• 1. "Шәфкатьле, рәхимле Аллаһ исеме белән… Әлиф ләм мим."
  • 2. "Бу китап, һичбер шөбһә-шиксез, тәкъвалык ияләренә тугры юлга күндерүче, кулланма."
  • 3. "Алар гаибкә инаналар, намаз үтиләр, үзләренә Без ризыкландырганнан чыгым тоталар."
  • 4. "Алар сиңа иңдерелгәнгә дә, синең алдан иңдерелгәнгә дә иманлы булып, әхыйрәткә дә нык ышанырлар."
  • 5. Болар Раббыларыннан булган тугры юлда булучылар һәм болар уңышка да ирешүчеләр.
  • 6. "Хакыйкатьтә, кәфер булучыларны үгетләсәң дә,үгетләмәсәң дә, барыбер алар иман китереп инанмаячаклар.("
  • 7. Аллаһ аларның йөрәкләрен һәм колакларын мөһерләгән. Аларның күзләрендә дә япма бар. Аларга-бөек газап!
  • 8. "Кешеләр арасында: «Аллаһка һәм ахыр көнгә иман китердек», — дип әйтүчеләр дә бардыр. Ләкин алар иман китереп инанучылар түгелдер."
  • 9. Алар Аллаһны һәм иман китереп инанганнарны алдарга тырышалар. Ләкин үз-үзләрен генә алдыйлардыр. Үзләре исә шуны тоймаслар.
  • 10. Йөрәкләрендә авыру бардыр. Аллаһ исә аларның авыруларын арттырыр. Ялганлаганнарына карата алага -үзәк өзгеч газап.
  • 11. "Әгәр аларга: «Сез җир йөзендә бозыклык таратмагыз», -дип әйтелсә, алар: «Юк! Без —игелек кылу¬чылар гына», —дип әйтерләр."
  • 12. "Алар бит, хакыйкатьтә, бозыклык таратучылардан булырлар, ләкин үзләре дә тоймаслар."
  • 13. "Әгәр аларга: «Кешеләр иман китереп, инанган шикелле сез дә иман китерегез», —дип әйтелсә, алар: «Нәрсә? Без тилеләр ышанган шикелле ышаныйкмы әллә?» —дип әйтерләр. Алар үзләре тилеләр түгелме соң? Ләкин алар шуны белмәсләр."
  • 14. "Инде иман китереп инанучыларны очраталар икән, аларга: «Без иман китердек», — дип әйтәләрдер, хуҗалары белән бергә калсалар, «Без сезләр белән бергәдер. Хакыйкатьтә, без аларны мыскыл итәбез*, — дип әйтәләр."
  • 15. Аллаһ аларны мыскыл итәр әле һәм аларның чиктән чыгып адашып йөрүләрен арттырыр.
  • 16. "Алар ялгышлыкны тугры юл белән сатып алучылар. Һәм аларның сәүдәләре дә уңмаган, һәм алар тугры юлга күнүчеләрдән дә булмадылар."
  • 17. "Аларның мисалы нәкъ ут кабызучы шикелле. Хакыйкатьтә, ут тирә-юнен яктырткач Аллаһ аларның нур яктылыгын тартып алып, һәм Ул аларны караңгы¬лыкта калдырды, һәм аларның күзләре дә күрмәс бул¬ган."
  • 18. "Алар чукрак, телсез, сукыр һәм алар кире кайтмаслар инде."
  • 19. "Яки күктәге яңгыр болыты шикелле. Ул бо­лыттан караңгылык, күк күкрәү һәм яшен яшьнәү булыр. Үлемнән куркып, күк күкрәвен ишетмәс өчен бармакларын колакларына тыкканнар. Аллаһ исә кәферләрне урап алучы!"
  • 20. "Яшен күз күрүләрен алырдай тора; ул аларга яктырткан саен алар анда бара торалар. Үзләрен караңгылык томалап алса, тик басып торалар. Әгәр Аллаһ — теләсә, әлбәттә, аларны ишетүләреннән һәм күрүләреннән мәхрүм иткән булыр иде. Ха­кыйкатьтә, Аллаһ — һәрнәрсәгә кодрәтле!"
  • 21. "Ий, кешеләр! Үзегезне һәм сезгә кадәр булучы­ларны юктан бар итеп яраткан Раббыгызга гыйбадәт кылыгыз! Шаять, сез тәкъвалыкка ирешерсез."
  • 22. "Ул сезгә җирне түшәк, күкне исә түшәм итте, күктән су иңдереп, шуның белән сезгә ризык бул­сын дип җирдән җимешләрне чыгаручы Аллаһка, үзегез шуны белә торып, тиңдәшләр тотмагыз!"
  • 23. "Әгәр исә Без колыбызга иңдергәннән шик- шөбһәдә булсагыз, аның сымак булган сүрә китереп бирегез һәм дөрес булсагыз, Аллаһтан башка шаһит­ларыгызны да чакырып китерегез."
  • 24. "Әгәр шулай итә алмасагыз, ә сез моны һич беркайчан да шулай эшли алмассыз, уттан куркып торыгыз, аның утыннары кешеләр белән ташлар бу­лыр. Ул кәферләргә әзерләнеп куелган инде."
  • 25. " Иман китереп инанучыларны һәм игелек кы­лучыларны шатлык белән сөендер: аларга — астын­да елгалар агып тора торган бакчалар! Җимештән ризык китереп ризыкландырылган саен алар: «Без­не моңа кадәр ризыкландырган нәрсә», — дип әй­терләр. Аларга исә ошаганы гына китереп бирелә­дер. Аларга — ул бакчаларда пакь хатыннар булыр­лар. Алар анда мәңгегә калырлар."
  • 26. "Хакыйкатьтә, Аллаһ черки яки аннан кечерәк булган нәрсәне мисал буларак күрсәтүдән оялмас. Моны иман китереп инанучылар исә Раббыларыннан булган хаклык дип белерләр. Инде кәфер булучылар: «Бу мисалны китереп Аллаһка нәрсә кирәк булган икән?» — дип әйтерләр. Аның белән Ул күпләрне саташтырды һәм күпләрне тугры юлдан җибәрде. Ул азганнардан башка беркемне дә саташтырмады."
  • 27. "Алар шулдыр ... кем Аллаһ белән йөкләмәне ныгыткан саен аны боза һәм Аллаһ тоташтырырга әмер иткәнне кисеп ташлый, һәм җир йөзендә бозыклык тараталар. Алар хәсрәт күрәчәкләр."
  • 28. "Ничек соң Аллаһка ышанмыйсыз? Сез үлекләр идегез, үзегезне терелтте. Янә үзегезне үлек хәленә кайтарачак һәм янә үзегезне терелтер. Моннан соң исә Аңа кире кайтачаксыз."
  • 29. Ул — сезләргә җир йөзендә булган һәрнәрсәне юктан бар итеп яратучы. Моннан соң күккә керешеп аны җиде күк кыяфәтенә керткән һәм Ул - һәрнәрсәне белүчедер!
  • 30. "Менә Раббың фәрештәләргә: «Мин җирдә Үземә хәлифә булдырам» - дип әйткәч, алар: «Анда бозыклык кылачак һәм кан түгәчәк затны булдырырсыңмы әллә? Без исә Үзеңне мактау белән данлыйбыз һәм изгелек белән пакьләп торабыз»,—дип әйттеләр. Аллаһ: «Хакыйкатьтә, Мин сез белмәгәнне белеп торучы!» —диде. "
  • 31. "Һәм Ул Адәмгә һәрнәрсәнең исемнәрен өйрәтте һәм моннан соң аларны фәрештәләргә тәкъдим итте дә: «Боларның исемнәрен Миңа хәбәр итеп бирегез, әгәр сез дөрес булсагыз!» —диде."
  • 32. "Алар: «Данлыклау Сиңа гына лаеклы! Син безгә Үзең гыйлем биргән нәрсәдән башка бернәрсә дә белмибез! Хакыйкатьтә, Син — гыйлем һәм хикмәт ияседер!»—диделәр."
  • 33. "Ул исә: «Ий, Адәм! Аларга бу исемнәрне хәбәр ит!* —дип әйтте. Аларга исемнәрне хәбәр иткәч, Ул: «Мин сезләргә күкләрдә һәм җирдә гаиб булучы нәр­сәләрне белүче булуымны һәм ачыктан-ачык, һәм яше­рен килеш кылганнарыгызны да белүче булуымны әйтмәгән идеммени? » — диде."
  • 34. " Һәм менә Без фәрештәләргә: «Адәмгә сәҗдә кы­лыгыз», — дип әйттек. Иблистән башка, алар сәҗдә кылдылар. Ул исә баш тартты һәм тәкәбберләнде. Һәм ул кәферләрдән булып чыкты."
  • 35. " Һәм Без: «Ий, Адәм! Үзең дә, хатының да җән­нәттә яшәгез! Анда теләгән нәрсәгезне ашагыз! Бу агач­ка гына якын килмәгез! Килсәгез — икегез дә залимнәргә әйләнерсез!» —дип әйттек."
  • 36. "Шайтан исә аларның икесен дә үзенә таба котыр­тып абындырды. Һәм аларны булган төшеннән чыгар­ды. Һәм Без: «Бер-берегезгә дошман булып чыгып ки­тегез! Җир йөзендә сезгә тору урыныдыр һәм вакыты­на кадәр файдалану», — дидек."
  • 37. " Адәм Раббысының сүзләренә тыңлап буйсынды һәм Ул аны гафу итте. Хакыйкатьтә, Ул — тәүбәләрне кабул итүче, рәхимле."
  • 38. " Без: «Барыгыз да моннан чыгып китегез! Әгәр сезләргә Миннән тугры юлны күрсәтүче килсә, тугры юлны күрсәтүчегә кем булса да иярсә, өстендә хәвеф тә булмас һәм алар кайгырмаслар да!» —дип әйттек."
  • 39. «Кәфер булучылар һәм аятьләребезне ялганга чыгаручылар исә утта торучылардан булырлар. Анда алар мәңгегә калырлар!»
  • 40. "Ий, Исраил угыллары! Үзегезгә күрсәткән нигъ­мәтемне исегезгә төшерегез! Миңа биргән йөкләмәне (гаһедне) төгәл үтәгез! Мин дә сезләргә биргән йөкләмәне төгәл үтәрмен. Һәм Миннән генә котыгыз очсын! "
  • 41. Сездә булганның дөреслеген исбатлап Мин иң­дергәнгә инаныгыз! Һәм аны беренче буларак кәферлек белән юкка чыгармагыз! Минем аятьләремне кече бәягә алыштырмагыз һәм Миннән генә куркыгыз!
  • 42. Хаклыкны ялганга киендермәгез! Үзегез белеп торып хаклыкны яшермәгез!
  • 43. "һәм намазны үтәгез, зәкәт бирегез, рәкәгать кылучылар белән бергәләп рәкәгать кылыгыз!"
  • 44. "Әллә үз-үзегезне онытып кешеләрне изгелеккә өндәрсезме? Үзегез дә китапны укып торасыз, әллә уйланып карамыйсызмы?"
  • 45. "Сабырлыкта һәм намаз-дога кылуда ярдәм эз­ләгез! Хакыйкатьтә, тыйнаклардан башка ул барчаларга авыр булыр!"
  • 46. " Раббылары алдына килеп басачакларын, Аңа кире кайтачакларын белеп торалардыр."
  • 47. "Ий, Исраил угыллары! Үзегезгә күрсәткән нигъмәтемне искә төшерегез! һәм, хакыйкатьтә, Мин үзегезне галәмнәр өстендә фазыйләтләндердем."
  • 48. "Бер җан икенченең җәзасын үз өстенә ала ал­маячак көннән, аннан шәфәгате дә кабул ителмәс, һәм аннан фида да алынмас, һәм аларга ярдәм дә ителмәс көннән куркыгыз!"
  • 49. "Менә, исегезгә төшерсәгез, Без сезне фиргавен токымыннан коткарган идек! Алар үзегезне газап­ның иң начарына дучар иткәннәр иде! Хатыннары­гызны тере калдырып, ир балаларыгызны кырып үтерделәр һәм бу сезнең өчен Раббыгыздан булган бөек сынау иде"
  • 50. "Менә сезнең өчен диңгезне ярып җибәрдек һәм үзегезне коткардык, һәм фиргавен токымын Без батырдык, сез исә күз салып карап тордыгыз."
  • 51. "Менә Мусага Без кырык төнне вәгъдә итеп куйгач, сез аның китүе белән үзегезгә бозауны алып куйдыгыз. Шуның белән залим булдыгыз."
  • 52. Моннан соң да сез шөкрана булырсыз әле дип үзегезне гафу иттек!
  • 53. Тугры юлга күнәрсез дип Мусага китап белән аергыч тапшырганны исегезгә төшерсәгез иде.
  • 54. "Һәм Мусаның кавеменә: «Ий, кавемем! Бозауны алып үз-үзегезне рәнҗеттегез бит! Бар итүчегез алдында тәүбә кылып үтерешегез!» —дип әйткәнне исегезгә тө­шерсәгез иде! «Бар итүчегез алдында, үзегез өчен хәер­лерәк булыр иде! Ул сезне гафу итәр, хакыйкатьтә дә, Ул бит тәүбәне кабул итүче, рәхимле!»"
  • 55. "«Ий, Муса! Без Аллаһны үз күзләребез белән күрмичә иман китермәячәкбез!» —дип әйткәнегезне искә төшерегез! Һәм үзегезне яшен сукты, һәм сез күреп тордыгыз!"
  • 56. " Шөкрана булырсыз әле дип, үлгәнегездән соң үзе­гезне янә терелттек."
  • 57. "Без өстегезгә болыт капладык һәм сезгә: «Без ризык итеп биргәннәрдән хуш тәмлеләрне ашагыз»— дип манна белән бүдәнәләр дә иңдергән идек. Алар Без­не рәнҗетмәделәр, ләкин үз-үзләрен генә рәнҗеттеләр."
  • 58. Һәм менә Без: «Керегез бу карьягә һәм анда теләгән урыныгызда туйганчы ашагыз! Капкадан сәҗ­дә кылган килеш керегез һәм «Сызып ташлау — яр­лыкау!» диегез! Без сезнең хаталарыгызны кичерер­без һәм яхшылык кылучыларга арттырырбыз!» — дип әйттек!
  • 59. "Залим булучылар исә әйтелгән сүзне башкага, үзләренә әйтелмәгәненә алыштырдылар... Без исә залимнәр өстенә аларның азгынлык кылганнары өчен күктән җәза җибәрдек."
  • 60. " Муса кавеме өчен яңгыр үтенеп ялваргач, Без: «Таягың белән ташка бәр», —дип әйткәнне исегезгә төшерсәгез иде. Аннан унике чишмә бәреп чыкты. Һәр кеше үзенең су эчәр урынын белгән булды. «Аллаһның ризыгыннан ашагыз, эчегез! Бозыклык кылучылар бу­лып җирдә бозыклык чәчмәгез!»"
  • 61. " «Ий, Муса! Безнең бертөрле генә ризык ашарга сабырлыгыбыз җитми! Раббыңа безнең өчен дога кыл­саң иде! Ул безләргә җирдә яшеллек, озын кыярлар, сарымсак, ясмык белән суган үстереп чыгарса иде» — дигәнегезне исегезгә төшерегез! Сез хәерлене түбәнрәк булучы белән алыштырырсызмы?» —дип сорады ул. Кире төшегез Мисырга! Хакыйкатьтә, сезнең сорага­ныгыз булыр!» Һәм алар кимсетелделәр, хәерчелеккә чыктылар, һәм Аллаһның ачуына дучар булдылар. Бу — алар Аллаһның аятьләрен юкка чыгарганга, һәм нахак пәйгамбәрләрне үтергән өчен булды. Бу — ал ар­ның мәгъсыять кылуларыннан һәм атлап чыгуларына күрә булды."
  • 62. "Хакыйкатьтә, иман китереп инанучылар һәм йәһүди, һәм нәсаралар, һәм сабийлар — кем Аллаһка, һәм ахыр көнгә инанган, һәм игелек эшләгән икән ... әҗерләре Раббыларында булыр, һәм алар өстендә хә­веф тә булмас, һәм алар кайгырмаслар да.("
  • 63. "Һәм менә Без сездән вәгъдәләшүегезне алып, үзе­гездән югарыда тау күтәреп куйганыбызны исегезгә төшерсәгез иде! «Ирештергәнебезне көч белән алыгыз! Анда булганны аңыгызда саклагыз. Шаять, тәкъвалардан булырсыз!»"
  • 64. "Моннан соң исә, сез йөзегезне борып куйдыгыз! Әгәр сезләргә Аллаһның фазылы һәм мәрхәмәте булмаса, әлбәттә, хәсрәт күрүчеләрдән булыр идегез!"
  • 65. Шимбә көнендә дошманлык кылучыларның кем икәнлеген белдегез инде. Без исә аларга: «Җирәнгеч маймыллар булыгыз инде!» —дип әйттек.
  • 66. "Шулай иттереп, Без моны хәзер яшәүчеләргә һәм алардан соң булачакларга гыйбрәт итеп куйдык, тәкъва­ларга исә вәгазьләнү булыр."
  • 67. "һәм менә Мусаның кавеменә: «Хакыйкатьтә, Аллаһ сезләргә сыер чалырга әмер итә, — дип әйтте. «Син безне көлкегә калдырырга булдыңмы әллә?» — диделәр. Муса: «Җәһелләр арасында булмасам иде дип Аллаһтан ярдәм сорыймын», —диде."
  • 68. «Безгә Раббыңны чакырсаң иде. Ул безгә аның нинди икәнлеген аңлатыр иде!» — диделәр. «Ул аны карт булмаган дип һәм бозау түгел дип әйтәдер. Боларның уртасында булучыдыр. Сезгә нинди әмер бирелде шунысын үтәгез!» —диде ул.
  • 69. "Алар: «Безгә Раббыңны чакырсаң иде. Ул безгә аның төсен белгертсә иде»,—дип әйттеләр. «Хакыйкатьтә, ул ачык сары төсле сыер дип әйтә. Аңа күз салучылар караудан сөенәләр», — диде ул."
  • 70. " Алар: «Раббыңны чакырсаң иде. Ул безгә аның нинди икәнлеген аңлатса иде. Безнең өчен, хакыйкатьтә, сыерлар охшаш һәм без, Аллаһ теләсә, тугры юлда торучылардан булырбыз» ,—диделәр."
  • 71. "«Хакыйкатьтә, Ул әйткәнчә сука сукалый алмый торган сыер булыр, басуны сугара алмас, аның җитеш сезлеге дә, кашкасы да юктыр»,—диде ул. «Хәзер хак булганны китердең», —диделәр. Әлегә кадәр үтәмәскә булсалар да, алар аны чалдылар."
  • 72. Һәм менә сез җан үтердегез һәм аның турында тартыштыгыз. Аллаһ исә сезнең яшергәнегезне чыгарып бирүче!
  • 73. " Һәм Без: «Бер өлеше белән аңа бәрегез! » — дип әйттек. Шаять, сез аңларсыз әле дип Аллаһ шулай үле ләрне терелтә һәм үзегезгә аятьләрен күрсәтәдер."
  • 74. "Моннан соң кальбләрегез кырысланды, нәкь таш шикелле булдылардыр, хәтта тагын да кырысрактыр. Хакыйкатьтә, ташларның арасында да чишмәләр бәреп чыга торганнары да бардыр. Араларында ярылып,"
  • 75. " Әллә алар сезгә ышанырлар дип өметләнәсезме? Алар арасында инде Аллаһның сүзен ишеткән фирка дә бардыр, аны аңлап җиткергәннән соң, алар белә торып, аны бозып күрсәттеләр."
  • 76. " һәм әгәр алар иман китереп инанучыларны очратсалар: «Без иман китердек», —дип әйтәләр. Бер-берсе белән генә калганда: «Сезгә Аллаһ ачканны аларга сөйләп бирмәссезме икән? Хәтта алар Раббыгыз алдында моның турысында сезнең белән тарткалашсалар иде! »— дип әйтәләр. Әллә гакылга килмәссезме? "
  • 77. "Әллә Аллаһ аларның яшерен иттереп эшләгәннәрен дә, ачыктан-ачык кылганнарын да белмәс дип уйлыйлармы?"
  • 78. "Аларның арасында уку-язуны да, хыялларын­нан башка бернәрсә белмәүчеләр дә бардыр. Ләкин монысы аларның фараз кылуларыннан гынадыр."
  • 79. "Бик аз бәя алыр өчен үз куллары белән китап язып һәм моның соңында: «Бу — Аллаһтан», — дип әйтүчеләргә үкенеч булса иде! Аларның куллары язганга күрә һәм кәсеп иткәннәренә дә үкенеч булса иде! "
  • 80. "«Саналган көннәрдән башка безгә ут тимәя­чәк», — дип әйтәләр. Әйтсәнә: «Сез Аллаһтан килешү алдыгызмы әллә? һәм Аллаһ бит үз антын бозмаячак. Яки сез Аллаһ өстенә белмичә әйтәсезме?»"
  • 81. Әйе! Кем булса да явызлыкны кәсеп иткән һәм үз-үзен гөнаһлар белән чорнап алган икән... болар ут ияләредер. Һәм алар анда мәңгелеккә калырлар.
  • 82. Иман китереп инанучылар һәм игелек эшләүчеләр... алар җәннәт әһелләреннән булырлар. Анда алар мәңгелеккә калырлар.
  • 83. " Һәм менә Без Исраил угылларыннан Аллаһ­тан башкага гыйбадәт кылмаска, ата-анага, туганнарга, ятимнәргә, мескеннәргә яхшылык-ихсан кылырга дип килешү алдык һәм кешеләргә яхшы-хуш сүз генә әйтегез, намаз үтәгез, зәкәт бирегез. Моннан соң исә азларыгыздан башка йөзегезне борып куйдыгыз да кирелеккә бирелдегез!"
  • 84. "Һәм менә каныгызны түкмәссез, бер-берегезне йортларыгыздан куып чыгармассыз дип Без сездән килешүегезне алдык! Үзегез икърар кылдыгыз һәм шуңа шаһит булдыгыз."
  • 85. "Аннары исә сез бер-берегезне үтерешүче булдыгыз, бер өлешегезне йортларыннан куып чыгардыгыз, аларга каршы булып гөнаһ һәм дошманлык белән ярдәм күрсәттегез. Әсирләр эләкте исә алар өчен йолым алдыгыз. Аларны чыгару исә сезгә хәрам иде. Әллә китапның бер өлешенә ышанып, башка өлешенә көферлек кыласызмы? Кем булса да шулай эшләсә, аңа бу дөнья тереклегендә хурлыктан башка бернинди җәза булмас, кыямәт көнендә исә газапның иң көчлесе бирелер. Аллаһ бит сезнең кылганыгызга гафил түгел!"
  • 86. "Алар дөнья тереклеген әхыйрәт белән түләп алучылардыр. Аларның газаплары да җиңеләймәс, алар ярдәмгә дә ирешмәсләр."
  • 87. " һәм Без Мусага китап биргән идек, һәм аннан соң да рәсүлләрне җибәреп тордык. Без Мәрйәм углы Гыйсәгә дә аңлатмаларны бирдек һәм изге рух белән Без аны ныгыттык. Һәрвакыт нәфесләрегез сөймәгәнне рәсүл китергән саен сез тәкәбберләндегез ич! Аларның бер өлешен ялганчылар дидегез, икен-челәрен исә үтердегез."
  • 88. «Кальбләребез буналмаган!»-дип әйттеләр. Ләкин көферлекләре аркасында Аллаһ аларга ләгънәт кылды. Никадәр аз өлеше генә иман китереп инандылар бит!
  • 89. "Инде аларга Аллаһ тарафыннан китап килгәч, үзләренә элек булганның хаклыгын раслаучы буларак... алар элек тә кәфер булучыларны җиңсәк иде дип үтенгәннәр иде... Менә шулай, үзләренә белеп торган нәрсә килгәч, алар аны инкарь иттеләр. Кәферләргә исә Аллаһның ләгънәте булса иде!"
  • 90. "Аллаһ иңдергәнне ташлап, Аллаһ колларының теләгәннәренә, аның фазылына ирешүчеләрдән көнләп, җаннарын саткан бәяләре никадәр ямандыр. Шуңа күрә Аллаһның ачуы ачуга өстәлеп барды, һәм кәферләргә, хакыйкатьтә, кыерсыткыч газаптыр."
  • 91. "Һәм аларга: «Аллаһ иңдергәнгә иман китереп инаныгыз!» — диелсә, алар: «Үзебезгә иңдерелгәнгә ышанабыз!»— диләр, көферлек кылалар, ул үзләре белән булганны раслаучы, хаклык булганга карамастан. Әйт: «Әгәр сез мөэмин-ышанучылар булсагыз, алдан булган Аллаһ рәсүлләрен нигә кырдыгыз соң?»"
  • 92. "Сезгә аңлатмалар белән Муса килгәч, аннан соң үзегез өчен бозауны алып куйдыгыз, һәм залимнәрдән булдыгыз."
  • 93. "Һәм менә Без сездән килешүегезне алып, өсте­гездән бөек иттереп тау күтәрдек! Һәм: «Без сезгә бир­гәнне нык иттереп алыгыз һәм тыңлагыз», — дигәч: «Без ишеттек һәм итагатьле булмадык», — диделәр. Көферлекләре аркасында йөрәкләре бозауга мәхәббәт белән тулды. «Әгәр сез иманлы булсагыз, иманыгыз никадәр кыйтыдыр, шундыйга боерык бирсә!»— дип әйт."
  • 94. "«Аллаһның әхыйрәте сезнең өчен генә булса, башка кешеләргә булмыйча, рас кына сөйләүчеләрдән булсагыз, үз-үзегезгә үлем теләгез», — дип әйт үзләренә."
  • 95. Үз куллары белән кылганны белеп торып алар аны һич беркайчан теләмәсләр. Аллаһ исә залимнәрне белүчедер.
  • 96. "Әлбәттә, син аларның бу дөньяга иң хирыс ке­шеләрдән булуларын күрерсең, хәтта мөшрикләрдән дә. Аларның һәрберсе мең ел яшәргә омтыла. Газаптан исә шуның хәтле яшәсә дә ул котыла алмас! Аллаһ кылган гамәлләрне күреп тора бит!"
  • 97. "Әйт: «Кем Җибрилгә дошман булды икән?» — әлбәттә, ул моны синең кальбеңә Аллаһ изен-рөхсәте белән, аңа кадәргене раслап, һәм тугры юл, һәм иман китереп инанучыларга шатлык хәбәре буларак иңдерде."
  • 98. "«Кем булса да Аллаһка, аның фәрештәләренә, рәсүлләренә, Җибрилгә вә Микәлгә дошман булган икән... Аллаһ, хакыйкатьтә, көферләргә дошман бу­лыр!»"
  • 99. Без сиңа инде алдан да ачык аңлаешлы аятьләрне иңдергән идек. Азгыннардан башка беркем дә аларны инкарь итмәс!
  • 100. "Һәрвакыт, ант биргән саен, аларның бер өле­ше аннан баш тартмадылармы соң? Әйе, аларның күпчелеге — имансыз булучылардыр!"
  • 101. "Һәм үзләренә Аллаһтан, үзләре белән бул­ганны исбатларга, рәсүл килгән саен, китапка иреш­кәннәрнең бер фиркасе, Аллаһның китабын, аның турында белмәгән шикелле, арка тарафларына шун­да ук аттылар."
  • 102. "Алар шайтаннарның Сүләйман падишаһ­лыгында өйрәткәннәре артыннан иярделәр. Сүләйман кәфер булмады, ләкин шайтаннар кәфер булдылар: кешеләргә сихер һәм Бабилдә ике фәрештәгә Һәрут вә Мәруткә иңгән нәрсәләргә өйрәттеләр. «Без, хаклыкта, сынау булабыз. Көферлек кыла күрмә!»- дип кисәтмичә алар беркемне дә өйрәтмәделәр. Алар боларның икесеннән ир белән хатынны ничек аерырга өйрәнделәр. Аллаһның рөхсәте булмаса, алар беркемгә дә зарар китерә алмадылар. Һәм алар үзләренә зарар китерә торганга, файда китермәячәккә өйрәнделәр. Киләчәктә исә үзләренә өлеш Ж булмаячагын алар белеп тордылар. Никадәр түбән булыр, җаннарын сатып биргән бәя! Әгәр белсәләр иде алар!"
  • 103. "Әгәр алар иман китереп инанган һәм тәкъва булсалар, Аллаһтан аларга, әлбәттә, савапның хәерлесе насыйп булыр иде! Ий, белсәләр иде алар."
  • 104. "Ий, иман китереп инанучылар! «Безне сак­ласаң иде!» — дип әйтмәгезче! Ләкин «Безгә кара­сана», — диегез һәм тыңлагыз! Кәферләргә исә үзәк өзгеч газап булыр."
  • 105. "Ни әһле китаптан кәфер булучылар, ни мөшрикләр Раббыгыздан сезгә хәерлек иңүен теләүчеләр булмас. Аллаһ исә Үз рәхмәте белән теләгәнен хас­лап куяр! Һәм Аллаһ — югары фазыл ияседер!"
  • 106. "Без бер аятьне дә хөкемендә йөрүне туктат­мыйча яки оныттырмыйча, аның урынына хәер­лерәк булганны яки аңа тиң булганны китермәбез. Белмисеңмени, Аллаһ — һәрнәрсәгә кодрәтледер."
  • 107. Күкләр һәм җир Аллаһның мөлкендә һәм Аллаһтан башка сезгә химаяче һәм ярдәмче юклы­гын белмисеңмени?
  • 108. Моңа кадәр Муса соралган шикелле сез дә рә­сүлегездән әллә сорарга телисезме? Кем иманны көферлек илә алыштырса — тугры юлдан тайпыл­гандыр.
  • 109. "Үзләренә хаклык ачыкланганнан соң, әһле китапның күбесе җаннарында булган хөсетлекләреннән, сез иманлы булгач, үзегезне кәферләргә кире кайтарырга теләрләр иде. Аларны гафу итегез һәм хәтта Аллаһ әмере килеп җиткәнчегә кадәр алардан борылып куегыз! Хакыйкатьтә, Аллаһ — һәрнәрсәгә кодрәтле!"
  • 110. "Намаз үтәгез һәм зәкәт бирегез! Үзегезгә хәерлектән үтәп куйганыгызны Аллаһта табарсыз! Хакыйкатьтә, Аллаһ сезнең кылганыгызны күреп торадыр."
  • 111. " Алар: «Йәһүдиләрдән яки нәсаралардан булу­чылардан башка беркем дә җәннәткә кермәс», — дип әйттеләр. Монысы аларның хыяллары гына. Үзлә­ренә: «Әгәр сез дөресен сөйләсәгез, дәлилләрегезне китерегез!» —дип әйт."
  • 112. "Киресенчә, үзенең йөзен Аллаһка тапшырып һәм ул яхшылык кылучы булса, аның әҗере Раббысында булачак. Һәм алар өстендә хәвеф булмас, һәм алар кайгырмаслар да."
  • 113. "Һәм йәһүдиләр: «Нәсаралар бернәрсәдә дә түгелләр»,— дип әйттеләр. Нәсаралар исә: Йәһүдиләр бернәрсәдә дә түгел!» — диделәр. Үзләре исә китап укырлар. Шулай иттереп, белмәгәннәр аларның сүзләре шикеллене сөйләрләр! Аллаһ исә аларның бер-берсе арасында булган каршылыклары ха кында кыямәт көнендә хөкем кылыр!"
  • 114. " Аллаһка сәҗдә кылу урыннарында Аның исемен зикер кылуны тыеп, аларны җимерергә маташучыдан кем артык залим булыр икән соң? Алар анда курыкмыйча керергә дә тиештер һәм дөньяда аларга — рисвайлык, әхыйрәттә исә — бөек газаптыр."
  • 115. " Мәшрикъ тә, мәгъриб тә Аллаһныкы. Кайда гына булсагыз да йөзегезне Аллаһ кыйбласына борыгыз. Хакыйкатьтә, Аллаһ — һәрнәрсәне чолгаучы, галим булучы."
  • 116. "«Аллаһ бала алды», — диделәр. Дан Аңа! Күкләрдә һәм җирдә булучы — барысы да Аныкы. Һәркайсы Аңа буйсынадыр."
  • 117. "Күкләр һәм җирне яратучы. Берәр эшне хәл итсә, Ул аңа, хаклыкта: «Бул!» — дип әйтә дә — ул буладыр."
  • 118. " Белмәүчеләр исә: «Әгәр Аллаһ безнең белән сөйләшсә иде яки берәр могҗизасын китерсә иде», — дигәннәр. Алар алдыннан булучылар да шулай әйт­кәләделәр, аларның кальб-күңелләре дә охшаштыр. Без инанучылар кавеменә исә аятьләрне инде ачык- «й» лап биргән идек."
  • 119. "Хакыйкатьтә, Без сине хаклык белән шатландыручы һәм үгетләүче буларак җибәрдек. Ут ияләре турысында син соралмассың!"
  • 120. "Син аларның диненә иярмичә, ни йәһүдиләр, ни нәсаралар синнән разый булмаслар. Әйт: «Аллаһның юлы гына тугры юлдыр!» Әгәр сиңа килгән гыйлемнән соң аларның теләкләренә иярсәң, Аллаһ сиңа ни дус, ни ярдәмче булмас!"
  • 121. Бездән үзләренә китап бирелгәннәр аны тиешлечә укырлар. Алар аңа инанырлар. Кем аны инкарь итсә ... хәсрәткә дучар булучылар!
  • 122. "Ий, Исраил угыллары! Сезләргә биргән нигъ­мәтемне һәм сезләрне галәмнәрдә өстен иткәнемне искә төшерегез әле!"
  • 123. "Беркем икенче берәүгә ярдәм итә алмас, бер­кемнән дә фидия кабул ителмәс, һичкемгә дә шәфәгать файда бирмәс һәм аларга ярдәм дә килмәс көннән куркыгыз!"
  • 124. "Һәм менә Раббысы Ибраһимны кәлимә әмер­ләре илә сынады. Һәм ул аларны тәмам җиренә җиткереп үтәде. «Мин сине кешеләр өстеннән алда торучы имам итәчәкмен», — дип әйткәч, Ибраһим: «Әллә нәселемнән дәме?» —дип әйтте. «Минем ант- вәгъдәм залимнәргә кагылмас», — диде.»"
  • 125. " Һәм менә Без йортны кешеләргә тупланыр һәм сыеныр урын итеп билгеләдек, «һәм Ибра­һимның басып торган урынын намаз урыны итегез. Ибраһим һәм Исмәгыйльгә тәваф кылучылар, гый­бадәткә бирелеп эчендә торучылар, рәкәгать һәм сәҗдә кылучылар өчен йортымны пакьләгез!» — дип әмер иттек."
  • 126. " Ибраһим: «Раббым! Бу шәһәрне иминлекле булдырып, халкыннан Аллаһка һәм әхыйрәт көненә инанучыларны җиләк-җимешләр белән ризыкландырсаң иде», — диде. «Инкарь итеп, кәфер булучы­га бераз рәхәт өлеш биреп торгач, соңында үзен ут газабына тартырмын», — диде, һәм сыеныр урыны никадәр кыйтыдыр!"
  • 127. "Һәм менә Ибраһим белән Исмәгыйль йорт­ның нигезләрен күтәрәләр: «Раббыбыз! Безләрдән кабул итеп ал! Син, хакыйкатьтә, ишетүче, гыйлем ияседер!"
  • 128. "Раббыбыз! Үзебезне һәм безнең нәселебезне үзләрен Сиңа тапшыручылардан итсәң иде! Безгә гыйбадәт йолаларын күрсәтсәнә! Тәүбәләребезне кабул итсәнә! Хакыйкатьтә, Син — тәүбәләрне кабул итүче, рәхимле!»"
  • 129. " «Раббыбыз! Үзләренә араларыннан рәсүл җибәрсәң иде, ул аларга Синең аятьләреңне укып, аларны китапка һәм хикмәткә өйрәтсә иде һәм үзләрен сафландырса иде. Хакыйкатьтә, Син — гыйззәт һәм хикмәт ияседер!»"
  • 130. "Үз-үзен башсызлыкка этүчедән гайре кем соң инде Ибраһимның милләтеннән йөзен чөерергә тырышыр икән? Без аны бу дөньяда сайлап куйдык, әхыйрәттә дә ул, әлбәттә, игелеклеләр арасында булыр!"
  • 131. "Раббысы аңа: «Үзеңне тапшыр — исламга бирел!» — дигәч: «Үз-үземне галәмнәр тәрбиячесенә тапшырдым», — дип әйтте."
  • 132. "Ибраһим да һәм Йагъкуб та угылларына: «Ий, угылларым! Аллаһ сезнең өчен бу динне билгеләп куйды. Шулай булгач, мөселман булмыйча үлеп китә күрмәгез!» — дип васыять бирделәр."
  • 133. "Юкса сез Йагъкубка үлем килгән вакытта шаһит булып тордыгызмы? Угылларыннан: «Миннән соң кемгә гыйбадәт кылачаксыз?» — дип сорады. «Синең иләһең, Ибраһим, Исмәгыйль, Исхак аталарыңның иләһе булучы бер иләһкә генә гыйбадәт кылачакбыз, без Аңа үзебезне тапшырып, мөселман булдык инде», — дип алар әйттеләр."
  • 134. "Бу килеп киткән өммәттер. Аларның кәсеп иткәннәре үзләре өчен, сезнең кәсеп иткәннәрегез исә үзегез өчендер. Аларның кылганнары турысында сез сорауга тартылмассыз!"
  • 135. " «Йәһүди яки нәсаралардан булыгыз, тугры юлдан барырсыз!»—диделәр. Әйт аларга: «Киресенчә, без хәниф булучы Ибраһим милләтеннәндер. Һәм ул мөшрикләр арасыннан булмады»."
  • 136. "«Без Аллаһка һәм Аннан безгә иңдерелгәнгә, һәм Ибраһим, Исмәгыйль, Исхак, Йагъкуб һәм буын­нарга иңдерелгәнгә, Муса һәм Гыйсәгә бирелгәнгә, Раббыларыннан башка пәйгамбәрләргә килгәнгә, аларның һичберсе арасында аерма күрмәгәнебезгә иман китереп инандык һәм без Аңа үзебезне тапшырабыз», — дип әйтегез."
  • 137. "Әгәр алар сез инанган шикелле иман китереп инансалар, алар тугры юлга баскан булырлар. Әгәр йөзләрен борып куйсалар, алар, хаклыкта, аңлашмау эченә төшәрләр. Аллаһ сине алардан саклап алып калыр. Һәм Ул — ишетүче, белеп торучыдыр."
  • 138. Аллаһның күркәмлеге. Кем Аллаһтан күркәмлек белән гүзәлрәк икән? Һәм без Аңа гыйбадәт кылучылар!
  • 139. "Әйт аларга: «Безнең һәм сезләрнең тәрбиячегез булучы Аллаһ хакында безнең белән тартышачаксызмыни? Безнең гамәлләребез — үзебез өчен һәм сезнең гамәлләрегез — үзегез өчен. Без аңа чын күңелләребез, ихлас илә бирелгәнбез»."
  • 140. "«Юкса сез, хакыйкатьтә, Ибраһим, Исмәгыйль, Исхак, Йагъкуб һәм буыннарны йәһүдиләр яки нәсаралар иде дип әйтерсезме?» Әйт: «Сез артыграк белерсезме, әллә Аллаһмы? Аллаһтан белдерелгән шаһитлыкны үзендә яшерүчедән кем залимрәк булыр икән? Ьәм сезнең кылган гамәлләрегезгә карата Аллаһ гафил түгел»."
  • 141. Бу өммәт килеп кичте инде. Аларның кәсеп иткәннәре — үзләре өчен һәм сезләрнең кәсеп иткәнче нәрегез — үзегез өчендер. Алар кылган турында сездән сорамаслар.
  • 142. "Кешеләр арасыннан булучы тилеләр: «Боларны булган кыйблаларыннан йөзләрен нәрсә бордырган икән?» — диячәкләр. «Мәшригы да, мәгърибе дә— Аллаһныкы. Ул теләгәнен тугры юлга алып барадыр»,—дип әйт."
  • 143. "Һәм шулай иттереп, үзегезне кешеләр арасын- «У да шаһит булыр өчен, рәсүл дә сезләргә шаһит булсын дип, сезләрне уртаклыкта торучы өммәт итеп кылдык. Син тотып килгән кыйбланы да Без рәсүл артыннан ияреп баручыларны ике үкчәсен дә әйләнеп йөрүчедән аерыр өчен генә булдырдык. Аллаһ туры юлдан алып барганнардан гайре башкалар өчен бу бик авыр булыр. Аллаһ сезнең иманыгызны харап итүче түгел бит. Аллаһ — кешеләргә карата аяучан, рәхимледер."
  • 144. "Без синең йөзең күккә юнәлгәнне күреп тордык, һәм сине разый булдырырдай кыйблага юнәлдерербез, һәм йөзеңне изге мәчет тарафына юнәлдер. Кайда гына булсагыз да йөзләрегезне аның ягына юнәлдерегез. Һәм китапка ия булучылар, әлбәттә, аның Раббыларыннан булган хаклык икәнен белеп торалар. Аларның кылган¬нарына Аллаһ гафил булмас!"
  • 145. "Һәм әгәр китапка ия булганнарга, хәтта һәртөрле аять китереп бирсәң дә, алар синең кыйблаңа иярмәсләр. Һәм син дә аларның кыйблаларына иярмәячәксең. Һәм аларның бәгъзеләре башка берәүләренең кыйбласына да иярмәсләр. Һәм үзеңә гыйлем ки¬леп җитүдән соң, син аларның һәвәсләренә иярсәң, син, хакыйкатьтә дә, зал имнәрнең берсе булырсың."
  • 146. "Үзләренә китап бирелгәннән соң алар аны нәкъ үз угылларын белгән шикелле белерләр. Һәм, хакыйкатьтә, алар арасыннан булган бер фирка, әлбәттә, хаклыкны белеп яшереп торалар."
  • 147. Хаклык исә Раббыңнан һәм шөбһәләнүчеләрдән була күрмә!
  • 148. "Һәркемнең юнәлергә кыйбласы бардыр. Хәерле эшләрне бер-берегездән узышып кылыгыз! Кайда гына булсагыз да Аллаһ — үзегезне китереп куяр. Хакыйкатьтә, Аллаһ — һәрнәрсәгә кодрәтледер."
  • 149. "Һәм кайдан гына килеп чыксаң да йөзеңне изге мәчет ягына юнәлдер. Ул, хакыйкатьтә дә, Раббыңнан булучы хаклык. Һәм сезнең кылганыгызга карата Аллаһ гафил булмас."
  • 150. "Ьәм кайдан гына килеп чыксаң да йөзеңне изге мәчет ягына юнәлдер; кайда гына булсагыз да, хәтта кешеләрнең араларында булган залимнәрдән гайре, сезгә каршы дәлилләре булмасын өчен, йөзләрегезне аның ягына юнәлдерегез. Һәм алардан курыкмагыз, нигъмәтне үзегезгә тәмам тапшырыр өчен Миннән куркыгыз! Шаять, сез тугры юлда булырсыз."
  • 151. "Һәм сезгә әле үзегезнең арагыздан булучы рәсүлне дә җибәргән идек. Һәм ул үзегезгә аятьләребезне укып, пакьләп, китапка һәм хикмәткә өйрә¬тә, үзегезгә моңа кадәр белмәгән нәрсәләрне өйрәтәдер."
  • 152. "Һәм Мине истә тотыгыз, Мин дә сезне исемдә тотармын. Миңа шөкрана булыгыз һәм миңа карата көферлек кылмагызчы."
  • 153. "Ий, иман китереп инанучылар! Сабырлык һәм намаз белән ярдәм сорагыз. Хакыйкатьтә, Аллаһ сабыр итүчеләр белән бергәдер."
  • 154. "Аллаһның юлында үтерелгәннәргә үлеләр дип әйтмәгез. Киресенчә, алар тереләрдер, ләкин сез аны хисләрегез илә тоймыйсыз."
  • 155. "һәм, әлбәттә, Без сезне курку, ачлык, маллар, җаннар, җиләк-җимешләр тарлыгы белән сынаячакбыз. Сабыр булучыларны исә шатландыр."
  • 156. "Үзләренә берәр авырлык килсә, алар: «Ха-кыйкатьтә, без Аллаһның хөкемендә һәм Аңа кире кайтачакбыз», — дип әйтүчеләрдер."
  • 157. "Боларга Раббыларыннан ярлыкау һәм мәр¬хәмәт тиячәк. Болар, хакыйкатьтә дә, туры юлда булучылар."
  • 158. "Хакыйкатьтә, Сафа һәм Мәрвә Аллаһка гый-бадәт кылу билгеләреннән, һәм йорт янына барып хаҗ яки гомрә кылучы аларның икесен дә тәваф илә әйләнеп чыкса, өстендә гөнаһ булмас. Кем булса да күңел ихтыяры белән хәерлек кылса, хакый¬катьтә, Аллаһ — белеп әҗерен бирүче, белүчедер."
  • 159. "Хакыйкатьтә, Без китапта ачык иттереп белгерткәннән соң Без иңдергән ачык дәлилләр белән һидаять яшереп килүчеләрне Аллаһ үз ләгънәтенә дучар итәчәк һәм ләгънәт укучылар да ләгънәт укырлар,"
  • 160. "тәүбә кылып, кылганнарын төзәтеп һәм аңлатучылардан башка. Аларның тәүбәсен Мин кабул итәчәкмен һәм Мин — тәүбәләрне кабул итүче, рәхимледер."
  • 161. "Хакыйкатьтә, кәфер булучылар һәм кәферләр булып үлеп китсәләр, аларның өстендә Аллаһның һәм фәрештәләрнең, барча кешеләрнең ләгънәте."
  • 162. Алар анда мәңгегә калачаклар. Газап та аларга җиңеләйтелмәс һәм алар кичектерелмәсләр дә.
  • 163. "Һәм иләһегез — бер иләһтер. Аннан башка иләһ юктыр, дөньяда һәркемгә шәфкатьле, әхыйрәтләрдә мөэминнәргә генә рәхимле!"
  • 164. "Хакыйкатьтә, күкләр һәм җирнең яратылуында, төн белән көн бер-берсен алыштыруда һәм дә кешеләр файдасына булган нәрсәләрне диңгездә ташып-йөзеп йөри торган көймәдә, Аллаһның күктән иңдергән суы белән үле җирне тереклеккә кайтаруында, җир йөзендә һәр җан иясен таратуда, җилләр һәм күк белән җир арасында әмергә буйсынучы болытларда, әлбәттә, гакыл йөртә белүче кавемгә — аятьләр бар!"
  • 165. "Кешеләр арасында Аллаһтан башканы тиң күреп, аларны нәкь Аллаһны сөйгән шикелле сөючеләр дә бардыр. Иман китереп инанучылар исә Аллаһны бик нык сөярләр. Әгәр залим булучылар газапны күргәндә куәт тулысынча Аллаһта икәнлекне һәм алар Аллаһ нык газаплый икәнне күрсәләр иде."
  • 166. Менә ияргәннәр артыннан ияреп баручылар араландылар һәм алар газапны күрделәр һәм арала¬рындагы баулар өзеләчәкләр.
  • 167. "Һәм ияреп баручылар: «Әгәр безгә кире кай¬тырлык булса иде», — дип әйтерләр. «Алар бездән араланган шикелле без алардан араланыр идек!» Менә шулай Аллаһ аларның гамәлләрен үзләренә күрсәтер, үкендерер өчен, һәм алар уттан чыкмаячаклар."
  • 168. "Ий, кешеләр! Җир йөзендә булган хәләл, яхшы булучы ризыклардан тукланыгыз. Шайтан эзләреннән аяк атлап бармагыз! Ул, хакыйкатьтә дә, сезнең өчен ачыктан-ачык дошман."
  • 169. "Ул сезне, хакыйкатьтә, начарлыкка һәм фәхешлеккә өндидер һәм белмәгәнегезне Аллаһка сылтарга өйрәтәдер."
  • 170. "«Аллаһның иңдерелгәненә иярегез», — дип аларга әйтелсә, алар: «Юк! Без аталарыбызны тапкан юлга иярәбез», — дияләр. Яки аларның аталары бернәрсә аңламаган булсалар да, туры юлга басмаган булсалар дамы?"
  • 171. "Кәфер булучылар олы тавыш белән чакырудан башка бернәрсә ишетмәүчеләргә акыручы ши келле саңгырау, телсез, сукырлар. Һәм алар төшенмәсләр!"
  • 172. "Ий, иман китереп, инанучылар! Без үзегезне ризыкландырган нәрсәләрдән яхшыларын ашагыз һәм Аллаһка шөкрана булыгыз, әгәр сез Аңа гыйбадәт кылучылардан булсагыз!"
  • 173. "Хаклыкта, сезләргә үләксә, кан, дуңгыз ите һәм Аллаһтан гайрегә чалган-суйганнар хәрам ителеп тыелдылар. Кем булса да мәҗбүри булып, гөнаһкәр һәм башбаштаклыклы булмыйча ашап җибәрсә, өстендә гөнаһ булмас. Хакыйкатьтә, Аллаһ - кичерүче, рәхимледер."
  • 174. "Хакыйкатьтә, Аллаһ иңдергәнне яшереп, аннан аз бәя алучылар корсакларын ут белән генә тутыралар,"
  • 175. "Алар тугры юл белән тайпылуны, газап белән ярлыкауны сатып алучылардыр. Бу утка каршы аларга нәрсә чыдамлык бирер икән?"
  • 176. "Монысы Аллаһ үзләренә китапны хаклык белән иңдергәнгәдер. Һәм, хакыйкатьтә, китап турысында тарткалашуларыннан алар ерак аңлашылмаучылыкка төштеләр."
  • 177. "Изгелек йөзләрегезне мәшрикъ һәм мәгъриб тарафына юнәлдерүдән булмас. Ләкин изгелек шуларда, кем Аллаһка, фәрештәләргә, китапка, пәйгамбәрләргә иманлы булып һәм малын үзенә кадерле булса да туганнарына, ятимнәргә, мескеннәргә, юлда булучыларга, сораучыларга, кол-әсирләргә тотса, һәм намаз үтәсә, зәкәт бирсә, һәм биргән антларына турылыклы булучылар, бәла-казада, мохтаҗлык, хәвеф вакытларында сабыр итүчеләр — болар, хакыйкатьтә, дөрес булучылар һәм болар — тәкъвалык ияләре."
  • 178. "Ий, иман китереп инанучылар! Үтерелгәннәр хакында сезгә җавап җәзасы язылып куйган. Ирекле өчен — ирекле булыр, кол өчен — кол, хатын өчен хатындыр. Моннан соң кардәше илә кичерелгән булса, яхшылык белән эш тоту һәм аңа гүзәл шәкелдә үтәү булыр. Бусы — Аллаһтан булган җиңеләйтү һәм мәрхәмәтлек. Нәркем моннан соң атлап чыкса, аңа әче җәза булачак!"
  • 179. "Җавап җәзада, ий, акыл ияләре, яшәү бардыр! Шаять, сез тәкъва булырсыз!"
  • 180. "Берәрегезгә үлем килеп җитсә һәм ул хәер-мал калдыра торган булса, аны тиешенчә ата- анасына һәм якын туганнарына васыять итеп калдыру өстенә язылып куелгандыр. Бу тәкъвалык ияләре өчен бурыч бу лачак."
  • 181. "Ишетүеннән соң аны кем булса да үзгәртсә, аны үзгәртүчеләр өстендә гөнаһ булыр. Аллаһ, хакыйкатьтә, ишетүче, белүчедер."
  • 182. "Һәркем васыять бирүченең хаксыз килеш чит кә кереп китүеннән яки гөнаһ кылуыннан курыкса һәм төзәтеп куйса, өстендә гөнаһ булмас. Хакыйкатьтә, Аллаһ — ярлыкаучы, рәхимле."
  • 183. "Ий, иман китереп инанучылар! Сезнең өстегездә нәкъ алдан булганнарның өстендә шикелле ураза тоту язылып куйган. Шаять, сезләр тәкъвалык ияләреннән булырсыз!"
  • 184. "Билгеле көннәрдер. Араларыгыздан кем булса да авыру булса яки сәфәрдә булса, саны буенча башка көннәрдә ураза тотар. Тәкатьләре булса, фидиясе — мескенне ашатуда. Кем булса да ихтыяры белән бер хәерлек кылса, үзе өчен хәерле булыр. Ураза тоту үзегез өчен хәерле булган икәнне белсәгез иде!"
  • 185. "Рамазан ае ул шулдыр ки, Коръән кешеләргә җитәкчелек буларак һәм тугры юл, һәм аергыч аңлатмалары иңгән айдыр. Кем булса да шаһит буларак айны күреп алса — ураза тотсын. Кем булса да авырса яки мөсафир булса, саны буенча башка көннәрдә тотсын. Аллаһ сезләргә җиңеллекку лайлык тели, һәм сезләргә авырлык теләмәс, һәм көннәр санын тулысынча тутыруыгызны, һәм Аллаһ үзегезне тугры юлга күндергәннән Аны тәкбирләр илә олылар өчен! Шаять, сез Шөкерләрегезне белдерерсез!"
  • 186. "Әгәр бәндәләрем синнән Минем турымда сорасалар, Мин, хакыйкатьтә, якын бит, Миңа дога кылып үтенүченең догасына җавап бирермен. Шуңа күрә алар Миңа җавап кайтарсыннар һәм Миңа инансыннар! Шаять, тугры юлга басарлар."
  • 187. "Ураза аеның төннәрендә сезләргә хатыннарыгыз белән якынлык кылу рөхсәт ителә. Алар сезнең өчен кием-салым булырлар, сез дә алар өчен кием-салым булырсыз. Аллаһ үз-үзегезне тыйганны белде, тәүбәләрегезне кабул итеп үзегезне гафу-ына ирештерде. Хәзер исә инде алар белән якынлык аша аралашыгыз, өстегезгә Аллаһ язып куйганга омтылыгыз. Таңда ак җеп кара җептән аерылганчыга кадәр ашагыз-эчегез, моннан соң уразагызны кояш батканчыга кадәр тәмам тотыгыз! Әгәр исә мәчеттә игътикәф кылып, торып үткәрсәгез, хатыннарыгыз белән якынлык аша аралашмагыз! Бусы — Аллаһның тыйган нәрсәләре. Аларга якын килә күрмәгез! Шулай иттереп Аллаһ кешеләргә үз аятьләрен ачыклап бирәдер, шаять, алар тәкъвалыкка ирешерләр."
  • 188. "Малларыгызны арагызда хаксыз үзләштерә күрмәгез, үзегез белә торып, кешеләрнең малларының өлешен ялган ант белән алыр өчен, хөкем чыгаручыларга илтеп бирмәгез!"
  • 189. "Алар синнән яңа туган ай фасылы турысында сорарлар. Әйт: «Алар кешеләргә вакытны һәм хаҗ фасылын билгеләр өчен». Изгелек өйләрнең арткы якларыннан килеп керүдә түгелдер, ләкин изгелек тәкъва булуда. Өйләргә ишекләреннән керегез! Аллаһтан куркыгыз, шаять, сез уңышка ирешерсез!"
  • 190. "Сезгә каршы сугыш ачучылар белән Аллаһ юлында буларак сугышыгыз, ләкин чиктән узмагыз! Хакыйкатьтә, Аллаһ чиктән чыгучыларны сөймәстер!"
  • 191. "Алар кайда гына эләксәләр дә үтерегез, үзегезне куып чыгарган урыннардан аларны да куып чыгары гыз. Фетнә исә үтерешкә караганда кыйтырактыр. Алар сезнең белән изге мәчет янында сугышмыйча, сез алар белән аның янында сугышмагыз. Әгәр исә алар сезгә каршы сугышсалар, дәрхаль аларны үте регез. Кәферләргә җәза шулай булыр."
  • 192. "Әгәр тыелып калсалар, хакыйкатьтә, Аллаһ — ярлыкаучы, рәхимле."
  • 193. "Алар белән фетнә юкка чыкканчы, хәтта дин Аллаһныкы булганчыга кадәр сугышыгыз. Әгәр алар тыелып калсалар, залимнәрдән гайреләргә дошманлык кылынмас!"
  • 194. "Тыелган айга каршы тыелган айдыр. Һәм тыелулар — җавап җәзасы. Сезгә кем булса да дошманлык кылса, сез дә аңа каршы, ул кылган шикелле үк, дошманлык кылыгыз. Аллаһтан куркыгыз һәм Аллаһ тәкъвалык ияләре белән бергә булуны белеп торыгыз!"
  • 195. "Аллаһның юлында чыгымнар тотыгыз. Һәм үз кулларыгыз белән һәлакәткә юл салмагыз. Һәм яхшылык кылыгыз! Хакыйкатьтә, Аллаһ яхшылык кылучыларны сөядер."
  • 196. "Аллаһ өчен хаҗ һәм гомрәне тәмам иттереп үтәгез! Әгәр комачаулыкка очрасагыз, кулай килгән корбанны алып тапшырыгыз. Корбан тиешле урынына җитмичә башларыгызны кырып ташламагыз. Араларыгызда кем булса да авырулы яки башында берәр җәфасы булса, фидиясе ураза тотудан яки садәкадан, яки корбан чалудан булачак. Инде иминлеккә ирештегез икән — хаҗ көннәренә кадәр гомрә кылып файдаланырга теләсә, кулай килгән бер корбандыр. Кем исә тапмаса, хаҗ вакытында өч көн ураза тоту, кире кайткач — җиде көн. Бу тулысынча ун булыр. Бу — гаиләсе изге мәчет хозурында булмаучыларга. Куркыгыз Аллаһтан һәм белеп торыгыз: хакыйкатьтә, Аллаһның җәзасы авырдыр,"
  • 197. "Хаҗ — билгеле айлардадыр. Кем булса да ул айларда хаҗ кылуны ниятләсә, хаҗда хатыны илә якынлашмасын, гөнаһлар кылмасын һәм талаш-ызгышка керешмәсен. Хәерле гамәлләр кылганыгызны Аллаһ белеп торадыр. Азыкларыгызны туплагыз, ризыкның да хәерлесе — тәкъвалыктыр. Ий, гакыл ияләре! Тәкъва булып, Миннән куркыгыз."
  • 198. "Раббыгызның фазылларын өстәүдә сезләргә гөнаһ юктыр. Гарәфәттән кузгалдыгыз исә Аллаһны Мәшгарь әл-Хәрам янында зикер итегез, исегезгә төше регез әле: моннан элек тайпылып йөрүчеләр арасында булсагыз да сезләрне ул тугры юлга күндерде!"
  • 199. "Аннары исә кешеләр кузгалган урынга сез дә кузгалыгыз һәм Аллаһтан ярлыкау сорагыз. Аллаһ, хакыйкатьтә, ярлыкаучы, рәхимледер."
  • 200. "Хаҗ гыйбадәтләрен бетергәч, аталарыгызны искә алган шикелле, хәтта арттырып та Аллаһны искә төшерегез! Кешеләр арасында: «Ий, Раббыбыз! Безгә дөньяда бирсәнә», — диючеләр бар. Боларга әхыйрәттә насыйп һич юктыр!"
  • 201. "Алар арасында: «Ий, Раббыбыз! Безгә дөньяда да яхшылык, әхыйрәттә дә яхшылык бирсәнә һәм ут газабыннан сакласана!»— диючеләр дә бар."
  • 202. Боларга дөньяда кәсепләнүләренә карата насыйп бардыр. Аллаһ исә тиз хисап кылучыдыр.
  • 203. "Билгеләнгән көннәрдә Аллаһны искә төшерегез! Кем исә ашыгып ике көн эчендә тәмамласа, аның өстендә гөнаһ булмас. Кем булса да соңга калып тәмамласа, аның өстендә дә гөнаһ булмас. Монысы — тәкъва булып куркучыларгадыр. Аллаһтан тәкъва булып куркыгыз һәм белеп торыгыз: Аның хозурында тупланачаксыз әле!"
  • 204. Кешеләр арасында үзеңне бу дөнья тереклеге турындагы сүзләре белән гаҗәпкә калдыручы да бардыр. Кальбендә булганга ул хәтта Аллаһны шаһитлыкка чакырыр. Ьәм бу — бәхәсчеләрнең дә иң яманыдыр.
  • 205. "Инде йөзен борып куйса, ул җир йөзендә бозыклык таратыр өчен игенлекләрне һәм адәм нәселен юкка чыгарырга омтыла. Аллаһ исә бозыклыкны сөймәс."
  • 206. "Һәм аңа: «Аллаһтан курыксана!» — дисәләр, эшләгән гөнаһлары белән масаер. Моның җәзасы — җәһәннәмдәдер. Әлбәттә, никадәр кыйты сыеныр урын!"
  • 207. "Һәм кешеләр арасында Аллаһның ризалыгына омтылып, үз җанын сатып алучы да бардыр. Һәм Аллаһ колларына карата басынкы"
  • 208. "Ий, иман китереп инанучылар! Барыгыз да иминлеккә керегез һәм шайтанның эзләренә басып ияреп китмәгез! Хакыйкатьтә, ул сезнең өчен ачык дошмандыр."
  • 209. "Үзегезгә ачык аңлатмалар килеп җиткәннән соң туры юлдан абынып чыксагыз, шунысын белегез: Аллаһ — гыйззәт, хикмәт ияседер."
  • 210. Әллә алар болытлар эченнән Аллаһ фәрештәләре белән килеп чыгар дип өметләнәләрме? Әмер үтәлде инде! Эшләр Аллаһка кире кайтачаклар!
  • 211. "Исраил угылларыннан сора! Без аларга күпме ачык могҗиза биргән идек? Кем булса да ачык могҗизалар булуына карамыйча Аллаһның нигъмәтен алыштырса, хакыйкатьтә, Аллаһ — җәзаны каты иттереп бирүчедер."
  • 212. Кәфер булучыларга бу дөнья тереклеге бизәлгән итеп тоелыр. Иман китереп инанучыларны алар мәсхәрә итәрләр. Тәкъва булып куркучылар исә кыямәт көнендә алардан өстен булырлар. Аллаһ теләгәненә исә ризыкны хисапсыз бирер!
  • 213. "Кешеләр бер өммәттән генә булганнар иде. Кешеләрнең бер-берсе арасында килеп чыккан аңлашылмаучылыкны хөкем итәр өчен Аллаһ хәбәр ирештерүче һәм үгетләүче пәйгамбәрләрне җибәрде. Һәм алар белән хаклыклы китап иңдерде. Алар, үзләренә аңлаешлы дәлилләр килгәннән соң, бер-берсенә карата гаделсез булуларыннан гына бер-берсе белән аңлашылмаучылыкка баттылар. Аллаһ исә оелә! Үз теләге белән иман китереп инанучыларны бер- берсе белән хаклык турысында Аның изен-рөхсәте белән аерылучыларны хаклыкка юнәлдерде. Аллаһ — Үзе теләгәннәрне тугры юлга җитәкләп баручыдыр!"
  • 214. "Юкса, сезнең алдыгызда яшәгән кавемнәр дучар булганны үзегез дә татып карамыйча җәннәткә керербез дип уйладыгызмы әллә? Аларга бәла- каза һәм мохтаҗлык тиеп торды, һәм алар тетрәүгә дучар булдылар ки, хәтта рәсүл белән иман китереп бергә булучылар: «Кайчан Аллаһның ярдәме килер икән?» — дип тордылар. Әйе, Аллаһның ярдәме якын түгелмени?"
  • 215. "Алар синнән чыгым итеп нәрсә тотарга икән дип сорыйлар. Әйт: «Хәерлектән нинди чыгым чыгарсагыз да ул — ата-анага, туган-якыннарга, ятимнәргә, мескеннәргә һәм мөсафирга. Нинди хәерлек итсәгез дә Аллаһ, хакыйкатьтә, аны белеп торадыр»."
  • 216. "Сезгә хуш килмәс хәлдә өстегезгә сугыш язылып куелды. Ихтимал, сез нәрсәне булса да күрә алмассыз, ул исә сезнең өчен хәерледер. Ихтимал, сез нәрсәне булса да сөясездер, ул исә сезнең өчен ямандыр. Һәм Аллаһ белеп тора, сез исә белмисез!"
  • 217. "Синнән тыелган ай турысында, андагы сугыш турысында сорыйлар. Әйт: «Андагы сугыш — олыдыр». Аллаһ каршында Аллаһның юлыннан яздыру, Аны инкарь итеп кәферлеккә керү, изге мәчеткә зиярәттән тыю һәм аның әһелләрен аннан куып чыгару — тагын да олырак. Фетнә исә үтерештән дә олырак. Алар, әгәр көчләре җитсә, сезне динегездән нәфрәтләндергәнче үзегез белән сугышырлар. Сезнең арагызда кем булса да диненнән чигенеп, мөртәт булса һәм кәфер буларак үлеп китсә, аларның гамәлләре дөньяда да, әхыйрәттә дә юкка чыгачаклар. Болар — ут әһелләре. Анда алар мәңгегә калачаклар!"
  • 218. "Хакыйкатьтә, иман китереп инанучылар һәм һиҗрәт кылып, күчүчеләр — Аллаһның юлында тырышлык күрсәтүчеләр. Аллаһның рәхмәтенә өмет баглыйлар. Аллаһ исә ярлыкаучы, рәхимле."
  • 219. "Алар синнән хәмер һәм мәйсир турысында сорыйлар. Әйт: «Боларның икесендә дә бөек гөнаһ бардыр һәм кешеләргә берәр файда да бардыр. Ал арның гөнаһлары исә файдаларына карата олырактыр». Алар синнән чыгым итеп нәрсә тотарга икән дип сорарлар. «Артып калганын», — дип әйт. Менә шулай Аллаһ сезләргә үзенең аятьләрен ачыклар, шаять, сез уйлап карарсыз әле"
  • 220. "дөнья һәм әхыйрәт турында. Алар синнән ятимнәр турында сорыйлар. «Аларга игелек кылу хәерледер», — дип әйт. Әгәр исә кушылсагыз, алар сезнең кардәшләрегез булырлар. Аллаһ исә бозыклык таратучы белән игелек кылучыны белеп тора. Әгәр Аллаһ теләгән булса, кәефегезне китәрер иде. Аллаһ, хакыйкатьтә, гыйззәт, хикмәт ияседер."
  • 221. "Иман китермичә, мөшрик хатыннар белән никахланмагыз! Иманлы җария ирекле булучы мөшрик хатын-кыздан, үзегезне хәйран гаҗәпкә калдырса да, хәерлерәктер. Мөшрикләргә иман китермичә кияүгә бирмәгез! Иманлы кол ирекле мөшриктән, үзегезне хәйран гаҗәпкә калдырса да, хәерлерәктер! Алар — утка өндәүчеләр. Аллаһ исә Үзенең изен- рөхсәте илә җәннәткә һәм ярлыкауга чакырадыр һәм Ул кешеләргә Үз аятьләрен ачыклар. Шаять, алар төшенеп аңларлар."
  • 222. "Һәм алар синнән хәез турында сорыйлар. «Бу — авыр халәттер»,—дип әйт. Хатыннар хәезле булган вакытта читтә торыгыз. Алар пакьләнмичә яннарына якын килмәгез. Пакьләнделәр исә, Аллаһ үзегезгә әмер иткән җирдән аларга якынлык кылыгыз. Хакыйкатьтә, Аллаһ тәүбә кылучыларны сөядер һәм пакьләнүчеләрне сөядер."
  • 223. "Хатыннарыгыз сезнең өчен басу-кыр урыныдыр. Басу кырына ничек телисез, шулай барыгыз. Үзегезгә алдан хәзерләп куегыз, Аллаһтан куркыгыз һәм белеп торыгыз: сез Аны очратачаксыз! Һәм мөэминнәрне шатландыр!"
  • 224. "Аллаһ белән ант итү яхшылык кылуга, тәкъва булуга һәм кешеләрнең арасын төзәтүгә киртә булмасын! Аллаһ — ишетүче, белүче бит!"
  • 225. "Аллаһ сезнең буш антларыгыз өчен җавапка тартмас, ләкин ул кальбләрегез кәсеп иткәнгә карата гаеп итәр! Аллаһ — ярлыкаучы, йомшаклык күрсәтүче бит!"
  • 226. "Хатыннарына якынлык кылмыйча торырга дип ант итүчеләргә дүрт ай көтеп тору булыр. Әгәр аларга таба кире кайтсалар, хакыйкатьтә, Аллаһ — ярлыкаучы, рәхимледер."
  • 227. "Әгәр талак кылырга карар кылсалар инде, хакыйкатьтә, Аллаһ — ишетүче, белүчедер!"
  • 228. "Аерылдырылган хатыннар үзләре белән өч күрем сагалап торырлар. Әгәр алар Аллаһка һәм кыямәт көненә иманлы булсалар, аларга карыннарында Аллаһ яратып булдырганны яшерергә рөхсәт ителмәс. Әгәр ирләр бу арада татулану өчен үзләрен кире кайтарырга теләсәләр, алар өчен бу хаклы булыр. Яхшылыкка таянып, аларныкы нәкъ өсләрендә булган шикелледер. Ирләр исә алардан дәрәҗә белән өстенрәктер. Аллаһ гыйззәт, хикмәт иясе бит."
  • 229. "Талак кылу — ике мәртәбәдер. Моннан соң яхшылык белән тотып алып калу яки яхшылык белән җибәрү булыр. Аллаһның билгеләгән чикләрен бозарлар дигән очрактан гайре ике якның хәвеф-кур куы булмаса... аларга үзегез биргәннәрне алып калу хәләлдән булмас. Әгәр исә алар билгеләнгән чикләрне икәүләп бозарлар дип курыксагыз, ул хатын аны йолып алса, алар өстендә гөнаһ булмаячак. Болары Аллаһның билгеләп куйган чикләредер һәм сез аларны боза күрмәгез! Аллаһның билгеләнгән чикләрен санламаучы залимнәр арасыннан булыр!"
  • 230. "Әгәр ул аңа талак кылса, шушы хатын башка бер ир белән никахлашмыйча моның соңында аңа кабат рөхсәт ителмәс. Әгәр исә Аллаһның билгеләнгән чикләре эчендә торырлар дип уйласалар һәм ул аңа талак бирсә, аларның бер-берсенә кабат кире кайтуында гөнаһ булмастыр. Болары — Аллаһның билгеләнгән чикләре, галим булучы кавемгә Ул аларны ачыклап бирер."
  • 231. "Әгәр хатыннарыгызга талак бирсәгез һәм аларның тиешле вакыт мөддәтләре үтте исә, сез аларны яхшылык белән алып калыгыз яки яхшылык белән җибәрегез. Чикләрне бозып, аларга зарар китерер өчен, аларны тотып тормагыз! Кем булса да шулай эшләсә, үз-үзен генә рәнҗетүче булыр. Аллаһның аятьләрен көлкегә салмагыз! Үзегезгә Аллаһтан булган нигъмәтне һәм гыйбрәтләндерер өчен үзегезгә иңдергән китабын, һәм хикмәтне искә төшерегез әле! Аллаһтан куркыгыз һәм белеп торыгыз: Аллаһ — һәрнәрсәне белүчедер."
  • 232. "Әгәр хатыннарыгызга талак бирсәгез һәм алар тиешле вакыт мөддәтләрен үттеләр исә, алар ирләре белән араларында булган яхшылык белән разый булсалар, никахлашуга комачауламагыз! Монысы белән сезнең Аллаһка һәм әхыйрәт көненә иманлы булучыларыгызны вәгазьләү-гыйбрәтләндерүдән! Бу сезнең өчен бик саф һәм тагын да пакьлерәк булачактыр. Аллаһ белеп торадыр, сез исә белмәссез!"
  • 233. "Тудыручы аналар балаларын тулы ике ел им-зерләр: монысы — имезүне тәмам кылырга теләүчегә. Баласы туучының өстендә — хәленнән килгәнчә аларны яхшылык белән тукландыру һәм киендерү. Беркемгә дә хәленнән килмәгән нәрсә йөкләнмәс. Табучы анага баласы өчен яки таптыручы атага баласы өчен зарар китерелмәс. Варисның өстендә дә нәкъ шулайдыр. Әгәр исә алар икәүләшеп уртак ризалык һәм уртак киңәшләшү белән имезүдән аерырга теләсәләр, аларның өстендә гөнаһ булмастыр. Әгәр балаларыгыз өчен имезүче чакырсагыз, аңа игелек белән алганнан бирсәгез, өстегездә гөнаһ булмас. Аллаһтан куркыгыз һәм белеп торыгыз: хакыйкатьтә, Аллаһ сезнең кылганыгызны күреп торадыр!"
  • 234. "Сездән берәрегез җан биреп үзеннән соң хатыннарын калдырса, алар үзләре дүрт ай һәм унны көтеп торсыннар. Әгәр исә аларның тиешле вакыт мөддәте килеп җитсә, алар үзләре белән гадәт буенча ни кылсалар да сезнең өстегездә гөнаһ булмас, һәм Аллаһ — сезнең кылганыгыздан хәбәрдар."
  • 235. "Әгәр толларга димләнү турында белгертсәгез яки үз эчегездә калдырсагыз да сезнең өстегездә гөнаһ булмас. Аллаһ сезләрнең алар турында ни уйлаячакларыгызны беләдер. Ләкин сез аларга яшерен килеш бернәрсә дә вәгъдә итмәгез, әйтсәгез лә яхшы сүз генә әйтегез. Язылганның тиешле вакыт мөддәте килеп җитмичә никах укытырга исәпләмәгез! Һәм белегез: Аллаһ сезнең күңелләрегездә булганны белеп тора һәм Аннан сакланыгыз! Белегез, хакыйкатьтә, Аллаһ — ярлыкаучы, йомшаклык күрсәтүче."
  • 236. "Һич кагылмыйча яки билгеле бер бирнә бирмичә хатыннарны аерсагыз, өстегездә гөнаһ булмас. Аларга хәйран булган белән файдаланырга бирегез: игелек буенча малы киң булучыга — хәленнән килгәнчә, ризыгы тар булганда — хәленнән килгәнчә. Яхшылык кылучыларга шул тиешледер."
  • 237. "Әгәр үзләренә шартны фарызлаган килеш, сез аларга кагылмыйча аерсагыз... аларга — билгеләгә негезнең яртысыдыр, бары тик алар үзегезне гафу итсәләр яки кулында никах килешүе булучы гафу итсә генә. Әгәр гафу итсәләр, тәкъвалыкка якынрак булачак. Арал арыгыздагы фазылларны онытмагыз! Аллаһ, хакыйкатьтә, сезнең кылганыгызны күреп тора!"
  • 238. Намазларны һәм урта намазны игътибар илә саклагыз! Һәм Аллаһ каршында тыйнак торыгыз.
  • 239. "Әгәр курыксагыз, аягүрә яки иярдә булса да укыгыз! Иминлеккә ирештегез икән Аллаһның сезгә элек белмәгәнегезне өйрәткәнен искә төшерегез."
  • 240. "Сезләрдән кем булса да вафат булып хатыннарын калдырса, аларны бер ел дәвамында тукландырып торсыннар һәм куып чыгармасыннар дип васыять калдырсыннар. Әгәр алар чыгып китсәләр, гореф-гадәт буенча аларның үзләре кылачакларына сезнең өстегездә гөнаһ булмас. Аллаһ — гыйззәт, хикмәт ияседер!"
  • 241. Аерылган хатыннарга игелек белән файдалану тиешледер. Бу — тәкъвалык ияләренә хаклыктан тиеш нәрсә.
  • 242. "Шулай иттереп Аллаһ сезләргә үз аятьләрен ачыклар. Шаять, сез төшенерсез!"
  • 243. "Үлемнән куркып йортларыннан чыгып китү-челәрне күрмәдеңмени? Алар күп меңнәр иде! Аллаһ аларга: «Үлегез!» — диде һәм моның соңында аларны терелтте дә. Хакыйкатьтә, Аллаһ кешеләргә карата фазыллы, ләкин кешеләрнең күпчелеге шөкрана кылмыйлар бит!"
  • 244. "Аллаһ юлында сугышыгыз һәм белеп торыгыз: Аллаһ, хакыйкатьтә, ишетүче, белүче!"
  • 245. "Кем Аллаһка күркәм бурыч биреп торыр икән, моның соңында Аллаһ үзенә аны кат-кат арттырып кайтарсын өчен? Аллаһ кысып та торыр, кин итеп тә бирер һәм Аңа кире кайтачаксыз!"
  • 246. "Мусадан соң Исраил угылларыннан булучы түрәләр өемен күрмәдеңме әллә? Үзләре өчен җибәрелгән бер пәйгамбәргә: «Безгә бер падишаһ җибәрсәң иде! Аллаһ юлында без сугышыр идек», — диделәр. «Бәлки сезгә сугыш язылып куйгач сугышмыйча калырсыз!» — диде. «Йортларыбыздан куылдык, бала-чагаларыбыздан аерылдык. Ни өчен без Аллаһның юлында сугышмыйк ди?» —диделәр. Сугышу өсләренә язылып куелгач, бик азларыннан гайре, борылып качтылар. Аллаһ исә залимнәрне белүчедер."
  • 247. "Ул аларга: «Хакыйкатьтә, Аллаһ үзегезгә Та-лутны падишаһ буларак җибәрде»,—диде. «Без хөкем кылуга аннан лаеклырак булган хәлдә, маллары безнекеннән артыграк булмыйча, ничек безнең өстебездән ул хөкем корып утырсын икән?»—диделәр. Хакыйкатьтә, Аллаһ аны сезләргә атап куйды һәм аңа мул гыйлем һәм көч-куәт белән күп өстенлек бирде. Һәм Аллаһ теләгәннәренә падишаһлыгын бирер. Аллаһ — киңлек иясе, белүчедер!"
  • 248. "Пәйгамбәрләре аларга: «Аның падишаһлык билгесе — сезгә табутның килүендә. Аның эчендә Раббыгыздан сезгә күңел хушландыруы булачак һәм Муса әһелләреннән һәм Һарун әһелләреннән калган нәрсәләрнең өлеше бардыр. Аны фәрештәләр китерәчәк. Әгәр иманлы булып инанучылардан булсагыз, сезнең өчен бу, хакыйкатьтә, бер билге булыр!» — дип хәбәр итте."
  • 249. "Талут гаскәре белән бергәләп чыккач: «Белегез! Аллаһ сезне бер елга белән сынаячак. Кем шул елгадан эчсә, миннән түгелдер. Кем аннан һич татып карамаса, минем беләндер, кулы белән чумырып алучыдан башкасы, һәм аларның арасыннан, бик азларыннан башкасы, эчтеләр. Ул һәм аның белән бергәләп инанучылар елганы кичеп чыккач: « Бүген безнең Җәлүт һәм аның гаскәрләренә кар-шы торырдай һич көчебез юктыр», — диделәр. Аллаһны очратачакларын белеп торучылар: «Ничә мәртәбә аз санлы гөруһ күп санлы булган гөруһны Аллаһның изен-рөхсәте белән җиңеп чыкты»,— дип әйттеләр. Хакыйкатьтә, Аллаһ сабыр итүчеләр белән бергәдер."
  • 250. "Җәлүт һәм аның гаскәрләре белән сугышта очрашкач: «Ий, Раббыбыз! Безгә сабырлык яудырсаң иде! Безнең басып торуларыбызны ныгытсаң иде! Кәферләргә каршы безгә ярдәм итсәнә!» — диделәр."
  • 251. "Аллаһның изен-рөхсәте илә аларны җиңделәр. Дауд Талутны үтерде һәм Аллаһ аңа падишаһлык һәм хикмәт бирде. Ул аны теләгән гыйлемнәренә өйрәтте. Әгәр Аллаһ кешеләрнең бер өлешенә башкаларыннан яклану мөмкинчелеген бирмәгән булса, әлбәттә, җир йөзе азгынлык белән басылыр иде. Ләкин Аллаһ бөтен галәмнәргә карата фазыл ияседер!"
  • 252. "Бу — Аллаһ аятьләредер. Без аларны сиңа хаклык илә укып ирештерәбез. Хакыйкатьтә, син рәсүлләр арасыннан!"
  • 253. "Болар — рәсүлләрдер. Без аларның бер өлешен башкалардан өстен кылдык. Аларның арасында Аллаһ белән сөйләшкәне дә бар. Бәгъзе башкаларның дәрәҗәләрен югары күтәрдек. Мәрйәм углы Гыйсәгә исә Без ачык могҗизалар бирдек, үзен изге рух илә куәтләдек. Әгәр Аллаһ теләгән булса, алардан соң булганнар, үзләренә ачык билгеләр килгәннән соң, бер-берсе белән сугышмаслар иде. Ләкин алар арасында каршылыклар килеп чыкты, алар арасыннан иман китереп инанучылар һәм инкарь итүче кәферләр дә бар булдылар. Әгәр Аллаһ теләсә, алар, әлбәттә, сугышмаслар иде! Ләкин Аллаһ теләгәнен кыладыр."
  • 254. "Ий, иман китереп инанучылар! Үзләрегезгә алыш-биреш, дуслык һәм яклау илә арага керү көчсез булачак көн килеп җиткәнче Без үзегезгә биргән азыклардан өлешләр чыгарып тотыгыз! һәм инкарь итеп кәфер булучылар — залимнәрдән!"
  • 255. "Аллаһ! Аннан башка һичбер иләһ юк! Ул — мәңге тере, мәңге бар булып, барлык дәвамына бернәрсәгә дә мохтаҗ булмаучы. Аны черем итү һәм йокы алмас. Күкләрдә һәм җирдә булган һәрнәрсә, һәркем — Аныкы. Изен-рөхсәтеннән башка Аның алдында кем соң шәфәгатьче булыр икән? Алар алдында булганны да, алардан соң булачагын да Ул белеп тора. Аның теләгеннән тыш Аның гыйлеменнән һичбер нәрсәгә ирешә алмаслар. Аның тәхете күкләр һәм җирне чолгап алган һәм аларны күзәтеп-саклап тору Аңа авыр түгелдер. Һәм Ул югары, бөек бит! "
  • 256. "Диндә ирексезләү юктыр. Тугрылык та ялгы-шудан аерылды инде, һәм кем тагутны инкарь итеп Аллаһка инанса, ул инде нык, һич өзелмәс бауга ябышкандыр! Һәм Аллаһ — ишетүче, белүчедер!"
  • 257. "Иман китереп инанучыларның химаячесе — Аллаһтыр. Ул аларны золым караңгылыкларыннан нурга алып чыгучы. Инкарь итеп кәфер булучыларның яклаучылары исә потлардыр. Алар үзләрен нурдан золым караңгылыгына китереп чыгарырлар. Болар — ут ияләредер, алар анда мәңгегә калачаклар."
  • 258. "Син Ибраһим белән тәрбияче Раббысы үзенә падишаһлык бирүе турысында сүз көрәштерүчене күрмәдеңмени? Ибраһим исә шул вакытта: «Раббым ул шулдыр ки, кем тереклек бирә һәм үлем бирә!» — дип әйтте. «Миндер: тереклек һәм үлем бирүче», — дигәч, Ибраһим: «Хакыйкатьтә, Аллаһ кояшны көнчыгыштан китереп чыгара. Син исә кояшны көнбатыш тарафыннан чыгарттыр!» — дип әйтте. Кәфер булучы каушап калды. Аллаһ исә зал имнәрнең кавемен һич тугры юлга күндермәс! "
  • 259. "Яисә төпләренә кадәр җимерелеп ташлаган карья яныннан үтеп баручы шикелледер. Ул да: «Аллаһ моны үлгәннән соң ничек кабат терелтсен икән», — дигән. Моны Аллаһ йөз ел үлемгә дучар итте һәм моның соңында терелтте дә: «Күпме вакыт булдың?» — дип сорады. Ул: «Бер көн яки көннең бер өлешен үткәрдем», — дип әйтте. Аллаһ: «Юк! Монда син йөз елга калдың! Тәгамсуыңа күз сал: алар бозылмаганнар бит! Ишәгеңә дә күз сал! Сине кешеләргә бер билге-аять булдырыр өчен кылдык! Һәм сөякләргә күз сал әле! Никадәр Без сөякләрне урнаштырып, аларга итне кигезәчәкбез!» — дип әйтте. Боларның барысы да аңа ачыклангач, ул: «Аллаһның һәрнәрсәгә кодрәте җиткәнне мин чынлап беләмен!» — диде."
  • 260. "Ибраһим: «Ий, Раббым! Мәетләргә тереклек биргәнеңне миңа күрсәтсәң иде», — дигәч: «Әллә иманлы булуыңа карамастан ышанмыйсыңмы?» — диде. «Ий, Раббым! Әлбәттә! Ләкин йөрәгем тынычлансын иде!» Ул әйтте: «Дүрт кош алып аларның кисәк-өлешләрен һәр тау өстендә калдыр һәм соңыннан аларны үзеңә чакыр: алар тиз-тиз үзеңә очып килерләр! Белеп тор, Аллаһ — гыйззәт, хикмәт ияседер»."
  • 261. "Аллаһның юлында малларыннан өлеш чыгарып тотучыларның мисалы нәкъ ашлык бөртеге кебек: аннан җиде башак үсеп чыккан, һәр башакта йөзәр бөртек ашлык. Аллаһ бит теләгәннәренә күп тапкыр арттырып бирәдер. Аллаһ — киңлек иясе, белүче бит!"
  • 262. "Малларын Аллаһ юлында тотучылар моның соңында битәрләмәсәләр һәм шелтәләмәсәләр, Раб- былары тарафыннан әҗергә ирешерләр, һәм алар өстендә хәвеф тә булмас, һәм алар кайгырмаслар да."
  • 263. "Яхшы сүз вә гафу итү — артыннан шелтәсе булган садәкадан хәерлерәк булыр. Аллаһ — мохтаҗ булмаучы, йомшаклык күрсәтүче бит. "
  • 264. "Ий, иман китереп инанучылар! Малларын риядан, кешеләр алдында масаючанлыкларыннан тотып, Аллаһка һәм кыямәт көненә ышанмаганнар га охшап садәкаларыгызны битәрләү, шелтәләр белән киметмәгез. Аның мисалы нәкь өстендә туфрак булган таш шикелледер. Һәм өстенә койма яңгыр явып, аны ялангач кына калдырды. Аларның кәсеп кылганнарына кодрәтләре юк. Аллаһ бит кәфер булучы кавемне тугры юлга күндермәс!"
  • 265. "Инде Аллаһның ризыкларына ирешергә тырышып һәм җаннарын ныкландырыр өчен малларын тотучылар калкулык өстендәге бакча шикелле булырлар. Койма яңгыр яуса, җимешләрен ул ике мәртәбә арттырып бирер. Әгәр койма яңгыр эләкмәсә, чык булса да эләгер. Аллаһ — сезләрнең кылганыгызны күреп торучыдыр."
  • 266. "Сезнең берегез хөрмә һәм йөзем агачлары белән тулган, арасыннан сулар агып торган эчендә аңа һәртөрле җиләк-җимеш булган бакчасы була торып, үзе картаеп, балалары зәгыйфь-көчсез булган вакытта аны утлы өермә бәреп яндырганны теләрме икән? Инде, менә шулай иттереп, Аллаһ сезләргә аятьләрен ачыклар, шаять сез фикер йөртеп карарсыз!"
  • 267. "Ий, иман китереп инанучылар! Казанып тап- каннарыгыздан иң шәпләрен һәм ризык буларак җир эченнән үзләрегезгә чыгарып биргәннән тоты- гызчы! Үзегезгә бирелсә, күзегезне йомып кына ала¬чак нәрсәләр шикелле яраксыз нәрсәләрне тотарга тырышмагыз! Белегезче, Аллаһ — мохтаҗ булмаучы, данлану иясе!"
  • 268. "Шайтан сезгә фәкыйрьлек вәгъдә итеп ышан-дырыр, сезне фәхешлек кылырга өндәр. Аллаһ исә сезләргә ярлыкавын һәм фазыл вәгъдә итәр. Аллаһ, хакыйкатьтә, киңлек иясе, белүче!"
  • 269. "Ул теләгәненә хикмәт бирер, кемгә булса да хикмәт бирелсә, ул күп хәерлеккә ирешәчәк. Зиһен ияләреннән гайре моны беркем дә аңлап җитмәс. "
  • 270. "Тотылучы чыгымнардан ни тотсагыз да, нинди генә нәзерне нәзер итсәгез дә, Аллаһ аларны, хакыйкатьтә, белеп торадыр. Залимнәр өчен бер ярдәмче дә юктыр!"
  • 271. Әгәр садакаларыгызны ачык бирәсез икән — никадәр гүзәлдер! Әгәр аны яшерен хәлдә фәкыйрьләргә бирәсез икән — сезнең өчен хәерлерәктер. Аллаһ сезләрнең гаепләрегезне йолып алыр. Һәм Аллаһ — сезнең кылганнарыгыз турысында хәбәрдар!
  • 272. "Аларны тугры юлга кую — синең өстеңә йөкләнмәгән. Ләкин Аллаһ Үзе теләгәнен тугры юлга бастырыр. Нәрсәне генә булса да хәерлектән тотсагыз да, үзегез өчендер. Һәм нинди чыгымнарыгыз булса да һәркайсысы Аллаһның ризалыгына ирешү өчендер. Хәерлек максаты илә биргән нәрсәгез тулысы белән үзегезгә кабат кайтыр һәм үзегез дә рәнҗетелмәссез!"
  • 273. "Үзләрен Аллаһ юлына тулысынча биргән фәкыйрьләргә... алар җир йөзендә казынып йөри алмаслар. Җәһел булучы аларны тыйнаклы булуларыннан бай дип исәпләр. Аларны син йөзләрендәге билгеләрдән танырсың. Алар йөзләрен ертып соранмаслар. Хәерлектән биргәнегезне Аллаһ, хакыйкатьтә, белүче."
  • 274. "Малларын көндезендә дә, төнендә дә, яшерен рәвештә һәм ачык иттереп тотучыларга Раббыла рыннан әҗер бар! Алар өстендә хәвеф тә булмас һәм алар кайгырмаслар да."
  • 275. "Риба алучылар нәкъ шайтан кагылышы белән башсызга әйләнгән шикелле генә кубарылырлар. Аларның бу хәле «Алыш-биреш тә нәкъ риба кебектер», — диюләреннән. Аллаһ алыш-бирешне рөхсәт- хәләл итсә, рибаны тыйды. Берәрсенә Раббысыннан үгет килсә һәм ул тыелса, алдан кылганы үзенә булыр һәм әҗере Аллаһка калачак. Кем булса да кире кайтса, ул ут ияләреннән булыр. Алар исә анда мәңгегә калачаклар!"
  • 276. "Рибаның Аллаһ тамырын корытса, садәка ларны үстерә төшәр. Аллаһ шөкранасыз гөнаһкәрләрнең һичберсен дә сөймәс!"
  • 277. "Хакыйкатьтә, иман китереп инанучылар, игелекле гамәлләр кылучылар, намазларын үтәүчеләр, зәкәтләрен бирүчеләр — барысының да Раббылары алдында әҗерләре бар, алар өстендә хәвеф тә булмас һәм алар кайгырмаслар да!"
  • 278. "Ий, иман китереп инанучылар! Аллаһтан куркыгыз! Әгәр, хакыйкатьтә, мөэминнәрдән булсагыз, тиешле булып рибадан калганны ташлагыз!"
  • 279. "Әгәр сез моны эшләмәсәгез, Аллаһтан һәм аның рәсүленнән сугыш турысында ишетегез. Әгәр исә тәүбә итсәгез, малыгызның асылы үзегезгә калыр, үзегез хаксызлык кылмагыз һәм хаксызлыкка да очрамассыз."
  • 280. "Әгәр берәү тарлыкта булса, хәле яхшырганчыга кадәр мөмкинлек бирегез. Әгәр садәка итсәгез, үзегез өчен хәерлерәктер, белсәгез иде."
  • 281. Аллаһка кире кайтачак көннән куркыгыз! Соңрак Ул һәр җанга аның кәсеп кылганына карата бирер һәм алар рәнҗетелмәс тә!
  • 282. "Ий, иман китереп инанучылар! Әгәр билгеле бер вакытта бурыч алу-бирү белән шөгыльләнсәгез, аны язып куегыз! Кятиб кеше моны арагызда гаделлек белән язып куйсын. Һичбер кятиб Аллаһ үзенә өйрәткән кебек язып куюдан баш тартмасын. Ул язып торсын, өстенә бурыч алучы исә әйтеп торсын. Аллаһтан ул курыксын, анда һичбер нәрсәне дә киметмәсен генә! Әгәр бурыч алучының гакылы сай. яки зәгыйфь булса, яки әйтеп тора алмаса, аның турында кайгыртучы-күзәтүче гаделлек белән әйтеп торсын. Моны карап торып шаһит булырга ирләрдән Тр икәүне шаһит итеп алыгыз. Әгәр исә ике ир булма са, бер ир белән үзегезгә шаһит булып торуга разый булганнардан ике хатынны шаһит буларак алыгыз. Икесенең берсе ялгышып-онытып куйса, икенчесе исенә төшереп төзәтер. Шаһитлыкка чакырсалар, чакырылганнар баш тартмасыннар! Зур булса да, кечкенә булса да билгеләнгән вакыты белән килешүне язып куюны түбәнсетүдән дип карамагыз! Аллаһ каршында бу — иң гаделе, шаһитлыгы белән ыша нычлы, шик-шөбһәләрдән иң ерак булучы! Әгәр алыш-биреш сәүдәсе үткәреп язма рәвеше белән кылмасагыз яки шаһитлар алмыйча бер-берегез белән сәүдәне үткәрсәгез, өстегездә гөнаһ булмас. Язучыга да, шаһитка да зарар китерелмәсен! Әгәр шулай итсәгез, үзегезгә кыйтылыктан булыр! һәм Аллаһтан куркыгыз! Аллаһ үзегезне өйрәтер, һәм Аллаһ — һәрнәрсәне белеп торучы."
  • 283. "Әгәр исә сәфәрдә булсагыз һәм язачак бер язучыны тапмасагыз, рәһен алыныр. Берәүләрегез икенчеләрегезгә әманәт итеп берәр нәрсәне сакларга бирсә, саклаучы аны әманәт итеп саклап бирүчегә аны кайтарып бирсен, тәрбиячесе булучы Аллаһтан курыксын! Булган шаһитлыкны качырмагыз, кем качырса, инде аның кальбе гөнаһкәрдер. Аллаһ сезнең кылып торганнарыгызны белүчедер."
  • 284. "Күкләрдә һәм җирдә булганнар — Аллаһныкы. Күңелләрегездә булганны белгертеп эшләсәгез дә, яшерсәгез дә Аллаһ сезләргә алар өчен хисап кылыр. Моның соңында теләгәнен гафу итәр, теләгәнен — газапка дучар итәр. Һәм Аллаһ — һәрнәрсәгә кодрәтледер. "
  • 285. "Рәсүл Раббысыннан үзенә иңдерелгәнгә иман китереп инанды һәм мөэминнәр дә. Барысы да Аллаһка, Аның фәрештәләренә, китапларына, рәсүлләренә иман китереп инандылар. Аның рәсүлләренең берсе арасында да фәрекъ-аерма кылмыйбыз». Һәм алар: «Ишеттек һәм итагатьле булдык. Ярлыкау — Синең хөкемеңдә. Раббыбыз Сиңа кире юл тотачакбыз!» —диделәр."
  • 286. "Аллаһ беркемгә дә көченнән килгәннән тыш бернәрсә дә йөкләмәс. Аңа — кәсеп иткәненә карата һәм аңа каршы да кәсебе илә ирешкәненә каратадыр. «Раббыбыз! Әгәр без оныткан булсак яки хата кылган булсак, безләргә ачуланма! Раббыбыз! Бездән алдан килгәннәргә йөкләгән шикелле безләргә дә авыр йөк йөкләмәсәнә! Раббыбыз! Безнең көчебездән килмәгәнне өстебезгә йөкләмәсәнә! Гафу ит безне һәм ярлыкауга ирештер безне, һәм безне кичерсәнә! Син бит безнең химаячебез! һәм кәфер кавеменә каршы безгә ярдәм итсәнә!"
БҮЛЕШҮ
logo
logo
logo
logo
logo
  • 1.әл-Фәтихә
  • 2.әл-Бакара
  • 3.Әәл Гыймран
  • 4.ән-Нисәә
  • 5.әл-Маидә
  • 6.әл-Әнъгам
  • 7.әл-Әгьраф
  • 8.әл-Әнфәәл
  • 9.әт-Тәүбә
  • 10.Йунус
  • 11.Һуд
  • 12.Йусуф
  • 13.әр-Рәгьд
  • 14.Ибраһим
  • 15.әл-Хиҗер
  • 16.ән-Нәхел
  • 17.әл-Исра
  • 18.әл-Кәһеф
  • 19.Мәрйәм
  • 20.Та һә
  • 21.әл-Әмбийә
  • 22.әл-Хәҗҗ
  • 23.әл-Мүъминүн
  • 24.ән-Нур
  • 25.әл-Фуркан
  • 26.әш-Шүъара
  • 27.ән-Нәмел
  • 28.әл-Касас
  • 29.әд-Гъәнкәбүш
  • 30.әр-Рум
  • 31.Лукман
  • 32.әс-Сәҗдә
  • 33.әл-Әхзәб
  • 34.Сәбәә
  • 35.әл-Фәтыр
  • 36.Йәә сиин
  • 37.әс-Саффат
  • 38.Садъ
  • 39.әз-Зүмәр
  • 40.әл-Гафир
  • 41.әл-Фуссыләт
  • 42.әш-Шүрә
  • 43.әз-Зухруф
  • 44.әд-Духан
  • 45.әл-Җәсийә
  • 46.әл-Әхкаф
  • 47.Мухәммәт
  • 48.әл-Фәтех
  • 49.әл-Хуҗурат
  • 50.Каф
  • 51.әз-Зәрийәт
  • 52.әт-Тур
  • 53.ән-Нәҗем
  • 54.әл-Камәр
  • 55.әр-Рәхман
  • 56.әл-Уакыйгъа
  • 57.әл-Хәдид
  • 58.әл-Муҗәдилә
  • 59.әл-Хәҗер
  • 60.әл-Мумтәхәна
  • 61.әс-Саффъ
  • 62.әл-Җумугъа
  • 63.әл-Мунафикун
  • 64.әт-Тәгабун
  • 65.әт-Тәлакъ
  • 66.әт-Тәхрим
  • 67.әл-Мүльк
  • 68.әл-Каләм
  • 69.әл-Хакка
  • 70.әл-Мәгъәриҗ
  • 71.Нух
  • 72.әл-Җинн
  • 73.әл-Музәммил
  • 74.әл-Мудәсир
  • 75.әл-Кыйәмә
  • 76.әл-Инсән
  • 77.әл-Мүрсәләт
  • 78.ән-Нәбәә
  • 79.ән-Нәзигъат
  • 80.Гъабәсә
  • 81.әт-Тәкъүир
  • 82.әл-Инфитар
  • 83.әл-Мутаффифин
  • 84.әл-Иншикакъ
  • 85.әл-Буруҗь
  • 86.әт-Тарекъ
  • 87.әл-Әгълә
  • 88.әл-Гашиййә
  • 89.әл-Фәҗер
  • 90.әл-Бәләд
  • 91.әш-Шәмес
  • 92.әл-Ләйел
  • 93.әд-Духә
  • 94.әл-Инширах
  • 95.әт-Тин
  • 96.әл-Гъаләкъ
  • 97.әл-Кадер
  • 98.әл-Бшййинә
  • 99.әз-Зәлзәлә
  • 100.әл-Гъадийәт
  • 101.әл-Каригъа
  • 102.әт-Тәкәсүр
  • 103.әл-Гъаср
  • 104.әл-Һүмәзә
  • 105.әл-Фил
  • 106.әл-Күрәйеш
  • 107.әл-Мәгъун
  • 108.әл-Кәүсәр
  • 109.әл-Кәфирун
  • 110.ән-Нәсър
  • 111.әл-Мәсәд
  • 112.әл-Ихълас
  • 113.әл-Фәлакъ
  • 114.ән-Нәс