлдан алып бара. Синең күңелең алар өчен хәсрәтләнмәсен. Хакыйкатьтә, Аллаһ аларның нәрсә кылганнарын белә!"
9. "Һәм Аллаһ — җилләрне җибәрүче һәм алар болытны күтәрәләр, һәм менә Без аны үлгән җиргә таба кудык һәм аның белән җирне үлгәненнән сон терелттек. Кабат терелү дә шуның шикелле генә!"
10. Кем гыйззәт өстәп теләсә — барлык гыйззәт Аллаһта. Аңа хуш сүз күтәрелә һәм игелекле гамәл... аны да Ул югары күтәрә. Явыз начарлыклар белән мәкерлек кылучылар — аларга ныклы газап. Аларның мәкере юкка чыга!
11. "Һәм Аллаһ сезне туфрактан яратты, моннан соң — тамчыдан, аннан сезне ишләр итте. Һәм хатын-кыз булучының корсакка узуы һәм табуы анын гыйлеме белән генә. Китапта булганча гына озын гомерленең гомере артыр һәм аның гомере кыскарыр. Хакыйкатьтә, бу Аллаһ өчен җиңелдер!"
12. "Һәм ике диңгезне чагыштырып булмас: монысы — тәмле, төче, эчәргә ләззәтле, бусы — тозлы, әче. Һәркайсысыннан яңа булган ит ашыйсыз һәм үзегез кия торган бизәнүләр алып чыгарасыз. Аның фазылыннан эзләп табар өчен — анда ярып йөзүче көймәләрне син күреп торасың. Ьәм ихтимал, сез шөкер итәрсез!"
13. "Ул төнне көнгә кертә, көнне исә төнгә кертә. Ул кояшны һәм айны буйсындырды: һәрберсе дә билгеле вакытка кадәр йөри. Аллаһ — сезнең Раб-быгыз, падишаһлык — Аныкы. Аннан башка ялварган нәрсәгезнең хөрмә кабыгына да хөкемнәре юк."
14. "Әгәр сез аларга ялварсагыз, алар сезнең догагызны ишетми, ишетсәләр дә җавап бирмәсләр иде. Һәм кыямәт көнендә ширек-тиңдәш тотуыгызны алар инкарь итәрләр. Һәм сиңа беркем дә хәбәрдар шикелле хәбәр итә алмас."
15. "Ий, кешеләр! Сез — Аллаһка фәкыйрь мохтаҗ. Аллаһ исә бай һәм мактаулы!"
16. Әгәр ул теләсә — сезне алып китәр һәм яңаларны барлыкка китерер!
17. Һәм бу Аллаһка авыр түгел!
18. "Күтәреп баручы башка берәүнең йөген күтәрмәс! Авырлык төшкәне аны күтәрергә чакырса да, аннан һич бернәрсә күтәрелмәс, хәтта кардәш туган булса да. Хаклыкта, син яшерен килеш Раббыңнан курыкканны һәм намаз үтәгәннәрне генә үгетли аласың. Чистарынучы исә үзе өчен чистарыныр һәм кайту да — Аллаһка."
19. Сукыр һәм күрә торган бертигез түгел!
20. "Золым караңгылыгы белән нур яктылыгы,"
21. күләгә белән кызулык та
22. һәм тереләр белән үлеләр дә бертигез түгелләр. Аллаһ теләгәненә ишеттерә. Син исә каберләрдә булучыларны ишеттерә алмассың!
23. Син үгетләүче генә.
24. "Без сине, хаклык белән, шатлык хәбәрчесе һәм үгетләүче итеп җибәрдек. Үзенә үгетләүче җибәрелмәгән бер өммәт тә юк!"
25. "Әгәр алар сине ялганчы итеп исәпләсәләр — аларга кадәр яшәүчеләр дә ялганчы итеп исәпләделәр. Аларга рәсүлләр ачык аятьләр, язмалар һәм нурландыручы китап белән килгәннәр иде."
26. "Шуннан соң кәфер булучыларны Мин тотып алдым, һәм Минем ачуым нинди булды!"
27. "Аллаһның ничек итеп күктән су төшергәнен син күрмәдеңмени? Без аның белән төрле төсле җимешләр чыгардык, һәм тауларда ак, кызыл, төрле төстәге юллар бар һәм кара карга кебек кап-кара-лары да бар."
28. "Һәм шулай ук кешеләр, хайваннар һәм мал- туарлар арасында да төрле төслеләр бар. Аллаһтан Аның колларыннан галим булучылар гына курка бит. Хакыйкатьтә, Аллаһ — гыйззәт иясе, ярлыкаучы!"
29. "Хакыйкатьтә, Аллаһның китабын укучылар, намаз үтәүчеләр, Без ризыкландырган нәрсәдән яшерен дә, ачык рәвештә дә сарыф итүчеләр бетмәс сәүдә итүгә өметләнәләр,"
30. "аларга әҗерләрен төгәл бирер өчен һәм Үз Фазылыннан арттырсын өчен. Хакыйкатьтә, Ул — ярлыкаучы, шөкер итүче!"
31. "Һәм Без сиңа китаптан вәхи кылган нәрсәләр аңа кадәр булган нәрсәләрнең хаклыгын раслау булды. Хакыйкатьтә, Аллаһ Үз коллары турында хәбәрдар, күреп торучы!"
32. "Шуннан Без китапны колларыбыз арасыннан Үзебез сайлаганнарга мирас итеп бирдек. Алар арасында үз-үзләрен рәнҗетүчеләр дә бар, урталык тотучылар да бар һәм Аллаһның изен-рөхсәте белән хәерле эшләрдә алга узучылар да бар. Будыр — бөек фазыл!"
33. Җәннәт бакчалары! Алар алтыннан булган беләзекләр һәм энҗе белән бизәнеп аңа керерләр һәм киемнәре ефәктән булыр.
34. "Һәм алар әйтер: «Безнең кайгы-хәсрәтләре безне тараткан Аллаһка мактау! Хакыйкатьтә, Раб-быбыз — ярлыкаучы, шөкер итүче!"
35. "Ул безне Үз фазылыннан мәңгегә туктала торган йортта урнаштырды. Анда безгә мәшәкать тә тимәс, аруталу да кагылмас»."
36. "Кәфер булучыларга исә җәһәннәм уты. Алар га анда хөкем дә чыгармаслар һәм алар үлмәсләр дә, аның газабы да җиңеләйтелмәс. Менә шулай Без һәр кәферне җәзалыйбыз!"
37. "Анда алар: «Раббыбыз, безне чыгарып җибәрсәң иде, кылганнарыбыздан башкасын — игелекле эшләр эшләр идек!» — дип үкерерләр. Без сезгә озын гомер бирмәдекме, искә алучы искә ала алсын дип, һәм үгетләүче дә килгән иде сезгә. Инде татыгыз, һәм залимнәрга ярдәмче дә юк!"
38. "Хакыйкатьтә, Аллаһ күкләрдәге һәм җирдәге гаиб нәрсәләрне белә. Ул күңел түрләрендәгене дә белүче!"
39. "Ул җир йөзендә сезне хәлифәләр итте. Кем көферлек кылса, көферлеге үзенә каршы, кәфер ләрнең көферлеге Раббыларында нәфрәттән гайре бернәрсә дә арттырмас һәм кәферләрнең көферлеге аларга зарардан башка бернәрсә дә арттырмас!"
40. «Сез Аллаһтан башка ялвара торган тиңдәшләрегезне күрдегезме соң? Күрсәтегез әле Миңа: алар җир йөзендә нәрсәне барлыкка китерделәр соң? Әллә аларның күкләрдә катнашуы бармы? Әллә Без аларга китап бирдек тә һәм аларның анда ачык аңлаешлылары бармы?»— дип әйт. Юк! Залимнәр бер-бер сенә ялган вәгъдәләр генә бирешәләр!
41. "Хакыйкатьтә, Аллаһ күкләрне һәм җирне бетмәсеннәр дип тотып тора. Әгәр алар урыныннан кузгалса, аларны Аннан соң беркем дә тотып тора алмас иде. Ул түземле, ярлыкаучы бит!"
42. "Һәм алар үгетләүче килгәч, башка бер өммәткә караганда турырак юлда булырбыз дип, иң югары антлары — Аллаһ белән — ант итәләр, инде аларга үгетләүче килгәч, аларда нәфрәттән башка бернәрсә дә арттырмады,"
43. аларның җир йөзендә тәкәбберләнүләре һәм явыз мәкерләре белән. Явыз мәкерләре исә үз әһелләренә генә зыян китерер. Алар әүвәлгеләрнең юлларыннан башка нәрсә көтәләрме әллә? Син Аллаһ юлына һич алмаштыру тапмассың! һәм син Аллаһ юлына һич үзгәреш тә тапмассың!
44. "Әллә алар җир йөзеннән йөрмәделәрме һәм аларга кадәр яшәгәннәрнең ахырлары ничек булганын күрмәделәрме? Һәм алар боларга караганда көч ягыннан куәтлерәк иделәр. Аллаһны исә күкләрдә дә һәм җирдә дә һич бернәрсә көчсезләндерә алмый. Һәм Ул, хакыйкатьтә, белүче, кодрәтле!"
45. "Әгәр Аллаһ кешеләргә кәсеп иткәннәренә карата җәза бирә башласа, Ул аның өстендә һичбер хайванны калдырмас иде. Ләкин Ул аларны билгеле вакытка кадәр кичектереп тора. Һәм аларның әҗәлләре килеп җитсә, хакыйкатьтә, Аллаһ колларын күрүче бит!"