• 1. "Шәфкатьле, рәхимле Аллаһ исеме белән... Әлиф ләм мим ра. Бу китапның аятьләре. Раббыңнан сиңа иңдерелгән нәрсә – хактыр. Ләкин кешнләрнең күбесе иман китермиләр."
  • 2. "Аллаһ — Ул — шулдыр ки, кем күкләрне терәксез күтәрде, сез аларны күргән идегез, — шуннан гарешкә юнәлде һәм кояш белән айны буйсындырды: бар нәрсә билгеләнгән вакытка кадәр йөри. Ул әмерне идарә итә, аятьләрне аңлата. Шаять, сез Раббыгыз белән очрашуга инанырсыз!"
  • 3. "Һәм Ул җирне җәюче, һәм аның өстендә таулар һәм елгалар ясады, һәм анда һәртөрле җимешне икешәрләп ишле ясады. Ул көнне төн белән каплый. Хакыйкатьтә, монда уйлаган кешеләргә аятьләр бар."
  • 4. "Җир йөзендә бер-берсенә күрше булган кисәкләр, һәм йөзем бакчалары, чәчүлекләр, бер тамырдан булган һәм бер тамырдан булмаган, һәм бер су белән сугарыла торган хөрмә агачлары бар. Без ашау өчен аларның берсен икенчесеннән артык итәбез. Хакыйкатьтә, гакыллы кешеләр өчен аятьләр бар."
  • 5. "Әгәр син гаҗәпләнсәң дә, аларның: «Әллә без туфрак булгач, яңа барлыкта булырбызмы?» — дигән сүзләре гаҗәп. Болар Раббыларына карата кәфер булучылар. Аларның муеннарында чылбырлары, болар — утта янучылар, алар анда мәңге калырлар."
  • 6. "Алар сине яхшылыктан элек начарлык белән ашыктыра, аларга кадәр дә үрнәкле җәзалар булдылар инде һәм, хакыйкатьтә, Раббың кешеләргә — алар золымлык кылсалар да — ярлыкау иясе! һәм, хакыйкатьтә, Раббың җәза бирүдә көчле!"
  • 7. "Һәм кәфер булучылар: «Аңа Раббысыннан аять иңдерелгән булса иде!» — диләр. Хакыйкатьтә, син үгетләүче генә, һәм һәр кавемгә юл күрсәтүче бар!"
  • 8. "Аллаһ һәр кеше нәрсә йөкләгәнен белә һәм карыннар никадәр кысылганын, һәм никадәр зурайганын да белә. Аның каршысында һәрнәрсә микъдарлы."
  • 9. "Гаиб һәм ачык нәрсәне белүче, бөек һәм югары дәрәҗәләргә күтәрелгән!"
  • 10. "Арагыздан кем сүзен яшерсә дә, кем аны ачса да һәм кем төнлә яшеренсә дә, көндезен чыкса да — бертигездер."
  • 11. "Аның алдында да, артында да күзәтеп торучылар бар, аны Аллаһның әмере белән саклап торалар. Хакыйкатьтә, Аллаһ кавем белән булган нәрсәне алар үзләре үзгәрткәнгә кадәр үзгәртми. Әгәр Аллаһ берәр кавемгә начарлык теләсә, аны кайтарырга мөмкинлек юк һәм аларның Аннан башка яклаучысы да юк!"
  • 12. Үзе сезне куркытыр һәм өметләндерер өчен яшенне күрсәтә. Ул авыр болытларны булдыра.
  • 13. "Һәм күк күкрәү дә Аны данлап тәсбих әйтә, фәрештәләр дә, Аннан куркып. Ул яшеннәр җибәрә һәм Үзе теләгәннәрне — алар Аллаһ турында сүз көрәштергәнгә — шулар белән суга һәм Ул көчле!"
  • 14. "Һәм Аңа хаклык дәгъвалары, Аннан башка исә алар дога кылган нәрсәләрнең үзләренә җавабы нибары су авызына килеп җитсен дип, суга карап кулын сузган һәм ул су исә килеп җитмәгән кебек. Кәферләрнең догалары тик адашуда гына бит!"
  • 15. "Аллаһка ирекле һәм ирексездән сәҗдә кылалар күкләрдә һәм җирдә булганнар да һәм аларның күләгәләре дә, иртәсен дә һәм кичтән дә."
  • 16. "Әйт: «Күкләрнең һәм җирнең Раббысы кем?» Әйт: «Аллаһ!» Әйт: «Аллаһтан башка үзләренә файдага да, зарарга да ия булмаган нәрсәләрне яклаучы итеп алдыгызмыни сез?» Әйт: «Сукыр белән күрүче бертигез булырмы яки караңгылык белән нур бертигез булырмы?» Әллә Ул барлыкка китергән кебек барлыкка китерүче тиңдәшләрне ясадылармы алар Аллаһка, һәм аларга барлыкка китергән нәрсәләре охшаш булып күрендеме? Әйт: «Һәрнәрсәне яратучы — Аллаһ һәм Ул — бердәнбер, кодрәт белән көчле.»"
  • 17. "Ул күктән су иңдерде, һәм микъдары буенча үзәннәрдән агып киттеләр, һәм агым күпергән күбекләрне алып китте. Үзләренә бизәк яки кирәк- ярак буларак теләп, аларның утта яндырганнары — күбеге шуның шикелле. Шулай иттереп Аллаһ хаклык белән ялганны китерә. Күбек юкка чыга. Кешеләргә файдалы булганы исә җирдә каладыр.Шулай иттереп Аллаһ мисаллар китерә."
  • 18. "Аллаһка җавап биргәннәргә— яхшылык, җавап бирмәгәннәргә — әгәр аларда җир йөзендәге бөтен нәрсә һәм тагы шулкадәр булса да, алар моны фидия итеп бирерләр иде, аларга — яман хисап! Һәм урыннары — җәһәннәм! Яман бу урын!"
  • 19. "Сиңа Раббыңнан иңдерелгән нәрсәнең хаклык икәнлеген белүче сукыр кеше кебекме? Зиһеннәре булганнар гына искә ала бит,"
  • 20. Аллаһка биргән вәгъдәне төгәл үтәүчеләр һәм килешүләрен бозмаучылар.
  • 21. "Һәм Аллаһ тоташтырырга кушкан нәрсәне тоташтыручылар, Раббыларыннан куркучылар, һәм хисапның яманыннан сакланучылар."
  • 22. "Һәм Раббыларының ризалыгына омтылып сабыр итүчеләр, һәм намазга басучылар— Без аларга ризыкландырган нәрсәләрне яшерен һәм ачык итеп сарыф итүчеләр, һәм яманлыкны яхшылык белән кисәтүчеләр. Боларга ахыр бүләк итеп — йорт,"
  • 23. "җәннәт бакчалары. Аңа — алар һәм игелекле булган аталары, хатыннары һәм балалары керерләр. Аларга фәрештәләр һәр капкалардан керә торалар."
  • 24. Сабыр иткәнегез өчен сезгә сәлам! Нинди күркәм йорт бүләге!
  • 25. "Инде Аллаһка сүз бирелгәннән соң вәгъдәләрен бозучылар һәм Аллаһ тоташтырырга кушканны кисүчеләр, җир йөзендә бозыклык таратучылар, аларга — ләгънәт һәм аларга — яман йорт!"
  • 26. "Аллаһ теләгәненең ризыгын киң кыла һәм микъдарлый. Алар дөнья тереклеге белән шатланалар, бу дөнья тереклеге исә әхыйрәткә карата файдалану гына бит!"
  • 27. "Һәм кәфер булучылар: «Әгәр аңа Раббысы тарафыннан бер аять иңдерелгән булса иде!» — диләр. Әйт: «Хакыйкатьтә, Аллаһ теләгәнен юлдан яздыра һәм Аңа әверелүчене туры юлга күндерә!»"
  • 28. Иман китереп инанучылар һәм күңелләре Аллаһны искә алу белән тынычланучылар. Аллаһны искә алу белән күңелләр тынычланмыймыни?
  • 29. Иман китереп инанганнар һәм игелек кылганнар — аларга рәхәтлек һәм яхшы кайтыр урындыр.
  • 30. "Шулай итеп, Без сине үзләренә кадәр өммәтләр булып алда үткәнгә, сиңа вәхи иткәнне аларга укыр өчен өммәткә җибәрдек, алар исә Шәфкать легә көферлек кылалар. Әйт: «Ул — Раббым, Аннан башка иләһ юк! Аңа мин тәвәккәлләдем һәм Аңа — минем ялваруым!»"
  • 31. "Әгәр Коръән белән таулар хәрәкәтләндерелсә яки җир ярылдырылса, яки үлекләр сөйләштерелсә... Әйе, әмер тулысынча Аллаһта! Әллә Аллаһ теләсә, барча кешеләрне дә туры юлга күндерер дип иман китереп инанучылар белмиләрмени? Кәфер булучыларга эшләгән эшләренә карата сугу килүдән туктамый, яки Аллаһның вәгъдәсе килгәнгә кадәр аларның йортларына якын итеп туктала. Хакыйкатьтә, Аллаһ вәгъдәсенә хилафлык кылмый!"
  • 32. "Сиңа кадәр дә рәсүлләрне мәсхәрә иттеләр һәм Мин кәфер булучыларга кичектерү бирдем. Шуннан Мин аларны тотып алдым, һәм ничек булды Минем җәзам!"
  • 33. "Әллә һәрбер җан нәрсә кәсеп иткәнне белеп торучымы? ...Һәм алар Аллаһка тиңдәшләрне булдырдылар. «Аларның исемнәрен әйтегез яки җир йөзендә Ул белмәгән нәрсә турында Аңа хәбәр итәрсезме, яки берәр ачык сүз беләнме?» — дип әйт. Әйе, кәфер булучыларга мәкерләре бизәлгән, һәм алар юлдан тайпылдырылган. Аллаһ исә кемне адаш тырса — аңа юл күрсәтүче булмас!"
  • 34. "Аларга бу дөнья тереклегендә газап һәм, әлбәттә, әхыйрәт газабы тагы да ныграк! Аларны Ал- лаһтан саклаучы юк!"
  • 35. "Тәкъвалык ияләренә вәгъдә иткән астында елгалар агып торган җәннәтнең мисалы: аның ашамлыклары өзлексез һәм ул күләгәле. Бу — тәкъва булучыларга бүләк, кәферләргә исә бүләк — уттыр."
  • 36. "Һәм Без китап биргәннәр сиңа иңдерелгән нәрсәгә шатланалар: аерым төркемнәр арасында моның бер өлешен инкарь итүчеләр дә бар. «Миңа, хаклыкта, Аллаһка гыйбадәт кылырга әмер ителде һәм Аңа тиңдәш тотмаска да. Мин Аңа чакырам һәм Аңа минем кире кайтуым!» — дип әйт."
  • 37. "һәм шулай итеп Без аны гарәп хөкеме итеп иңдердек. Сиңа белем килгәннән соң, әгәр син аларның хисләренә иярсәң, сиңа Аллаһтан ярдәмче дә, яклаучы да булмас!"
  • 38. Һәм Без синнән элек тә рәсүлләр җибәрдек һәм аларга хатыннар һәм нәсел бирдек. Аллаһның изенрөхсәтеннән башка рәсүл аять китерә торган булмады. Һәр әҗәлгә — үзенең язмасы.
  • 39. Аллаһ теләгән нәрсәне юк итә һәм ныгыта һәм Анда — Китапның анасы.
  • 40. "Яки Без аларга вәгъдә иткәннең бер өлешен сиңа күрсәтербез, яки сине вафат итәрбез. Синең өстеңдә — җиткерү генә, Безнең өстебездә исә — хисап кылу!"
  • 41. Алар Безнең җиргә килгәнебезне һәм аны чикләреннән кыскартканыбызны күрмәделәрмени? Аллаһ хөкем итә һәм Аның хөкеменә комачаулаучы юк! Ул — тиз хисап кылучы бит!
  • 42. "Һәм алардан элек килгәннәр мәкер кордылар, ләкин барлык мәкер — Аллаһта. Ул һәрбер җанның нәрсә кәсеп иткәнен белеп тора һәм кәферләр йортның бүләге кемгә икәнен беләчәкләр әле!"
  • 43. Кәфер булучылар: «Син җибәрелгән түгел бит!» — диләр. «Минем белән сезнең арада Аллаһ ның шаһитлыгы җитәр һәм анда китап гыйлеме булганның да...» — дип әйт!
БҮЛЕШҮ
logo
logo
logo
logo
logo
  • 1.әл-Фәтихә
  • 2.әл-Бакара
  • 3.Әәл Гыймран
  • 4.ән-Нисәә
  • 5.әл-Маидә
  • 6.әл-Әнъгам
  • 7.әл-Әгьраф
  • 8.әл-Әнфәәл
  • 9.әт-Тәүбә
  • 10.Йунус
  • 11.Һуд
  • 12.Йусуф
  • 13.әр-Рәгьд
  • 14.Ибраһим
  • 15.әл-Хиҗер
  • 16.ән-Нәхел
  • 17.әл-Исра
  • 18.әл-Кәһеф
  • 19.Мәрйәм
  • 20.Та һә
  • 21.әл-Әмбийә
  • 22.әл-Хәҗҗ
  • 23.әл-Мүъминүн
  • 24.ән-Нур
  • 25.әл-Фуркан
  • 26.әш-Шүъара
  • 27.ән-Нәмел
  • 28.әл-Касас
  • 29.әд-Гъәнкәбүш
  • 30.әр-Рум
  • 31.Лукман
  • 32.әс-Сәҗдә
  • 33.әл-Әхзәб
  • 34.Сәбәә
  • 35.әл-Фәтыр
  • 36.Йәә сиин
  • 37.әс-Саффат
  • 38.Садъ
  • 39.әз-Зүмәр
  • 40.әл-Гафир
  • 41.әл-Фуссыләт
  • 42.әш-Шүрә
  • 43.әз-Зухруф
  • 44.әд-Духан
  • 45.әл-Җәсийә
  • 46.әл-Әхкаф
  • 47.Мухәммәт
  • 48.әл-Фәтех
  • 49.әл-Хуҗурат
  • 50.Каф
  • 51.әз-Зәрийәт
  • 52.әт-Тур
  • 53.ән-Нәҗем
  • 54.әл-Камәр
  • 55.әр-Рәхман
  • 56.әл-Уакыйгъа
  • 57.әл-Хәдид
  • 58.әл-Муҗәдилә
  • 59.әл-Хәҗер
  • 60.әл-Мумтәхәна
  • 61.әс-Саффъ
  • 62.әл-Җумугъа
  • 63.әл-Мунафикун
  • 64.әт-Тәгабун
  • 65.әт-Тәлакъ
  • 66.әт-Тәхрим
  • 67.әл-Мүльк
  • 68.әл-Каләм
  • 69.әл-Хакка
  • 70.әл-Мәгъәриҗ
  • 71.Нух
  • 72.әл-Җинн
  • 73.әл-Музәммил
  • 74.әл-Мудәсир
  • 75.әл-Кыйәмә
  • 76.әл-Инсән
  • 77.әл-Мүрсәләт
  • 78.ән-Нәбәә
  • 79.ән-Нәзигъат
  • 80.Гъабәсә
  • 81.әт-Тәкъүир
  • 82.әл-Инфитар
  • 83.әл-Мутаффифин
  • 84.әл-Иншикакъ
  • 85.әл-Буруҗь
  • 86.әт-Тарекъ
  • 87.әл-Әгълә
  • 88.әл-Гашиййә
  • 89.әл-Фәҗер
  • 90.әл-Бәләд
  • 91.әш-Шәмес
  • 92.әл-Ләйел
  • 93.әд-Духә
  • 94.әл-Инширах
  • 95.әт-Тин
  • 96.әл-Гъаләкъ
  • 97.әл-Кадер
  • 98.әл-Бшййинә
  • 99.әз-Зәлзәлә
  • 100.әл-Гъадийәт
  • 101.әл-Каригъа
  • 102.әт-Тәкәсүр
  • 103.әл-Гъаср
  • 104.әл-Һүмәзә
  • 105.әл-Фил
  • 106.әл-Күрәйеш
  • 107.әл-Мәгъун
  • 108.әл-Кәүсәр
  • 109.әл-Кәфирун
  • 110.ән-Нәсър
  • 111.әл-Мәсәд
  • 112.әл-Ихълас
  • 113.әл-Фәлакъ
  • 114.ән-Нәс