• 1. "Шәфкатьле, рәхимле Аллаһ исеме белән... Үз колына ул галәмнәргә үгетләүче булсын дип аергычны төшерүче мөбарәк булды,"
  • 2. "күкләрдә һәм җирдә падишаһлык Аныкы, һәм Ул Үзенә бала алмады, һәм Аның падишаһлыгында тиңдәше булмады, һәм Ул һәрнәрсәне барлыкка китерде һәм микъдары белән билгеләп куйды."
  • 3. "Һәм алар, бернәрсә дә барлыкка китерә алмаганнар, үзләре барлыкка китерелгән иләһләрне Аның урынына алып куйдылар. Ул нәрсәләр үзләренә зарар да, файда да итә алмыйлар һәм алар үлемгә дә, тереклеккә дә һәм терелүгә дә ия түгелләр."
  • 4. "Һәм кәфер булучылар: «Бу фәкать үзе уйлап чыгарган олы ялган гына, һәм монда аңа башка кавем ярдәм иткән», — диделәр. Алар золым һәм бозу кылып килделәр."
  • 5. "Һәм алар: «Бу — борынгыларның әкиятләре генә, ул аларны үзе өчен яздырган, һәм аны алар иртәсен дә, кичен дә үзенә укырлар», — диделәр."
  • 6. "«Аны күкләрдә һәм җирдә сер булганны белүче иңдерде. Хакыйкатьтә, Ул — ярлыкаучы, рәхимле!» — дип әйт."
  • 7. "Һәм алар әйтте: «Нәрсә соң бу рәсүл белән? Тәгам ашый, базарларда йөри. Әгәр аңа фәрештә җибәрелсә, аның белән бергә үгетләүче булыр иде!»"
  • 8. "Яки аңа хәзинә ташланса иде, яки, аның бакчасы булып, ул аннан ашаса иде!» Һәм залим булучылар: «Сез сихерләнгән кеше артыннан гына иярәсез бит!» — диләр."
  • 9. "Кара әле, ничек алар сиңа мисаллар китерә, һәм алар юлдан яздылар һәм юл да таба алмыйлар."
  • 10. "Мөбарәктер, әгәр теләсә, сиңа моннан да хәер лерәкне булдыручы — астында елгалар агып торган бакчаларны ясар һәм сиңа сарайлар булдыручы!"
  • 11. "Әйе, алар сәгатьне ялган итеп саныйлар, Без исә сәгатьне ялган итеп санаганнарга ут әзерләдек. "
  • 12. "Кайчан ул аларны ерак булган урыннан күрсә, алар аның гайрәтләнгәнен һәм улаганын ишетерләр."
  • 13. "Һәм алар анда аяк-куллары бәйләнеп тар урынга ташлангач, алар анда һәлак итүне сорарлар."
  • 14. "Бүген сез бер генә һәлак ителүне сорамагыз, күп һәлак булуларны сорагыз!"
  • 15. "«Шушы хәерлерәкме, әллә тәкъвалык ияләренә вәгъдә ителгән мәңгелек бакчасымы? Ул алар га — савап һәм кире кайту урыныдыр!» — дип әйт."
  • 16. Аларга анда мәңге торган хәлләрендә — те ләгән нәрсәләре. Бу — Раббыңнан соралган вәгъдә.
  • 17. "Ул көнне Ул аларны һәм Аллаһтан башкага гыйбадәт кылган нәрсәләрне җыяр да: «Шушы колларымны сез адаштырдыгызмы, әллә алар үзләре юлдан яздылармы?» — дип әйтер."
  • 18. "Алар: «Дан Сиңа! Безгә Синнән башка химаячеләр тоту тиешле булмаган, әмма аларга һәм аларның аталарына Син үзең кирәк-яраклар биреп файдаландырдың, һәм алар искә алуны оныттылар һәм юкка чыккан кавем булдылар», — дип әйттеләр."
  • 19. "Алар сез әйткәнгә күрә үзегезне ялганда гаеп ләделәр һәм сезнең якларга да, ярдәм итәргә дә хәлегездән килми. Кем булса да арагыздан золым кылса, Без аңа олы газап тәмен белдерербез!"
  • 20. Һәм Без сиңа кадәр рәсүлләрнең ашамый- эчми һәм базарларга йөрми торганнарын җибәрмәдек һәм бәгъзеләрегезне бәгъзеләргә фетнә-сынау иттек. Сабыр булырсызмы икән? Һәм Раббың күреп тора!
  • 21. Һәм Безнең белән очрашуны теләмәгәннәр: «Әгәр безгә фәрештәләр төшерелгән булса яки Раббыбызны күргән булсак иде!» — диделәр. Алар нәфесләрендә тәкәбберләнеп киттеләр һәм олы узу белән чиктән уздылар.
  • 22. Фәрештәләрне күргән көнне — ул көнне гөнаһкәрләргә шатлык хәбәре булмас — алар: «Үтә алмаслык тыю!» — дип әйтерләр.
  • 23. Һәм Без аларның кылган гамәлләренә якынлаштык һәм аларны тузган тузанга әйләндердек.
  • 24. Җәннәт ияләре ул көнне тору урыннары белән хәерлерәк һәм ял урыны белән яхшырак!
  • 25. Һәм болытлар белән күк ярылыр һәм фәрештәләр иңү белән төшерелер көнне —
  • 26. "ул көнне падишаһлык, хаклыкта, Шәфкать ледә булыр, һәм ул көн кәферләргә бик авыр булыр!"
  • 27. Ул көнне залим булучы кулларын тешләр һәм әйтер: «Их! Әгәр мин рәсүл белән юл тоткан булсам иде!
  • 28. Нинди кайгы миңа! Әгәр мин фәләнне дус итмәгән булсам иде!
  • 29. "Миңа килгәннән соң ул мине искә төшерүдән яздырды, шайтан кешеләрне ташлап китә торган булды»."
  • 30. "Һәм рәсүл: «Ий, Раббым, минем кавемем бу Коръәнне ташландык итеп алды!» — дип әйтте."
  • 31. Һәм менә Без шулай һәр пәйгамбәргә гөнаһкәрләрдән дошман ясадык. Раббыңның юл күрсәтүче һәм ярдәмче булуы җитә төшкән!
  • 32. "Һәм кәфер булучылар: «Әгәр Коръән аңа бер юлы иңгән булса иде», — диделәр. Тик бу шуның белән йөрәгеңне ныгытыр өчен, һәм Без аны тәртип белән укыдык."
  • 33. "Һәм алар сиңа нинди булса да мисал китерсә, Без сиңа хаклыкны һәм яхшырак тәфсир итеп китерәбез."
  • 34. Йөзләре белән җәһәннәмгә каратып терелтелә чәкләр — урыннары белән яман һәм юлдан ныграк язучылардыр!
  • 35. Һәм Без Мусага китап китереп бирдек һәм аның белән туганы Һарунны вәзир иттек.
  • 36. "Һәм Без: «Икегез дә Безнең аятьләребезне ялганга чыгарган кавемгә барыгыз», — дидек һәм Без аларны җимереп ташладык."
  • 37. "Һәм Нух кавемен рәсүлләрне ялганчы итеп санаганнары өчен, Без аларны гаркь итеп кешеләргә аять иттек, һәм залимнәргә үзәк өзгеч газап әзерләдек!"
  • 38. "Һәм Гадь, һәм Сәмүд, һәм әр-Расс ияләрен, һәм моның арасындагы күп буыннарны."
  • 39. Һәм Без аларның һәркайсына мисаллар китердек. Һәм һәрберсен дә һәлакәт белән һәлак иттек.
  • 40. "Һәм алар яманлык яңгыры яудырылган карья яныннан үттеләр. Алар аны күрмәделәрмени? Юк, алар терелеп чыгарылуга өмет итә торган булмадылар!"
  • 41. Һәм алар сине күргәндә сине көлкегә генә салалар: «Шул буламы әллә Аллаһның рәсүл итеп җибәрелгәне?
  • 42. "Әгәр без сабыр булмаган булсак, ул безне иләһ ләребездән яздырырга әзер иде». Газапны күргәч, кемнең юлдан ныграк адашканын белерләр алар!"
  • 43. Үзенең һәвәсе белән иләһ иткәнне күрдеңме син? Әллә син аның өстеннән саклап карап торучы булырсыңмы?
  • 44. "Яки син аларның күбесе ишетә, яки уйлап карый дип исәплисеңме? Алар бит, хайваннар кебек, хәтта юлдан алар ныграк адашучылар да әле!"
  • 45. "Син Раббыңның күләгәне ничек сузганын күрмисеңмени? Ул теләсә, әлбәттә, аны тыныч итәр иде. Соңыннан Без аңа кояшны дәлил иттек."
  • 46. Аннан Без аны Үзебезгә әкрен генә кысабыз.
  • 47. "Ул — төнне сезгә кием итте, йокыны исә тынычлык һәм көнне торып чыгу итте."
  • 48. "Ул Үз рәхмәте алдыннан сөенеч хәбәре белән җилләрне җибәрә, һәм Без күктән пакь су иңдердек,"
  • 49. "аның белән үлек илне терелтер өчен, һәм Үзебез барлыкка китергән кешеләрне һәм хайваннарны туйганчы эчерер өчен,"
  • 50. "һәм Без аны искә алсыннар дип сезнең арагызда тараттык. Әмма кешеләрнең күбрәге, кәфер-лектән башка, бөтен нәрсәдән дә баш тарта!"
  • 51. "Әгәр Без теләсәк, һәр карьягә үгетләүчене җибәргән булыр идек!"
  • 52. Кәферләргә буйсынма һәм аларга каршы шуның белән каты көрәш алып бар!
  • 53. "Ул ике диңгезгә юл бирде. Бусы — тәмле-татлы, тегесе исә — әче, тозлы; һәм алар арасында киртә һәм үтә алмаслык тоткарлык ясады."
  • 54. "Ул кешене судан яратты, һәм аңа ирлек һәм хатынлык нәсел-нәсәбен ясады. Һәм синең Раббың кодрәтле!"
  • 55. "Һәм алар Аллаһтан башка, аларга файда да, зыян да китерә алмый торганга гыйбадәт кылалар. Кәфер — Раббысына каршы ярдәмче!"
  • 56. Һәм Без сине фәкать сөендерүче һәм үгетләүче итеп кенә җибәрдек.
  • 57. "«Мин теләгән кешеләрнең үз Раббыларына юл тотуларыннан башка моның өчен сездән бер әҗер сорамыйм», — дип әйт."
  • 58. "Син үлми торган, тере булганга тәвәккәллә һәм Аны тәсбих илә мактап данла. Үз колларының гөнаһларыннан хәбәрдар булуы Аңа җитә төшә,"
  • 59. "күкләрне һәм җирне, һәм алар арасындагы нәрсәләрне алты көндә барлыкка китереп, аннан соң гарешкә истива кылган Шәфкатьле! Аның турында хәбәрдардан сора."
  • 60. "Һәм аларга: «Шәфкатьлегә сәҗдә кылыгыз!» — дип әйтелсә, алар: «Нәрсә ул Шәфкатьле? Без әллә син әмер иткән нәрсәгә сәҗдә кылыйкмы?» — диләр һәм ул аларның нәфрәтләрен арттыра."
  • 61. Күктә йолдызлыклар булдырып һәм анда яктырткыч һәм нурлы айны булдыручы — мөбарәк Ул!
  • 62. Һәм Ул искә алырга һәм шөкер итәргә теләгәннәргә көн белән төнне чиратлап куючы.
  • 63. "Һәм Шәфкатьленең коллары җир йөзендә түбәнчелек белән йөриләр, һәм аларга җәһелләр эндәшсә, «Сәлам!» — дип әйтәләр."
  • 64. "Һәм Раббылары алдында сәҗдә кылып һәм аягүрә торып төн үткәрүчеләр,"
  • 65. "алар: «Раббыбыз, бездән җәһәннәм газабын читләштер, Аның газабы бәхетсезлек бит!"
  • 66. "Хакыйкатьтә, ул туктар урын кебек тә, торыр урын кебек тә яман!» — диләр."
  • 67. "Һәм алар чыгым ясаганда исраф итмиләр, һәм саранлык та кылмыйлар һәм шулар арасында тигез булалар."
  • 68. "Һәм алар Аллаһтан башка иләһкә ялвармыйлар, һәм алар Аллаһ тыйган җанны хаклык белән булганнан башка үтермиләр һәм зина кылмыйлар, кем исә моны эшләсә, җәзасын алыр."
  • 69. "Кыямәт көнендә аңа газап икеләтә булыр, ул анда кимсетелгән килеш мәңге калыр."
  • 70. "Фәкать тәүбә итеп һәм иман китереп, игелекле эшләр эшләгәннәрдән башка — боларның яман эшләрен Аллаһ яхшы белән алмаштырыр. Һәм Аллаһ — ярлыкаучы, рәхимле!"
  • 71. "Кем тәүбә кыла һәм игелекле эшләр эшли икән, ул, хакыйкатьтә, Аллаһка хак кайту белән кайта,"
  • 72. "һәм ялганга шаһит булырга теләмәүчеләр, һәм ләгу яныннан үткәндә борылып үтүчеләр."
  • 73. "Һәм аларга Раббыларының аятьләре искә төшерелгәндә, алар аңа саңгырау яки сукыр булып йөзтүбән егылмаучылар,"
  • 74. "һәм: «Раббыбыз! Безгә хатыннарыбыздан һәм нәселләребездән күз ләззәте бир, һәм безне тәкъваларга имам ит!» — диючеләр."
  • 75. "Алар түзгәннәре өчен түр йорты белән бүләкләнүчеләр, һәм алар анда хәерле теләк һәм сәлам белән каршы алынырлар!"
  • 76. Һәм алар анда мәңгегә калырлар. Туктар урыны һәм торыр урын булу ягыннан да күркәм ул!
  • 77. "«Әгәр сезнең догагыз булмаса, Аллаһ сезнең турыда кайгыртмас иде. Сез бит ялганга исәпләгән идегез, һәм монда хәзер сезгә ул котылгысыз булачак», — дип әйт."
БҮЛЕШҮ
logo
logo
logo
logo
logo
  • 1.әл-Фәтихә
  • 2.әл-Бакара
  • 3.Әәл Гыймран
  • 4.ән-Нисәә
  • 5.әл-Маидә
  • 6.әл-Әнъгам
  • 7.әл-Әгьраф
  • 8.әл-Әнфәәл
  • 9.әт-Тәүбә
  • 10.Йунус
  • 11.Һуд
  • 12.Йусуф
  • 13.әр-Рәгьд
  • 14.Ибраһим
  • 15.әл-Хиҗер
  • 16.ән-Нәхел
  • 17.әл-Исра
  • 18.әл-Кәһеф
  • 19.Мәрйәм
  • 20.Та һә
  • 21.әл-Әмбийә
  • 22.әл-Хәҗҗ
  • 23.әл-Мүъминүн
  • 24.ән-Нур
  • 25.әл-Фуркан
  • 26.әш-Шүъара
  • 27.ән-Нәмел
  • 28.әл-Касас
  • 29.әд-Гъәнкәбүш
  • 30.әр-Рум
  • 31.Лукман
  • 32.әс-Сәҗдә
  • 33.әл-Әхзәб
  • 34.Сәбәә
  • 35.әл-Фәтыр
  • 36.Йәә сиин
  • 37.әс-Саффат
  • 38.Садъ
  • 39.әз-Зүмәр
  • 40.әл-Гафир
  • 41.әл-Фуссыләт
  • 42.әш-Шүрә
  • 43.әз-Зухруф
  • 44.әд-Духан
  • 45.әл-Җәсийә
  • 46.әл-Әхкаф
  • 47.Мухәммәт
  • 48.әл-Фәтех
  • 49.әл-Хуҗурат
  • 50.Каф
  • 51.әз-Зәрийәт
  • 52.әт-Тур
  • 53.ән-Нәҗем
  • 54.әл-Камәр
  • 55.әр-Рәхман
  • 56.әл-Уакыйгъа
  • 57.әл-Хәдид
  • 58.әл-Муҗәдилә
  • 59.әл-Хәҗер
  • 60.әл-Мумтәхәна
  • 61.әс-Саффъ
  • 62.әл-Җумугъа
  • 63.әл-Мунафикун
  • 64.әт-Тәгабун
  • 65.әт-Тәлакъ
  • 66.әт-Тәхрим
  • 67.әл-Мүльк
  • 68.әл-Каләм
  • 69.әл-Хакка
  • 70.әл-Мәгъәриҗ
  • 71.Нух
  • 72.әл-Җинн
  • 73.әл-Музәммил
  • 74.әл-Мудәсир
  • 75.әл-Кыйәмә
  • 76.әл-Инсән
  • 77.әл-Мүрсәләт
  • 78.ән-Нәбәә
  • 79.ән-Нәзигъат
  • 80.Гъабәсә
  • 81.әт-Тәкъүир
  • 82.әл-Инфитар
  • 83.әл-Мутаффифин
  • 84.әл-Иншикакъ
  • 85.әл-Буруҗь
  • 86.әт-Тарекъ
  • 87.әл-Әгълә
  • 88.әл-Гашиййә
  • 89.әл-Фәҗер
  • 90.әл-Бәләд
  • 91.әш-Шәмес
  • 92.әл-Ләйел
  • 93.әд-Духә
  • 94.әл-Инширах
  • 95.әт-Тин
  • 96.әл-Гъаләкъ
  • 97.әл-Кадер
  • 98.әл-Бшййинә
  • 99.әз-Зәлзәлә
  • 100.әл-Гъадийәт
  • 101.әл-Каригъа
  • 102.әт-Тәкәсүр
  • 103.әл-Гъаср
  • 104.әл-Һүмәзә
  • 105.әл-Фил
  • 106.әл-Күрәйеш
  • 107.әл-Мәгъун
  • 108.әл-Кәүсәр
  • 109.әл-Кәфирун
  • 110.ән-Нәсър
  • 111.әл-Мәсәд
  • 112.әл-Ихълас
  • 113.әл-Фәлакъ
  • 114.ән-Нәс