1. "Шәфкатьле, рәхимле Аллаһ исеме белән.. Та. Син. Мим."
2. Бу — ачык аңлаешлы китапның аятьләре.
3. "Мөгаен, алар иман китермәгәнгә син үз-үзеңне үте-рергә әзерсеңдер."
4. "Әгәр Без теләсәк, аларга күктән аять төшерербез һәм аларның муеннары аның алдында буйсынып бөгелерләр."
5. "Һәм аларга Шәфкатьледән нинди генә яңа искәртү килсә дә алар аннан йөз чөерми калмадылар,"
6. алар ялганга чыгардылар. Һәм аларның мыскыллап көлүләре турында үзләренә хәбәр киләчәк.
7. Алар җир йөзенә карамадылармыни? Без аннан күпме күркәм ишләрне үстереп чыгардык бит!
8. "Хакыйкатьтә, монда аять бар. Аларның күбесе исә ышанучылар түгел!"
9. "Һәм, хакыйкатьтә, синең Раббың гыйззәт иясе бит, рәхимле!"
10. Һәм менә Раббың Мусага эндәште: «Золым кылган кавемгә бар!
11. Фиргавен кавеменә. Алар курыкмаслармыни?»
12. "Ул әйтте: «Раббым, алар мине алдакчыга санар дип куркамын,"
13. һәм минем күкрәгем кысылыр һәм телем чишелмәс. Һарунга җибәрсәнә!
14. Һәм аларда — минем кылган гөнаһым бар һәм аларның мине үтерүләреннән куркамын».
15. "Ул әйтте: «Юк! Аятьләребез белән икегез дә барыгыз, Без сезнең белән тыңларбыз."
16. "Барыгыз фиргавенгә һәм аңа: «Без — галәмнәр Раббысының рәсүле», — дип әйтегез."
17. «Безнең белән Исраил угылларын җибәр!»
18. Ул әйтте: «Әллә без сине бала вакытыңда үз арабызда тәрбияләмәдекме? Һәм син гомереңнең елларын безнең арабызда тормадыңмы?
19. һәм кылган фигылеңне кылдың һәм син кадерне белми торганнардан».
20. Ул әйтте: «Мин шулай эшләдем һәм мин адашканнар арасыннан булдым.
21. "Сездән курыккач, качып киттем, һәм Раббым мине хикмәт белән бүләкләде һәм мине рәсүлләрдән итте,"
22. һәм мине үрти торган бу нигъмәтең синең Исраил угылларын кол итүендә.»
23. Фиргавен: «Кем ул галәмнәр Раббысы?» — диде.
24. "Ул әйтте: «Әгәр чын инанучылар булсагыз күкләрнең һәм җирнең һәм алар арасындагыларнын Раббысы», — диде."
25. Үз тирәсендәгеләргә ул: «Әллә ишетмисезме?» — дип әйтте.
26. "Ул: «Сезнең Раббыгыз һәм әүвәлге аталары гызның Раббысы», — диде."
27. "Ул: «Хакыйкатьтә, сезгә җибәрелгән рәсүлегез, әлбәттә, шашкандыр», —диде."
28. "Ул: «Көнчыгышның һәм көнбатышның һәм алар арасындагы нәрсәләрнең Раббысы, әгәр сез аңласагыз», — диде."
29. "Ул: «Әгәр син миннән башканы иләһ итеп алсаң, мин сине, һичшиксез, зинданга ябылганнардан итәрмен», — диде."
30. Ул: «Әгәр мин сиңа берәр ачык нәрсә белән килсәм дәме?» — диде.
31. "Ул: «Әйдә! Китер аны, әгәр син рас сөйләүчеләрдән булсаң!» — диде."
32. "әм ул үзенең таягын ташлады, ул исә ачыктан- ачык елан булды."
33. "Һәм ул кулын чыгарды, һәм кулы карап торучылар алдында ап-ак булды."
34. "Үз тирәсендәге түрәләргә ул: «Хакыйкатьтә, бу — белемле сихерче!»— дип әйтте."
35. «Ул сезне сихере белән җирегездән чыгарып җибәрергә тели. Сез нәрсә әмер итәсез?»
36. Алар: «Аңа һәм туганына кичектер һәм шәһәрләргә җыючыларны җибәр!» — дип әйттеләр.
37. «Алар сиңа һәр белемле сихерчене китерсеннәр».
38. Билгеле көннең билгеләнгән вакытына сихерчеләрне җыйдылар.
39. Һәм кешеләргә: «Җыелып беттегезме?» — дип әйтелде.
40. "«Әгәр җиңеп чыксалар, шаять, без сихерчеләргә иярербез!»"
41. "Сихерчеләр килеп җиткәч, фиргавенгә алар: «Әгәр без җиңүчеләрдән булсак, хакыйкатьтә, безгә ак¬чалата бүләк булырмы?» — диделәр."
42. "Ул: «Әйе, ул чакта сез якыннардан булырсыз»,— диде."
43. Аларга Муса: «Ташлый торган нәрсәгезне ташлагыз!» — диде.
44. "Һәм алар үзләренең бауларын һәм таякларын ташладылар һәм: « Хакыйкатьтә, фиргавеннең гыйззәте белән без, әлбәттә, җиңүчеләр!» — диделәр."
45. "Һәм Муса да үзенең таягын ташлады, һәм менә ул аларның алдап ялганнарын йотты."
46. Сихерчеләр сәҗдә килеш атып бәрелделәр.
47. "Алар: «Без галәмнәр Раббысына инандык», - диделәр."
48. «Муса һәм Һарун Раббысына!»
49. "Ул әйтте: «Мин рөхсәт иткәнче үк сез иман китереп ышандыгызмы әллә? Ул, әлбәттә, сезне сихергә өйрәткән олыгыз гына һәм сез белерсез әле! Әлбәттә, мин сезнең кулларыгызны һәм аякларыгызны як-як тан чаптырырмын һәм бөтенегезне дә кадаклаячакмын!»"
50. Сихерчеләр: «Зарар юк! Без Раббыбызга борылып кайтырбыз!»— диделәр.
51. "«Без Раббыбыздан гөнаһларыбызны ярлыкавын омтылып өмет итәбез, без беренче булып иман китереп инанганнардан булган өчен»."
52. "Һәм Без Мусага: «Төнлә колларым белән чыгып кит, сезне эзәрлекләячәкләр бит», — дип вәхи кылдык."
53. Һәм фиргавен шәһәрләргә җыючыларны җибәрде:
54. "«Алар бит аз санлы төркем генә,"
55. "алар безне ачуландырдылар,"
56. без бергәләп хәстәрен күрүчеләр!»
57. "Һәм Без аларны чыгардык бакчалардан һәм чишмәләрдән,"
58. хәзинәләрдән һәм хөрмәтле урыннардан.
59. Шулай! Һәм Без аны Исраил угылларына мирас итеп бирдек.
60. Һәм алар боларны иртә белән эзәрлекли киттеләр.
61. "Ике өер, бер-берсен күргәч, Мусаның юлдашлары: «Безне куып җиттеләр инде!» — диделәр."
62. "Ул: «Юк! Хакыйкатьтә, минем белән Раббым! Ул мине туры юлдан алып барачак!» — диде."
63. "Һәм Без Мусага: «Таягың белән диңгезгә сук!» — дип вәхи кылдык, һәм ул ярылып китте һәм һәр кисәге биек тау кебек булды."
64. Аннан соң Без башкаларын якын китердек.
65. "Һәм Без Мусаны, һәм аның белән булганнарның барысын да коткардык."
66. Аннан соң Без башкаларын гаркъ иттек.
67. "Хакыйкатьтә, монда — аять, әмма аларның күбесе ышанучылар булмады бит."
68. "Хакыйкатьтә, Раббың — гыйззәт иясе, рәхимле!"
69. Һәм аларга Ибраһим турындагы хәбәрне укып җибәр.
70. Менә ул атасына һәм кавеменә: «Сез нәрсәгә гыйбадәт кыласыз?» — диде.
71. "Алар: «Потларга гыйбадәт кылабыз һәм аларны олылап алар алдында торабыз», — диделәр."
72. Ул әйтте: «Сез дога кылганда алар сезне ишетәләрме соң?
73. "Яки сезгә файда итәләрме, яки зарар итәләрме?»"
74. "«Юк! Без аталарыбыз шулай эшләгәнне күрдек», —диделәр."
75. Ул: «Сез нәрсәгә табынганыгызны күрәсезме соң?» — диде.
76. «Үзегез дә һәм борынгы аталарыгыз да?
77. "Галәмнәрнең Раббысыннан башка, алар миңа дошман бит,"
78. "Ул мине яраткан, һәм Ул мине туры юлдан алып баручы,"
79. "һәм Ул мине туйдыручы, һәм эчерүче,"
80. "һәм әгәр мин авырсам, Ул миңа шифа бирүче."
81. "Ул миңа үлем бирүче, аннан соң терелтә"
82. һәм кыямәт көнендә Аның минем гөнаһ кылганымны кичерүен бигрәк көтәмен.
83. "Раббым, миңа хикмәт бүләк ит һәм изге күңеллеләргә тоташтыр,"
84. "соңгылар арасында миңа раслык теле булдыр,"
85. һәм мине нигъмәтлек җәннәтенә варислардан булдыр!
86. Һәм минем атамны ярлыка! Ул бит адашучылардан булды.
87. "Һәм алар терелтеләчәк көнне мине хурлама,"
88. "ул көнне мал да, балачагалар да ярдәм итмәячәк."
89. Аллаһка саф кальб белән килгәннәрдән башка!»
90. Һәм тәкъваларга җәннәт якынайтылган!
91. Һәм адашканнарга тәмуг күрсәтелгән!
92. Һәм аларга: «Кайда соң сезнең гыйбадәт кылган нәрсәләрегез? » — дип әйтелер.
93. «Аллаһтан башка? Алар сезгә ярдәм итәләрме яки үзләренә ярдәм итә алалармы?»
94. "Алар һәм адашканнар шунда атып бәрелгәннәр,"
95. һәм иблиснең гаскәрләре дә — барысы!
96. Алар анда дошманлашып әйтерләр:
97. "«Аллаһ белән ант итәбез, без бит ачык адашуда гына булдык,"
98. галәмнәр Раббысы белән сезне бертигез санаганда!
99. "Һәм безне гөнаһкәрләр генә юлдан яздырдылар,"
100. һәм безнең шәфәгатьчеләребез дә юк!
101. Һәм ихлас якын дустыбыз да!
102. "Әгәр безгә кире кайту булса, без иман китергәннәрдән булыр идек!»"
103. "Хакыйкатьтә, монда аять бар, әмма аларнын күбесе ышанучылар булмады бит!"
104. "Һәм, хакыйкатьтә, Раббың — гыйззәт иясе, рәхимле!"
105. Нухның кавеме җибәрелгәннәрне алдакчыга чыгарды.
106. Менә аларга аларның туганы Нух: «Әллә сез курыкмыйсызмы?» — дип әйтте.
107. «Мин сезгә ышанычлы рәсүл.
108. Аллаһтан куркыгызчы һәм миңа буйсыныгыз!
109. "Мин сездән моның өчен акчалата бүләк сорамыйм, минем әҗерем галәмнәр Раббысында гына!"
110. Аллаһтан куркыгызчы һәм миңа буйсыныгыз!»
111. "Алар: «Сиңа түбән дәрәҗәлеләр ияргәч, без сиңа ышанырбызмыни?»— диделәр."
112. "Ул әйтте: «Аларның нәрсә эшләгәннәрен мин белмим,"
113. "аларның хисабы тик Раббымда гына, әгәр белгән булсагыз!"
114. Мин иман китереп инанганнарны куып җибәрүче түгел!
115. Мин — ачык үгетләүче генә».
116. "Алар: «Әгәр син туктамасаң, ий, Нух, әлбәттә, ташлар белән атылганнардан булырсың»,— диделәр."
117. Ул әйтте: «Раббым! Кавемем мине алдакчыга санады!
118. "Безнең арабызны туры хөкем белән хөкем ит, үземне һәм минем белән иман китереп инанган булу-чыларны коткар!"
119. "Без аны һәм аның белән булганнарны коткардык, тутырылган корабта."
120. Аннан Без калганнарны гаркъ иттек.
121. "Хакыйкатьтә, монда аять бар, әмма аларның күбесе ышанучылар булмады бит!"
122. "Һәм, хакыйкатьтә, Раббың — гыйззәт иясе, рәхимле!"
123. Гадь кавеме җибәрелгәннәрне алдакчыга санадылар.
124. Менә аларның туганы Һуд аларга: «Әллә сез курыкмассызмы?» — диде.
125. «Мин — сезгә ышанычлы рәсүл.
126. Аллаһтан куркыгызчы һәм миңа буйсыныгыз!
127. "Һәм мин сездән моның өчен акчалата бүләк сорамыйм, хакыйкатьтә, минем әҗерем галәмнәр Раб-бысында гына!"
128. Әллә сез һәр калкулыкта уен-көлке белән гаҗәеп биналар төзисезме?
129. "Һәм сез олы савытлар эшлисез. Шаять, мәңге калырга уйлыйсыздыр?"
130. Хуҗалансагыз да җәберлек белән хуҗалык кыласыз!
131. Аллаһтан куркыгызчы һәм миңа буйсыныгыз!
132. Һәм сезгә белергә ярдәм итүчедән куркыгыз!
133. "Ул сезгә мал-туарлар һәм балалар белән ярдәм итте,"
134. бакчалар һәм чишмәләр белән.
135. Мин сезнең өчен бөек көннең газабыннан куркамын».
136. "Алар: «Безнең өчен вәгазьләсәң дә яки вә-газьләүчеләрдән булмасаң да барыбер», — дип әйттеләр."
137. «Бу әүвәлгеләрнең табигатьләре генә бит!
138. Һәм без газапланмаячакбыз».
139. "Алар аны ялганга чыгарды, һәм Без аларны һәлак иттек. Хакыйкатьтә, монда аять бар, әмма аларның күбесе ышанучылар булмады бит!"
140. "Һәм, хакыйкатьтә, Раббың — гыйззәт иясе, рәхимле!"
141. Сәмүдләр җибәрелгәннәрне алдакчыга санадылар.
142. Менә аларның туганы Салих әйтте: «Әллә сез курыкмыйсызмы?
143. Мин — сезгә ышанычлы рәсүл.
144. Аллаһтан куркыгызчы һәм миңа буйсыныгыз!
145. "Мин сездән моның өчен акчалата бүләк сорамыйм, хакыйкатьтә, минем әҗерем галәмнәр Раббысында гына!"
146. Әллә сез мондагылар арасында иминлектә калдырылырсызмы?
147. "Бакчалар һәм чишмәләр арасында,"
148. игенлекләр һәм татлы җимешле хөрмә агачлары арасында.
149. "Масаеп, сез тауларда өйләр ярып ясыйсыз!"
150. Аллаһтан куркыгызчы һәм миңа буйсыныгыз!
151. "Исраф кылучыларның әмеренә буйсынмагыз,"
152. җир йөзендә бозыклык таратучыларның һәм яхшылык эшләмәүчеләрнекенә».
153. "Алар: «Син — сихерләнгәннәрдән»,— дип әйттеләр."
154. "«Син безнең кебек үк кеше бит, әгәр рас сөйли торган булсаң, аять китереп бир!»."
155. Ул әйтте: «Бу — ана дөя. Аңа эчү һәм сезгә эчү билгеләнгән көндә.
156. "Һәм аңа явызлык белән кагылмагыз, сезне бөек көннең газабы тотар»."
157. Әмма алар аның тез асты сеңерен кырыктылар һәм иртәгесен үкенүчеләрдән булдылар.
158. "Һәм аларны газап тотып алды! Хакыйкатьтә, монда аять бар, әмма аларның күбесе ышанучылардан булмады бит!"
159. "Һәм, хакыйкатьтә, Раббың — гыйззәт иясе, рәхимле!"
160. Лутның кавеме җибәрелгәннәрне алдакчыга санады.
161. Менә аларга туганы Лут: «Әллә сез курыкмыйсызмы?» — диде.
162. «Мин — сезгә ышанычлы рәсүл.
163. Аллаһтан куркыгызчы һәм миңа буйсыныгыз!
164. "Мин моның өчен сездән акчалата бүләк сорамыйм, хакыйкатьтә, минем әҗерем галәмнәр Раббы-сында гына!"
165. Галәмнәрдәге ирләргә сез якынлык кыласызмы
166. "һәм Раббыгыз сезнең өчен хатыннарыгыздан бар иткәнне ташладыгызмы? Әйе, чиктән узган кавем сез!»"
167. "Алар: «Әгәр син, Лут, тыелмасаң, без сине, әлбәттә, куып чыгарырбыз», — диделәр."
168. Лут әйтте: «Минем сезнең эшегездән ачуым чыга!
169. "Раббым, мине һәм минем гаиләмне алар эш-ләгәннән коткар!»"
170. "Һәм Без аны һәм аның әһелләрен барысын да коткардык,"
171. калганнар арасындагы карчыктан башкасын.
172. Шуннан башкаларны һәлак иттек
173. һәм аларның өстенә яңгыр яудырдык. Нинди куркыныч яңгыр үгетләнгәннәргә!
174. "Хакыйкатьтә, монда аять бар, әмма аларның күбесе ышанучылардан булмадылар бит!"
175. "Һәм, хакыйкатьтә, Раббың — гыйззәт иясе, рәхимле!"
176. Әл-Әйкәдә торучылар җибәрелгәннәрне алдакчыга санадылар.
177. Менә аларга Шугайеб әйтте: «Әллә сез курык мыйсызмы?
178. "Мин сезнең өчен ышанычлы рәсүл,"
179. Аллаһтан куркыгызчы һәм миңа буйсыныгыз!
180. "Мин сездән моның өчен акчалата бүләк сорамыйм, хакыйкатьтә, минем әҗерем галәмнәр Раббысында гына!"
181. Үлчәүне төгәл тотыгыз һәм ким үлчәүчеләрдән булмагыз!
182. "Һәм дөрес үлчи торган үлчәү белән үлчәгез,"
183. кешеләрнең әйберләрен киметмәгез һәм җир йөзендә бозыклык таратып йөрмәгез.
184. Сезне һәм беренче нәселләрне яратучыдан куркыгыз!»
185. "Алар: «Син сихерләнгәннәрдән бит», — дип әйттеләр."
186. "«Син бит безнең шикелле үк кеше, һәм без сине алдакчы дип кенә уйлыйбыз."
187. "Әгәр рас сөйләүчеләрдән булсаң, күктән безгә бер кисәк төшер!»"
188. "Ул: «Раббым сез нәрсә эшләгәнне яхшырак белә», — диде."
189. "Алар аны алдакчыга чыгарды, һәм аларга томалау көне газабы килде. Хакыйкатьтә, бу бөек көннең газабы булды!"
190. "Хакыйкатьтә, монда аять бар, әмма күбесе ышанучылардан булмадылар бит!"
191. "Һәм, хакыйкатьтә, Раббың — гыйззәт иясе, рәхимле!"
192. "һәм, хакыйкатьтә, бу — галәмнәр Раббысыннан иңдерелгән нәрсә!"
193. Аның белән ышанычлы рух иңде.
194. "Син үгетләүчеләрдән булсын өчен синең кальб- күңелеңә,"
195. ачык гарәп телендә.
196. "Һәм ул, әлбәттә, беренчеләрнең язмаларында!"
197. Әллә аларга Исраил угыллары галимнәренең аны белүләре аять булмадымы?
198. "Әгәр Без аны башка нинди булса да ят кавемгә иңдергән булсак,"
199. "һәм ул аны аларга укыса, алар ышанмаслар иде."
200. Менә шулай Без аны гөнаһкәрләрнең күңеленә кертәбез.
201. Алар аңа үзәк өзгеч газапны күргәнчегә кадәр ышанмаслар.
202. "Аларга ул кинәт килер, алар сизмичә дә калырлар."
203. Һәм алар: « Безгә кичектерү булмасмыни?» — дип әйтерләр.
204. Әллә Безнең газабыбызны ашыктыралармы алар?
205. "Әллә син күрмәдеңме: әгәр Без аларга берничә елга файдаланырга бирсәк,"
206. "аннан соң аларга вәгъдә ителгән килсә,"
207. аларга файдаланырга бирелгән нәрсә аларны коткармас иде?
208. "Без бер карьяне дә аңа үгетләүчеләр булмас хәлдә һәлак итмәдек,"
209. "искә төшерү өчен, һәм Без залимнәрдән дә булмадык."
210. һәм аның белән шайтаннар төшмәде.
211. "Һәм аларга ул килешле дә түгел, һәм аларның көчләре дә җитми."
212. Алар тыңлап торудан читләштерелгәннәр инде!
213. Газапка дучар булачаклар арасында булмау өчен Аллаһ белән башка иләһкә ялварма!
214. Һәм иң якын туганнарыңны үгетлә!
215. Иман китереп инанганнардан сиңа ияргәннәргә канатларыңны төшер.
216. Әгәр сиңа буйсынмасалар: «Сез кылганга минем катнашым юк!» — дип әйт.
217. "Һәм гыйззәт иясе, рәхимлегә тәвәккәллә!"
218. Ул синең торганыңны күреп ала
219. һәм сәҗдә кылучылар арасында әйләнгәнеңне.
220. "Ул — ишетүче, белүче!"
221. Миңа шайтаннарның кемгә төшкәннәрен сезгә хәбәр итәргәме?
222. "Алар һәр алдакчыга, гөнаһлыга төшәләр."
223. Астыртын тыңлыйлар һәм аларның күбесе а-дакчылар.
224. Һәм шагыйрьләр дә — аларга адашканнар иярәләр.
225. Әллә син аларның һәр үзәндә йөргәннәрен күрмәдеңме
226. һәм аларның үзләре кылмаган нәрсәләр турында сөйләгәннәрен...
227. "Иман китереп инанган һәм игелекле эшләр эшләгән һәм Аллаһны күп тапкыр искә алганнардан башка, һәм алар җәберләнгәннән соң ярдәм алдылар, һәм золым кылучылар үзләренең нинди борылыш белән әйләнүләрен белерләр әле!"