1. "Шәфкатьле, рәхимле Аллаһ исеме белән... Та син мим."
2. Бу— ачык аңлаешлы китапның аятьләре.
3. Без сиңа иман китереп инанучы кавем өчен хаклык белән Муса һәм фиргавен хәбәрен укып бирербез.
4. "Хакыйкатьтә, фиргавен җирдә артык югары күтәрелеп китте һәм аның әһелләрен юнәлешләргә бүлгәләде, алардан бер таифә-төркемен көчсезләндерде, ир балаларын үтерде һәм хатын-кызларын исән килеш калдырды. Хакыйкатьтә, ул бозыклык таратучылардан булды!"
5. "Һәм Без җир йөзендә көчсезләндерелгәннәргә мәрхәмәт күрсәтергә телибез, һәм аларны җитәкчеләр итәбез, һәм аларны варислардан булдырабыз."
6. Һәм Без аларны җир йөзендә ныгытырбыз һәм фиргавен белән һәманга һәм аларның гаскәриләренә алар нәрсәдән курыкканнарын күрсәтербез.
7. "Һәм Без Мусаның анасына: «Син аны имез, әгәр аның өчен курыксаң, диңгезгә аны ташла һәм курыкма да, кайгырма да! Без аны сиңа кайтарырбыз, хакыйкатьтә, һәм аны рәсүл итәрбез», —дип вәхи кылдык!"
8. "Фиргавен гаиләсе аны үзләренә дошман һәм кайгы булсын өчен табып алды. Хакыйкатьтә, фиргавен дә, Һәман да һәм аларның гаскәриләре дә гөнаһлы булдылар!"
9. "Һәм фиргавеннең хатыны: «Сиңа да, миңа да күз ләззәте! Аны үтермәгез, ихтимал ки, ул безгә файда китерер яки без аны улыбыз итеп тотарбыз!» — диде, һәм алар белмәделәр дә."
10. "Һәм иртәгесен Муса анасының йөрәге буш булып китте. Әгәр иман китереп инанганнардан булсын өчен Без аның кальб-күңелен ныгытмасак, ул моны ачарга якын тора иде."
11. "Һәм ул аның апасына: «Аның артыннан бар!» —диде, һәм ул аны читтән күзәтеп торды, алар исә сизмәделәр дә."
12. "Һәм Без аңа имезүчеләрне моңа кадәр хәрам иттек, һәм ул: «Берәр өй әһелләрен сезгә күрсәтмәскәме? Алар аның турында сезнең өчен кайгыртырлар. Һәм алар аңа карата ихлас мөнәсәбәтлеләр», — диде."
13. "Һәм Без анасының күзе шатлансын һәм ул кайгырмасын һәм Аллаһның вәгъдәсе хак икәнен белсен өчен, аны анасына кайтардык. Ләкин алар ның күбесе белмиләр!"
14. "Ул балигъ булып җиткәч, Без аңа хикмәт белән гыйлем бирдек, һәм менә шулай Без яхшылык кылучыларны бүләклибез."
15. "Әһелләре гафил вакытта ул шәһәргә килеп керде һәм ул анда сугышып торган ике кеше тапты: берсе аның юнәлешеннән, икенчесе исә аның дошманыннан, һәм аның юнәлешендә булганы дошман ягыннан булганга каршы ярдәм сорады һәм Муса аңа йодрыгы белән сукты да аны үтерде, һәм: «Бу шайтан гамәленнән, ул бит — дошмандыр һәм ачыктан-ачык туры юлдан яздыручыдыр», —диде."
16. "Ул: «Раббым, мин үз-үземә залим булдым, ярлыка мине!» —диде, һәм Ул аны ярлыкады. Ул, хакыйкатьтә, ярлыкаучы, рәхимле!"
17. "Ул: «Раббым, Син мине нигъмәтләндергән өчен мин һич гөнаһкәрләргә ярдәм итүче булмамын!» — диде."
18. "Һәм иртәгесен ул хәвефле килеш, ялт-йолт каранып шәһәрдә булып чыкты, һәм менә кичә аны ярдәмгә чакыручы аннан тагын булышу сорый, һәм Муса аңа: «Син — ачык адашучы!»—диде."
19. "Ул икесенә дә дошман булганны әйләндереп ташларга булгач, теге аңа: «Ий, Муса! Син кичә берәүне үтергән кебек, мине дә үтерергә телисеңме әллә? Син җир йөзендә җәберләүче генә булырга маташасың һәм игелеклеләрдән булырга теләмисең», —диде."
20. "Һәм шәһәр кырыеннан бер кеше йөгереп килде дә: «Ий, Муса! Түрәләр синең турында, сине үтерү өчен киңәшләшеп яталар. Чыгып китсәнә! Мин сиаа нәсыйхәт бирүче!» —диде."
21. "Хәвефле килеш, ялт-йолт каранып, ул шәһәрдән чыгып китте, һәм: «Раббым, мине залимнәр кавеменнән коткар!»—диде."
22. "Мәдйән ягына таба карап юнәлгәч, ул: «Ихтимал, Раббым, мине юлның турысына күндерер!» — дип әйтте."
23. "Мәдйән суына килеп җиткәч, ул анда су эчереп торган кешеләр җәмәгатен тапты, һәм, алардан гайре, көтүләрен читкә куган ике хатынны күреп алды. Ул: «Сезнең эш нәрсәдә соң?» —дип сорады. Алар икәүләшеп: «Көтүчеләр таралмыйча, без эчерә алмыйбыз, безнең атабыз исә бик карт кеше», —диделәр."
24. "Һәм ул аларныкын эчерде, шуннан соң күләгәгә борылып китте һәм: «Раббым! Син үземә биргән хәерлеккә мохтаҗ мин!» —диде."
25. "Аларның берсе аның янына оялып кына килде дә: «Безнекеләрне эчергән өчен әҗерен түләргә әтием сине чакыра», —диде, һәм, аның янына килгәч, хикәяне аңа сөйләп биргәч, ул: «Курыкма! Син залимнәр кавеменнән котылгансың», —диде."
26. "Аларның берсе: «Атам! Син аны хезмәткә ялла. Ул син яллаганнарның иң хәерлесе, көчле һәм тугры булучы», —диде."
27. "Ул: «Мин сине шушы ике кызымның берсенә өйләндерергә телим, син миңа сигез елга ялланырсың дигән шарт белән. Әгәр син аны ун итеп тәмамласаң, бу — синең үзеңнән. Мин сине мәшәкатьләндерергә теләмим. Аллаһ теләсә, син мине изге күңеллеләрдән итеп табарсың», — диде."
28. "Ул: «Бу — минем белән синең арада, нинди генә чикне үтсәм дә, миңа дошманлык булмас һәм без сөйләшкәнгә Аллаһ вәкилдер!» — диде."
29. "Һәм Муса, чиген үткәч, әһелләре белән чыгып китте һәм тау ягыннан ут күреп алды. Ул әһелләренә: «Монда торып торыгыз, Мин ут күреп алдым. Аннан мин сезгә, шаять, бер хәбәр яки утның кисәү башы белән килермен. Шаять, сез җылынырсыз!» — диде."
30. "Аңа килеп җиткәч, үзәнлекнең уң ягындагы мөбарәк урындагы куаклык арасыннан аваз булды: «Ий, Муса! Мин — Аллаһ, галәмнәр Раббысы!"
31. "Һәм үзеңнең таягыңны ташла!» Ул аның кечкенә елан шикелле боргаланганын күргәч, артка әйләнеп китте һәм борылып та карамады. «Ий, Муса! Кил һәм курыкма, син иминлектә булучылардан!"
32. "Кулыңны куеныңа тык, ул аннан һичбер зарарсыз ак булып чыгар һәм куркусыз канатыңны җый. Менә бу Раббыңның фиргавенгә һәм аның түрәләренә ике дәлил. Хакыйкатьтә, алар бозык кавем»."
33. "Ул: «Раббым, мин алардан берәүне үтердем, алар мине үтерер дип куркамын», —диде."
34. "«Һәм минем туганым Һарунны. Ул миңа ка раганда оста теллерәк, аны миңа таяныч итеп җибәр, Я минем дөрес сөйләвемне ул расласын. Мин аларнын үземне алдакчыга чыгаруларыннан куркамын»."
35. Ул әйтте: «Без синең уң кулыңны туганын белән ныгытырбыз һәм икегезгә дә куәт бирербез һәм Безнең аятьләребез буенча алар сезгә җитә алмаслар. Сез һәм сезнең икегезгә ияргәннәр — өстен булучылар!»
36. "Һәм Муса аларга Безнең ачык аңлатылган аятьләребез белән килгәч, алар: «Бу ялган уйланган сихердән башка берни түгел! Без бу турыда әүвәлге аталарыбыздан ишетмәдек», —диделәр."
37. "Һәм Муса: «Минем Раббым кемнең Аннан булган туры юл белән килгәнен һәм йортның ахыргысы кемгә булачагын бик яхшы белә! Хакыйкатьтә, залимнәр бәхетле булмый!» —диде."
38. "Һәм фиргавен: «Ий, түрәләр! Мин сезгә үземнән башка бер иләһ бардыр дип белмим. Ий, Һәман балчык өстендә ут як һәм манара яса. Шаять, мин Мусаның иләһе янына менәрмен, мин бит аны алдакчы дип уйлыйм», —диде."
39. "Һәм ул һәм аның гаскәриләре дә җир йөзендә хаксыз тәкәбберләнделәр, һәм алар Безгә кире кайтмаслар, дип уйладылар."
40. "Һәм Без аны да, аның гаскәриләрен дә эләктереп алдык һәм диңгезгә ыргыттык. Залимнәрнен ахыры ничек булганына күз сал әле!"
41. "Һәм Без аларны утка чакыручы имамнар иттек, һәм кыямәт көнендә аларга ярдәм булмас."
42. Һәм Без аларны бу дөньяда ләгънәткә дучар иттек. Кыямәт көнендә исә алар кабахәтләндерел-гәннәр арасында булырлар.
43. "Без әүвәлге буыннарны һәлак иткәннән соң Мусага китап бирдек, кешеләргә күрсәтмәләр һәм җитәкчелек, һәм рәхмәт итеп. Шаять, алар искә алырлар!"
44. "Без Мусага эшне исәп иткәндә, син көнбатыш ягында булмадың һәм шаһит та булмадың."
45. "Ләкин Без буыннарны бар иттек һәм аларга гомер озын булды, һәм Безнең аятьләребезне укыганда син Мәдйән әһелләре арасында булмадың, ләкин Без рәсүлләрне җибәрүче булдык."
46. "Без чакырганда син тау ягында булмадың... ләкин Раббыңның рәхмәтеннән сиңа кадәр рәсүл килмәгән кавемне үгетләү өчен... Шаять, алар гакылларына килерләр!"
47. "Юкса, аларга моңа кадәр үз куллары кәсеп иткән нәрсә өчен җәза килгәч: «Раббыбыз, Син рәсүл җибәргән булсаң, без Синең аятьләреңә ияргән булыр идек тә һәм иман китереп инанучылардан булыр идек!» —дип әйтерләр иде."
48. "Бездән аларга хаклык килгәч, алар: «Ни өчен аңа да Мусага бирелгән кебек бирелмәде?» —диделәр. Алар Мусага моңа кадәр бирелгәнне инкарь итмәделәрмени? Алар: «Бер-берсенә ярдәм итә торган ике сихерче генә», —диделәр һәм: «Без барысына да ышанмыйбыз!» —дип әйттеләр."
49. "«Аллаһ тарафыннан бу икәүгә караганда да яхшырак юл күрсәтүче китап китерегез! Мин аңа иярермен, әгәр сез рас сөйләүчеләрдән булсагыз», — дип әйт."
50. "Алар сиңа җавап бирмәсәләр, син аларны, хаклыкта, үз һәвәсләренә иярүче генә дип бел. Аллаһ-ның туры юлга юнәлдерүеннән башка, үз һәвәсенә ияргәннән дә юлдан язганрак кем булыр икән? Хакыйкатьтә, залимнәр кавемен Аллаһ туры юлга алып бармый!"
51. "Без аларга сүз җиткердек. Шаять, алар искә килерләр."
52. Моңа кадәр Без китап биргәннәр... алар аңа иман китереп инаналар.
53. "Әгәр аларга укылса, алар: «Без аңа иман китереп инандык, ул — Раббыбыздан хаклык, без моңа кадәр үз-үзебезне тапшыручылар идек», —диләр."
54. "Сабыр иткәннәре өчен аларга әҗерләре ике мәртәбә булыр, алар явызлыкны яхшылык белән кайтаралар һәм Без үзләрен ризыкландырганнан өлеш чыгаралар."
55. "Ләгу ишетсәләр, аннан борылып китәләр һәм: «Безнең үз гамәлләребез, сезнең үз гамәлләрегез. Сәлам сезгә! Без җәһелләр белән аралашырга теләмибез!» — диләр."
56. "Син үзең теләгәнеңне туры юлдан алып бармыйсың, ләкин Аллаһ теләгәнен туры юлдан алып бара. Ул туры юлдан баручыларны бик яхшы белә!"
57. "Һәм алар: «Без синең белән бергә җитәкчелеккә иярсәк, безне җиребездән куптарып алырлар»,— диделәр. Әллә Без аларга имин-изге урынны беркетмәдекмени? Аңа Безнең тарафтан бирелгән ризык булып, һәрнәрсәдән җимеш җыела, ләкин аларның күбесе белмиләр!"
58. "Үз тормышлары белән сокланган күпме карьяне Без һәлак иттек! Аларның торган урыннары, бик азларыннан башка, ташландык хәлдә. Ьәм Без варислар булдык."
59. Синең Раббың олысына Безнең аятьләребезне аларга укый торган рәсүл җибәрмичә карьяләрне һәлак итүче булмады. Без әһелләре залим булган карьяләрдән башкаларны һәлак итмәдек!
60. "Сезгә нәрсә бирелсә дә дөнья тереклегенең кирәк-яраклары һәм бизәге генә. Аллаһ каршы-сындагы исә хәерле дә, дәвамлы да. Уйлап карамассызмы сез?"
61. "Әллә Без аңа матур вәгъдә биреп, ул аны очратучы булып һәм Без аңа дөнья тереклегендә кирәк- яракларын файдаланырга биргән һәм кыямәт көнендә Безнең алдыбызга китерелә торганнар арасыннан булучы шикелле мени?"
62. Һәм ул көнне Ул аларны чакырып алыр да һәм: «Кайда соң Минем тиңдәшләрем дип йөргәннәрегез?» —дип әйтер.
63. "Өсләрендә сүз хаклы булганнар: «Раббыбыз! Болар — безне юлдан яздырган булучылар! Без үзебез юлдан язган кебек, аларны да юлдан яздырдык. Без Сиңа алардан баш тартып кайтабыз. Алар безгә гыйбадәт кылмадылар», —дип әйтәчәкләр."
64. "Һәм: «Тиңдәшләрегезне чакырыгыз!»—дип әйтерләр. Һәм аларны чакырырлар, тегеләр исә җавап бирмәсләр, һәм газап күрерләр. Әгәр алар туры юлдан барган булсалар иде!"
65. Һәм шул көнне Ул аларны чакырыр да һәм: «Сез җибәрелгәннәргә нинди җавап кайтардыгыз?» — дип әйтер.
66. "Һәм ул көнне аларга бөтен дәлилләр дә күңелсез булыр, һәм алар сорашып та тормаслар."
67. "Кем исә тәүбә итсә, иман китереп инанган һәм игелекле эшләр эшләгән икән, ихтимал, ул котылучылардан булыр!"
68. Раббың теләгән нәрсәсен барлыкка китереп ярата һәм сайлап ала. Аларга исә сайлау юк. Аллаһка дан һәм Ул алар тиңдәш тоткан нәрсәдән югарырак!
69. һәм Раббың аларның күкрәкләре нәрсә яшергәнен һәм аларның ачык кылганнарын белеп тора.
70. "Һәм Ул — Аллаһ! Аннан башка һич иләһ юк! Беренчесендә дә, ахыргысында да — Аңа мактау! Хөкем кылу — Анда һәм Аңа кире кайтачаксыз!"
71. "Әйт: «Уйлыйсызмы соң сез, әгәр Аллаһ үзегезгә төнне кыямәт көненә кадәр мәңгелек итсә, Аллаһтан башка нинди иләһ сезгә яктылык китереп бирер икән? Әллә ишетмисезме?»"
72. "Әйт: «Уйлыйсызмы соң сез, әгәр Аллаһ сезгә көнне кыямәт көненә кадәр мәңгелек итсә, Аллаһтан башка нинди иләһ сезгә анда тынычланыр өчен төнне китереп бирер икән? Әллә күрмисезме?"
73. "Ул сезгә рәхмәтеннән ял итәр өчен һәм Аның Фазылыннан казаныр өчен төн белән көнне ясады. Шаять, сез шөкрана булырсыз!»"
74. "Шул көнне Ул, аларны чакырып: «Кайда соң сез Минем тиңдәшләрем дип йөргәннәрегез?», — дип әйтер."
75. "Без һәр өмәттән шаһит чакырдык та: «Үз дәлилләрегезне китерегезче!» —дип әйттек. Һәм алар хаклык Аллаһта икәнен белделәр, һәм алардан ялган итеп чыгарганнары юк булды!"
76. "Хакыйкатьтә, Карун Муса кавеменнән иде һәм ул каршы чыгып аларны җәберләде. Һәм Без аңа шул кадәр хәзинә бирдек, хәтта аның ачкычлары да көч ияләре төркеменә дә күтәрергә авыр булды. Менә аңа кавеме әйтте: «Масайма! Аллаһ масаючыларны сөйми бит!»"
77. "Һәм сиңа Аллаһ биргән нәрсәдә әхыйрәт йортына ашкын! Һәм бу дөньяда үзеңнең өлешеңне онытма! Һәм сиңа Аллаһ яхшылык кылган кебек, син дә яхшылык кыл, һәм җир йөзендә бозыклыкка омтылма. Хакыйкатьтә, Аллаһ бозыклык таратучыларны сөйми!»"
78. "Ул: «Хаклыкта, миңа бирелгән нәрсә — минем белемем буенча», —диде. Ул аңа кадәр аннан көчлерәк тә һәм мөлкәт ягыннан күбрәк тә булган буыннарны Аллаһның һәлак иткәнен белмәдемени? һәм гөнаһкәрләр гөнаһлары турында соралмаячаклар да!"
79. "Ул үз кавеменә бизәнүләрендә килеп чыкты. Дөнья тереклеген теләгәннәр: «Их! Әгәр Карунга бирелгән кебек безгә дә бирелсә иде! Хакыйкатьтә, ул бөек бәхет иясе бит!» —диделәр."
80. "Һәм гыйлем бирелгәннәр: «Көенү сезгә! Иман китереп инанучыларга һәм изге, игелекле эшләр эшләгәннәргә Аллаһның савабы хәерле! Моны түземлеләр генә очратырлар!» —диделәр."
81. "Без аны да һәм аның йортын да җирдән йоттырдык. Аны Аллаһтан саклап калучы гөруһ та булмады, һәм ул үз-үзенә ярдәм дә итә алмады."
82. "Кичтән аның урынын теләгәннәр, иртәгесен: «Үкенеч! Аллаһ Үз колларының теләгәненә ризыгын киң кыла һәм тар итә. Әгәр безгә Аллаһ рәхмәт кылмаса, безне җирдән йоттырыр иде. Үкенеч! Көферләр һич бәхеткә ирешмиләр!» —дип әйттеләр."
83. Менә әхыйрәт йорты. Без аны җир йөзендә бөекләнергә һәм бозыклыкны теләмәүчегә булдырабыз. Һәм ахыр — тәкъвалык ияләренә!
84. "Кем яхшылык белән килсә, аңа аннан да яхшырагы, кем исә яманлык белән килсә, яманлык кылучыларның җәзасы кылганнарына карата гына булыр."
85. "Хакыйкатьтә, синең өстеңә Коръәнне йөкләүче сине кайтыр урынга кайтарыр. Әйт: «Минем Раббым кем җитәкчелек белән килгәнне дә һәм ачык адашуда булучыны да бик яхшы белә!»"
86. Раббыңның рәхмәтеннән башка син китап бирелүгә өметләнмәгән идең! һәм кәферләргә булышучы булма!
87. "Үзеңә иңдерелгәннән соң, алар сине Аллаһ аятьләреннән читләштермәсеннәр! Һәм Раббыңа ялвар һәм мөшрикләрдән була күрмә!"
88. Аллаһтан башка икенче иләһкә ялварма. Аннан башка иләһ юкТ Аннан башка һәрнәрсә һәлак булачак. Хөкем сөрү — Анда һәм Аңа сез кире кайтарылачаксыз!