1. "Шәфкатьле, рәхимле Аллаһ исеме белән... Аллаһның әмере килде, аны ашыктырмагыз. Дан Аңа, һәм алар Аңа тиңдәш тоткан нәрсәдән Ул югарырак!"
2. Ул әмере белән колларыннан теләгәненә фәрештәләр белән рух иңдерә: «Миннән башка иләһ юк дип үгетләгез! Һәм Миннән куркыгыз!»
3. Ул хаклык белән күкләрне һәм җирне яратты. Алар Аңа тиңдәш тоткан нәрсәдән югарырак Ул!
4. Ул кешене тамчыдан яратты һәм менә ул — ачыктан-ачык дошманланучы.
5. "Һәм Ул мал-туарларны яратты, аларда — сезнең өчен җылылык һәм файда, һәм сез алардан тукланасыз."
6. "Һәм аларны ялга куган вакытта, һәм чыгарган вакытта аларда сезнең өчен матурлык бар."
7. "Һәм алар йөкләрегезне сез анда үзегезне арытмыйча барып җитә алмаган илгә кадәр алып баралар. Хакыйкатьтә, Раббыгыз — түземле, рәхимле!"
8. "Һәм сезгә утырып йөрер өчен һәм матурлык өчен атларны, качырларны һәм ишәкләрне. Ул сез белмәгән нәрсәләрне бар кыла."
9. "Аллаһ өстендә — юлга алып бару. Аннан чигенүчеләр дә бар. Әгәр Ул теләсә, барыгызны да туры юлга күндерер иде."
10. Ул — күкләрдән суны иңдерә: аннан сезнең өчен эчемлек һәм араларында сез көтү көткән агачлар.
11. "Ул аның белән сезнең өчен игеннәрне һәм зәйтүн агачын, һәм хөрмә, һәм йөзем агачларын, һәм һәртөрле җимешләрне үстереп чыгара. Хакыйкатьтә, монда уйлап караган кавемгә аять бар!"
12. "Һәм Ул сезгә төн белән көнне, кояш белән айны буйсындырды. Һәм Аның әмере белән йолдызлар да буйсындырылды. Хакыйкатьтә, монда гакыллы кавемгә аятьләр бар!"
13. "Һәм Ул сезнең өчен җир йөзендәге төрле төслеләрне таратты. Хакыйкатьтә, искә алган кавемгә монда аять бар!"
14. "Сезгә аннан яңа ит алып ашар өчен һәм сез кия торган бизәнү әйберләрен чыгарыр өчен диңгезне буйсындырды! Һәм сез Аның фазылын эзләр өчен анда көймәләрнең суны ярып йөргәнен күреп торасыз. Шаять, сез шөкер итүчеләрдән булырсыз!"
15. "Һәм Ул сезнең белән җир селкенмәсен өчен нык торучыларны җиргә салды, һәм елгаларны, һәм юлларны — шаять, сез туры юлдан барырсыз."
16. Һәм билгеләрне дә. һәм йолдызлар белән алар юл табарлар.
17. Барлыкка китерә торган белән барлыкка китерә алмый торган бер кебекмени? Һәм сез гакылыгызга килмәссезмени?
18. "Әгәр сез Аллаһның нигъмәтен исәпләргә уйласагыз, аны санап бетерә алмассыз. Хакыйкатьтә, Аллаһ — ярлыкаучы, рәхимле!"
19. "Аллаһ сез яшергәнне дә, ачык эшләгәнне дә белә."
20. "Аллаһтан башка алар дога белән ялварган нәрсәләре һичнәрсә барлыкка китерә алмыйлар, алар үзләре барлыкка китерелгәннәр."
21. "Үлекләр — алар, тере түгелләр һәм кайчан тереләчәкләре турында белмиләр."
22. "Сезнең иләһегез — бердәнбер иләһ. Әхыйрәткә ышанмаганнар исә — аларның кальб-күңелләре — инкарь итүчеләр, үзләре исә тәкәбберләр."
23. "Шик юк — Аллаһ аларның нәрсәне яшергәннәрен һәм нәрсәне ачык эшләгәннәрен белә. Хакыйкатьтә, Ул тәкәбберләрне сөйми!"
24. "Һәм әгәр аларга: «Раббыгыз нәрсә иңдерде соң?» — дип әйтсә, алар: «Борынгыларның әкиятләрен», — диләр."
25. Кыямәт көнендә тулысынча үзләренең йөкләрен дә һәм белемсез килеш үзләре яздырганнарның да йөкләрен алып барсыннар өчен. Начардыр аларның алып барачак йөкләре!
26. "Аларга кадәр булганнар мәкер кылдылар һәм Аллаһ аларның биналарын нигезләреннән бетерде, һәм аларның өстенә түбә төште, һәм аларга газап көтмәгән яктан килде."
27. "Моннан соң кыямәт көнендә Ул аларны хур итәр һәм: «Алар турында сүз көрәштерә торган Минем тиңдәшләрем кайда?» — дип әйтер. Үзләренә гыйлем бирелгәннәр әйтер: «Хурлык һәм яманлык бүген кәферләр өчен!»,"
28. "фәрештәләр тарафыннан үз-үзләренә золымлык кылган килеш вафат кылыначакларга. Алар: «Без яманлык кылмадык»,— дип буйсыналар. Әйе, хакыйкатьтә, Аллаһ сезнең нәрсә кылганыгызны белә!"
29. «Анда мәңге тору өчен җәһәннәмнең капкаларыннан керегез! Начар соң тәкәбберләрнең урыны!»
30. "Һәм тәкъваларга: «Раббыгыз нәрсә иңдерде?» — дип әйтелер. Алар: «Хәерлек!» — дип әйтерләр. Бу дөньяда яхшылык эшләгәннәргә — яхшылыктыр, әхыйрәт йорты исә, әлбәттә, хәерлерәк. Никадәр яхшы тәкъваларның йорты!"
31. "Мәңгелек бакчалары, алар анда керерләр, алар-ның астында елгалар агып торалар, аларга анда — теләгән нәрсәләре. Тәкъваларга Аллаһ менә шулай җәза бирә,"
32. фәрештәләр тарафыннан пакь килеш вафат ителгәннәргә! Алар: «Сәлам сезгә! Кылганнарыгызга карата җәннәткә керегез!» — дип әйтерләр.
33. "Әллә алар фәрештәләр килгәнне яки аларга Аллаһның әмере килгәнне көтәләрме? Аларга кадәр булганнар да шулай эшләделәр. Аллаһ аларны җәберләмәде, ләкин алар үз-үзләрен рәнҗеттеләр."
34. "Аларга кылганнарының әшәкелеге кагылды, һәм мыскыллап көлгән нәрсәләре аларны чорнап алды!"
35. "Һәм Аңа тиңдәш тоткан кешеләр: «Әгәр Аллаһ теләсә, без Аннан башка беркемгә дә гыйбадәт кылмас идек, — без дә һәм аталарыбыз да, Аннан башка һич бернәрсәне хәрам итмәс идек», — дип әйттеләр. Аларга кадәр булганнар да шулай эшләделәр. Рәсүлләргә ачык итеп җиткерүдән башка нәрсә бармы?"
36. Һәм Без һәр өммәткә рәсүл җибәрдек: «Ал-лаһка гыйбадәт кылыгыз һәм Тагуттан читтә булыгыз!» Алар арасында Аллаһ туры юлга күндергәннәр дә булды һәм адашуга дучар булганнар да булды. Җир йөзендә йөрегез һәм ялган итеп исәпләүчеләрнең ахыры нинди булганын карагыз!
37. "Әгәр син аларга туры юлны хирыслы булып теләсәң дә, Аллаһ юлдан яздырганны күндерми бит һәм аларга ярдәмчеләр юк!"
38. "Алар: «Аллаһ үлгәнне терелтми», — дип Аллаһ белән — иң олы антлары белән ант иттеләр. Әйе, Аның хак вәгъдәсе буенча, ләкин кешеләрнең күбесе белми,"
39. аларга нәрсә турында бәхәсләшкәннәрен аңлату өчен һәм кәфер булучылар ялганчы икәнлекләрен белсен өчен.
40. "Хакыйкатьтә, Без теләгән нәрсә өчен сүзебез аңа: «Бул!» — дип әйтүдер һәм ул булачак."
41. "Золым күргәннән соң Аллаһ хакы өчен күчеп киткән кешеләр, — Без аларны бу дөньяда да яхшы урнаштырырбыз, әхыйрәт көненең әҗере исә зуррак, әгәр алар белсәләр иде,"
42. сабыр булганнар һәм Раббыларына тәвәккәлләүчеләр.
43. "Һәм синнән элек тә аларга Без вәхи кылган кешеләрне генә җибәрдек, әгәр үзегез белмәсәгез, искә төшерү әһелләреннән сорагыз,"
44. "ачык аңлаешлы аятьләр һәм китаплар белән. Һәм кешеләргә иңдерелгән нәрсәне үзләренә аңлатыр өчен, Без сиңа искә төшерүне иңдердек. Шаять, алар уйлап карарлар!"
45. "Әллә начарлыкларда мәкер корганнар, Аллаһ аларны җирдән йоттырмас дип яки үзләренә газап алар белмәгән яктан килмәс дип ышаналармы икән?"
46. Яки аларны үзгәрешләрендә эләктерерме һәм алар моны көчсезләндерә алмаслар?
47. "Яки аларны куркуда тотып алырмы? Хакыйкатьтә, Раббыгыз — илтифатлы, рәхимле!"
48. "Әллә алар Аллаһ бар кылган һәрнәрсәнең күләгәсе уңга һәм сулга авышып, алар түбәнчелек белән Аллаһка сәҗдә кылганнарын күрмәделәрме?"
49. "Күкләрдә һәм җирдә хайваннардан, һәм фәрештәләрдән булганнар Аллаһка сәҗдә кылалар һәм алар тәкәбберләнмиләр."
50. Алар үз өсләрендә хөкем сөрүче Раббыларыннан куркалар һәм аларга килгән әмерне башкаралар.
51. "Һәм Аллаһ: «Ике иләһ тотмагыз! Ул, хакыйкатьтә, бердәнбер иләһ кенә бит һәм Миннән куркыгыз!» — диде."
52. Күкләрдә һәм җирдә булган нәрсәләр — Ал лаһныкы! Аңа гына даими итагатьчелек. Әллә сез Аллаһтан башка булучыдан куркасызмы?
53. "Сезгә нинди генә нигъмәт булса да, ул — Аллаһтан, шуннан сезгә мохтаҗлык кагылса, сез Аллаһка ялварасыз."
54. "Моннан соң Ул сездән мохтаҗлыкны җибәрсә, сездән бер фирка Раббыларына тиңдәш тота,"
55. Без биргән нәрсәләргә ышанмас өчен. Файдаланыгыз әле! Һәм белерсез дә!
56. "Алар Без ризыкландырган нәрсәләрдән үзләре белмәгән нәрсәгә өлеш чыгаралар. Аллаһ белән ант итәм, ялган уйлаганыгыз турында сез соралачаксыз!"
57. "Һәм алар Аллаһның кыз балалары бар диләр, Аңа дан! Аларга теләгәннәре була!"
58. "Һәм, әгәр аларның берсен кыз бала белән сөендерсәләр, аның йөзе карала һәм ул ачуын йота,"
59. сөендергән нәрсәнең кавеменнән яшеренеп: хурлык итеп калдырыргамы моны яки балчыкка яшерергәме? Начар аларның уйлаганнары!
60. "Әхыйрәт көненә ышанмаганнар өчен яманлык мисалы Аллаһта исә иң югары мисал! Хакыйкатьтә, Ул — гыйззәт, хикмәт иясе!"
61. "Әгәр Аллаһ золымнары өчен кешеләрне тотып алган булса... Ул һичбер җан иясен дә анда калдырмас иде. Ләкин Ул аларны билгеле әҗәлгә кадәр кичектерә, һәм аларның әҗәле килсә, алар бер сәгатькә дә кичектерә дә, тизләтә дә алмаслар."
62. "Алар үзләре яратмаган нәрсәне Аллаһка сыйфатлыйлар, аларның телләре, аларга яхшылык булыр дип, ялган сөйли. Һич шик юк, аларга— ут һәм алар шунда ташлап калдырылырлар!"
63. "Аллаһ белән ант итәм, Без сиңа кадәр дә өммәтләргә рәсүлләр җибәрдек, шайтан исә аларга эшләрен бизәп күрсәтте. Бүген ул — аларның дусты, һәм аларга үзәк өзгеч газап!"
64. Без сиңа китапны алар бәхәсләшкән нәрсәне аңлату өчен һәм иман китереп инанган кавемгә туры юл һәм рәхмәт буларак кына иңдердек.
65. "Һәм Аллаһ күктән суны иңдерде, аның белән җирне үлгәннән соң терелтте. Хакыйкатьтә, тыңлаган кавемгә аять бар бит!"
66. "Мал-туарларда сезнең өчен, әлбәттә, гыйбрәт бар! Без сезгә аларның ашказанындагы тизәк һәм кан арасында булганны эчүчеләргә татлы, саф сөт итеп эчерәбез."
67. "Һәм хөрмә агачларының, һәм йөзем агачларының җимешләреннән исерткеч эчемлек һәм яхшы ризык аласыз. Хакыйкатьтә, монда уйлап караган кавемгә аять бар!"
68. "Һәм Раббың умарта кортына вәхи итте. «Тауларда һәм агачларда, һәм алар ясаган нәрсәләрдә йортлар ясап ал!"
69. "Шуннан һәртөрле җимешләрдән аша һәм түбәнчелек белән Раббыңның юлыннан йөр! Аларның эчләреннән кешеләргә шифалы булган төрле төстәге эчемлек чыга. Хакыйкатьтә, монда фикер йөртүче кавемгә аять бар!"
70. "Аллаһ сезне юктан бар итте, шуннан Ул сезне вафат итә. Сезнең арагыздан кайсыберләре, белгәннән соң һичнәрсә белмәү хәленә төшәр өчен, иң түбән тормышына кайтарылырлар. Хакыйкатьтә, Аллаһ — белүче, кодрәтле!"
71. "Аллаһ сезнең берә үл әрегезне, икенчеләрегезгә караганда, ризыкта өстен итте. Өлешләре артыграк бирелгәннәр үзләренең уң куллары ия булганнарга, алар тигез булсыннар өчен, өлешләрен кайтарып бирмәсләр. Әллә алар Аллаһның нигъмәтенә кадерсез булырлармы?"
72. Һәм алар Аллаһтан башка аларга күкләрдә һәм җирдә һич ризык бирмәгән һәм бернәрсәгә дә көче җитмәгән нәрсәләргә табыналар.
73. Һәм алар Аллаһтан башка аларга күкләрдә һәм җирдә һич ризык бирмәгән һәм бернәрсәгә дә көче җитмәгән нәрсәләргә табыналар.
74. "Һәм Аллаһка мисаллар китермәгез! Хакыйкатьтә, Аллаһ белә, сез исә белмисез!"
75. "Аллаһ сезгә һичнәрсәгә кодрәте булмаган кол мисалын китерә. Һәм Без Үз тарафыбыздан яхшы ризык биргәнне дә һәм ул аннан яшерен дә, һәм ачык та чыгым ясый тора. Алар бертигезләрмени? Аллаһка— мактау! Ләкин аларның күбесе белми!"
76. "Һәм Аллаһ мисал итеп ике кешене китерә: икесенең берсе — телсез һәм һичнәрсәгә кодрәте юк, ул хуҗасына авырлык кына — кайда гына җибәрсәләр дә, хәерлек белән кайтмый. Әллә ул һәм гаделлеккә боеручы, һәм туры юлдан булучы белән бертигез булырмы?"
77. "Күкләрдә һәм җирдә булган гаиб нәрсә — Аллаһныкы һәм сәгатьнең әмере күз ачып йомганчы яки аннан да тизрәк булыр. Хакыйкатьтә, Аллаһ — һәрнәрсәгә кодрәтле!"
78. "Аллаһ сезне аналарыгыз карыныннан чыгарды, һәм сез бернәрсә дә белми идегез. Ул сезгә ишетү һәм күрү, һәм йөрәк бирде! Шаять, сез шөкер итәрсез!"
79. "Әллә алар күкләр һавасына буйсындырылган кошларны күрмиләрме?Аларны бары тик Аллаһ кына тотып тора. Хакыйкатьтә, монда иман китереп инанганнарга аятьләр бар!"
80. "Һәм Аллаһ сезгә өйләрегездән торыр урын ясады, мал-туар тиресеннән сез сәфәргә чыккан көнне һәм туктап торган көнне җиңел күчереп йөртердәй өйләр булдырды. Һәм аларның йоннарыннан, һәм мамыгыннан, һәм чәчләреннән — кирәк- ярак һәм вакытка кадәр алардан файдалану."
81. "Һәм Аллаһ сезгә Үзе бар иткән нәрсәләрдән күләгәне бирде, һәм тауларда качып тору урыннарын бирде, һәм сезне кызудан саклый торган киемнәр бирде, һәм сезне гайрәтегездән саклый торган киемнәрне бирде. Менә шулай Ул сезгә нигъмәтен тәмам кыла! Шаять, сез үз-үзегезне тапшырырсыз!"
82. "Әгәр алар йөз борсалар, синең өстеңдә ачык җиткерү генә бит!"
83. "Алар Аллаһның нигъмәтләрен таныйлар, аннан соң исә инкарь итәләр, аларның күбесе кәферләр бит!"
84. Һәм Без һәр өммәттән шаһит җибәргән көнне кәфер булганнарга моннан соң һич тә изен-рөхсәт ителмәс һәм аларга шәфкать тә күрсәтелмәс.
85. "Золым кылучылар газапны күргәннән соң, ул алардан җиңеләйтелмәс тә һәм кичектерелмәс тә."
86. "Һәм Аллаһка тиңдәш тотучылар үзләренең тиңдәш тоткан нәрсәләрен күргәч: «Раббыбыз! Болар, безнең Синнән башка, дога белән ялварган тиңдәшләребез», — дип әйтерләр. Алар исә: «Сез, хакыйкатьтә, ялганчылар!» — дип аларга сүз ташларлар."
87. "Һәм алар ул чакта Аллаһка бирелүне тәкъдим итәрләр, һәм алардан чыгарылган ялган уйлар яшеренер."
88. Кәфер булып һәм Аллаһ юлыннан язганнарга бозыклык таратканнары өчен газап өстенә газап арттырачакбыз.
89. "Һәм ул көнне Без һәр өммәткә үзләре арасыннан үзләренә каршы шаһит җибәрербез, һәм сине аларга каршы шаһит итеп җибәрербез, һәм Без сиңа барлык нәрсәне аңлату өчен, туры юл һәм рәхмәт итеп, мөселманнарны сөендерү хәбәре итеп китапны иңдердек."
90. "Хакыйкатьтә, Аллаһ гадел булырга һәм изгелек кылырга, һәм якыннарга бүләк бирергә әмер итә, һәм фәхеш кылудан, тыелган эшне эшләүдән, һәм җәбер-золым кылудан тыя. Аллаһ сезне үгетли! Шаять, сез гакылга килерсез!"
91. "Һәм Аллаһ белән килешүне дөрес үтәгез, аны төзегәч, ныгытканнан соң антларны бозмагыз: сез Аллаһны үзегез өчен җавап бирүче иттегез. Хакыйкатьтә, Аллаһ сез эшләгән нәрсәләрне белә!"
92. "Һәм эрләгән җебен ныгыткач, кире сүткән кебек булмагыз, бер кавем икенчесенә караганда күп санлырак булганнан, сез үзегезнең антларыгызны үзара алдауга әйләндерәсез. Моның белән Аллаһ, хаклыкта, сезне сыный һәм кыямәт көнендә Ул сезгә нәрсә турында бәхәсләшкәнегезне әйтеп бирер."
93. "Әгәр Аллаһ теләсә, Ул сезне бер өммәт итәр иде, ләкин Ул теләгәнен юлдан яздыра, теләгәнен туры юлга күндерә, һәм сез кылганыгыз турында соралачаксыз!"
94. "Нык басканнан соң аягыгыз таймасын өчен антларыгызны үзара алдашуга әйләндермәгез, югыйсә, Аллаһ юлыннан читләшкәнегез өчен яманлык тәмен татырсыз, һәм сезгә бөек газап булыр!"
95. "Һәм Аллаһ белән булган вәгъдә урынына аз хак алмагыз. Хакыйкатьтә, әгәр белсәгез, Аллаһ каршысында булган нәрсә сезнең өчен хәерледер!"
96. "Сездә булган нәрсә бетәчәк, Аллаһ каршы-сындагы нәрсә исә — калачак. Сабырлык итүчеләргә әҗерләрен эшләгәннәренә караганда да яхшырак итеп бирербез!"
97. "Ирдән һәм хатыннан игелекле эш эшләгәнәрне, иман китереп инанган икән... яхшы тормыш белән аны терелтербез, һәм эшләгәннәренә караганда да яхшырак әҗер бирербез."
98. "Әгәр Коръән укысаң, син ташлар белән аты-лып сөрелгән шайтаннан сыенуны Аллаһтан сора!"
99. "Хакыйкатьтә, иман китереп инанганнар һәм Раббыларына тәвәккәлләгәннәр өстеннән аның һич хакимлеге юктыр!"
100. Аның хакимлеге аны дус иткәннәр өстеннән генә һәм Аллаһка тиадәш тотучыларга гына.
101. "Әгәр без аятьне икенче аять белән алмаш тырсак — Аллаһ үзенең нәрсә иңдергәнен яхшырак белә, алар: «Син, хаклыкта, уйлап чыгаручы гына бит!» — диләр. Әйе, аларның күбесе белмиләр!"
102. "«Иман китереп инанганнарны ныгытыр өчен мөселманнарга туры юл һәм сөенеч хәбәре итеп аны хаклык белән Раббыңнан изге рух иңдерде», — дип әйт."
103. "Һәм Без аларның: «Аны кеше генә өйрәтә бит», — дигәннәрен дә беләбез. Алар күрсәткәннең теле чит тел, бу исә ачык гарәп теле бит."
104. "Хакыйкатьтә, Аллаһның аятьләренә иман китермәгәннәрне Аллаһ туры юлга күндермәс, һәм аларга үзәк өзгеч газап!"
105. Аллаһның аятьләренә иман китермәгәннәр бары ялганны гына уйлап чыгаралар һәм алар ял ганчылар!
106. "Кем иман китерүеннән соң Аллаһка карата көферлек кыла икән, үзе мәҗбүр булып, кальбе иман белән тулып тынычланганнан башка... Ләкин кем булса да күкрәк түрен кәферлеккә ачып җибәрсә — аларга Аллаһның ачуы булыр, һәм алар га — бөек газап!"
107. "Бу— әхыйрәткә караганда дөнья тереклеген ныграк яратканнары өчен, һәм Аллаһ, хакыйкатьтә, кәферләр кавемен туры юлга күндермәгәнлектән."
108. "Болар— Аллаһ кальб-күңелләренә һәм колакларына, һәм күзләренә мөһер сукканнардан, һәм алар — гафилләр."
109. "Һичшиксез, алар әхыйрәттә зыян күрүчеләр!"
110. "Шуннан соң Раббың, фетнәләреннән соң йорт-җирләрен ташлап китеп көрәшүчеләргә һәм сабыр булганнарга, хакыйкатьтә, Раббың моның соңыннан ярлыкаучы, рәхимле!"
111. "Һәр җан үз-үзен генә саклап килгән көнне, һәм һәр җанга кылганы өчен төгәл бирелер, һәм алар җәберләнмәсләр."
112. Аллаһ имин һәм тыныч яшәгән бер карьяне мисал итә: аңа һәр яктан ризыгы мул килә һәм ул Аллаһның нигъмәтләрен танымады. Моны эшләгәннәре өчен Аллаһ аларга ачлык һәм курку киемен татытты.
113. "Һәм аларга үзләреннән рәсүл килде, алар аны ялганчыга чыгардылар, һәм аларны газап тотты, һәм алар залим булдылар."
114. "Аллаһ хәләл һәм яхшы итеп сезгә ризыкландырган нәрсәләрдән ашагыз, һәм, әгәр Аллаһка гыйбадәт кыла торган булсагыз, Аның нигъмәтенә шөкер итегез!"
115. "Ул сезгә үләксәне һәм канны, дуңгыз итен һәм суйган чакта Аллаһтан башканың исеме әйтелеп суелганны хәрам итте. Әгәр берәү, җинаятьче һәм чиктән узучы булмыйча мәҗбүр булса, хакыйкатьтә, Аллаһ — ярлыкаучы, рәхимле!"
116. "Аллаһка ялган сөйләү өчен «Бу— хәләл — рөхсәт ителгән, бу— хәрам — тыелган», — дип, телегез сөйләгән ялганны әйтмәгез. Хакыйкатьтә, Ал лаһка яла ягучылар уңышка ирешмәсләр!"
117. "Рәхәтләнү— кыска, һәм аларга үзәк өзгеч газап."
118. "Йәһүди булучыларга Без сиңа алдан сөйләгән нәрсәләрне тыйдык. Без аларны җәберләмәдек, ләкин алар үз-үзләрен рәнҗеттеләр."
119. "Моннан соң, хакыйкатьтә, Раббың наданлык белән начарлык кылганнарга, тәүбә иткәннәреннән соң һәм төзәткәннәреннән соң... хакыйкатьтә, Раббың моннан соң ярлыкаучы, рәхимле бит!"
120. "Хакыйкатьтә, Ибраһим имам, Аллаһка тугры буйсынучы һәм хәниф булды һәм мөшрикләр ф арасыннан булмады."
121. Аның нигъмәтләренә шөкрана булды: Ул аны сайлап алды һәм туры юлга күндерде.
122. "Һәм Без аңа бу дөньяда яхшылык бирдек һәм, хакыйкатьтә, ул әхыйрәттә дә игелеклеләрдән булачак!"
123. "Аннан Без сиңа вәхи иттек: «Хәниф Ибраһим диненә ияр, ул мөшрикләрдән булмады."
124. "Хаклыкта, шимбә көн аның турында бәхәсләшкәннәр өчен билгеләнде, һәм, хакыйкатьтә, Раббың аларның араларында нәрсә турында бәхәсләшкәннәрен кыямәт көнендә хөкем итеп бирер!"
125. "Аллаһ юлына хикмәт һәм күркәм вәгазь белән чакыр һәм алар илә яхшырак нәрсә турында сүз көрәштер. Хакыйкатьтә, Раббың— Ул кемнең Аның юлыннан язганын да, кемнең туры итеп барганын да яхшырак белә!"
126. "Һәм, әгәр сез җәза бирә торган булсагыз, сезгә бирелгән җәза белән җәзалагыз. Әгәр сез сабырлык күрсәтсәгез, бу — сабырларга хәерледер!"
127. "Һәм сабыр ит, синең сабырлыгың Аллаһ белән генә бит, алар өчен кайгырма, аларның мәкерләре аркасында тарлык-көенүдә булма!"
128. "Хакыйкатьтә, Аллаһ тәкъвалар һәм яхшылык кылучылар белән!"