• 1. "Шәфкатьле, рәхимле Аллаһ исеме белән... Әлиф ләм мим."

  • 2. "Әллә кешеләр: «Без иман китереп инандык!» — дип әйткәч, алар калдырылырлар һәм сыналмаслар дип исәплиләрме?"

  • 3. "Һәм Без аларга кадәр булганнарны сынадык инде, һәм Аллаһ кайсылары дөрес сөйли, һәм кайсылары ялганлый икәнен белә бит!"

  • 4. Әллә явызлыклар эшләүчеләр Безне узып китәргә исәплиләрме? Начар аларның хөкем иткән нәрсәләре!

  • 5. "Кемдер Аллаһны очратырга өметләнсә... Аллаһ-ның әҗәле, әлбәттә, киләчәк. Ьәм Ул — ишетүче, белүче!"

  • 6. "Кемдер тырышлык күрсәтсә, хаклыкта, үзе өчен тырышлык күрсәтә. Хакыйкатьтә, Аллаһ галәмнәргә мохтаҗ түгел!"

  • 7. "Иман китереп инанучыларның һәм игелекле эшләр эшләгәннәрнең явызлыкларын алардан йолып алырбыз һәм кылганнарына караганда да, әлбәттә, күркәмрәк җәза бирербез."

  • 8. Һәм Без кешегә ата-анасы өчен яхшылык кылырга васыять бирдек. Әгәр алар синең ул турыда белемең булмыйча Миңа карата ширек кылдырырга икәүләп тырышсалар... аларга буйсынма! Сезнең кире кайтуыгыз — Миңа һәм кылган гамәлләрегез турында Мин сезгә хәбәр итеп бирермен!

  • 9. "Һәм иман китереп инанган һәм игелекле эшләр эшләгәннәрне, әлбәттә, Без изге күңеллеләр арасына кертербез."

  • 10. "Кешеләр арасында: «Без Аллаһка иман китереп инандык», — дип әйтүчеләр дә бар. Әгәр алар Аллаһ өчен җәфа чиксәләр, алар кешеләрнең фетнә- сынавын Аллаһ газабы шикелле ясыйлар. Әгәр Раб-быңнан җиңү килсә, алар әлбәттә: «Без сезнең белән бергә булдык», — дип әйтерләр. Аллаһ галәмнәрнен күкрәкләрендәгене бик яхшы белүче түгелмени?"

  • 11. "Аллаһ иман китереп инанганнарны да, әлбәттә, бик яхшы белә, икейөзлеләрне дә, әлбәттә, бик яхшы белә!"

  • 12. "Һәм кәфер булганнар иман китереп инанучыларга: «Безнең юлыбыздан барыгыз һәм сезнен гөнаһларыгызны үзебез күтәреп барырбыз», — диләр. Әмма алар тегеләрнең гөнаһларыннан бернәрсәне дә күтәреп бара алмыйлар. Алар, әлбәттә, ялганчылар!"

  • 13. "Алар үз йөкләрен һәм үзләренең йөкләре өстенә йөкләр дә күтәреп барырлар. Һәм кыямәт көнендә алар ялган уйлап чыгарганнары өчен, әлбәттә, соралырлар."

  • 14. "Һәм Без Нухны үз кавеменә җибәрдек, ул алар арасында илле елсыз мең ел торды. Залим булганнары өчен аларны туфан тотып алды."

  • 15. Һәм Без аның белән көймәдә юлдаш булганнарны коткардык һәм моны галәмнәргә аять иттек.

  • 16. "Һәм Ибраһимны... Менә ул үз кавеменә: «Аллаһка гыйбадәт кылыгыз һәм Аннан куркыгыз! Әгәр белсәгез, бу сезнең өчен хәерлерәк!» — дип әйтте."

  • 17. "«Сез, хаклыкта, Аллаһтан башка потларга коллык кыласыз һәм ялган булдырасыз. Хакыйкатьтә, Аллаһтан башка сез табынган нәрсәләр сезгә ризык бирә алмыйлар. Ризыкны Аллаһтан сорагыз һәм Аңа гыйбадәт кылыгыз, Аңа шөкер итегез. Сез Аңа кире кайтарылачаксыз!»"

  • 18. "Әгәр ялганга чыгарсагыз, сезгә кадәр булган өммәтләр дә ялганга чыгардылар инде. Рәсүл өстендә ачык җиткерүдән башка бернәрсә дә юк!"

  • 19. "Алар Аллаһның ничек барлыкка китерә башлаганын, моннан соң аны кабатлаганны күрмәделәр-мени? Хакыйкатьтә, Аллаһка бу җиңел!"

  • 20. "Әйт: «Җир йөзендә йөрегез! Аның ничек барлыкка китерә башлаганына күз салыгыз! Моннан соң Аллаһ ахыргы яратуны барлыкка китерер. Хакыйкатьтә, Аллаһ — һәрнәрсәгә кодрәтле!"

  • 21. "Кемне тели — газапка дучар итә һәм кемне теләсә — рәхимлегенә ирештерә, һәм сез Аңа кайтарылырсыз."

  • 22. "Сез җирдә дә, күктә дә бернәрсәне дә көчсезләндерә алмыйсыз, һәм сезгә Аллаһтан башка яклаучы да, ярдәмче дә юк!»"

  • 23. Аллаһның аятьләренә һәм Аның белән очрашуга карата кәфер булучылар — алар Минем рәхмәтемнән өметсез һәм аларга — үзәк өзгеч газап!

  • 24. "Аның кавеменең җавабы: «Аны үтерегез яки яндырыгыз!» —дип әйтүләре генә булды. Аллаһ исә аны уттан коткарды. Хакыйкатьтә, иман китереп инанучыларга монда аятьлар бар!"

  • 25. "Һәм ул: «Хаклыкта, Сез Аллаһтан башка сыннарны дөнья тереклегендә үзара яратышуыгыздан тоттыгыз. Шуннан кыямәт көнендә берегез икенчегездән ваз кичәр һәм берегез икенчегезгә ләгънәт укыр. Һәм сезнең урыныгыз — ут, һәм сезгә ярдәмчеләр дә юк!» —диде."

  • 26. "Аңа Лут иман китереп инанган, һәм ул: «Мин Раббыма күчеп китәм. Хакыйкатьтә, Ул — гыйззәт, хикмәт иясе!»—диде."

  • 27. "Һәм Без аңа Исхакны һәм Йагъкубны бүләк итеп бирдек, аның нәселенә пәйгамбәрлек һәм китап булдырдык. Аның дөньядагы әҗерен дә бирдек, һәм ул әхыйрәт көнендә, әлбәттә, изге күңелле-ләрдән булыр."

  • 28. "Һәм Лутны... Менә ул үз кавеменә әйтте: «Сез фәхешлек кыласыз, аны сездән алда галәмнәрдә берәү дә эшләмәде», —диде."

  • 29. "«Әллә сез, хакыйкатьтә, ир кешеләргә барасызмы, һәм юлны кисәсезме? Һәм җыелышларыгызда инкарь эшне эшлисезме?» —Һәм кавеменең җавабы: «Әгәр син рас сөйли торган булсаң, безгә Аллаһ ның газабы белән кил!»—дип әйтүдән башкасы булмады."

  • 30. "Ул: «Раббым, бозык кавемгә каршы миңа ярдәм ит!» — диде."

  • 31. "Һәм Безнең рәсүлләребез сөенеч хәбәре белән Ибраһим янына килгәч, алар: «Без бу карьянең әһелләрен һәлак итәбез. Хакыйкатьтә, аның әһелләре залимнәрдән булдылар!» —дип әйттеләр."

  • 32. "Ул: «Анда Лут та бар», —диде. Алар: «Без анда кем бар икәнен бик яхшы беләбез. Без, әлбәттә, аны әһелләре белән аның хатыныннан башка коткарырбыз. Ул калучылардан булыр!» — дип әйттеләр."

  • 33. "Безнең рәсүлләребез Лутка килгәч, ул алар өчен күңелсезләнде, һәм алар алдында үзенең көч-сезлеген сизде, һәм алар әйтте: «Курыкма һәм кайгырма! Без сине дә, әһелләреңне дә коткарабыз, хатыныңнан башка, ул калучылардан булды."

  • 34. "Хакыйкатьтә, без бу карьягә азгынлык кылганнары өчен күктән җәза төшерәбез»."

  • 35. Гакыллары булган кавемгә Без моннан ачык аять калдырдык.

  • 36. "Һәм Мәдйән кавеменә — аларның туганы Шу-гайебне. Ул: «Ий, кавемем! Аллаһка гыйбадәт кылыгыз һәм ахыр көнгә өметләнегез, һәм җир йөзендә бозыклык таратып йөрмәгез!» —диде."

  • 37. Алар аны алдакчыга санадылар һәм аларны

  • 38. "Һәм Гадьне һәм Сәмүдне... Аларның яшәгән урыннары сезгә ачык күренеп тора. Шайтан аларның кылган гамәлләрен бизәкләп күрсәтте, аларны юлдан яздырды, алар исә күреп торучылар иде бит!"

  • 39. "Һәм Карунны, һәм фиргавенне, һәм Һәманны... Аларга Муса ачык аңлаешлы аятьләр белән килде, алар исә җир йөзендә тәкәбберләнделәр һәм уза алмадылар."

  • 40. "Без аларның барысын да гөнаһлары өчен тотып алдык. Аларның кайсыларына давыллы җил җибәрдек, һәм кайсыберләрен көчле тавыш алды, һәм аларның кайсыларын җирдән йоттырдык, кайсыберләрен исә суга батырдык. Аллаһ аларны җәберләүче булмады, алар үз-үзләрөнә золымлык кылдылар."

  • 41. "Үзләренә Аллаһтан башка ярдәмчеләр тоткан кешеләрнең мисалы нәкъ өй үргән үрмәкүч шикелле бит. Өйләрнең иң нык булмаганы исә, әлбәттә, үрмәкүч өе, әгәр алар белсәләр иде!"

  • 42. "Хакыйкатьтә, аларның Аннан башка ялварган нәрсәләрен Аллаһ белеп тора. Ул — гыйззәт, хикмәт иясе!"

  • 43. "Бу мисалларны Без кешеләргә китерәбез, аларны исә белемлеләр генә аңларлар."

  • 44. "Аллаһ күкләрне һәм җирне, хаклыкта, яратып бар итте. Хакыйкатьтә, иман китереп инанучыларга монда аять бар!"

  • 45. "Китаптан сиңа вәхи кылганнарны аларга укып бир, намаз үтә. Хакыйкатьтә, намаз фәхешлектән һәм ярамаган эшләрдән тыя бит! Аллаһны искә төшерү исә олырак, һәм сезнең нәрсә кылганыгызны Аллаһ белеп тора."

  • 46. "Һәм әһле китап белән, алардан залим булганнарыннан башка, тартышмагыз, яхшырак нәрсә булмаса гына инде, һәм: «Без үзебезгә иңгәнгә һәм сезгә иңгәнгә иман китереп инандык. Һәм безнең иләһебез дә, сезнең иләһегез дә — бер булучы һәм без Аңа биреләбез!» —дип әйтегез."

  • 47. Һәм шулай итеп Без сиңа китап иңдердек. Без китапны китереп биргәннәр аңа иман китереп инаналар һәм болардан да аңа иман китереп инанучылар бар. Кәферләрдән башка Безнең аятьләребезне беркем дә инкарь итми!

  • 48. Син аңа кадәр бернинди китап та укып бирмәдең һәм уң кулың белән аны язмадың да. Юкса аны ялганга чыгаручылар шик-шөбһәгә батарлар иде.

  • 49. Әйе! Бу — белем бирелгәннәрнең күкрәкләрендә ачык аңлаешлы аятьләрдер! Залимнәрдән башка Безнең аятьләребезне инкарь итүче булмас!

  • 50. "Алар: «Әгәр аңа Раббысыннан аятьләр иңдерелгән булса иде!» — диләр. «Хаклыкта, аятьләр— Аллаһта гына һәм мин дә бары тик ачык үгетләүче генә»,—дип әйт."

  • 51. "Аларга укыла торган китапны Безнең сиңа иңдерүебез аларга җитмимени? Хакыйкатьтә, монда иман китереп инанучы кавем өчен рәхмәт тә һәм искә төшерү дә!"

  • 52. "«Минем белән сезнең арада Аллаһның шаһит булуы җитә калыр! Ул күкләрдә һәм җирдәге нәрсәләрне белеп тора, ялганга иман китереп һәм Ал-лаһка ышанмаучылар... алар — зарар күрүчеләр», — дип әйт."

  • 53. "Алар сине газап белән ашыктыралар һәм әгәр аның билгеләнгән әҗәле булмаса, аларга газап, әл¬әттә, килер иде, һәм ул аларга, әлбәттә, кинәт килер, һәм алар сизенмәсләр дә."

  • 54. "Алар сине газап белән ашыктыралар. Һәм, х-кыйкатьтә, җәһәннәм кәферләрне чолгап тора бит."

  • 55. Аларны газап өсләреннән дә һәм аяк асларыннан да каплаячак көнне Ул: «Кылганыгызнын тәмен татыгыз!» — дип әйтер.

  • 56. "Ий, Минем иман китереп инанучы колларым! Минем җирем, хакыйкатьтә, киң бит һәм Миңа гына гыйбадәт кылыгыз!"

  • 57. "Һәрбер җан иясе үлемне татыр, моннан сон Безгә кире кайтарылырсыз."

  • 58. "Һәм иман китереп инанучылар белән игелекле эшләр эшләгәннәрне Без, әлбәттә, җәннәттә, асларыннан елгалар агып торган бүлмәләргә урнаштырырбыз, алар анда мәңгегә калырлар. Никадәр матурдыр гамәл ияләренең әҗере,"

  • 59. сабыр иткәннәрнең һәм Раббыларына тәвәккәлләгәннәрнең!

  • 60. "Үзләренә ризык китерә алмаган күпме хайван бар икән — Аллаһ аларны да, сезне дә ризыкландыра, һәм Ул — ишетүче, белүче!"

  • 61. "Әгәр син алардан: «Күкләрне һәм җирне кем яратып барлыкка китерде һәм кояш белән айны кем буйсындырды?» — дип сорасаң, алар, әлбәттә: «Аллаһ!» — дип әйтерләр. Никадәр алар кызыгып алданганнар!"

  • 62. "Аллаһ колларының теләгәненә ризыкны киң итә һәм теләгәненә Ул аны чикләп тә куя. Хакыйкатьтә, Аллаһ барлык нәрсәне белә!"

  • 63. "Әгәр син алардан: «Күктән суны кем төшерә һәм аның белән үлгән җирне үлгәннән соң кем терелтә?» — дип сорасаң, алар, әлбәттә: «Аллаһ!» — дип әйтерләр. «Аллаһка мактау!» — дип әйт. Ләкин аларның күпчелеге аңламыйлар!"

  • 64. "Бу дөнья тереклеге күңел ачу һәм уеннан башка нәрсә булсын, әхыйрәт йорты исә, әлбәттә, ул — тереклектер. Әгәр алар белсәләр иде!"

  • 65. "Һәм әгәр алар көймәгә утырып барсалар, Аның алдында динне сафлап, Аллаһка ялваралар, Ул аларны коткарып корыга чыгаргач инде... менә — алар тиңдәш тоталар,"

  • 66. "Без аларга биргән нәрсәләргә ышанмасыннар һәм рәхәтләнсеннәр өчен, киләчәктә алар белерләр әле!"

  • 67. "Алар Безнең изге урынны имин итеп кылганыбызны күрмәделәрмени? Аларның тирәсендәге кешеләр эләктерелеп алына. Әллә алар ялганга ышанып, Аллаһның нигъмәтенә көферлек кылалармы?"

  • 68. Аллаһка каршы ялган уйлаганда яки хаклык килгәннән соң да аны ялганга санаган залимрәк кем бар икән? Кәферләрнең торыр урыны җәһәннәмдә түгелмени?

  • 69. "Безнең өчен тырышканнарны Без, әлбәттә, Үз юлларыбыздан алып барырбыз! Һәм, хакыйкатьтә, Аллаһ яхшылык кылучылар белән бит!"

БҮЛЕШҮ
logo
logo
logo
logo