50. "Ий, пәйгамбәр! Без сиңа мәһәрләрен биргән хатыннарны һәм синең уң кулың ия булганнарны, Аллаһ сиңа сугыш табышыннан биргәннәрне хәләл иттек, һәм атаң ягыннан булган абыеңның кызларын, һәм ата ягыннан булган апаларыңның кызларын, һәм ана ягыннан булган абыеңның кызларын, һәм ана ягыннан апаларыңның кызларын ... синең белән бергә күчеп китүчеләрдән, һәм үз-үзен пәйгамбәргә биргән иманлы хатын ... әгәр пәйгамбәр аның белән никахланышырга теләсә. Бу бер синең өчен генә, иман китереп инанучыларга түгел! Бу — аларның хатыннарына һәм уң куллары ия булганнарга карата без нәрсәне фарыз итеп куйганны беләбез — хәтта сиңа уңайсызлык булмаса иде дип. Һәм Аллаһ — ярлыкаучы, рәхимле!"