5. Алар Раббыларының туры юлында һәм алар — уңышка ирешүчеләр!
6. Кешеләрдән шундыйлар да бар: алар һичбер белемсез Аллаһ юлыннан яздырыр өчен мәзәк-хикәяләрне сатып алалар һәм аны көлке итеп тоталар. Аларга хурлыклы газап булыр.
14. "Һәм Без кешегә ата-анасына карата васыять бирдек. Аны анасы хәлсезлек өстенә хәлсезлек белән йөкләп йөри һәм аны имчәктән аеру — ике елда. Миңа һәм ата-анага шөкер ит, кайтуың да — Миңа!"
15. "Һәм әгәр сине гыйлемең булмаган нәрсә белән Миңа тиңдәш тотарга тырыштырсалар, аларга итагатьтә булма! Һәм син дөньяда аларга яхшылыкта юлдаш бул! Һәм Миңа әверелүченең юлын тот. Аннан соң миңа кире кайтуыгыз булыр һәм Мин сезгә кылган гамәлләрегез турында хәбәр итеп бирермен!"
16. "«Ий, улым! Әгәр бу нәрсә хәрдәл орлыгы авырлыгында булып, кыя таш эчендә булса да, яки күкләрдә, яки җирдә булса да, аны Аллаһ китерер. Хакыйкатьтә, Аллаһ — ягымлы, хәбәрдар булучы!"
17. "Ий, улым! Намаз үтә, яхшыга өндә һәм яраксыздан тый, һәм сиңа ни кагылса да сабыр ит! Хакыйкатьтә, бу — эшләрдә кыю булудан!"
18. "Һәм кешеләр алдында чыраеңны сытма, һәм җир йөзендә масаеп йөрмә. Хакыйкатьтә, Аллаһ һәр масаючы, мактанчыкны сөймәс!"