1. " Шәфкатьле, рәхимле Аллаһ исеме белән... Та һә."
2. "Без үзеңә Коръәнне син җәфа чиктерер өчен иңдермәдек,"
3. куркучыга искәртмә буларак кына.
4. Җир һәм югары күкләрне бар итеп яратучыдан иңдерү итеп.
5. Шәфкатьле гарешкә лаеклы юнәлеш белән юнәлде.
6. "Күкләрдәге дә, җирдә булган да һәм алар арасындагы да, һәм җир астындагы да — Аныкы."
7. "Әгәр син сүзне кычкырып әйтсәң дә, Ул сер булганны да, иң яшеренен дә белеп тора бит!"
8. Аллаһ! Аннан башка иләһ юк! Анда — иң матур исемнәр!
9. Сиңа Муса турында риваять килеп җиттеме?
10. "Менә ул ут күрде дә әһелләренә: « Калып торыгыз әле! Мин ут күрдем, шаять, мин үзегезгә аннан кисәү китерермен яки утка таба туры юл табармын » — дип әйтте."
11. "Аның янына баргач: «Ий, Муса!» —диелде."
12. "«Мин, хакыйкатьтә, синең Раббың! Аяк кием¬нәреңне сал! Син изге үзән — Тувәдә бит!"
13. Һәм Мин сине сайладым һәм вәхи ителгәнгә колак сал!
14. "Мин, хакыйкатьтә, Аллаһ! Миннән башка иләһ юк! Һәм Миңа гыйбадәт кыл һәм Мине искә алыр өчен намаз укы!"
15. "Хакыйкатьтә, сәгать — килә торган. Миңа исә һәр җан тырышканына карата җәзасын алсын өчен аны яшерү кирәк!"
16. Аңа ышанмый торган һәм үз һәвәсенә иярүче үзеңне аннан читкә юнәлдермәсен! Югыйсә һәлак булырсың!
17. "Синең уң кулыңда нәрсә ул? Ий, Муса!»"
18. "«Бу— минем таягым, аңа мин таянып йөримен һәм аның белән сарыкларым өчен яфраклар бәреп төшерәмен. Минем анда башка ихтыяҗларым да бар!» — диде."
19. "Ул: «Ташла аны, ий, Муса!»—диде."
20. Ул аны ташлады һәм менә ул — шуыша торган елан.
21. Ул: «Ал аны һәм курыкма! Без аны элекке халәтенә кайтарырбыз!»—дип әйтте.
22. "«Һәм кулыңны куеныңа тык һәм ул, башка аять булып, ул ак булып, зыянсыз килеш килеп чыгар,"
23. үзеңә Безнең аятьләребезнең иң бөеген күрсәер өчен.
24. Бар фиргавенгә. Ул чиктән тыш котырына!
25. Ул: «Раббым! Күкрәгемне киңәйтсәнә!
26. Һәм әмеремне җиңеләйт!
27. "Һәм телемдәге төенне чиш,"
28. алар сүземне аңласыннар!
29. Һәм минем әһелләремнән үземә вәзир булдыр!
30. "Һарунны, кардәшемне!"
31. Аның белән минем көчемне ныгыт!
32. Һәм аны минем әмеремдә катнашучы ит!
33. Хәтта без Сине күп иттереп тәсбихләп мактар өчен!
34. Һәм Сине күп искә алдык.
35. Һәм Син безне күзәтеп торасың бит».
36. "Ул әйтте: «Сораганың сиңа бирелде инде, ий Муса."
37. Һәм башка икенче мәртәбә Без сиңа мәрхәмәт күрсәттек инде.
38. Менә Без синең анаңа вәхи кылына торган нәрсәне вәхи кылдык:
39. "«Аны табутка сал һәм аны диңгезгә ташла, диңгез исә аны ярга ташласын һәм аны Минем дошманым, һәм аның дошманы алыр». Һәм Мин сиңа Үземнең мәхәббәтемне салдым һәм син Минем карамагымда үстерелсен өчен дә."
40. "Менә синең кыз кардәшең үтеп бара һәм ул: « Сезгә аның турында кем кайгыртачакны күрсәтмәскәме?» — диде. Һәм синең анаңа күзләре шатлансын һәм ул көенмәсен өчен Без сине кире кайтардык, һәм син бер җанны үтердең, һәм Без сине гамь-сагы-шыңнан коткардык, һәм сынау белән сынадык, һәм син еллар буена Мәдйән әһелләре арасында калдың, соңыннан билгеле вакытка килдең, ий, Муса!"
41. Һәм Мин сине Үзем өчен сайлап алдым.
42. Минем аятьләрем белән син һәм үзеңнең кардәшең барыгыз. Мине искә алуда көчсез булмагыз.
43. "Икегез дә фиргавенгә барыгыз, ул чиктән узды бит."
44. "Һәм аңа йомшак сүз әйтегез, шаять, ул гакылына килер яки куркыр»."
45. "Алар: «Раббыбыз! Без куркабыз, ул безне җәберләр яки ул чиктән узар», — дип әйттеләр."
46. "Ул әйтте: «Курыкмагыз! Мин бит сезнең белән, ишетәм һәм күрәм дә."
47. "Һәм аңа барыгыз да әйтегез: «Без Раббыңның рәсүлләре, Исраил угылларын безнең белән җибәр һәм аларны газаплама. Без сиңа Раббыңның аяте белән килдек һәм туры юлга күндерүгә ияргәнгә иминлек булсын!"
48. Ялганга санаган һәм йөз боручыга газап бар икәнлеге безгә вәхи кылынды инде».
49. "Ул: «Кем соң сезнең Раббыгыз, ий, Муса?» — диде."
50. "«Безнең Раббыбыз бөтен нәрсәгә үзенең кыяфәтен бирә һәм аннан соң туры юлга күндерә», — дип ул әйтте."
51. Ул: «Әүвәл булган буыннарның хәлләре ничек соң?» —диде.
52. "«Алар турындагы белем Раббымда, китапта, минем Раббым адашмый да, онытмый да»,—диде."
53. "Ул сезнең өчен җирне тигезлек итте, һәм сезгә анда юлларны сузды, һәм күктән су иңдерде, һәм Без аның белән һәртөрле үсемлекләрне ишле итеп үстереп чыгардык."
54. Ашагыз һәм мал-туарларыгызны көтегез. Монда анык булганнарга аять бар бит!
55. "Без аннан сезне бар итеп кылдык, һәм Без сезне аңа кайтарырбыз, һәм башка мәртәбә аннан чыгарачакбыз."
56. "Һәм Без аңа Үзебезнең барлык аятьләребезне күрсәттек, ул исә ялганга санады һәм карышты."
57. "Ул әйтте: «Әллә син, үз сихерең белән безне җиребездән чыгарырга килдеңме, ий, Муса?"
58. "Без сиңа, әлбәттә, шундый ук сихерне күрсәтербез; безгә һәм үзеңә шартлы вакыт билгелә — без дә аны бозмабыз, син дә — урталык төштә»."
59. "Ул: «Сезнең өчен вакыт — бизәнү көне һәм кешеләр таң белән җыелсыннар», — диде."
60. "Һәм фиргавен борылып китте, үзенең хәйләкәрләрен җыйды һәм аннан соң килде."
61. Муса аларга: «Үкенү сезгә! Аллаһ өстенә ялган уйлап чыгармагыз! Юкса Ул сезне газап белән һәлак итәр. Ялган уйлап чыгаручы —уңышсыз!» —дип әйтте.
62. Алар үз эшләре турында үзара фикер алыштылар һәм яшерен килеш киңәшләштеләр.
63. "Алар: «Әлбәттә, болар — ике сихерче, алар үзләренең сихерләре белән сезне җирегездән чыгарырга телиләр, үрнәкле юлыгызны һәлак итмәкче булалар."
64. "Хәйләләрегезне берләштерегез. Аннан соң саф булып килегез, өстенлек алучы бүген җиңәр!»"
65. "Алар: «Ий, Муса! Син ташлыйсыңмы яки беренче ташлаучы без булабызмы?» —диделәр."
66. "Ул: «Юк, сез ташлагыз!» —диде, һәм менә алар-ның җепләре һәм таяклары аларның сихерләреннән шуышкан кебек тоелды."
67. Һәм Муса күңелендә курку сизеп алды.
68. "Без әйттек: «Курыкма, син югарырак бит!» —дидек."
69. "Һәм уң кулыңда булган нәрсәне ташла, алар кылган нәрсәләрне ул йотар. Хаклыкта, алар сихерче хәйләсен ясадылар һәм сихерче кайда гына булса да уңышлы булмас»."
70. "Һәм сихерчеләр йөзтүбән сәҗдәгә егылдылар, һәм: «Без Муса белән Һарун Раббысына иман китердек!» — диделәр."
71. "Ул: «Сез әллә Аңа мин рөхсәт итмәстән иман китереп инандыгызмы? Ул сезне сихергә өйрәтүче өлкәнегездер. Мин сезнең аяк-кулларыгызны аркылы чабып кисәрмен һәм сезне хөрмә агачлары кәүсәләренә кадаклап куячакмын, шунда безнең кайсыбыз газаплауда катырак һәм дәвамлырак икәнен белерсез», — диде."
72. "Алар: «Без сине үзебезгә килгән ачык аңлаешлылардан һәм безне барлыкка китерүчедән дә артыграк дип танымыйбыз. Хөкем иткәнеңне ит. Син, хаклыкта, дөнья тереклегендә генә хөкем итә аласың."
73. "Без Раббыбызга Ул хата-кимчелекләребезне һәм безне син мәҗбүрләгән сихердән ярлыкасын дип иман китереп инандык. Һәм Аллаһ — хәерлерәк, һәм мәңгелек!»"
74. "Раббысына гөнаһкәр булып килүчегә — җәһәннәм, анда ул үлмәс тә һәм тере дә булмас."
75. Кем исә Аңа иман китереп игелек эшләгән килеш килсә — аларга иң югары дәрәҗәләр.
76. Мәңгелек бакчалары — аның астында елгалар агып тора — анда мәңге тору өчен. Сафланганның әҗере менә шул!
77. Һәм Без Мусага вәхи кылдык: «Төнлә Минем колларым белән чык һәм аларга диңгез аша коры юл сал. Куып җитүдән хафага калма һәм курыкма!»
78. "Һәм фиргавен аларны гаскәриләре белән куып китте, һәм аларны диңгез каплады."
79. Фиргавен үз кавемен адаштырды һәм туры юлдан алып бармады
80. "«Ий, Исраил угыллары! Без сезне дошманыгыздан коткардык, һәм сезгә тауның уң ягында очрашуны билгеләдек, һәм сезгә манна һәм бүдәнә кошларын иңдердек."
81. "Без ризыкландырганның хуш булганнарын ашагыз һәм монда чиктән чыкмагыз, юкса Минем ачуым тотар, Минем ачуым төшкәннәр һәлак булды инде."
82. "Һәм Мин, әлбәттә, тәүбә иткән һәм иман китереп инанган, һәм игелекләр эшләгән, һәм аннан соң туры юлдан баручыга — ярлыкаучы."
83. "Үз кавемеңнән нәрсә ашыктырды сине, ий, Муса?"
84. "Ул: «Алар минем эземнән баралар һәм мин. Раббым, сине ризаландырыр өчен ашыктым», — диде."
85. "Ул: «Синнән соң Без синең кавемеңне сынадык инде, аларны сәмири юлдан яздырды», —диде."
86. "Һәм Муса, үз кавеменә ачуланып, кайгырып кире кайтты, һәм : «Ий, кавемем! Әллә сезгә Раббы-гыз матур вәгъдә бирмәдеме? Әллә вәгъдәләшү озак булып тыелдымы? Әллә сезгә Раббыгызның ачуы кагылуын теләдегезме? һәм сез миңа биргән вәгъдәгезне боздыгыз!»—диде."
87. "Алар: «Без сиңа биргән вәгъдәбезне үз теләгебез белән бозмадык, безгә кавем бизәнә торган нә¬сәләрдән йөкләр китерергә кушылды һәм без китереп ташладык, сәмири дә шулай ук китереп атты», — диделәр."
88. "Һәм ул аларга мөгри торган гәүдәле боза чыгарды, һәм алар: «Бу — сезнең иләһегез һәм Мусаның иләһе, ул онытты гына»,—диделәр."
89. "Алар аның сүз кайтара алмаганын һәм за да, файда да эшли алмаганын күрмәделәрмени?"
90. "Һәм аларга Һарун моңа кадәр үк: «Ий, кавемем! Хаклыкта, сез моның белән сыналасыз гына, сезнең Раббыгыз Шәфкатьле бит һәм миңа иярегез. Һәм минем әмеремә буйсыныгыз!»—дип әйткән иде."
91. "Алар: « Безгә Муса кайтканга кадәр аны олылауны ташламыйбыз», — диделәр."
92. "Ул әйтте: «Ий, Һарун! Аларның адашканнарын күргәннән соң нәрсә тыйды соң сине"
93. миңа иярүдән? Әллә син минем әмеремә каршы булдыңмы?»
94. "Ул: «Ий, минем анамның улы! Минем сакалымнан да, башымнан да эләктермә инде. Мин: «Исраил угыллары арасында аерылышуны китереп чыгардын һәм минем сүземнең үтәлүен күзәтмәдең», —дип әйтерсең дип курыктым», —диде."
95. "Ул: «Синең эшең нәрсәдә, ий, сәмири?»— диде."
96. "Ул: «Мин алар күрмәгәнне күрдем, мин рәсүлнен эзеннән бер уч учлап алдым һәм шуны ташладым: менә шулай нәфесем мине аздырды», —диде."
97. "Ул әйтте: «Кит моннан, менә сиңа тормышта бары: «Кагылмагыз миңа!» —дип әйтергә туры килер һәм сиңа билгеләнгән вакыт булыр һәм ул үзгәртелмәс. Үзең коллык кылган иләһеңә кара: без аны яндырырбыз да тузан итеп диңгезгә очырырбыз."
98. "Хаклыкта, иләһегез—Аллаһ, Аннан башка иләһ юк, Ул белем белән барлык нәрсәләрне чолгый!»"
99. Менә шулай Без сиңа үткәндәге хәбәрләрне хи¬кәя кылабыз һәм Без сиңа Үз тарафыбыздан искә шерүне бирдек!
100. Кем аннан борылса — кыямәт көнендә йөк ал барыр.
101. Мәңге аның белән булып. Һәм кыямәт көнендә бик яман булыр аларга йөк!
102. "Ул көнне быргы өрелгәч, Без гөнаһкәрләрне зәңгәр күзле итеп җыярбыз."
103. "Алар бер-берсе белән: «Сез анда унны гына үт-кәрдегез», — дип пышылдап сөйләшерләр."
104. "Аларның нәрсә сөйләгәннәрен Без яхшырак беләбез. Менә алар арасыннан юлы белән иң туры булганы: «Сез анда бер көн генә үткәрдегез», —дип әйтте."
105. Һәм алар синнән таулар турында сорыйлар. Әйт: «Раббым аларны тузан итеп очырыр
106. "һәм аларны тигез, шома үзәнлек итеп калдырыр,"
107. "син анда чокыр-чакыр да, калкулык та күрмәссең! »"
108. "Ул көнне алар чакыручы артыннан барырлар, анда кәкрелек булмас һәм Шәфкатьле алдында тавышлар тынып калыр, тик кыштырдау гына ишетерсең."
109. Ул көнне Шәфкатьле изен-рөхсәт иткәннән һәм кемнең сүзе белән разый булганнан башка шәфәгать булышмас!
110. "Ул аларга кадәр булганны да һәм алардан соң булачакларын да белеп тора, алар исә моны белемнәре белән чолгап ала алмыйлар."
111. Тере һәм мәңге булучы алдында йөзләр иелеп төштеләр һәм һәр золым күтәреп килгәннәр алданды.
112. "Кем исә иман китереп инанган хәлдә игелекләр эшләгән икән, ул золымнан, да кысудан да курыкмас."
113. "Һәм менә шулай Без аны гарәпчә Коръән итеп иңдердек, һәм анда куркытуларны кат-кат китердек, шаять, алар куркырлар яки аларда искә төшерүне уятыр."
114. "Аллаһ, хак падишаһ бар нәрсәдән дә югары! Сиңа аны вәхи итү тәмам булганга кадәр Коръән белән ашыкма һәм: «Раббым! Гыйлемемне арттыр!» — дип әйт."
115. "Һәм Без моңа кадәр Адәм белән гаһед төзегән идек, ул исә онытты, һәм Без анда чыдамлылык тапмадык."
116. "Һәм менә Без фәрештәләргә: «Адәмгә сәҗдә кылыгыз!» — дидек, һәм алар иблистән башка сәҗдә кылдылар, ул исә баш тартты."
117. "Һәм Без: «Ий, Адәм! Бу — сиңа һәм синең хатыныңа— дошман! Сезне ул оҗмахтан чыгара күрмәсен, бәхетсез булырсың бит!"
118. "Анда сиңа ач булырга да туры килмәс, ялангач та булмассың"
119. "Һәм анда син сусамассың да,кызудан да интекмәссең»."
120. "Һәм шайтан аңа вәсвәсә салды, һәм: «Ий, Адәм! Мин сиңа мәңгелек агачын һәм бетми торган падишаһлыкны күрсәтмимме?» — диде."
121. "Алар икесе дә аннан ашадылар, һәм аларның оят җирләре күренде, һәм алар икесе дә җәннәт яфракларын тоташтырып тегә башладылар. Һәм Адәм Раб-бысын тыңламады, һәм юлдан язды."
122. "Моннан соң аны Раббысы сайлады, кичерде аны һәм туры юлга күндерде."
123. "Ул: «Бер-берегезгә дошман булып, аннан икегез дә төшеп китегез! Әгәр Миннән сезгә җитәкчелек килсә, минем җитәкчелегемә иярүче — юлдан да язмас һәм бәхетсез дә булмас!» — дип әйтте."
124. "«Мине искә алудан борылганның, хакыйкатьтә, тормышы тар булыр һәм Без аны кыямәт көнендә сукыр килеш җыярбыз»."
125. "Ул: «Раббым! Ни өчен мине сукыр итеп кубардың? Мин элек күрә торган идем бит», — дип әйтер."
126. "Аңа: «Сиңа Минем аятьләрем шулай килгән иде бит һәм син аларны оныттың. Син дә бүген шулай онытылачаксың»,—дип әйтер."
127. "Һәм исраф кылган, һәм Раббысының аятьләренә иман китермәгәннәргә менә шулай җәза бирәбез, әхыйрәт газабы исә, әлбәттә, катырак та, дәвамлырак та!"
128. Безнең аларга кадәр күпме буыннарны һәлак итүебез һәм хәзер аларның торган урыннары өстеннән йөриләр. Аларны туры юлга күндермәдемени? Гакыл ияләре булганнарга монда аятьләр бар!
129. "Һәм әгәр Раббыгызның үткәндә әйткән сүзе булмаса, бу әлбәттә, котылгысыз булыр иде һәм әҗәл дә билгеләнгән инде!"
130. "Алар сөйләгәнгә сабыр ит, һәм кояш чыкканчы, һәм аның баеганына кадәр, һәм төн вакытларында, һәм көн уртасында Раббыңны мактап тәсбих әйт! Шаять, син разый булырсың."
131. Аларның кайсыбер ишләрен сынау өчен дөнья тереклегенең бизәкләре белән Без файдаландырган нәрсәләргә күзеңне төшермә! Синең Раббыңның ризыгы хәерлерәк һәм дәвамлырак!
132. "Һәм әһелләреңә намаз үтәргә әмер ит, аңа түземлек күрсәт, Без синнән ризык сорамыйбыз, Без сине ризыкландырабыз, ахыр исә тәкъвалыкта."
133. Алар: «Ни өчен безгә ул Раббысыннан аять белән килмәде?»—диләр. Аларга беренче төргәкләрдә ачык аңлатма килмәдемени?
134. "Әгәр Без аларны моңа кадәр газап белән һәлак иткән булсак, әлбәттә, алар: «Раббыбыз, әгәр Син безгә рәсүл җибәргән булсаң, без кимсетелгәнче һәм хурланганчы Синең аятьләреңә ияргән булыр идек», —дип әйткән булырлар иде."
135. "«Һәрберсе көтеп тора, сез дә көтеп торыгыз. Соңыннан кемнең тигез юл ияләреннән икәнен һәм кемнең туры юлдан барганын белерсез!» —дип әйт."