5. "Ий, кешеләр! Әгәр сез терелтеп чыгару турысында шик-шөбһәле булсагыз, сезгә аңлатып бирер өчен Без сезне, хакыйкатьтә, туфрактан, аннан соң тамчыдан, аннан соң кан куерыгыннан, аннан соң тулысынча кыяфәткә керткән һәм кыяфәткә кермәгән ит кисәгеннән бар итеп яраттык. Һәм Без карыннарда Үзебез теләгәнчә билгеле вакыт мөддәтенә урнаштырабыз, һәм моннан соң сезне бала буларак чыгарабыз, моннан соң, сез балигълыкка ирешер өчен. Сезнең арагыздан вафат булучы да бар һәм арагыздан белемнән соң бернәрсә белмәс өчен гомернең иң аянычына кайтучы да бар. Һәм син җирнең коргаксыганын күрәсең. Һәм Без аңа су иңдерсәк — ул селкенә башлап күперә һәм һәр күркәм ишне үстереп чыгара."