1. "Шәфкатьле, рәхимле Аллаһ исеме белән... Иман китереп инанучылар уңышка ирештеләр,"
2. "алар — намазларында басынкы,"
3. "һәм алар ләгудән борылып качалар,"
4. "һәм алар зәкәт бирәләр,"
5. "һәм алар үзләренең гаурәтләрен саклаучылар,"
6. хатыннарыннан һәм уң куллары ия булганнардан башка. — Алар моның өчен шелтә күрмиләр!
7. Һәм моның аргы ягын теләгән — чиктән узучылардыр.
8. Һәм алар әманәтләрен һәм килешүләрен үтәүчеләр
9. һәм алар үз намазларын саклаучылар.
10. "Алар инде варис булучылар,"
11. "фирдәүс җәннәтен мирас итеп алучылар, алар анда мәңге калалар."
12. "Без кешене балчыкның сайланмасыннан яраттык,"
13. "аннан соң Без аны тамчы итеп ышанычлы урында булдырдык,"
14. "аннан соң тамчыдан кан куерыгын барлыкка китердек, аннан кан куерыгыннан ит кисәген барлыкка китердек, бу ит кисәгеннән исә сөякләр барлыкка китердек. Һәм сөякләрне ит белән киендердек, аннан соң Без аны икенче барлыкка китерелгән нәрсә итеп үстердек. Һәм Аллаһка — барлыкка китерүчеләрнең иң яхшысына — бәрәкәт!"
15. Аннан соң сез үләчәксез.
16. Аннан соң сез кыямәт көнендә торгызыласыз!
17. Һәм Без сезнең өстегездә җиде юл барлыкка китердек. Без мәхлукатка гафил булмадык!
18. "Без күктән чама белән су иңдердек һәм аны җирдә урнаштырдык, һәм аны алып китәргә дә Без кодрәтле!"
19. "Без аның белән сезгә хөрмә һәм йөзем агачларыннан бакчалар үстердек, сезнең өчен анда күп җимешләр бар һәм сез аларны ашыйсыз!"
20. Һәм Сина тавыннан чыга торган агач. Ул ашаучыларга май һәм буягыч үстереп бирә.
21. "Һәм мал-туарда, хакыйкатьтә, сезнең өчен гыйбрәт бар. Без сезгә аларның эчләрендәге нәрсәләрне эчерәбез, алардан сезгә тагы күп файда бар һәм сез аларны ашыйсыз да,"
22. "һәм алар өстендә, һәм көймәдә ташыласыз!"
23. "Һәм Без Нухны кавеменә җибәрдек, һәм ул: «Ий, кавемем, Аллаһка гыйбадәт кылыгыз. Аннан башка сезнең иләһегез юк бит! Курыкмассызмыни сез?» — дип әйтте."
24. "Аның кавеменнән кәфер булган төркем әйтте: «Бу — сезнең шикелле кеше генә бит, ул сездән өстенлек алырга тели. Әгәр Аллаһ теләсә, Ул, әлбәттә, фәрештәләр җибәрер иде, Без моның турында әүвәлге атал арыбыздан ишетмәдек."
25. "Бу гакылсыз кеше генә бит, бераз вакытка кадәр аның белән көтегез!"
26. "Ул: «Раббым, алар мине алдакчыга санаганнары өчен миңа ярдәм ит!» — диде."
27. "Һәм Без аңа вәхи кылдык: «Безнең карамагыбызда һәм Безнең кылган вәхи буенча көймә яса, Безнең әмеребез килеп җиткәч һәм учак кайнап чыккач, анда бөтенесеннән дә — ишлеләрдән икене һәм әһелеңне — моңа кадәр алар турында Минем сүзем булганнардан башкасын — кертеп җибәр. Золым кылганнар турында Минем белән сөйләшмә, хакыйкатьтә, алар гаркъ булачаклар!"
28. "Син һәм синең белән булганнар, көймәгә урнашкач: «Залимнәр кавеменнән безне коткарган Ал-лаһка дан!» — дип әйт."
29. "Һәм: «Раббым, мине мөбарәк булган урынга урнаштыр, Син — урнаштыручыларның иң хәер-лесе!» — дип әйт."
30. "Хакыйкатьтә, монда аятьләр бар, һәм, хакыйкатьтә, Без сыныйбыз!"
31. Моннан соң Без алардан соң башка буын үстердек.
32. "Һәм аларга үз араларыннан рәсүл җибәрдек: «Аллаһка гыйбадәт кылыгыз, сезнең өчен Аннан башка иләһ юк— курыкмыйсызмыни сез?»"
33. "Һәм кәфер булган, һәм әхыйрәттәге очрашуны ялган итеп санаучылар, һәм Без дөнья тереклегендә рәхәтләнергә биргән аның кавемендәге түрәләр: «Ул— сезнең шикелле кеше, ул сез ашаганны ашый һәм сез эчкәнне ул да эчә», — диделәр."
34. "Әгәр сез үзегез кебек кешегә буйсынсагыз, хакыйкатьтә, сез хәсрәт күрүчеләрдән булырсыз."
35. "Ул сезгә, үлеп туфрак булгач һәм сөяккә ә-ләнгәч, чыгарылуны вәгъдә итмәдемени?"
36. Ерак! Ерак сезгә вәгъдә ителгән нәрсә!
37. "Безнең бу дөньяда гына тереклегебез бар, без үләбез һәм торабыз, һәм без тереләчәк түгелбез!"
38. Бу — Аллаһка ялган уйлап чыгарган кеше генә һәм без аңа ышанмыйбыз!
39. "Ул: «Раббым, алар мине алдакчыга санаганнары өчен миңа ярдәм ит!» — диде."
40. "Ул: «Бик аздан соң алар үкенүчеләрдән булырлар», — диде."
41. "Хаклык белән аларны ачы тавыш алды, һәм Без аларны чүп-чар кебек ясадык, һәм дөмексен залимнәр кавеме!"
42. Алардан соң Без башка буыннарны булдырдык.
43. Һичбер өммәт әҗәлен уза алмас һәм кичектерә алмас!
44. "Аннан Без үз рәсүлләребезне берсе артыннан берсен җибәрдек, өммәткә рәсүл килгән саен алар аны алдакчыга санадылар, һәм Без аларны бер-бер артлы җибәрдек һәм аларны хикәяләр иттек. Бетсен инанмый торган кавем!"
45. Анан соң Без үз аятьләребез һәм ачык дәлилләр белән Мусаны һәм аның туганы Һарунны җибәрдек.
46. Фиргавенгә һәм аның түрәләренә. Алар исә тәкәбберләнделәр һәм олыланган кавем булдылар.
47. "Алар: «Нишләп без үзебез кебек ике кешегә иман китерик, аларның кавемнәре безгә буйсынган чакта», — диделәр."
48. Алар икесен дә алдакчыга санадылар һәм һәлак ителгәннәрдән булдылар.
49. "Һәм Без Мусага китап китереп бирдек — шаять, алар туры юлдан китәрләр!"
50. "Һәм Без Мәрйәмнең улын һәм аның анасын аять итеп кылдык, һәм аларның икесенә дә тыныч урнашу бирдек, чишмәсе булган калкулыкта сыендырдык."
51. "Ий, рәсүлләр! Хәләлләрне ашагыз, игелекле эшләр эшләгез! Хакыйкатьтә, Мин сез эшләгән эшләрне белеп торам!"
52. "Һәм, хакыйкатьтә, бу сезнең өммәтегез — бер өммәт, Мин — сезнең Раббыгыз! Миннән куркыгыз!"
53. Алар үз араларындагы әмерләрен үзара кисәкләргә бүлгәләделәр. Һәр аерым төркем үзендә булганына шатлана.
54. Аларны вакытына кадәр упкыннарында калдыр.
55. "Әллә алар Без аларга, хаклыкта, мал һәм угыллар белән ярдәм итәбез дип исәплиләрме?"
56. "Без аларга яхшылыклар белән ашыгабызмы? Әйе, алар тоймыйлар!"
57. "Хакыйкатьтә, Раббыларыннан алар куркудан дерелдәп торучылар,"
58. "һәм алар Раббыларының аятьләренә иман китереп инанучылар,"
59. "һәм алар Раббыларына ширек кылмаучылар,"
60. "һәм биргән нәрсәләрдән китереп бирүчеләр, Раббыларына кайтачакларыннан кальб-күңелләре куркып торучылар."
61. "Менә шулар хәерлеккә ашыгалар, һәм алар аңа алданрак җитәчәк,"
62. Без җанга көче җиткәннән башканы йөкләмибез! Бездә хакыйкатьне сөйли торган китап бар һәм алар җәберләнмәс.
63. "Әйе, аларның кальб-күңелләре шуңа карата упкында, һәм аларның моннан башка да кылган эшләре бар."
64. "Араларыннан мул тормыш бирелгәннәренә Без газап белән кагылсак, менә алар үкерәләр."
65. "Бүген инде үкермәгез! Хакыйкатьтә, Безнең ярдәм сезгә булмас!"
66. "Сезгә Минем аятьләрем укылганда, сез артка әйләнеп китә торган идегез,"
67. шуның белән тәкәбберләнеп һәм төнге сөйләшеп утыруларыгызда юкны сөйләп.
68. Алар бу сүз турында уйлап карамыйлармыни? Әллә аларга әүвәлге аталарына килмәгән нәрсә килеп җитәме?
69. Яки алар үзләренең рәсүлен танымадылармы һәм аны инкарь иттеләрме?
70. "Яки алар: «Ул акылдан язган!» — дип әйтәләрме? Әйе, ул аларга хакыйкать белән килде, алар-ның күбесе исә хаклыкны күрә алмыйлар."
71. "Әгәр хакыйкать аларның һәвәсләренә ияреп китсә, әлбәттә, күкләр һәм җир һәм анда булганнар бозылып какшарлар иде. Әйе, Без аларга искә төшерү белән килдек, алар исә искә төшерүдән борылдылар."
72. Син алардан хезмәт хакын сорыйсыңмы? Раб-быңның әҗере исә хәерлерәк. Һәм Ул — ризык бирүчеләрнең иң хәерлесе!
73. Һәм син аларны туры юлга чакырасың бит.
74. "Һәм, хакыйкатьтә, әхыйрәткә иман китермәгәннәр— юлдан язучылар!"
75. "Әгәр Без аларга мәрхәмәт күрсәтсәк һәм аларга төшкән бәладән коткарсак та, алар үзләренең сукыр көе йөргән адашуларында булырлар иде."
76. "Һәм аларны газап белән тоттык, әмма алар Раббыларына буйсынмадылар һәм дога белән ялвармадылар!"
77. Без аларга каты газап капкасын ачкач... менә— алар анда өметсезлектә.
78. "Ул сезгә ишетүне һәм күз карашларын, һәм йөрәкләрне бар кылды! Сез аз шөкер итәсез!"
79. "Ул сезне җир йөзенә таратып җибәрүче, һәм Аңа сез җыелырсыз!"
80. "Ул терелтә һәм үтерә, төннең һәм көннең алмашынуы — Анда. Әллә сез гакылыгызга килмәссезме?"
81. "Әйе, алар элеккеләр әйткәнне әйттеләр."
82. "Алар әйтте: «Әллә без үлеп туфракка һәм сөяккә әйләнгәч, хакыйкатьтә, торгызылырбызмы?"
83. Бу безгә һәм безнең аталарыбызга элек вәгъдә ителгән иде. Бу — борынгыларның риваятьләре генә бит!»
84. "«Әгәр белсәгез, җир һәм аның өстендәге нәрсәләр кемнеке соң?» — дип әйт."
85. "Алар: «Аллаһныкы!» — дип әйтерләр. «Хакыйкатьтә, аңга килмәссезмени?» — дип әйт."
86. Әйт: «Кем җиде күкнең Раббысы һәм бөек гарешнең Раббысы кем?»
87. Алар: «Аллаһ!» — дип әйтерләр. «Курыкмас-сызмыни сез?» — дип әйт.
88. "«Бөтен нәрсәнең хөкем сөрүе кемнең хөкемендә? Һәм Ул саклый, Аннан исә саклап булмый, әгәр сез белсәгез!» — дип әйт."
89. Алар: «Аллаһ!» — дип әйтерләр. «Никадәр сез сокландырылгансыз!» — дип әйт.
90. "Әйе, Без аларга хакыйкать белән килдек, алар исә алдакчы бит!"
91. "Аллаһ һичбер ир бала алмады, һәм Аның белән һичбер иләһ тә булмады. Югыйсә, һәрбер иләһ үзе барлыкка китергәнне алып китәр иде, һәм аларның бәгъзеләре башкаларыннан югары булырлар иде. Дан Аңа! Алар кушып сөйләгәннән югары Ул!"
92. "Яшерен нәрсәләрне дә, күзгә күренгән нәрсәләрне дә белүче! Һәм алар Аңа тиңдәш ясаган нәрсәдән югары ул!"
93. "Әйт: «Раббым, әгәр аларга вәгъдә иткән нәрсәне миңа күрсәтсәң,"
94. "Раббым, мине залимнәр кавеме арасында булдырма!»"
95. "Һәм, хакыйкатьтә аларга вәгъдә ителгән нәрсәне сиңа күрсәтергә Без, әлбәттә, кодрәтлебез."
96. "Яманлыкны яхшырак булган нәрсә белән кире кайтар, аларның нәрсә сыйфатлаганнарын Без яхшырак беләбез."
97. "Һәм әйт: «Раббым, Сиңа шайтаннарның коткысыннан сыенам,"
98. "һәм мин Сиңа сыенам, Раббым, алар минем яныма килмәсен өчен»."
99. "Аларның берәрсенә үлем килсә, ул әйтер: «Раббым, кире кайтар мине!"
100. "Бәлки мин үземнең калдырган нәрсәмдә игелек эшләрмен». Бер дә юк! Бу — аның әйткән сүзе генә, аларның артында исә — алар терелтеләчәк көнгә кадәр киртә бар."
101. "Быргыга өрсәләр, бу көнне алар арасында туганлык та булмас, һәм алар бер-берсеннән сорашмаслар да."
102. Кемнең үлчәүләре авыр булса... алар уңышка ирешүчеләр.
103. "Кемнең үлчәүләре җиңел булса... алар үзләренә зыян китерүчеләр, җәһәннәмдә мәңге калырлар."
104. Аларның йөзләрен ут көйдерер һәм алар анда караңгы чырайлылар.
105. "Сезгә Минем аятьләрем укыла торган булмадымыни, сез исә аларны ялганга чыгардыгыз?"
106. "Алар: «Раббыбыз, безнең бәхетсезлегебез бездән өстен булды һәм без адашкан кавем булдык», — диделәр."
107. "«Раббыбыз, безне моннан чыгар һәм, әгәр без тагы кабатласак, без, хакыйкатьтә, залимнәрдән булырбыз!»"
108. Ул әйтте: «Хур булып анда кире кайтыгыз һәм Минем белән сөйләшмәгез!
109. "Хакыйкатьтә, Минем колларымнан бер фирка булды, «Раббыбыз, иман китереп инандык, безне ярлыка, һәмма рәхмәтеңә ирештер! Син — рәхимлеләрнең иң хәерлесе!» — диделәр."
110. Сез аларны мәсхәрә иттегез һәм сез алар өстеннән көлгәндә алар сезгә Минем искә төшерүемне оныттырдылар.
111. Бүген Мин аларга сабыр булганнарына карата җәза бирдем һәм алар — җиңүчеләр!»
112. Ул: «Еллар саны буенча сез җирдә күпме тордыгыз?» — диде.
113. "Алар: «Без бер көн яки көннең бер өлешен генә тордык, һәм санаучылардан сора!» — диделәр."
114. "Ул әйтте: «Сез аз гына тордыгыз, әгәр сез белә торган булсагыз иде."
115. Әллә Без сезне уен-көлке өчен яраттык та һәм сез Безгә кайтарылмаячаксыз дип исәпләдегезме?
116. "Аллаһ — олы, хак падишаһ! Аннан башка иләһ юк, хөрмәтле гареш Раббысы!"
117. "Кем Аллаһ белән башка иләһкә ялвара икән, моңа һичбер дәлиле юк, һәм аның хисабы да бары тик Раббысында гына! Кәферләр бәхеткә ирешми бит!»"
118. "Һәм әйт: «Раббым, ярлыка һәм мәрхәмәткә ирештер! Һәм Син — рәхимлеләрнең иң хәерлесе!»"