• 1. "Шәфкатьле, рәхимле Аллаһ исеме белән ... Та син. Бу — Коръәннең һәм аңлаешлы китапның аятьләре,"
  • 2. "иман китереп инанучыларны тугры юлдан алып баручы һәм шатлыклы хәбәр,"
  • 3. "намаз үтәүчеләргә, зәкәт бирүчеләргә һәм әхый-рәткә инанучыларга."
  • 4. "Хакыйкатьтә, әхыйрәткә иман китермәгәннәргә Без аларның гамәлләрен зиннәтләдек һәм алар сукыр килеш каңгырап йөриләр."
  • 5. Аларга начар газап һәм алар әхыйрәттә олы зарар күрүчеләр.
  • 6. "Һәм, хакыйкатьтә, син Коръәнне хикмәт һәм гыйлем иясе тарафыннан хасил итәсең!"
  • 7. "Менә Муса әһелләренә: «Мин ерактан ут күрдем, мин аннан сезгә хәбәр алып килермен яки утлы кисәү алып килермен. Шаять, сез җылынырсыз», — дип әйтте. "
  • 8. "Ул аның янына килеп җиткәч: «Ут эчендә булган һәм аның тирәсендә булганга бәрәкәт, һәм галәмнәр Раббысы Аллаһка дан!» — диелде."
  • 9. "«Ий, Муса, хакыйкатьтә, Мин — Аллаһ, гыйззәт, хикмәт иясе!"
  • 10. "Һәм таягыңны ташла!» Таякның елан кебек уралганын күргәч, артка борылды һәм кире килмәде. «Ий, Муса, курыкма! Җибәрелгәннәр Миннән курыкмый бит!"
  • 11. "Әгәр берәү золым кылса, моннан соң яманлыкны яхшылык белән алыштырса, Мин ярлыкаучы, рәхимле бит!"
  • 12. "һәм кулларыңны куеныңа тык, ул зыянсыз ап-ак булып чыгар, фиргавенгә һәм аның кавеменә тугыз аять арасыннан булыр. Алар азгыннар кавеменнән булдылар»."
  • 13. "Безнең аятьләребез аларга ачыклаучы булып килгәч, алар: «Бу — ачык сихер», — дип әйттеләр!"
  • 14. Хак икәнлеккә күңелләреннән ышансалар да явызлыктан һәм тәкәбберлектән аларны кире кагалар. Бозыклык таратканнарның азагы ничек булганын кара әле!
  • 15. Без Дауд белән Сүләйманга белем бирдек. Алар икесе дә: «Иман китереп инанган күп колларыңнан безгә өстенлек биргән Аллаһка мактау!» — диделәр.
  • 16. "Һәм Сүләйман Даудның варисы булды һәм: «Ий, кешеләр! Безгә кошлар теле өйрәтелде һәм безгә барлык нәрсә бирелде. Хакыйкатьтә, бу — ачык өстенлек!» — диде. "
  • 17. "Һәм җеннәрдән, һәм кешеләрдән, һәм кошлардан булган Сүләйман гаскәриләре аның янына җыелды, һәм алар бүленеп җибәрелделәр."
  • 18. "Алар кырмыскалар үзәнлегенә килеп җиткәч, бер ана кырмыска: «Ий, кырмыскалар! Ояларыгызга кереп китегез! Сезне Сүләйман һәм аның гаскәриләре сизмичә таптап китә күрмәсен», — диде."
  • 19. "Аның сүзеннән елмаеп ул көлде һәм: «Раб бым! Миңа һәм минем ата-аналарыма биргән нигъмәтең өчен шөкер кылуны минем күңелемә сал, һәм Син разый булырдай игелекле эшләр эшләргә, һәм рәхмәтең белән мине изге күңелле колларын арасына кертеп җибәр!» — диде."
  • 20. "Һәм ул кошларны эзли башлады, һәм: «Нәрсә булды миңа? Ни өчен һөдһөдне күрмим? Әллә ул юк булдымы?» — дип әйтте."
  • 21. "«Әлбәттә, Мин аны каты газап белән газаплармын, яки аны суярмын, яки ул миңа ачык дәлил белән килеп җитәр»."
  • 22. Ул озак тормады һәм әйтте: «Мин син белмәгәнне белдем һәм сиңа Сәбәдән дөрес хәбәр белән килдем.
  • 23. "Мин аларда падишаһлык итүче хатынны таптым, аңа бөтөн нәрсә бирелгән һәм аның бөек тәхете бар."
  • 24. "Мин аны да, аның кавемен дә Аллаһтан башка кояшка сәҗдә кылучылар итеп таптым, һәм аларның гамәлләрен шайтан бизәп күрсәткән һәм аларны туры юлдан адаштырган, һәм алар туры юлдан бармыйлар,"
  • 25. "күкләрдә һәм җирдә яшеренгәнне чыгаручы, сез яшергән һәм ачык кылганнарны белеп торучы Аллаһка сәҗдә кылмас өчен."
  • 26. "Аллаһ! Аннан, бөек гареш Раббысыннан башка иләһ юк!»"
  • 27. "Ул: «Без карарбыз әле, син дөресен сөйлисеңме, әллә син ялганчымы?» — дип әйтте."
  • 28. "«Менә минем шушы язмам белән бар һәм аларга ташла, һәм алар яныннан кит, һәм карап тор: алар нинди җавап бирерләр икән!»"
  • 29. "Ул хатын әйтте: «Ий, түрәләр! Миңа хөрмәтле язма ташланган."
  • 30. "Ул Сүләйманнан бит, шәфкатьле һәм рәхимле Аллаһ исеме белән."
  • 31. Минем алдымда олыланмагыз һәм миңа бирелеп килегез».
  • 32. "Ул: «Ий, түрәләр! Минем эшемдә миңа карар бирегез, сез янымда булмый торып, мин эшне хәл итә алмыйм», — диде."
  • 33. "Алар: «Без көч ияләре һәм олы гайрәт ияләре, хакимлек исә синдә, ни боерсаң да үзең кара», — диделәр."
  • 34. "Ул: «Падишаһлар карьягә кергән вакытта аны җимерәләр һәм данлыклы кешеләрне кимсетәләр һәм алар шулай эшлиләр», — диде."
  • 35. «Һәм мин аларга бүләк җибәрәмен һәм илчеләр нәрсә белән кайтканын карармын».
  • 36. "Сүләйман янына килгәч, ул: «Сез миңа байлык белән ярдәм итәсезме? Аллаһ миңа биргән нәрсә сезгә биргән нәрсәдән хәерлерәк бит. Сез генә бүләгегезгә шатланасыз!» — диде."
  • 37. "«Аларга кире кайт, без алар каршы тора алмаслык гаскәр белән килербез һәм, әлбәттә, аларны аннан хур итеп чыгарырбыз, һәм алар кимсетелгән булырлар»."
  • 38. "Ул: «Ий, түрәләр! Алар миңа бирелеп килгәнче сезнең кайсыгыз аның тәхетен миңа китереп бирер?» — диде."
  • 39. "Җеннәр арасыннан гыйфрит: «Син урыныңнан торганчы мин сиңа аны алып киләм. Мин моның өчен көчле һәм ышанычлы», — диде."
  • 40. "Китаптан белеме булган берәү: «Синең күз карашың сиңа әйләнеп кайтканчы, мин аны сиңа алып киләм», — диде. Аның үз каршысында торганын күргәч, ул: «Бу — мин шөкер итәмме, әллә кәферлек кыламмы икәнен сынар өчен — Раббым ның фазылыннан, кем шөкер итсә, ул, хаклыкта, үзе өчен шөкер итә, кем кәфер булса инде, Раб бым — бай һәм юмарт», — диде."
  • 41. "Ул: «Аның өчен тәхетен үзгәртегез, ул туры юлны табармы, әллә туры юлдан бармаучылардан булырмы икәнен күреп алырбыз!» — диде."
  • 42. "Ул килгәч аңа: «Синең тәхетең шуның шикеллеме?»— диелде. Ул: «Бу — аның шикелле. Безгә белем моңа кадәр бирелгән иде, һәм без бирелүчеләр булдык», — дип әйтте."
  • 43. "Аны Аллаһтан башка гыйбадәт кылган нәрсәсе читләштерде, хакыйкатьтә, ул кәферләр кавеменнән булды."
  • 44. "Аңа: «Сарайга кер!» — диелде. Ул аны күргәч, аны су упкыны дип исәпләде һәм ул балтырларын ачып җибәрде. Ул: «Бу — саф пыяладан эшләгән шома сарай бит», — диде. Ул: «Раббым! Мин үз-үземне рәнҗеттем! Һәм мин Сүләйман белән бергә галәмнәр Раббысы Аллаһка бирелдем!» — диде."
  • 45. Без сәмүдләргә аларның туганы Салихны җ-бәрдек: «Аллаһка гыйбадәт кылыгыз!» һәм менә алар — дошманлаша торган ике фирка.
  • 46. "Ул: «Ий, кавемем! Ни өчен сез яхшылыктан элек яманлыкны ашыктырасыз? Нигә сезгә Аллаһтан ярлыкау сорамаска соң? Шаять, гафу ителер идегез», — диде."
  • 47. "Алар: «Без синең һәм синең белән булган кеше турында кошларга карап юрадык», — диделәр. Ул: «Сезнең кошыгыз — Аллаһ каршында, үзегез исә сынала торган кавем», — диде."
  • 48. "Һәм шәһәрдә, җир йөзендә бозыклык тарата торган тугыз кеше бар иде һәм алар игелек эшләмәделәр."
  • 49. "Алар: «Бер-берегез каршында Аллаһ белән ант итегез, без исә аңа һәм аның әһелләренә һөҗүм итәрбез. Шуннан соң без аның яклаучысына: «Аның әһелләре һәлак булганда без шаһит булмадык һәм без, хакыйкатьтә, рас сөйләүчеләр дип әйтербез», — диделәр."
  • 50. "Алар мәкер хәйләсе кордылар, һәм Без дә мәкерле хәйлә кордык, алар исә тоймадылар да!"
  • 51. Кара әле! Аларның мәкер-хәйләләренең азагы ничек булды! Без аларны да һәм аларның кавемен дә — барысын да һәлак иттек.
  • 52. "Менә аларның золымлык кылганнары өчен җимерелгән йортлары. Хакыйкатьтә, монда белүче кавемгә аять бар!"
  • 53. Һәм Без иман китереп инанганнарны һәм тәкъва булганнарны коткардык.
  • 54. Һәм Лутны да. Менә ул үз кавеменә: «Күрә торып фәхеш кылырсызмыни?» — диде.
  • 55. "«Сез, хакыйкатьтә, хатыннар урынына ирләргә дәрт белән барырсызмыни? Әйе, сез җәһел булучы кавем!»"
  • 56. "Аның кавеменең җавабы: «Үзегезнең карьягездән Лут гаиләсен чыгарыгыз, алар саф булырга теләгән кешеләр бит», — дип әйтүләре булды."
  • 57. "Без аны һәм әһелләрен дә коткардык, хатыныннан башка, Без аны калучылардан иттек."
  • 58. Һәм Без алар өстенә яңгыр яудырдык. Үгет-ләнгәннәрнең яңгыры бигрәк яман!
  • 59. "Әйт: «Аллаһка мактау! Һәм Үзе сайлаган колларына сәлам! Аллаһ хәерлерәкме, әллә Аңа тиңдәш итеп тоткан нәрсәме?"
  • 60. "Күкләрне һәм җирне яраткан, һәм сезгә күктән су иңдерүчеме — Без аның белән гүзәл бакчалар үстереп чыгардык, сез инде аның агачын да үстерә алмадыгыз! Аллаһ белән башка иләһ бармыни? Әйе, алар читкә авышучы кавем!"
  • 61. "Әллә җирне какшамас итүчеме, һәм аның араларында елгалар агызучымы, һәм аңа нык торучыларны булдыручымы, һәм ике диңгез арасында киртә ясаучымы? Аллаһ белән башка иләһ бармыни? Әйе, аларның күбесе белми шул!"
  • 62. "Аңа җәфа чигүче дога кылса, явызлыкны җибәреп, догасын кабул итүчеме? Һәм сезне җир йөзендә хәлифә булдыручымы? Аллаһ белән башка иләһ бармыни? Сезнең искә алганыгыз аз бит."
  • 63. Әллә сезне коры җир һәм диңгез караңгылыгында туры юлдан алып баручымы? Һәм сезгә Үзенең мәрхәмәте алдыннан сөенеч белән җиллә¬не җибәрүчеме? Аллаһ белән бергә башка иләһ бармыни? Алар тиңдәш тоткан нәрсәдән Аллаһ югарырак!
  • 64. "Әллә башлап барлыкка китереп, шуннан аны кабатлаучымы, сезне күктән һәм җирдән ризыкландыручымы? Аллаһ белән бергә башка иләһ бармыни?» Әйт: «Әгәр сез рас сөйләүче булсагыз, дәлилегезне китерегез!»"
  • 65. "Әйт: «Күкләрдә һәм җирдә булганнар, Аллаһ-тан башка, гаиб нәрсәләрне белми һәм кайчан терелтеп чыгарылачакларын да белмиләр!»"
  • 66. "Әйе, аларның белемнәре әхыйрәткә барып то-ашты. Әйе, алар аның турында шикләнә. Әйе, алар аннан сукырлар!"
  • 67. "Һәм кәфер булганнар әйтте: «Без дә, аталарыбыз да туфрак булганнан соң, кабердән чыгарылырбызмыни?"
  • 68. Бу элек безгә дә һәм аталарыбызга да вәгъдә ителгән иде. Бу — әүвәлгеләрнең әкияте генә!»
  • 69. "«Барыгыз, җир йөзендә йөрегез һәм гөнаһкәрләрнең ахырлары ничек булганын күрегез!» — дип әйт."
  • 70. "Һәм алар өчен борчылма, аларның мәкер- хәйләләреннән тарлыкка төшмә!"
  • 71. "Алар: «Әгәр сез рас сөйләүчеләр икән, кайчан ул вәгъдә булачак соң?» — диләр."
  • 72. "Әйт: «Ихтимал, сез ашыктырган нәрсәләрнең бәгъзеләре сезнең артыгыздан якын килә торгандыр инде!»."
  • 73. "Һәм, хакыйкатьтә, Раббың кешеләргә фазыл иясе, ләкин аларның күбесе шөкер итми!"
  • 74. "Һәм, хакыйкатьтә, Раббың аларның күкрәкләре нәрсә яшергәнен һәм нәрсәне ачык иткәннәрен белә!"
  • 75. "Һәм күкләрдә дә, җирдә дә аңлаешлы китапта булмаган бер яшерен нәрсә дә юк."
  • 76. "Хакыйкатьтә, бу Коръән Исраил балаларына алар низаглашкан нәрсәләрнең күпчелек өлешен хикәя итә."
  • 77. "Һәм, хакыйкатьтә, ул иман китереп инанганнарга — җитәкчелек һәм мәрхәмәт."
  • 78. "Хакыйкатьтә, Раббың алар арасын Үз хөкеме белән хәл итәр. Һәм Ул — гыйззәт иясе, белүче!"
  • 79. "Аллаһка тәвәккәллә, син ачык хаклыкта бит!"
  • 80. "Хакыйкатьтә, әгәр артларына борылып китсәләр, син үлекләрне ишеттерә дә алмассың һәм саңгырауларга аваз да ишеттерә алмассың."
  • 81. Һәм син сукырларны аларның адашуларыннан туры юлга чыгара алмассың. Син Безнең аятьләребезгә иман китереп инанганнарга гына ишеттерә алырсың. Һәм алар — бирелүчеләрдер!
  • 82. "Һәм аларның өсләренә сүз төшсә, Без аларга җирдән алар белән сөйләшә торган хайванны кешеләр Безнең аятьләребезгә ышанмады дип чыгарырбыз."
  • 83. Ул көнне Без һәр өммәттән Безнең аятьләребезне ялганга санаганнардан төркемнәр җыеп куярбыз. Менә алар бүленделәр дә.
  • 84. "Инде алар килгәч, Ул: «Сез Минем аятьләремне, һич белем белән чолгамый торып, ялганга санадыгызмыни? Яки сез нәрсә эшләдегез?» — диде."
  • 85. "Һәм аларга золым кылганнары өчен бу сүз өсләренә төште, һәм алар сөйләшә дә алмыйлар."
  • 86. "Әллә алар күрмәделәрме, Без алар тыныч ял итсен өчен төнне ясадык һәм көнне дә яктыртучы иттек. Хакыйкатьтә, иман китереп инанганнарга монда аятьләр бар!"
  • 87. "Һәм ул көнне быргы өрелгәч, күкләрдәгеләр дә, җирдәгеләр дә, Аллаһ теләгәннән башкалары, куркырлар һәм барысы да Аңа түбәнчелек белән килерләр."
  • 88. "Һәм син хәрәкәтсез дип исәпләгән тауларны күрерсең, алар барлык нәрсәне җитешле итеп кылган Аллаһ әмере белән үтеп барган болытлар кебек үтәләр. Хакыйкатьтә, Ул сез кылганнан хәбәрдар!"
  • 89. "Кем яхшылык белән килсә, аңа аннан да хәерлерәк булыр һәм алар ул көнне куркудан имин булырлар."
  • 90. "Кем исә яманлык белән килсә, аларның йөзләре утка табан әйләндерелер: «Сезгә эшләгән эшләрегезгә карап кына җәза түгелмени?»"
  • 91. "Әйт: «Миңа шушы Ул хәрам итеп билгеләгән шәһәрнең Раббысына гыйбадәт кылырга әмер ителде! Барлык нәрсә — Аныкы һәм миңа үз-үземне тапшыручы булырга әмер ителде,"
  • 92. "һәм Коръән дә укырга». Кем туры юлдан баРса, үзе өчен туры барыр, кем исә адашса, әйт: «Мин үгетләүчеләрдән генә бит»."
  • 93. "Һәм: «Аллаһка — мактау, дан! Ул сезгә Үз аятьләрен күрсәтер, һәм сез аларны белерсез! Һәм Раббың сез эшләгәннән гафил түгел бит!» — дип әйт."
БҮЛЕШҮ
logo
logo
logo
logo
logo
  • 1.әл-Фәтихә
  • 2.әл-Бакара
  • 3.Әәл Гыймран
  • 4.ән-Нисәә
  • 5.әл-Маидә
  • 6.әл-Әнъгам
  • 7.әл-Әгьраф
  • 8.әл-Әнфәәл
  • 9.әт-Тәүбә
  • 10.Йунус
  • 11.Һуд
  • 12.Йусуф
  • 13.әр-Рәгьд
  • 14.Ибраһим
  • 15.әл-Хиҗер
  • 16.ән-Нәхел
  • 17.әл-Исра
  • 18.әл-Кәһеф
  • 19.Мәрйәм
  • 20.Та һә
  • 21.әл-Әмбийә
  • 22.әл-Хәҗҗ
  • 23.әл-Мүъминүн
  • 24.ән-Нур
  • 25.әл-Фуркан
  • 26.әш-Шүъара
  • 27.ән-Нәмел
  • 28.әл-Касас
  • 29.әд-Гъәнкәбүш
  • 30.әр-Рум
  • 31.Лукман
  • 32.әс-Сәҗдә
  • 33.әл-Әхзәб
  • 34.Сәбәә
  • 35.әл-Фәтыр
  • 36.Йәә сиин
  • 37.әс-Саффат
  • 38.Садъ
  • 39.әз-Зүмәр
  • 40.әл-Гафир
  • 41.әл-Фуссыләт
  • 42.әш-Шүрә
  • 43.әз-Зухруф
  • 44.әд-Духан
  • 45.әл-Җәсийә
  • 46.әл-Әхкаф
  • 47.Мухәммәт
  • 48.әл-Фәтех
  • 49.әл-Хуҗурат
  • 50.Каф
  • 51.әз-Зәрийәт
  • 52.әт-Тур
  • 53.ән-Нәҗем
  • 54.әл-Камәр
  • 55.әр-Рәхман
  • 56.әл-Уакыйгъа
  • 57.әл-Хәдид
  • 58.әл-Муҗәдилә
  • 59.әл-Хәҗер
  • 60.әл-Мумтәхәна
  • 61.әс-Саффъ
  • 62.әл-Җумугъа
  • 63.әл-Мунафикун
  • 64.әт-Тәгабун
  • 65.әт-Тәлакъ
  • 66.әт-Тәхрим
  • 67.әл-Мүльк
  • 68.әл-Каләм
  • 69.әл-Хакка
  • 70.әл-Мәгъәриҗ
  • 71.Нух
  • 72.әл-Җинн
  • 73.әл-Музәммил
  • 74.әл-Мудәсир
  • 75.әл-Кыйәмә
  • 76.әл-Инсән
  • 77.әл-Мүрсәләт
  • 78.ән-Нәбәә
  • 79.ән-Нәзигъат
  • 80.Гъабәсә
  • 81.әт-Тәкъүир
  • 82.әл-Инфитар
  • 83.әл-Мутаффифин
  • 84.әл-Иншикакъ
  • 85.әл-Буруҗь
  • 86.әт-Тарекъ
  • 87.әл-Әгълә
  • 88.әл-Гашиййә
  • 89.әл-Фәҗер
  • 90.әл-Бәләд
  • 91.әш-Шәмес
  • 92.әл-Ләйел
  • 93.әд-Духә
  • 94.әл-Инширах
  • 95.әт-Тин
  • 96.әл-Гъаләкъ
  • 97.әл-Кадер
  • 98.әл-Бшййинә
  • 99.әз-Зәлзәлә
  • 100.әл-Гъадийәт
  • 101.әл-Каригъа
  • 102.әт-Тәкәсүр
  • 103.әл-Гъаср
  • 104.әл-Һүмәзә
  • 105.әл-Фил
  • 106.әл-Күрәйеш
  • 107.әл-Мәгъун
  • 108.әл-Кәүсәр
  • 109.әл-Кәфирун
  • 110.ән-Нәсър
  • 111.әл-Мәсәд
  • 112.әл-Ихълас
  • 113.әл-Фәлакъ
  • 114.ән-Нәс