1. "Шәфкатьле, рәхимле Аллаһ исеме белән... Сүрә. Без аны иңдердек һәм фарыз итеп куйдык һәм анда аңлаешлы аятьләр иңдердек. Шаять, сез исегезгә алырсыз!"
2. Зина кылучы ир һәм зина кылучы хатын — болар-ның икесеннән һәрберсенә йөз камчы суктырыгыз. Һәм Аллаһ динендә аларга карата үзегезне кызгану басып алмасын... Әгәр сез Аллаһка һәм әхыйрәт көненә иман китереп инанган булсагыз. Һәм аларның икесенең газап алуына иман китереп инанучылардан таифә-төркем хазир булып торсын.
3. Зина кылучы ир зина кылучы хатын яки мөшрик хатыннан башка белән никахланмас һәм зина кылучы хатын да зина кылучы ир яки мөшриктән башка белән никахланмас. Һәм иман китереп инанучыларга бу хәрам ителде.
4. "Гыйффәтле хатыннарны гаепләп, моның ахырында дүрт шаһит китермәүчеләрне... аларны сиксән камчы белән суктырыгыз. Һәм мәңге алардан шаһитлыкларын кабул итмәгез! Болар — азгын булучылар,"
5. "моннан соң тәүбә кылганнардан һәм төзәткәннәреннән башка. Хакыйкатьтә, Аллаһ — ярлыкаучы, рәхимле бит!"
6. "Үз хатыннарын, үзләреннән башка шаһитлары булмыйча гаепләүчеләрнең... аларның берсенең шаһитлыгы — Аллаһ белән үзенең рас сөйләүчеләрдән булуына дүрт тапкыр ант итүдер..."
7. Бишенчесе исә... ул ялганчылардан булса — үзенә Аллаһның ләгънәте икәнлектә.
8. "Һәм аннан газап алып ташланыр, әгәр ул — ялганчылардан булучы дип Аллаһ белән дүрт мәртәбә ант итсә."
9. "Бишенчесе исә — үзенә Аллаһның ачуы булсын дип, әгәр ул ир — рас сөйләүчеләрдән булса."
10. "Һәм әгәр сезгә Аллаһның фазылы һәм мәрхәмәте булмаса... һәм, хакыйкатьтә, Аллаһ — тәүбәләрне кабул итүче, хикмәт иясе."
11. "Хакыйкатьтә, сиңа алдау белән килүчеләр — үзегездән булган җәмәгать. Аны үзегезгә яманлык дип исәпләмегез. Юк! Ул сезнең өчен хәерле! Алардан булган һәр кешегә — гөнаһтан кәсеп иткәне. Болардан үзенә моның күбесен йөкләүчегә — бөек газап!"
12. "Иман китереп инанучы ирләр һәм иман китереп инанучы хатыннар... сез моны ишеткәч, ни өчен эчләреннән хәерле итеп уйламадылар һәм: «Бу — ачык алдау бит!» — дип әйтмәделәр?"
13. Ни өчен бу турыда аларга дүрт шаһит китермәскә иде? Әгәр алар дүрт шаһит китерә алмасалар — Аллаһ каршысында ялганчылар.
14. "Әгәр сезгә дөньяда һәм әхыйрәттә Аллаһның фазылы һәм мәрхәмәте булмаса, шулай күп сөйләшүләрегез өчен сезгә, әлбәттә, бөек газап кагылыр иде."
15. "Менә сез моны телләрегез белән кабул итәсез дә һәм, ул турыда белемегез булмаса да, авызларыгыз белән сөйләп йөрисез, һәм аны вак дип исәплисез, ул исә Аллаһ каршысында — бөек!"
16. "Нигә соң сез аны ишеткәч: «Безгә моның турында сөйләнергә кирәк түгел иде! Дан Сиңа! Бу — бөек бөһтән», — дип әйтмәскә иде."
17. "Сез иман китереп инанган булсагыз, сезне Ал лаһ аның шикеллегә һич кире борылып кайтмаска вәгазьли."
18. "Һәм Аллаһ сезгә аятьләрне аңлатып бирә. Һәм Аллаһ — белүче, хикмәт иясе!"
19. "Иман китереп инанучылар турында фәхеш сүзләр таратырга яратучыларга дөньяда һәм әхый рәттә дә үзәк өзгеч газап! Һәм Аллаһ белеп тора бит, сез исә белмисез!"
20. "Һәм әгәр сезгә Аллаһның фазылы һәм мәрхәмәте булмаса, һәм Аллаһ миһербанлы вә рәхимле булмаса иде..."
21. "Ий, иман китереп инанучылар! Шайтан эзләреннән басып бармагыз! Кем шайтан эзләреннән басып барса... ул бит фәхешлеккә һәм яраксызга әмер итә! һәм әгәр сезгә Аллаһның фазылы һәм мәрхәмәте булмаса, сездән берәү дә һич беркайчан сафланмас иде. Ләкин Аллаһ теләгәнен сафлый, һәм Аллаһ — ишетүче, белүче!"
22. "Һәм арагыздан юмартлыгы һәм муллык иясе булганнар туганнарына һәм мескеннәргә һәм Аллаһ юлын тотып күчеп китүчеләргә бирүдән туктамасыннар. Һәм алар кичерсеннәр, һәм гафу итсеннәр. Әллә Аллаһ сезне ярлыкауга ирештергәнен яратмыйсызмы? Хакыйкатьтә, Аллаһ — ярлыкаучы, рәхимле!"
23. "Гыйффәтле, битараф, иман китереп инанган хатыннарга зина кылуда гаеп ташлаучылар дөньяда да, әхыйрәттә дә ләгънәтләнгәннәр, һәм аларга бөек газап."
24. "Кылган гамәлләре турында аларның телләре һәм куллары, һәм аяклары үзләренә каршы булган көнне."
25. "Ул көнне аларга Аллаһ, аларның хак диннәре буенча, тулысынча җәза бирер, һәм алар Аллаһ-ның ачык хакыйкать икәнен белерләр."
26. "Әшәке хатыннар — әшәке ирләргә һәм әшәке ирләр — әшәке хатыннарга. Һәм саф күңелле хатыннар — саф күңелле ирләргә, һәм саф күңелле ирләр — саф күңелле хатыннарга. Аларның әйткәннәргә катнашлары юк! Аларга ярлыкау һәм мул ризык!"
27. "Ий, иман китереп инанучылар! Үзегезнең өйлә регездән башка, рөхсәт сорамыйча һәм анда яшәүчеләргә сәлам бирмичә өйләргә керә күрмәгез! Бу — сезнең өчен хәерле. Шаять, сез искә төшерерсез!"
28. "Әгәр сез анда беркемне дә тапмасагыз, сезгә изен-рөхсәт бирелгәнгә кадәр анда кермәгез! Әгәр сезгә: «Кире борылыгыз!« — диелсә, кире борылыгыз. Бу — сезнең өчен сафлырак, Аллаһ исә сез кылганны белеп тора!"
29. "Сезнең өчен анда файдалану нәрсәләре булган һәм кеше яшәми торган өйләргә керүдә сезгә гөнаһ юк! Һәм Аллаһ ачык кылганыгызны да, яшергәнегезне дә белеп тора!"
30. "Иман китереп инанган ир кешеләргә әйт: күз карашлары аска караган булсын һәм гаурәтләрен сакласыннар. Бу алар өчен сафлырак. Хакыйкатьтә, алар кылган эшләрдән Аллаһ хәбәрдар!"
31. "Һәм иман китереп инанган хатыннарга әйт күз карашлары аска караган булсыннар һәм гаурәтләрен сакласыннар һәм күренеп торганнарын-нан башка үзләренең бизәкләрен күрсәтмәсеннәр. Күкрәкләрендәге уемнарына бөркәнчекләрен капласыннар. һәм үзләренең ирләреннән, яки үз аталарыннан, яки ирләренең аталарыннан, яки үз улларыннан, яки ирләренең улларыннан, яки ир туганнарыннан, яки ир туганнарының улларыннан, яки кыз туганнарының улларыннан, яки үз хатыннарыннан, яки үзләренең уң куллары ия булганна рыннан, яки җенси теләге булмаган ир хезмәтчеләрдән, яки хатыннарның ялангачлыгын аңламаган сабыйлардан башкаларга бизәкләрен күрсәтмәсеннәр! Һәм нинди бизәкләрен яшергәннәрен белдерү өчен аяклары белән типмәсеннәр! Ий, иман китереп инанучылар! Барыгыз, Аллаһка тәүбә кылыгыз! Шаять, сез бәхетле булырсыз!"
32. "Һәм үз арагыздан никахта булмаганнарны һәм колдарыгыздан изге күңелле ирләрне һәм хатын кызларыгызны никахлаштырыгыз! Әгәр алар фәкыйрь булса, Аллаһ аларны Үз фазылы белән баетыр. Аллаһ — чолгаучы, белем иясе!"
33. "Һәм никахланышырга мөмкинлеге булмаганнар Аллаһ аларны Үз фазылы белән баетканчы тыелып торсыннар. Сезнең уң кулларыгыз ия булганнардан язма алуны теләсәләр, әгәр аларда хәерлек бар икәнен белсәгез, аларга язып бирегез! Һәм сезгә Аллаһ биргән малдан аларга да бирегез! Һәм әгәр яшь кол кызларыгыз үзләренең гыйффәтләрен сакларга теләсәләр, дөнья малына кызыктырып аларны бозыклыкка көчләмәгез! Әгәр берәү аларны мәҗбүр итсә, аларны мәҗбүр иткәннән соң да Аллаһ ярлыкаучы, рәхимле бит!"
34. "Һәм Без сезгә ачык аңлаешлы аятьләр, һәм сезгә кадәр үткән турында мисал, һәм тәкъвалык ияләренә вәгазьләү иңдердек."
35. "Аллаһ — күкләрнең һәм җирнең нуры. Аның нуры — уем кебек, анда яктырткыч шәмдәл, шәмдәл — пыяладан. Пыяла нәкъ энҗе сыман йолдыз кебек. Ул мөбарәк зәйтүн агачыннан кабына. Ул көнчыгышныкы да, көнбатышныкы да түгел. Аның мае ут тимәстән кабынырга тора. Нур өстендә нур! Аллаһ Үз нурына теләгәнен алып бара. Һәм Аллаһ кешеләргә мисаллар китерә, һәм Аллаһ бөтен нәрсәне дә белеп тора!"
36. "Югары күтәрергә Аллаһ рөхсәт иткән һәм Аның исеме искә алынган өйләрдә иртән дә, кич тә Аны данлыйлар!"
37. "Сәүдә дә һәм сату да Аллаһны искә төшерүдән, намаз тотудан һәм зәкәт түләүдән бүлдерми торган кешеләр. Алар кальбләр һәм күз карашлар әйләнә торган көннән куркалар,"
38. "кылган гамәлләренә күрә, Аллаһ аларга яхшырак бүләк бирсен өчен һәм Үз фазылыннан арттырсын өчен. Аллаһ теләгәнен исәпсез ризыкландырыр!"
39. "Кәферләрнең эшләре чүлдәге чагым шикелле. Сусаучы аны су дип исәпли, килеп җитсә инде, анда бернәрсә дә тапмый һәм үзеннән төгәл хисап сорый торган Аллаһны янында таба. Хакыйкатьтә, Аллаһ — хисапта тиз булучы!"
40. "Яки диңгез упкынындагы караңгылык шикелле. Аны дулкын каплый, аның өстендә дулкын, аның өстендә исә болыт. Берсе өстендә икенче караңгылык. Әгәр ул кулын чыгарса, аны күрми диярлек. Әгәр кемгә дә булса Аллаһ нур бирмәсә, ул кешегә нур булмас!"
41. "Күкләрдә һәм җирдә булганнарның һәм саф- саф булып очкан кошларның Аллаһка тәсбих әйтүен күрмисеңмени? Һәркем үз намазын һәм тәсбихен белә, һәм Аллаһ аларның нәрсә эшләгәннәрен белеп тора!"
42. "Һәм күкләрдә, һәм җирдәге падишаһлык — Аллаһныкы. Һәм кайту да — Аллаһка."
43. "Аллаһның болытларны куганын, аннан аның арасын берләштереп, аннан соң аны яңгыр болытына әйләндерүен күрмисеңмени? Һәм аның ярыкларыннан яңгыр чыкканын күрәсең, һәм күктән Ул таулар төшерә, аларда боз, һәм Ул алар белән теләгәнен суга, һәм теләгәненнән аны читкә җибәрә. Аның яшененең ялтыравы күз карашларын алып китәргә әзер."
44. "Һәм Аллаһ төнне һәм көнне әйләндерә. Хакыйкатьтә, монда күзләре күргәннәргә гыйбрәт бар."
45. "Һәм Аллаһ һәр хайванны судан бар итеп яратты. Алардан кайсылары корсакларында йөри һәм кайсылары ике аякта йөри, дүрт аякта йөри торганы да бар. Аллаһ теләгән нәрсәсен барлыкка китерә. Хакыйкатьтә, Аллаһ — һәрнәрсәгә кодрәтле!"
46. "Без ачык аңлаешлы аятьләр иңдердек һәм Аллаһ кемне тели, шуны туры юлга алып бара."
47. "Һәм алар: «Аллаһка һәм рәсүлгә без иман китердек һәм буйсынабыз!» — диләр. Аннан соң алардан бер фирка моның азагында йөз бора, һәм болар — мөэмин түгелләр."
48. Араларында хөкем итү өчен Аллаһка һәм Аның рәсүленә чакырылсалар... менә алардан бер фирка моңа карышучылар.
49. "Һәм әгәр алар ягында хаклык булса, алар Аңа тиз буйсынып килерләр иде."
50. Әллә аларның кальб-күңелләрендә авыру бар-мы? Яки алар шиккә төштеләрме? Яки алар Аллаһ һәм Аның рәсүле үзләрен кысрыкларлар дип куркалармы? Юк! Алар үзләре залимнәр!
51. "Әгәр араларында хөкем итү өчен аларны Аллаһ һәм Аның рәсүленә чакырсалар, иман китереп инанганнарның сүзләре, хаклыкта: «Без ишеттек һәм буйсынабыз!» — диюләре булыр. Болар — уңышка ирешүчеләр."
52. "Һәм кем Аллаһка һәм Аның рәсүленә буйсына, һәм Аллаһтан коты оча, һәм аннан курка, болар — җиңүчеләр."
53. "Әгәр исә син аларга кушсаң, алар һич сүзсез чыгачаклар дип Аллаһ белән — антларының иң көчлесе белән — ант итәләр. «Ант итмәгез! Билгеле буйсыну! Хакыйкатьтә, сез кылганнан Аллаһ хәбәрдар!» — дип әйт."
54. "«Аллаһка буйсыныгыз һәм рәсүлгә буйсыныгыз! Әгәр йөз борсагыз, хаклыкта, аңа — үзенә йөкләнгән нәрсә һәм сезгә — үзегезгә йөкләнгән нәрсә, һәм әгәр аңа буйсынсагыз, туры юлдан барырсыз. Рәсүл өстендә ачык җиткерүдән башка бернәрсә дә юк!» — дип әйт."
55. "Сездән элек иман китереп инанган һәм игелекле эшләр эшләгәннәргә Аллаһ, ул аларны җир йөзендә алмашка калдырган кебек, җир йөзендә алмашка калдырырга һәм алар өчен Ул сайлаган динне ныгытырга, һәм куркуларыннан соң аларга иминлек бирергә вәгъдә итте. Алар, Миңа һичбер тиңдәш кушмыйча, Миңа гына гыйбадәт кылалар. Кем моннан соң да кәфер булса, алар азгыннар бит!"
56. "Намаз үтәгез һәм зәкәт түләгез, һәм рәсүлгә буйсыныгыз! Шаять, мәрхәмәткә ирешкәннәрдән булырсыз!"
57. "Кәфер булганнар җир йөзендә нәрсәне дә булса көчсезләндерерләр дип исәпләмә. Аларның сыена торган урыннары — ут, һәм, әлбәттә, начар бу кайту!"
58. "Ий, иман китереп инанучылар! Сезнең уң кулларыгыз ия булганнар һәм балигълыкка җитмәгәннәр сездән өч тапкыр рөхсәт сорасыннар: таң намазы алдыннан, һәм көн уртасында киемнәрегезне салган вакытта, һәм кичке намаздан соң — сезнең өч ялангач вакытыгыз. Болардан соң аларга да һәм сезгә дә гөнаһ булмас, ул вакытта берегез икен-челәрегезгә йөрегез. Менә шулай Аллаһ сезгә аятьләрне аңлата! Һәм Аллаһ — белүче, хикмәт иясе!"
59. "Һәм сезнең балаларыгыз балигълыкка җиткәч, алар алдындагылар рөхсәт сораган кебек, алар да рөхсәт сорасыннар. Менә шулай Аллаһ сезгә Үзенең аятьләрен аңлата! Аллаһ — белүче, хикмәт иясе!"
60. "Никахка өмет итмәгән бала тапмас карчыкларга, бизәкләре белән мактанмыйча бөркәнгән киемнәрен салып куюда гөнаһ юк. Инде үз-үзләрен тыеп торулары алар өчен хәерлерәк. Һәм Аллаһ — ишетүче, белүче!"
61. "Сукыр өстендә гөнаһ юк, аксак өстендә дә гөнаһ юк, авыру өстендә дә гөнаһ юк һәм сезнең үзегезгә дә үз өйләрегездә, яки аталарыгыз өйләрендә, яки аналарыгыз өйләрендә, яки ир туганнарыгыз өйләрендә, яки кыз туганнарыгыз өйләрендә, яки ата ягыннан агаларыгыз өйләрендә, яки ата ягыннан апаларыгыз өйләрендә, яки ана ягыннан агаларыгыз өйләрендә, яки ана ягыннан апаларыгыз өйләрендә, яки ачкычлары сезнең кулыгызда булган өйләрдә, яки дустыгызның өендә ашаудан гөнаһ юк. Барыгыз бергә яки аерым-аерым ашаудан сезгә гөнаһ юк! Әгәр өйләргә керсәгез, бер-берегезне Ал-лаһтан булган мөбарәк һәм хуш исәнләшү белән сәламләгез. Менә шулай Аллаһ сезгә аятьләрне аңлата! Шаять, сез гакылга килерсез!"
62. "Хаклыкта, мөэминнәр — Аллаһка һәм Аның рәсүленә иман китереп инанучылар. Алар уртак эштә аның белән бергә булганда, рөхсәтен сорамыйча китмиләр. Хакыйкатьтә, синнән рөхсәт сораучылар — Аллаһка һәм Аның рәсүленә иман китереп инанучылар. Әгәр синнән үзләренең бер эше өчен рөхсәт сорасалар, алардан теләгәнеңә рөхсәт бир, һәм алар өчен Аллаһтан ярлыкау сора. Хакыйкатьтә, Аллаһ — ярлыкаучы, рәхимле!"
63. "Рәсүлгә мөрәҗәгать итүне үз арагызда берегез икенчегезгә мөрәҗәгать итү кебек итмәгез. Сезнең арагыздан яшеренер урын эзләп, сиздермичә генә чыгып киткәннәрне Аллаһ белә. Аның әмеренә карышканнар аларга сынау-фетнә тиюдән яки үзәк өзгеч газап тиюдән саклансыннар әле!"
64. "Әйе! Күкләрдә һәм җирдә булган нәрсәләр, хакыйкатьтә, Аллаһныкы. Ул сезнең нәрсәдә торганыгызны белә, алар исә... Үзенә кайтарылган көнне Ул аларга кылган эшләре турында хәбәр итеп бирер. Хакыйкатьтә, Аллаһ — һәрнәрсәне белүче!"