• 1. "Шәфкатьле, рәхимле Аллаһ исеме белән. Әлиф ләм ра. Бу — ачык китапның аятьләре."
  • 2. "Хакыйкатьтә, без аны гарәпчә Коръән буларак иңдердек. Шаять, сез гакылга килерсез!"
  • 3. "Без, сиңа бу Коръәнне вәхи итеп, иң яхшы хикәяләү белән сиңа сөйлибез, моңа кадәр син гафилләр арасыннан булсаң да."
  • 4. "Менә Йусуф үзенең атасына: «Ий, әтием! Мин унбер йолдыз, кояшны һәм айны күрдем. Мин алар-ның миңа сәҗдә кылганнарын күрдем», — диде."
  • 5. "Ул әйтте: «Ий, улым! Үзең күргәнеңне туганнарыңа сөйли күрмә, алар сиңа каршы хәйлә корырлар. Хакыйкатьтә, кеше өчен шайтан ачык дошман бит!"
  • 6. "Һәм менә шулай итеп Раббың сине сайлап алыр һәм сиңа вакыйгаларга аңлатма бирүне өйрәтер. һәм Ул сиңа һәм Йагъкуб ыруына нигъмәтен тәмам кылыр, нәкъ элегрәк ике атаң — Ибраһим һәм Исхакка аны тәмам итеп кылган шикелле. Хакыйкатьтә, синең Раббың — гыйлем, хикмәт иясе!»"
  • 7. Сорашучылар өчен Йусуфта һәм аның туганнарында аятьләр бар иде.
  • 8. "Менә алар: «Әлбәттә, Йусуф һәм аның туганы атабызга безгә караганда сөеклерәк, без исә күмәкбез. Хакыйкатьтә, атабыз ачык адашуда!» — диделәр."
  • 9. «Йусуфны үтерегез яки ерак җиргә илтеп ташлагыз: ул вакытта атагызның йөзе сезгә борылыр һәм моннан соң сез игелеклеләр кавеменнән булырсыз!».
  • 10. "Алардан әйтүче: «Йусуфны үтермәгез, кое тирәнлегенә ташлагыз, аны үтеп баручыларның берсе алыр, әгәр сез моны эшләсәгез», — диде."
  • 11. "Алар әйттеләр: «Ий, атабыз! Нигә син Йусуфны безгә ышанып тапшырмыйсың, без аңа, хакыйкатьтә, нәсыйхәт бирүчеләр бит!"
  • 12. "Иртәгә аны безнең белән җибәр, күңел ачсын һәм уйнасын, без бит аны саклыйбыз»."
  • 13. "Ул: «Әгәр ул сезнең белән китсә, мин аны бүре ашар дип куркам, сез аңа игътибарсыз булган чакта», — диде."
  • 14. "Алар: «Әгәр аны без күмәк булып торып та бүре ашаса, без зыян күрүчеләрдән булырбыз», — диделәр."
  • 15. "Шуннан алар аны алып киттеләр дә кое караңгылыгына салырга сүз куештылар. Без исә аңа: «Син аларга бу эшләре турында үзләре тоймаган чакта хәбәр итәрсең», — дип вәхи кылдык."
  • 16. Һәм менә алар кич белән аталары каршына елап килделәр.
  • 17. "Алар: «Ий, атабыз! Без бер-беребез белән ярышырга тотындык һәм Йусуфны әйберләр янында калдырдык, һәм аны бүре ашады. Без дөресен сөйләсәк тә, син безгә ышанмаячаксың», — диделәр."
  • 18. "Алар ялган канлы күлмәк алып килделәр. Ул: «Әйе, күңелләрегез сезгә эшне матур итеп күрсәтте. Сабырлык исә гүзәл ... Сез сөйләгән турында Аллаһтан ярдәм сорарга кирәк», — диде."
  • 19. "Һәм кәрван килде, алар су чыгаручыларын җибәрделәр, ул чиләген төшерде һәм: «Нинди шатлык! Бу — яшь егет», — диде. Алар аны товар кебек итеп яшерделәр, Аллаһ исә аларның нәрсә кылганнарын белеп торды."
  • 20. Алар аны санаулы дирһәмнәр булган аз хакка саттылар һәм алар монда уртакчыл итүчеләр булдылар.
  • 21. "Аны сатып алган Мисырдан булучы хатынына: «Аны яхшы итеп урнаштыр, бәлки ул безгә файда итәр яки без аны ул итеп алырбыз», — диде. Шулай итеп, Без Йусуфны бу җирдә урнаштырдык һәм аны вакыйгаларны аңлатырга өйрәтер өчен. Аллаһ Үз эшен җиңү белән төгәлли, ләкин кешеләрнең күбесе белми!"
  • 22. "Һәм ул балигълыкка җиткәч, Без аңа хикмәт һәм белем бирдек. Менә шулай Без яхшылык кылучыларны бүләклибез!"
  • 23. "Өйдә булучы аны кызыктырырга маташты һәм ишекләрне бикләп куйды да: «Кил монда!» — диде. Ул: «Аллаһ сакласын! Әфәндем минем урынымны күркәм итте бит! Хакыйкатьтә, золым кылучылар уңышка ирешмиләр!»— диде."
  • 24. "Һәм хатын аны теләде һәм ул хатынны теләде — Раббысының исбатлавын күргәнгә кадәр. Бу — аннан яманлыкны һәм фәхешне читләштерер өчен, хакыйкатьтә, ул Безнең ихлас күңелле кол ларыбыздан!"
  • 25. "Алар ярышып ишеккә таба юнәлделәр, һәм хатын аның күлмәген артыннан ертты, һәм алар ишек янында хатынның хуҗасын очраттылар. Хатын: «Синең әһелләреңә яманлык теләгән кешегә аны зинданга утыртудан яки үзәк өзгеч газаптан башка нинди җәза?» — диде."
  • 26. "Ул: «Ул үзе белән мине аздырырга теләде», — диде һәм хатын гаиләсеннән бер шаһит шаһитлык итте: «Әгәр аның күлмәге алдан ертылган булса, хатын рас сөйләгән булыр, ул исә алдакчылардан."
  • 27. "Әгәр исә күлмәге арттан ертылган булса, хатын алдыйдыр, ул исә дөресне сөйләүчеләрдән!»."
  • 28. "Һәм ул күлмәкнең арттан ертылганын күргәч, әйтте: «Бу — сезнең хәйләләрегездән, хакыйкатьтә, сезнең хәйләгез бөек!"
  • 29. "Йусуф, син моннан йөзеңне бор, син исә гөнаһыңнан ярлыкау сора, хакыйкатьтә, син гөнаһлылар арасыннан бит!»"
  • 30. "Шәһәрдәге хатын-кызлар: «Түрәнең хатыны үзе белән егетне кызыктыра. Ул аны мәхәббәт белән тутырган. Без аны ачык адашуда күрәбез», — дип әйттеләр."
  • 31. "Ул хатын, аларның мәкерләрен ишеткәч, алар артыннан чакырырга җибәрде. Аларга урын әзерләде һәм аларның һәрберсенә пычак бирде һәм: «Алар алдына чык!» — диде. Алар аны күргәч, аны олыладылар, үзләренең кулларын кискәләделәр һәм: «Ал лаһ сакласын! Бу — кеше түгел, бу нәзыйг фәрештәдер!» — диделәр."
  • 32. "Ул: «Менә сезгә шушы егет, аның аркасында мине шелтәләдегез, мин аны кызыктырдым, ләкин ул нык булды. Әгәр ул мин кушканны эшләмәсә, ул, әлбәттә, зинданга ябылыр һәм хурланганнардан булачак», — диде."
  • 33. "Ул: «Раббым! Алар өндәгән нәрсәдән зиндан миңа сөеклерәк. Әгәр Син миннән аларның мәкерләрен читләштермәсәң, алар ягына авышырмын һәм мин наданнардан булырмын», — диде."
  • 34. "Раббысы аның догасын кабул итте һәм аннан аларның мәкерен читләштерде. Хакыйкатьтә, Ул — ишетүче, белүче!"
  • 35. "Моннан соң, алар аятьләрне күргәч, ниндидер вакытка аны зинданга ябарга уйладылар."
  • 36. "Һәм аның белән зинданга ике егет керде. Аларның берсе: «Менә мин үземне хәмер сыгам дип күрәм», — диде, икенчесе: «Менә мин баш өстемдә икмәк күтәреп барам, аны кошлар ашаганны күрәм. Безгә шуны аңлатып бир! Хакыйкатьтә, без синең яхшылык итүчеләрдән булуыңны күрәбез» , — диделәр."
  • 37. Ул әйтте: «Сезне ризыкландыра торган тәгам сезгә килеп җитәр алдыннан мин ул турыда сезгә аңлатып бирермен. Бу сезгә — миңа Раббым өйрәткәннәрдән. Мин Аллаһка иман китермәгән һәм әхый-рәт көненә ышанмаган кавем динен ташлап калдырдым.
  • 38. "Мин аталарым Ибраһим, Исхак һәм Йагъкуб-ның диненә иярдем. Без Аллаһка һич бернәрсәне тиңдәш кылырга тиеш түгел. Бу безгә һәм кешеләргә Аллаһның фазылыннан, ләкин кешеләрнең күбесе шөкрана түгелләр!"
  • 39. "Ий, зиндандагы иптәшләрем! Таркау раббылар хәерлерәкме, әллә бердәнбер кодрәтле Аллаһмы?"
  • 40. "Аннан башка сез үзегез һәм аталарыгыз кушкан исемнәргә генә табынасыз, Аллаһ алар белән һичбер дәлил җибәрмәде. Хөкем дә — Аллаһта гына. Ул тик үзенә генә гыйбадәт кылырга боерды. Бу — туры дин, ләкин кешеләрнең күбесе белми."
  • 41. "Ий, зиндандагы иптәшләрем! Сезнең берегез хуҗасына хәмер эчерер, икенчегез кадакланачак һәм аның башыннан кошлар чукырлар. Сез сораган эш төгәлләнгән инде!»"
  • 42. Һәм ул болардан котылачак дип уйлаганына: «Хуҗаң алдында мине искә ал!» — диде. Әмма аңа хуҗасы каршысында искә алуны шайтан оныттырды. Һәм ул тагы берничә ел зинданда калды.
  • 43. "Һәм падишаһ: «Менә мин җиде симез сыер күрәм, аларны җиде ябык ашый. Һәм җиде яшел башак, башкалары корыганнар. Ий, сез, дәрәҗә леләр! Әгәр күргәнне аңлата белә торган булсагыз, минем күргәнгә аңлатма бирегез!» — диде."
  • 44. "Алар: «Төшләр — хыял бәйләме! Без аңлата белмибез», — диделәр."
  • 45. "Һәм теге икәүдән, котылганы, бераз вакыттан соң исенә төшерде һәм: «Җибәрегез мине, мин моның аңлатмасын сезгә хәбәр итәрмен!» — диде."
  • 46. "«Йусуф! Ий, тугры сөйләүче! Җиде симез сыерны җиде ябык ашавы турында һәм җиде яшел башак белән башкаларының корыган булуы турында аңлат! Шаять, мин кешеләр янына кире кайтырмын. Шаять, алар белерләр»."
  • 47. "Ул әйтте: «Җиде ел гадәт буенча тырышып иген игәрсез һәм моннан соң урып алганны башагында калдырыгыз, ашавыгызга киткән аз өлешеннән башкасын."
  • 48. "Моның артыннан җиде авыр ел килер. Ул еллар, алар өчен сез әзерләгәнне ашар, сез саклап калганның азрагыннан башкасын."
  • 49. "Шуның артыннан бер ел килер, ул елны кешеләргә яңгыр җибәрелер һәм алар чыгарырлар."
  • 50. "Һәм падишаһ: «Китерегез аны миңа», — диде. Җибәрелүче килгәч, ул: «Үзеңнең хуҗаңа кире кайт һәм аннан сора: «Кулларын кискәләгән хатыннарга нәрсә булды», — дип? — Хакыйкатьтә, Раб-бым аларның мәкерләрен белә бит!» — диде."
  • 51. "Ул: «Сез Йусуфны үзегез белән кызыктырганда эшегез нәрсәдә булды?» — диде. Хатыннар: «Ал-лаһ сакласын! Без анда һичбер начарлык белмибез», — диделәр. Түрә хатыны: «Хәзер хакыйкать беленде, мин аны кызыктырдым, ул исә дөресне сөйләүчеләрдән!» — диде."
  • 52. «Бу мин аңа яшерендә хыянәт кылмаганымны һәм Аллаһ хыянәтчеләрнең мәкерләрен туры юлдан алып бармаганын ул белсен өчен.
  • 53. "Мин үземнең күңелемне акламыйм. Хакыйкатьтә, әгәр Аллаһ рәхмәтен бирмәсә, күңел начарлыкка боеручы була. Хакыйкатьтә, Раббым — ярлыкаучы, рәхимле!»"
  • 54. "Һәм падишаһ: «Китерегез аны миңа. Мин аны үземә алам», — диде. Һәм аның белән сөйләшкәч: «Син бит бүген бездә көчле һәм ышанычлы», — диде."
  • 55. "Ул: «Мине җир хәзинәләренә саклаучы итеп куй: мин бит саклаучы һәм белүче», — диде."
  • 56. "Һәм шулай Без Йусуфны җирдә ныгыттык, ул үзе анда теләгәнендә урнашсын өчен. Без Үзебезнең рәхмәтебез белән теләгәнгә кагылабыз һәм яхшылык кылганнарның әҗерен юк итмибез."
  • 57. Әхыйрәт көненең әҗере — иман китереп инанганнар һәм тәкъва булганнарга хәерлерәк.
  • 58. "Һәм Йусуфның туганнары килеп, янына керделәр. Ул аларны таныды, алар аны танымады."
  • 59. "Аларга җиһазларын җиһазлагач, ул әйтте: «Атагыздан бер туганыгызны миңа алып килегез. Күрмисезмени, мин үлчәмне тулысынча бирәм һәм мин — кунакчылларның иң яхшысы?"
  • 60. "Әгәр аны миңа алып килмәсәгез, ул чакта сезгә миннән бер үлчәү дә булмас һәм миңа якын да килмәгез»."
  • 61. "Алар: «Без аның атасыннан сорарбыз һәм, әлбәттә, без аны эшләрбез», — диделәр."
  • 62. "Һәм ул үзенең хезмәтчеләренә: «Товарларын аларның йөкләренә салыгыз, шаять, әһелләренә кире кайткач белерләр, шаять, кире килерләр, — диде."
  • 63. "Һәм алар, аталары янына кайткач: «Ий, атабыз! Безгә үлчәм тыелды. Безнең белән туганыбызны җибәр, ул чакта без үлчәмне алырбыз. Хакыйкатьтә, без аны сакларбыз!» — диделәр."
  • 64. "Ул: «Элек аның туганын сезгә ышанып биргән кебек, аны ничек ышанып тапшырыйм? Аллаһ — саклаучы буларак хәерле. Һәм ул — рәхимлеләрнең иң рәхимлесе!» — диде."
  • 65. "Алар йөкләрен ачкач, товарларның кире кайтарылганлыгын күрделәр һәм: «Ий, атабыз! Безгә нәрсә теләргә? Монда безнең товарларыбыз безгә кайтарылган, без үз әһелләребезне туйдырырбыз һәм туганыбызны сакларбыз һәм бер дөя үлчәм өстәрбез. Бу — җиңел үлчәм», — диделәр."
  • 66. "Ул: «Һич җибәрмәячәкмен мин аны сезнең белән, сез аны миңа китерүегез турында Аллаһ белән ант итми торып, әгәр сез бернәрсәгә эләкмәсәгез генә инде». Һәм алар аңа антларын әйткәч, ул: «Без монда сөйләгәнгә Аллаһ вәкил! «— диде."
  • 67. "Һәм ул: «Ий, улларым! Бер капкадан кермәгез, төрле капкалардан керегезче. Мин сезне Аллаһ тан бернәрсә белән саклый алмыйм! Хөкем сөрү — Аллаһта гына: Аңа мин тәвәккәлләдем һәм Аңа тәвәккәл булучылар тәвәккәллиләр!»"
  • 68. "Алар аталары кушканча керсәләр дә, бу алар ны һич бернәрсәдә Аллаһтан коткармады, фәкать Йагъкубның күңел теләге генә үтәлде. Ул белем иясе иде, чөнки Без аны өйрәттек, ләкин кешеләрнең күбесе белмиләр."
  • 69. "Һәм, алар Йусуф янына кергәч, ул үзенең туганына урын бирде һәм: «Менә мин синең туганың, алар эшләгән эш турында кайгырма һәм алар кылганга кайгырма!» — диде."
  • 70. "Аларның җиһазларын җиһазлаганда, туганының йөгенә савыт булдырды. Аннан соң өндәүче: «Ий, кәрван! Сез бит караклар!» — дип кычкырды."
  • 71. Алар янына тегеләр килгәч: «Сез нәрсә югалттыгыз?» — диделәр.
  • 72. "Тегеләр: «Без падишаһның эчә торган савытын югалттык, аны табып китергәнгә — бер дөя йөге. Мин моны үз өстемә алам», — диде."
  • 73. "Алар: «Аллаһ белән ант итәбез! Сез беләсез бит, без җир йөзендә бозыклык тарату өчен килмәдек һәм без караклар түгел», — диделәр."
  • 74. "Тегеләр: «Әгәр сез алдакчы булсагыз, моның җәзасы нәрсә булыр?» — диделәр."
  • 75. "Алар: «Моның җәзасы кемнең йөгеннән табылса, шуңа түләүдер. Менә шулай иттереп җәзалыйбыз без залимнәрне», — диделәр."
  • 76. "Һәм аның туганының сыемыннан алда, ул аларның сыемнарынкан башлады, моннан соң аның туганының сыемыннан савытны алып чыгарды. Менә шулай хәйлә кордык Без Йусуф өчен. Падишаһ кануны буенча ул аның туганын ала алмас иде, әгәр Аллаһ теләмәсә. Без теләгәннең дәрәҗәләрен күтәрәбез: һәр белем иясеннән өстә галим бар!"
  • 77. "Алар: «Әгәр ул урлаган булса, аның туганы моңа кадәр урлаган иде бит», — диделәр. Йусуф моны күңелендә яшереп калдырды һәм аларга күрсәтмәде, «Урыныгыз белән начар сез, һәм сез сөйләгәнне Аллаһ яхшырак белә!» — диде."
  • 78. "Алар: «Ий, түрә! Аның атасы олы карт, аның урынына безнең берәребезне алып кал. Без сине яхшылык итүчеләрдән дип күрәбез», — диделәр."
  • 79. "Ул: «Аллаһ сакласын йөгеннән безнең әйбер табылган кешедән башканы алырга! Ул вакытта без залимнәрдән булыр идек», — диде."
  • 80. "Аннан өметләре өзелгәч, үзләре генә киңәшләшергә калдылар. Аларның олылары әйтте: «Әллә сез атагызның сездән Аллаһ белән ант алганын белмисезме? Һәм сез моннан элек Йусуф турында да гаделсезлек кылдыгыз бит. Атам изен-рөхсәт биргәнгә кадәр яки Аллаһ миңа хөкем кылганга кадәр мин бу җирдән китмим. Ул — хөкем кылучыларның иң яхшысы."
  • 81. "Атагызга кире кайтыгыз һәм әйтегез: «Ий, атабыз, улың урлады бит, без үзебез белгәнгә генә шаһитлык итәбез һәм яшерен нәрсәне сакламыйбыз."
  • 82. "Без булган карьядән сора һәм без булган кәрваннан сора, без дөрес сөйлибез бит»."
  • 83. "Ул: «Әйе! Күңелләрегез эшне сезгә матур итеп күрсәтте. Сабырлык исә — гүзәл. Бәлки Аллаһ миңа аларның барысын да җыяр. Хакыйкатьтә, Ул белүче, хикмәтле!»"
  • 84. "Алардан ул йөзен борды һәм: «Их, нинди кайгы миңа Йусуф өчен!» — диде. Кайгыдан аның ике күзе дә агарды һәм ул сиздермәде."
  • 85. "«Аллаһ белән ант итәбез, хәлдән тайганга кадәр яки һәлак булганга кадәр Йусуфны искә алудан тукталмассың инде син!» — диделәр."
  • 86. "Ул әйтте: «Мин олы кайгым һәм көенгәнем белән Аллаһка зарланам, мин бит Аллаһтан сез белмәгәнне беләм."
  • 87. "Ий, улларым! Барыгыз, Йусуф турында һәм аның туганы турында сорашып белегез. Аллаһның рәхмәтеннән өметсезләнмәгез. Хакыйкатьтә, Аллаһның рәхмәтеннән кәферләр кавеме генә өметсезләнә бит»."
  • 88. "Алар аның янына кергәч: «Ий, түрә, үзебезгә дә, әһелләребезгә дә бәла кагылды. Без аз товар белән килдек, безгә син үлчәмне тулысынча бир һәм безгә садәка ит. Хакыйкатьтә, Аллаһ садәка бирүчеләргә җәза бирә бит!» — диделәр."
  • 89. Ул: «Сез үзегезнең надан вакытыгызда Йусуф һәм аның туганы белән нәрсә эшләгәнегезне беләсезме соң?» — диде.
  • 90. "Алар: «Әллә син, хакыйкатьтә, Йусуфмы?» — диделәр. Ул: «Әйе, мин — Йусуф, бу исә — минем туганым. Аллаһ безгә рәхмәтен бирде. Кем тәкъва һәм сабыр булса... Аллаһ яхшылык кылучыларның әҗерен бетермәс!»"
  • 91. "Алар: «Аллаһ белән ант итәбез, Аллаһ сине бездән артык күрде. Без исә гөнаһлылардан булдык», — диделәр."
  • 92. "Ул әйтте: «Бүген сезгә шелтә юк, сезне Аллаһ ярлыкар һәм Ул — рәхимлеләрнең рәхимлесе!"
  • 93. Шушы минем күлмәгем белән барыгыз. Һәм аны атамның йөзенә каплагыз: күрүе кайтыр һәм үз әһелләрегез белән барыгыз да миңа килегез!»
  • 94. "Кәрван юлга чыккач, аларның аталары: «Мин Йусуфның исен сизәм. Минем сүзләремне дөрес түгел дип әйтмәсәгез иде!» — диде."
  • 95. "Алар: «Аллаһ белән ант итәбез, хакыйкатьтә, син үзеңнең иске ялгышыңда!» — диделәр."
  • 96. "Шатлык хәбәрен китерүче килгәч, күлмәкне аның йөзенә каплады һәм ул яңадан күрә торган булды. Ул: «Әллә мин сезгә әйтмәгән идемме, Ал лаһтан сез белмәгәнне мин беләмен дип?» — диде."
  • 97. "Алар: «Ий, атабыз! Безнең гөнаһларыбыздан безгә ярлыкау сора. Без бит гөнаһлылардан булдык», — диделәр."
  • 98. "Ул: «Мин Раббымнан сезнең өчен ярлыкау сорармын. Хакыйкатьтә, Ул — ярлыкаучы, рәхимле!» — диде."
  • 99. "Алар Йусуф янына кергәч, ул ата-анасына урын бирде һәм: «Аллаһ теләсә, Мисырга иминлектә керегез!» — диде."
  • 100. "Ул ата-анасын тәхеткә күтәрде һәм алар аның алдында сәҗдә кылып йөзтүбән егылдылар, һәм ул әйтте: «Ий, атам! Бу — элек күргән төшемнең юралуы, Раббым ул төштә хак итте һәм мине зинданнан чыгарып, шайтан минем һәм туганнарым арасында дошманлык кылганнан соң, сезне чүлдән китереп, миңа яхшылык кылды. Хакыйкатьтә, Раббым теләгән нәрсәсенә илтифатлы. Хаыйкатьтә, Ул — гыйлем, хикмәт иясе!"
  • 101. "Раббым! Син миңа падишаһлык бирдең һәм мине вакыйгаларны аңлатырга өйрәттең, күкләрне һәм җирне барлыкка китерүче, Син — дөньяда һәм әхыйрәттә минем яклаучым, мине үз-үземне тапшырган килеш вафат ит һәм мине игелеклеләр арасына беркет!»"
  • 102. "Бу — гаиб нәрсәләр турындагы хәбәрләрдән, Без аны сиңа вәхи итәбез. Алар, мәкерлек уйлап, үзләренең эшен кылырга карар иткәндә, син алар янында булмадың."
  • 103. Һәм син хирыс булсаң да кешеләрнең күбесе иман китерми!
  • 104. Син алардан моның өчен әҗер сорамыйсың. Бу — галәмнәр өчен искә төшерү генә!
  • 105. Алар күкләрдә һәм җирдәге никадәр аятьләр тирәсеннән үтеп йөрерләр һәм алардан йөз борырлар!
  • 106. Аларның күбесе Аллаһка тиңдәш тотып кына иман китереп инаналар!
  • 107. Алар көтмәгәндә Аллаһ газабының аларга килүеннән яки үзләренә кинәт сәгате килүеннән иминлектәмени?
  • 108. «Бу минем юлым. Күрү сәләтенә ия булган хәлдә дә Аллаһка чакырам мин һәм миңа ияргәннәр. Аллаһка дан! Мин күп иләһләргә табынучылардан түгел!» — дип әйт.
  • 109. Без сиңа кадәр дә фәкать карья әһелләрен аларга вәхи итеп җибәрдек. Әллә алар җир йөзендә йөрмәделәрме һәм аларга кадәр булганнарның ахырлары ничек булганын күрмәделәрме? Тәкъва булучыларга әхыйрәт йорты яхшырак бит. Гакыл йөртеп карамассызмыни сез?
  • 110. "Рәсүлләр, аларны алдакчыга саныйлар дип, өметсезләнгәндә, аларга Безнең ярдәмебез килде һәм Без теләгәннәр коткарылдылар. Безнең гайрәтебез исә гөнаһкәрләрдән кайтарылмас!"
  • 111. "Алар турындагы кыйссаларда гакыл ияләренә гыйбрәт булды. Бу уйлап кына чыгарылган хикәя булмады, ләкин аңа кадәр булганнарның хаклыгын раслау өчен һәм һәрбер нәрсәне тәфсилләп аңлату өчен, һәм иман китереп инанганнар кавеменә юл күрсәтү һәм рәхмәт өчен дә!"
БҮЛЕШҮ
logo
logo
logo
logo
logo
  • 1.әл-Фәтихә
  • 2.әл-Бакара
  • 3.Әәл Гыймран
  • 4.ән-Нисәә
  • 5.әл-Маидә
  • 6.әл-Әнъгам
  • 7.әл-Әгьраф
  • 8.әл-Әнфәәл
  • 9.әт-Тәүбә
  • 10.Йунус
  • 11.Һуд
  • 12.Йусуф
  • 13.әр-Рәгьд
  • 14.Ибраһим
  • 15.әл-Хиҗер
  • 16.ән-Нәхел
  • 17.әл-Исра
  • 18.әл-Кәһеф
  • 19.Мәрйәм
  • 20.Та һә
  • 21.әл-Әмбийә
  • 22.әл-Хәҗҗ
  • 23.әл-Мүъминүн
  • 24.ән-Нур
  • 25.әл-Фуркан
  • 26.әш-Шүъара
  • 27.ән-Нәмел
  • 28.әл-Касас
  • 29.әд-Гъәнкәбүш
  • 30.әр-Рум
  • 31.Лукман
  • 32.әс-Сәҗдә
  • 33.әл-Әхзәб
  • 34.Сәбәә
  • 35.әл-Фәтыр
  • 36.Йәә сиин
  • 37.әс-Саффат
  • 38.Садъ
  • 39.әз-Зүмәр
  • 40.әл-Гафир
  • 41.әл-Фуссыләт
  • 42.әш-Шүрә
  • 43.әз-Зухруф
  • 44.әд-Духан
  • 45.әл-Җәсийә
  • 46.әл-Әхкаф
  • 47.Мухәммәт
  • 48.әл-Фәтех
  • 49.әл-Хуҗурат
  • 50.Каф
  • 51.әз-Зәрийәт
  • 52.әт-Тур
  • 53.ән-Нәҗем
  • 54.әл-Камәр
  • 55.әр-Рәхман
  • 56.әл-Уакыйгъа
  • 57.әл-Хәдид
  • 58.әл-Муҗәдилә
  • 59.әл-Хәҗер
  • 60.әл-Мумтәхәна
  • 61.әс-Саффъ
  • 62.әл-Җумугъа
  • 63.әл-Мунафикун
  • 64.әт-Тәгабун
  • 65.әт-Тәлакъ
  • 66.әт-Тәхрим
  • 67.әл-Мүльк
  • 68.әл-Каләм
  • 69.әл-Хакка
  • 70.әл-Мәгъәриҗ
  • 71.Нух
  • 72.әл-Җинн
  • 73.әл-Музәммил
  • 74.әл-Мудәсир
  • 75.әл-Кыйәмә
  • 76.әл-Инсән
  • 77.әл-Мүрсәләт
  • 78.ән-Нәбәә
  • 79.ән-Нәзигъат
  • 80.Гъабәсә
  • 81.әт-Тәкъүир
  • 82.әл-Инфитар
  • 83.әл-Мутаффифин
  • 84.әл-Иншикакъ
  • 85.әл-Буруҗь
  • 86.әт-Тарекъ
  • 87.әл-Әгълә
  • 88.әл-Гашиййә
  • 89.әл-Фәҗер
  • 90.әл-Бәләд
  • 91.әш-Шәмес
  • 92.әл-Ләйел
  • 93.әд-Духә
  • 94.әл-Инширах
  • 95.әт-Тин
  • 96.әл-Гъаләкъ
  • 97.әл-Кадер
  • 98.әл-Бшййинә
  • 99.әз-Зәлзәлә
  • 100.әл-Гъадийәт
  • 101.әл-Каригъа
  • 102.әт-Тәкәсүр
  • 103.әл-Гъаср
  • 104.әл-Һүмәзә
  • 105.әл-Фил
  • 106.әл-Күрәйеш
  • 107.әл-Мәгъун
  • 108.әл-Кәүсәр
  • 109.әл-Кәфирун
  • 110.ән-Нәсър
  • 111.әл-Мәсәд
  • 112.әл-Ихълас
  • 113.әл-Фәлакъ
  • 114.ән-Нәс