• 1. "Шәфкатьле, рәхимле Аллаһ исеме белән... Аллаһка — мактау, күкләрдә һәм җирдә булганнар барысы да Аныкы, әхыйрәттә дә Аңа — мактау! Ул — хикмәт иясе, хәбәрдар!"
  • 2. "Ул җиргә кергән нәрсәне дә, аннан чыкканны дә, күктән иңгәнне дә, аңа күтәрелгәнне дә белә. Ул — рәхимле, ярлыкаучы!"
  • 3. "Кәфер булучылар: «Безгә сәгать килеп җитмәс!» — диләр. «Әйе, гаибне белүче Раббым белән ант итәм, әлбәттә, ул сезгә килеп җитәчәк!» — дип әйт. Күкләрдә һәм җирдә Аннан тузан авырлыгы кадәр нәрсә дә яшеренә алмас, һәм хәтта аннан да кечерәк булганы да, зуррак булганы да яшеренә алмас, ачык аңлаешлы китапта булмыйча!"
  • 4. Иман китереп инанучыларга һәм игелекле эшләр эшләгәннәргә тиешлесен бирер өчен. Алар өчен ярлыкау һәм мул ризык.
  • 5. Безнең аятьләребезне көчсезләндерергә тырышканнарга исә үзәк өзгеч әрнү газабыдыр!
  • 6. "Һәм гыйлемгә ирешкәннәр сиңа Раббыңнан иңгән нәрсәнең хаклык икәнлеген һәм гыйззәт иясе, мактаулының юлына туры алып баруын күреп торалар."
  • 7. "Һәм кәфер булучылар: «Сез бөтенләй вак кисәкләргә таркалгач, яңа барлыкка китереләчәксез дигән кешене күрсәтергәме сезгә?» — дияләр."
  • 8. "«Ул Аллаһка каршы яманлык уйлап чыгарганмы яки аның эченә җеннәр кергәнме?» Әйе, әхый-рәткә ышанмаганнар газапта һәм ерак адашуда!"
  • 9. "Алар үз алларындагы һәм артларындагы, күктән һәм җирдән булган нәрсәләрне күрмәделәрмени? Әгәр Без теләсәк, аларны җирдән йоттырыр идек яки алар өстенә күкнең кисәген ташлар идек. Хакыйкатьтә, монда һәр үкенеп ялваручы бәндәгә аять бар!"
  • 10. "Без Даудка Үзебездән фазыл биргән идек инде: «Ий, таулар, аның белән данлагыз һәм кошлар да!» Без аңа тимерне йомшарттык."
  • 11. «Көбә кием яса һәм кулча-боҗраларын үлчәп эшлә. Һәм игелекле эш эшләгез! Мин сез кылган гамәлләрне күрәмен бит!»
  • 12. "Сүләйманга исә — җилне, аның иртәнге юлы — бер ай һәм кичке юлы да — бер ай. Без аңа бакыр чишмәсен агыздык һәм Раббысының әмере белән аның алдында җеннәр арасыннан хезмәт итүчеләр дә бар! Алардан кем булса да Безнең әмеребездән баш тартса, аңа Без ут газабы тәмен татытырбыз."
  • 13. "Алар аңа ул теләгәнне эшлиләр: михрабларын да, һәйкәлләрен дә, һәм күл кебек зур савытларны, һәм тау шикелле зур казаннарны да. Дауд нәселе, шөкер итегезче! Минем колларымның бик әзе генә шөкер итә!"
  • 14. "Без аны үләргә хөкем иткәч, аның үлемен җир хайваныннан башка беркем дә күрсәтмәде, ул аның таяныр таягын ашады. Ул егылгач, җеннәр, әгәр алар гаиб-яшерен нәрсәне белгән булсалар, хурлыклы газапта калмаган булырлар иде дигәне аңлашылды."
  • 15. Сәбәә өчен аларның яшәгән җирләрендә аять булган иде: уңда һәм сулда ике бакча — Раббыгыз-ның биргән ризыкларыннан ашагыз һәм Аңа шөкер итегез. Хуш ил һәм ярлыкаучы Раббы!
  • 16. "Һәм алар йөзләрен бордылар, һәм Без аларга буа ташкынын җибәрдек, һәм аларның ике бакчасын әче җимешле, тәмәриск һәм бераз лотослы ике бакча белән алмаштырдык."
  • 17. Без шулай аларның кәфер булганлыкларына карата җәза бирдек. Шөкрана булмаучыдан гайре Без кемне булса да җәзага дучар итәрбезме?
  • 18. "Һәм Без алар, һәм Үзебез бәрәкәтләгән карьяләр арасында күзгә күренеп торган карьяләрне ясадык, һәм юл салдык: «Анда төнен дә, көндез дә имин килеш йөрегез!»"
  • 19. "Һәм алар: «Раббыбыз, безнең сәфәрләребез арасын да арттыр!» — диделәр. Һәм алар үз-үзләрен рәнҗеттеләр. Без аларны риваять итеп сөйләргә калдырдык һәм барысын да ертып тараттык. Хакыйкатьтә, монда һәр түземле, шөкер итүчегә аятьләр бар!"
  • 20. "Иблис аларга үз уен дөрес итеп күрсәтте һәм алар, иман китереп инанучыларның кечкенә төркеменнән башкасы, аңа ияреп киттеләр,"
  • 21. "аның алар өстеннән хакимлеге булмады, тик Без алардан кайсысы әхыйрәткә ышанганын һәм кемнең шикләнгәнен белүебез өчен генә. Раббың барлык нәрсәне саклаучы бит!"
  • 22. "«Аллаһтан башка уйлап чыгарган нәрсәләрегезне чакырыгыз!» — дип әйт. Аларның күкләрдә һәм җирдә тузан авырлыгы өстендә дә хөкемнәре юктыр! Анда аларның катнашулары да юктыр, һәм аларның анда ярдәмчеләре дә юк!"
  • 23. "Аның каршысында Ул изен-рөхсәт иткәннәрдән башкаларның шәфәгате файда итмәс. Аларның кальбләреннән курку өтәләнгәч, алар: «Раббы-гыз нәрсә әйтте?» — дип әйтерләр. «Хаклык! Ул югары һәм бөек!» — дип әйтерләр."
  • 24. "«Күктән һәм җирдән сезгә кем ризык бирә?» — дип әйт. «Аллаһ!» — дип әйт. Без һәм сез яки туры юлда, яки ачык адашудабыз!"
  • 25. "«Без гөнаһ кылсак, сездән соралмас, һәм сез эшләгән турында бездән сорамаслар», — дип әйт."
  • 26. "«Раббыбыз безне җыяр, аннан соң безгә хаклык белән хөкем итәр, һәм Ул — хөкем чыгаручы, белемле!» — дип әйт."
  • 27. "«Сез Аңа тиңдәш итеп тотканнарыгызны миңа күрсәтегез әле!» — дип әйт. Бер дә юк! Ул бит Аллаһ — гыйззәт, хикмәт иясе!"
  • 28. "Без сине барлык кешеләргә шатлык хәбәре белән сөендерүче һәм үгетләүче итеп җибәрдек, ләкин кешеләрнең күбесе белмиләр."
  • 29. "Һәм алар: «Әгәр сез дөрес сөйләүче булсагыз, бу вәгъдә кайчан булыр соң?» — дип әйтәләр."
  • 30. "«Сезгә көн вәгъдә ителгән, сез аны бер сәгатькә дә кичектерә дә, алга да җибәрә алмассыз»,— дип әйт."
  • 31. "Һәм кәфер булучылар: «Без бу Коръәнгә дә, аңа кадәр иңдерелгәнгә дә дә ышанмыйбыз!» — диләр. Әгәр син залимнәрнең Раббылары алдында ничек бастырып куелганнарын күрсәң иде! Берсе икенчесенә сүз белән мөрәҗәгать итә. Көчсез булганнары тәкәбберләнгәннәргә: «Әгәр сез булмасагыз, без. әлбәттә, иман китереп инанучылар булыр идек!» — диләр."
  • 32. Тәкәббер булучылар көчсез булучыларга: «Ул сезгә килгәннән соң сезне туры юлдан без бордыкмы әллә?» — диярләр. «Юк! Сез гөнаһкәрләр булдыгыз!»
  • 33. "Һәм көчсез булучылар тәкәббер булучыларга: «Юк! Төн һәм көн мәкере булды безгә Аллаһка көферлек кылырга һәм Аңа тиңдәшләр булдырыр га әмер итүегездә!» — диделәр. Алар, газапны күргәч, үкенүләрен яшерделәр, һәм Без кәфер булучыларның муеннарына богау салдык. Аларга кылган гамәлләре өчен генә җәза бирелмәсме соң?"
  • 34. "Без нинди генә карьягә үгетләүче җибәрсәк тә, андагы муллыкта яшәүче түрәләр: «Бу сезнең белән җибәргән нәрсәгә без иман китермибез!» — диделәр."
  • 35. "Һәм алар: «Безнең балаларыбыз да, малларыбыз да күбрәк, һәм без газапка дучар ителмәячәкбез!» — диделәр."
  • 36. "«Хакыйкатьтә, Раббым теләгәненә ризыкны киң бирә, теләгәненә үлчәп. Ләкин кешеләрнен күбесе белмиләр», — дип әйт."
  • 37. "Малларыгыз да, балаларыгыз да сезне Безнен алдыбызда нык якынайтмаслар, тик иман китергән һәм игелекле эшләр эшләгәннәрне генә. Аларга кылган гамәлләре өчен бүләк икеләтә булыр, һәм алар түрләрдә иминлектә булырлар."
  • 38. Безнең аятьләребезне көчсезләндерергә тырышучылар исә атылырлар.
  • 39. "«Хакыйкатьтә, Раббым Үз колларыннан теләгәненә ризыкны киң кыла һәм аңа аны үлчәп тә бирә», — дип әйт. Әгәр сез нәрсә булса да сарыф итсәгез, Ул аларның урынына икенчене бирер. Һәм Ул ризык бирүчеләрнең хәерлесе."
  • 40. "Һәм шул көндә Ул аларның барысын да җыяр да, аннан соң фәрештәләргә: «Болар сезгә гыйбадәт кылдылармыни?» — дип әйтер."
  • 41. "Алар: «Дан Сиңа! Син бит алардан башка безнең яклаучыбыз! Юк, алар җеннәргә табына торган булдылар, күбесе аларга иман китерделәр!» — дип әйттеләр."
  • 42. "Ул көнне сез берегез икенчегезгә файда да, зарар да эшли алмыйсыз, һәм Без залим булучыларга: « Үзегез ялган итеп санаган утның газабын татыгыз! » — дип әйтербез."
  • 43. "Аларга Безнең ачык аңлаешлы аятьләребез укылса, алар: «Бу безнең аталарыбыз гыйбадәт кылган нәрсәдән тыярга теләүче кеше генә», — диләр, һәм: «Бу уйлап чыгарылган ялган гына бит!» — диделәр һәм хаклык кәфер булучыларга килгәч, алар: «Бу ачыктан-ачык булган сихер генә бит!» — диделәр."
  • 44. Без аларга укып өйрәнер китаплар бирмәдек һәм сиңа кадәр аларга үгетләүче дә җибәрмәгән идек.
  • 45. Һәм аларга кадәр булганнар да ялганга санадылар. Без аларга биргәннең уннан бер өлешенә дә ирешә алмадылар һәм алар Безнең рәсүлләребезне ялганчыга исәпләделәр. Минем инкарем нинди булды!
  • 46. "«Мин, хаклыкта, сезгә бернәрсә турында вәгазь-лим, сез Аллаһ алдында икешәрләп һәм берәмләп кенә басып торыгыз, шуннан фикер йөртеп карагыз, сезнең юлдашыгыз гакылдан язганнардан түгел, ул фәкать каты газап алдыннан сезне үгетләүче генә бит!» — дип әйт."
  • 47. "«Мин сездән әҗер сорамыйм, ул — үзегезгә, минем әҗерем исә Аллаһтан гына һәм Ул — һәрнәрсәгә шаһит», — дип әйт."
  • 48. "«Хакыйкатьтә, Раббым хаклык белән суга, гаиб-яшерен нәрсәләрне яхшы белүче!» — дип әйт."
  • 49. "«Хаклык килде, һәм батыйль булучы күренмәс тә, һәм әйләнеп тә кайтмас!» — дип әйт."
  • 50. "«Әгәр мин саташсам, чынбарлыкта үз нәфесемә генә адашуым һәм әгәр туры юлдан китсәм, Раббым вәхи кылганга күрә туры юлдан китәм. Хакыйкатьтә, Ул — ишетүче, якын булучы!» — дип әйт."
  • 51. Аларның курыкканнарын күрсәң иде син! Качарга мөмкинчелек тә булмас һәм алар якын урыннан алынырлар!
  • 52. Һәм алар: «Без Аңа иман китердек!» — дип әйтерләр. Ничек соң аларга ерак урыннан барып җитәргә икән?
  • 53. Алар аңа кадәр дә иман китермәгән иделәр? Һәм алар ерак урыннан гаиб-яшерен нәрсә турында шөбһәләре белән атышып алдылар.
  • 54. "Ләкин алар һәм аларның теләгәннәре арасында, моннан элек аларның фиркаләре белән эшләнгән кебек, киртә төзелде инде. Хакыйкатьтә, алар шөбһәле шиктә булдылар!"
БҮЛЕШҮ
logo
logo
logo
logo
logo
  • 1.әл-Фәтихә
  • 2.әл-Бакара
  • 3.Әәл Гыймран
  • 4.ән-Нисәә
  • 5.әл-Маидә
  • 6.әл-Әнъгам
  • 7.әл-Әгьраф
  • 8.әл-Әнфәәл
  • 9.әт-Тәүбә
  • 10.Йунус
  • 11.Һуд
  • 12.Йусуф
  • 13.әр-Рәгьд
  • 14.Ибраһим
  • 15.әл-Хиҗер
  • 16.ән-Нәхел
  • 17.әл-Исра
  • 18.әл-Кәһеф
  • 19.Мәрйәм
  • 20.Та һә
  • 21.әл-Әмбийә
  • 22.әл-Хәҗҗ
  • 23.әл-Мүъминүн
  • 24.ән-Нур
  • 25.әл-Фуркан
  • 26.әш-Шүъара
  • 27.ән-Нәмел
  • 28.әл-Касас
  • 29.әд-Гъәнкәбүш
  • 30.әр-Рум
  • 31.Лукман
  • 32.әс-Сәҗдә
  • 33.әл-Әхзәб
  • 34.Сәбәә
  • 35.әл-Фәтыр
  • 36.Йәә сиин
  • 37.әс-Саффат
  • 38.Садъ
  • 39.әз-Зүмәр
  • 40.әл-Гафир
  • 41.әл-Фуссыләт
  • 42.әш-Шүрә
  • 43.әз-Зухруф
  • 44.әд-Духан
  • 45.әл-Җәсийә
  • 46.әл-Әхкаф
  • 47.Мухәммәт
  • 48.әл-Фәтех
  • 49.әл-Хуҗурат
  • 50.Каф
  • 51.әз-Зәрийәт
  • 52.әт-Тур
  • 53.ән-Нәҗем
  • 54.әл-Камәр
  • 55.әр-Рәхман
  • 56.әл-Уакыйгъа
  • 57.әл-Хәдид
  • 58.әл-Муҗәдилә
  • 59.әл-Хәҗер
  • 60.әл-Мумтәхәна
  • 61.әс-Саффъ
  • 62.әл-Җумугъа
  • 63.әл-Мунафикун
  • 64.әт-Тәгабун
  • 65.әт-Тәлакъ
  • 66.әт-Тәхрим
  • 67.әл-Мүльк
  • 68.әл-Каләм
  • 69.әл-Хакка
  • 70.әл-Мәгъәриҗ
  • 71.Нух
  • 72.әл-Җинн
  • 73.әл-Музәммил
  • 74.әл-Мудәсир
  • 75.әл-Кыйәмә
  • 76.әл-Инсән
  • 77.әл-Мүрсәләт
  • 78.ән-Нәбәә
  • 79.ән-Нәзигъат
  • 80.Гъабәсә
  • 81.әт-Тәкъүир
  • 82.әл-Инфитар
  • 83.әл-Мутаффифин
  • 84.әл-Иншикакъ
  • 85.әл-Буруҗь
  • 86.әт-Тарекъ
  • 87.әл-Әгълә
  • 88.әл-Гашиййә
  • 89.әл-Фәҗер
  • 90.әл-Бәләд
  • 91.әш-Шәмес
  • 92.әл-Ләйел
  • 93.әд-Духә
  • 94.әл-Инширах
  • 95.әт-Тин
  • 96.әл-Гъаләкъ
  • 97.әл-Кадер
  • 98.әл-Бшййинә
  • 99.әз-Зәлзәлә
  • 100.әл-Гъадийәт
  • 101.әл-Каригъа
  • 102.әт-Тәкәсүр
  • 103.әл-Гъаср
  • 104.әл-Һүмәзә
  • 105.әл-Фил
  • 106.әл-Күрәйеш
  • 107.әл-Мәгъун
  • 108.әл-Кәүсәр
  • 109.әл-Кәфирун
  • 110.ән-Нәсър
  • 111.әл-Мәсәд
  • 112.әл-Ихълас
  • 113.әл-Фәлакъ
  • 114.ән-Нәс