• 1. "Шәфкатьле, рәхимле Аллаһ исеме белән... Әлиф ләм мим."
  • 2. Румлылар җиңелделәр
  • 3. якын җирдә. Һәм алар җиңелүләреннән соң җиңүгә ирешәчәкләр әле
  • 4. "берничә ел арасында. Элек тә, соңыннан да, әмер — Аллаһта. Иман китереп инанучылар ул көнне шатланырлар,"
  • 5. "Аллаһның ярдәме белән. Ул ярдәмен теләгәненә бирә. Һәм Ул — гыйззәт иясе, рәхимле!"
  • 6. "Аллаһның вәгъдәсе белән. Аллаһ үз вәгъдәсен алыштырмый, ләкин кешеләрнең күбесе моны белми."
  • 7. Алар дөнья тереклегенең тышкы ягын гына беләләр һәм алар әхыйрәткә карата гафилләр.
  • 8. Әллә алар үзләре турында уйлап карамыйлармы? Аллаһ күктәге һәм җирдәге һәм алар арасындагы нәрсәләрне хаклык белән һәм билгеле вакытка кадәр барлыкка китерде. Әмма кешеләрнең күпчелеге үз Раббысы белән очрашуга инанмый!
  • 9. "Алар җир йөзендә йөреп карадылармы һәм үзләренә кадәр булганнарның соңгы көннәре ничек булганын күрмәделәрмени? Алар боларга караганда көч ягыннан ныграк булды, җирдә йөреп эз калдырдылар һәм боларга караганда күбрәк анда урнашканнар, һәм аларга ачык аятьләр белән рәсүлләр дә килгән иде. Аллаһ аларны җәберләмәде, ләкин алар үз-үзләрен рәнҗеттеләр!"
  • 10. Моннан соң явызлык кылучыларның Аллаһ аятьләрен ялганга чыгарган өчен һәм алардан мыскыллап көлгән өчен соңгы көннәре яман булды.
  • 11. "Аллаһ барлыкка китерүне башлый, моннан соң Ул аны кабатлый, шуннан сез аңа кире кайтачаксыз!"
  • 12. Сәгать җиткән көндә гөнаһкәрләр өметсезләнеп калачаклар.
  • 13. "Һәм аларга тиндәш тоткан нәрсәләреннән һич яклаучы да булмас, һәм алар үз тиңдәшләреннән ваз кичәрләр."
  • 14. "Һәм ул көнне, сәгате җиткәч, алар таралып аерылышырлар."
  • 15. Иман китереп инанучылар һәм игелекле эшләр эшләгәннәр бакчада күңелләрен күрерләр.
  • 16. Кәфер булучылар һәм Безнең аятьләребезне һәм әхыйрәттәге очрашуны ялганга чыгаручылар исә газапка бирелерләр!
  • 17. Өстегезгә кич төшкәндә һәм таң калыкканда Аллаһка тәсбих әйтегез!
  • 18. "Һәм мактау күкләрдә һәм җирдә Аңа гына хас һәм кич, һәм көн уртасында да!"
  • 19. Ул терене үледән чыгара һәм үлене тередән чыгара һәм җирне үлгәннән соң терелтә. Сез дә шулай иттереп чыгарылырсыз!
  • 20. "Һәм Аның аятьләреннән: Ул сезне туфрактан барлыкка китердедер. Шуннан сез, кеше булгач, таралышасыз."
  • 21. "Һәм Аның аятьләреннән: Ул үзегезгә бергә торыр өчен сезнең үзегездән хатыннар барлыкка китерде һәм Ул арагызда мәхәббәт вә мәрхәмәтлек ясады. Хакыйкатьтә, фикерләп караган кавемгә монда аятьләр бар!"
  • 22. "Һәм Аның аятьләреннән: күкләр белән җирне барлыкка китерү, сезнең телләрегезнең һәм тән төсләрегезнең төрле иттереп булдырылуы. Хакыйкатьтә, белгәннәргә монда аятьләр бар!"
  • 23. "Аның аятьләреннән: сезнең төнлә һәм көндез йоклавыгыз һәм Аның фазылыннан эзләнүегез. Хакыйкатьтә, тыңлаган кавемгә монда аятьләр бар!"
  • 24. "Аның аятьләреннән: Ул куркыту һәм өмет итеп сезгә яшенне күрсәтә, һәм күктән су төшерә һәм шуның белән җирне аның үлүеннән соң терелтәдер. Хакыйкатьтә, гакыллы кавемгә монда аятьләр бар!"
  • 25. Аның аятьләреннән: Аның әмере белән күкнең һәм җирнең торуыдыр. Шуннан Ул сезне җирдән чакыру белән чакырыр һәм шул чакта сез чыгарсыз!
  • 26. "Күкләрдә һәм жирдә булган бөтен нәрсәләр — Аныкы, барысы да Аңа буйсына!"
  • 27. "Һәм Ул барлыкка китерүне башлый, шуннан соң аны кабатлый, һәм монысы — Аңа җиңелрәк. Күкләрдә һәм җирдә Аның бөек мисалы, Ул — гыйззәт, хикмәт иясе!"
  • 28. "Ул сезгә үзегездән мисал китерә: Без ризыкландырган нәрсәләрдән, сезнең уң кулларыгыз ия булганнардан сезгә тигез булган тиңдәшләрегез бармы? Һәм сез алардан үзегездән курыккан кебек куркасызмы? Гакыллы кавемгә аятьләрне Без менә шулай тәфсилләп аңлатып бирәбез!"
  • 29. "Әйе, залим кешеләр һичбер белемсез үзләренең һәвәсләренә иярделәр. Аллаһ юлдан яздырганны кем соң тугры юлга чыгарыр икән? Аларга булышучылар юк!"
  • 30. "Һәм йөзеңне хәниф буларак дингә туры юнәлдер. Аллаһның төзүе ... Кешеләрне шуның белән барлыкка китергән Аллаһның төзүе ... Аллаһның яратуына үзгәртү булмас! Бу — тугры дин, ләкин кешеләрнең күбесе белмиләр!"
  • 31. "Аңа мөрәҗәгать иткәндә Аннан куркыгыз һәм намаз үтәгез, мөшрикләрдән булмагыз,"
  • 32. үз диннәрен бүлгәләп төрле юнәлешләргә аерылучылардан да. Һәр аерым төркем үзендә булган нәрсәләргә шатлана.
  • 33. "Әгәр кешеләргә зарар тисә, Раббыларына мөрәҗәгать итәләр, Аңа дога кылып. Шуннан соң Ул аларга мәрхәмәтеннән татытса — менә алардан бер фирка үз Раббыларына карата ширек кыла,"
  • 34. "Без аларга биргән нәрсәләргә көферлек кылыр өчен, һәм файдаланыгыз әле, тиздән белерсез дә!"
  • 35. "Әллә Без аларга нык дәлил иңдергән идекме, һәм Ул алар тиңдәш тоткан нәрсә турында әйтеп торамы?"
  • 36. "Әгәр бу кешеләргә мәрхәмәтлек татытсак, алар аңа шатлана, әгәр аларга элек куллары белән эшләгән нәрсә өчен яманлык кагылса, менә алар өметсезләнәр!"
  • 37. "Әллә алар Аллаһның теләгәненә ризыкны киң биргәнен һәм теләгәненә чикләгәнен күрмәделәрме? Хакыйкатьтә, инанучылар кавеменә монда аятьләр бар!"
  • 38. "Якын туганга тиешле булганын бир, һәм ярлы-мескенгә, һәм мөсафирга. Бу — Аллаһның ризалыгын теләгәннәр өчен хәерлектер. Һәм алар — уңышка ирешүчеләр!"
  • 39. Һәм кешеләрнең малларында ишәйсен өчен дип риба белән биргәнегез Аллаһ каршында артмас. Аллаһның ризалыгын өмет итеп биргән зәкәт исә ... Болар — икеләтә арттыручылар.
  • 40. "Аллаһ сезне барлыкка китерде, шуннан сезгә ризык бирде, шуннан сезне үтерә, шуннан соң сезне терелтә. Сезнең тиңдәшләрегез арасында сезнен өчен шуларның берсен генә булса да эшләүче бармы? Дан Аңа һәм Ул аларның тиңдәш санаганыннан югарырак!"
  • 41. "Кешеләрнең куллары белән кәсеп иткән нәрсә аркасында, кылганнарының өлешен генә татып карасыннар өчен корыда һәм диңгездә бозыклык күренә башлады. Шаять, алар кире кайтырлар!"
  • 42. Әйт: «Җир йөзендә йөреп карагыз һәм элеккеләрнең ахырлары ничек булганын карагыз әле! Аларның күпчелеге мөшрикләрдән булды».
  • 43. Аллаһтан кайтарып булмый торган көн килеп җиткәнче йөзеңне туры дингә юнәлдер! Ул көнне алар таралышырлар.
  • 44. "Берәү кәфер булса, кәферлеге үзенә каршы булыр, кем булса да игелекле эш эшләсә — үз-үзләренә хәзерләп куйганнардыр,"
  • 45. "иман китереп инанучылар һәм игелекләр эшләгәннәргә фазылыннан бирсен өчен. Хакыйкатьтә, Ул кәферләрне сөймәс!"
  • 46. "Һәм Ул аятьләреннән сезгә Үз мәрхәмәтеннзш татытыр өчен, һәм Аның әмере белән көймәләр йөрсен өчен, һәм Аның фазылыннан эзләвегез әчет сөендерүче җилләрне җибәрә. Шаять, сез шөкрана булырсыз!"
  • 47. "Һәм Без аларның кавемнәренә сиңа кадәр рәсүлләр җибәргән идек инде, һәм алар ачык аятьләр белән аларга килделәр. Һәм Без гөнаһкәрләр булучылардан үч алдык һәм иман китереп инанучыларга ярдәм итү Безгә хаклык белән тиешле будхы."
  • 48. "Аллаһ шулдыр ки — кем җилләрне җибәрә, алар исә болытларны күтәреп җибәрәләр. Ул аны күк йөзендә Үзе теләгәнчә җәя һәм кисәкләргә әйләндерә һәм син яңгырның аның арасыннан чыкканын күрәсең, һәм менә Ул аны колларыннан теләгәненә җибәрә, һәм менә алар шатланалар..."
  • 49. аларга ул иңгәнгә кадәр үк алар өметсезлектэ булган булсалар да.
  • 50. "Аллаһ мәрхәмәтенең эзләренә кара: ничек Ул җирне үлгәненнән соң терелтә! Хакыйкатьтә, бу — үлекләрне терелтүче һәм Ул — һәрнәрсәгә кодрәтле!"
  • 51. "Һәм әгәр Без җил җибәрсәк һәм алар аны саргайган итеп күрсәләр дә, алар моннан соң да кәфер булып калырлар."
  • 52. "Хакыйкатьтә, син үлеләргә дә, чукракларга чакыруны ишеттерә алмассың, әгәр алар артка чигенә башласалар!"
  • 53. Һәм син сукырларны адашуларыннан соң тугры юлдан алып баручы түгел. Син Безнең аятьләргә иман китергәннәрне генә ишеттерә алырсын һәм алар бирелүчеләр!
  • 54. "Аллаһ сезне көчсезләрдән бар кылды, шуннан көчсезлектән соң сезгә көч-куәт бирде, шуннан көч-куәттән соң янә көчсез итте һәм чал төшерде. Ул теләгән нәрсәне барлыкка китерә, Ул — белүче. кодрәтле!"
  • 55. Һәм сәгате җиткән көнне гөнаһкәрләр бер сәгатьтән дә артык тормаулары турында ант итәрләр. Нәкъ шулай алар алданган!
  • 56. "Һәм гыйлемгә ия булучылар, һәм иман китереп инанучылар: «Сез Аллаһның язмасы буенча яңадан туу көненә кадәр тордыгыз. Бу исә яңадан туу көне, ләкин сез белмәдегез», — дип әйтерләр."
  • 57. "Һәм ул көнне залимнәрнең гозерләп үтенүләре аларга ярдәм итмәс, һәм алардан үкенү таләп ителмәс."
  • 58. "Һәм Без бу Коръәндә кешеләргә һәртөрле ми сал китердек. Әгәр син аларга аять белән килсәң кәфер булучылар, әлбәттә: «Сез юкны гына сөйлән йөрүчеләр!» — дип әйтерләр."
  • 59. Менә шулай Аллаһ белмәүчеләрнең күңел- кальбләренә мөһер суга!
  • 60. "Һәм син сабыр ит! Хакыйкатьтә, Аллаһнын вәгъдәсе хак. Инанмаучылар сине җиңел гакыллы дип санамасыннар!"
БҮЛЕШҮ
logo
logo
logo
logo
logo
  • 1.әл-Фәтихә
  • 2.әл-Бакара
  • 3.Әәл Гыймран
  • 4.ән-Нисәә
  • 5.әл-Маидә
  • 6.әл-Әнъгам
  • 7.әл-Әгьраф
  • 8.әл-Әнфәәл
  • 9.әт-Тәүбә
  • 10.Йунус
  • 11.Һуд
  • 12.Йусуф
  • 13.әр-Рәгьд
  • 14.Ибраһим
  • 15.әл-Хиҗер
  • 16.ән-Нәхел
  • 17.әл-Исра
  • 18.әл-Кәһеф
  • 19.Мәрйәм
  • 20.Та һә
  • 21.әл-Әмбийә
  • 22.әл-Хәҗҗ
  • 23.әл-Мүъминүн
  • 24.ән-Нур
  • 25.әл-Фуркан
  • 26.әш-Шүъара
  • 27.ән-Нәмел
  • 28.әл-Касас
  • 29.әд-Гъәнкәбүш
  • 30.әр-Рум
  • 31.Лукман
  • 32.әс-Сәҗдә
  • 33.әл-Әхзәб
  • 34.Сәбәә
  • 35.әл-Фәтыр
  • 36.Йәә сиин
  • 37.әс-Саффат
  • 38.Садъ
  • 39.әз-Зүмәр
  • 40.әл-Гафир
  • 41.әл-Фуссыләт
  • 42.әш-Шүрә
  • 43.әз-Зухруф
  • 44.әд-Духан
  • 45.әл-Җәсийә
  • 46.әл-Әхкаф
  • 47.Мухәммәт
  • 48.әл-Фәтех
  • 49.әл-Хуҗурат
  • 50.Каф
  • 51.әз-Зәрийәт
  • 52.әт-Тур
  • 53.ән-Нәҗем
  • 54.әл-Камәр
  • 55.әр-Рәхман
  • 56.әл-Уакыйгъа
  • 57.әл-Хәдид
  • 58.әл-Муҗәдилә
  • 59.әл-Хәҗер
  • 60.әл-Мумтәхәна
  • 61.әс-Саффъ
  • 62.әл-Җумугъа
  • 63.әл-Мунафикун
  • 64.әт-Тәгабун
  • 65.әт-Тәлакъ
  • 66.әт-Тәхрим
  • 67.әл-Мүльк
  • 68.әл-Каләм
  • 69.әл-Хакка
  • 70.әл-Мәгъәриҗ
  • 71.Нух
  • 72.әл-Җинн
  • 73.әл-Музәммил
  • 74.әл-Мудәсир
  • 75.әл-Кыйәмә
  • 76.әл-Инсән
  • 77.әл-Мүрсәләт
  • 78.ән-Нәбәә
  • 79.ән-Нәзигъат
  • 80.Гъабәсә
  • 81.әт-Тәкъүир
  • 82.әл-Инфитар
  • 83.әл-Мутаффифин
  • 84.әл-Иншикакъ
  • 85.әл-Буруҗь
  • 86.әт-Тарекъ
  • 87.әл-Әгълә
  • 88.әл-Гашиййә
  • 89.әл-Фәҗер
  • 90.әл-Бәләд
  • 91.әш-Шәмес
  • 92.әл-Ләйел
  • 93.әд-Духә
  • 94.әл-Инширах
  • 95.әт-Тин
  • 96.әл-Гъаләкъ
  • 97.әл-Кадер
  • 98.әл-Бшййинә
  • 99.әз-Зәлзәлә
  • 100.әл-Гъадийәт
  • 101.әл-Каригъа
  • 102.әт-Тәкәсүр
  • 103.әл-Гъаср
  • 104.әл-Һүмәзә
  • 105.әл-Фил
  • 106.әл-Күрәйеш
  • 107.әл-Мәгъун
  • 108.әл-Кәүсәр
  • 109.әл-Кәфирун
  • 110.ән-Нәсър
  • 111.әл-Мәсәд
  • 112.әл-Ихълас
  • 113.әл-Фәлакъ
  • 114.ән-Нәс