1. "Шәфкатьле, рәхимле Аллаһ исеме белән... Әлиф ләм ра. Китап, аның аятьләре расланган һәм соңыннан ачык итеп аңлатылган хикмәтле һәм хәбәрдар тарафыннан,"
2. "сез Аллаһтан башка һичкемгә гыйбадәт кылмас өчен. Хакыйкатьтә, мин сезгә Аннан үгетләүче һәм сөендерүче,"
3. "Раббыгыздан ярлыкау соравыгыз өчен. Шуннан соң Аңа тәүбә итегез, һәм Ул сезгә билгеләнгән әҗәлгә кадәр күркәм кирәк-яракны бүләк итәр һәм һәр фазыл иясенә, теләсә, Үзенең фазылын бирер. Әгәр сез йөз борсагыз, мин сезнең өчен олы көннең газабыннан куркам."
4. Кире кайтуыгыз — Аллаһка һәм Ул — һәрнәрсәгә кодрәтле!
5. "Ий, Аннан яшерер өчен алар үзләренең күкрәкләрен кысалар! Ий, алар киемнәре белән капланган вакытта Ул аларның нәрсәне яшергәннәрен дә һәм нәрсәне ачык эшләүләрен дә белә! Хакыйкатьтә, Ул күкрәк түрләрендә булганны белә!"
6. "Ризыгы Аллаһтан булмаган һичбер җан иясе җир йөзендә юк, һәм Ул аның кайда тукталуын, һәм кайда торачагын белә. Барысы да ачык китапта."
7. "Ул күкләрне һәм җирне алты көндә яратты һәм Аның гареше су өстендә булды, сезнең кайсыгыз гамәл белән яхшырак икән дип сынау өчен, һәм әгәр син: «Хакыйкатьтә, сез үлгәннән соң терелтеп чыгарылачаксыз!» — дисәң, әлбәттә, иман китереп инанмаучылар: «Бу — ачыктан-ачык сихер генә!» — дип әйтәчәкләр."
8. "Әгәр Без ул газапны санап билгеләнгән вакытка кичектерсәк, алар әлбәттә: «Нәрсә тотып тора соң аны?» — дип әйтерләр. Тик ул килгән көнне, аны алардан читләтү мөмкин булмас, һәм алар мыскыллап көлгән нәрсә аларны чолгап алыр."
9. "Әгәр Без кешегә Үзебездән мәрхәмәт татытсак һәм шуннан кире алсак, хакыйкатьтә, ул — өметсезләнүче, нык кәфердер!"
10. "Әгәр Без аңа тигән бәла-казадан соң бәхет- рәхәтләр тәмен татытсак, ул, әлбәттә, «Миннән начар нәрсәләр китте!» — дип әйтер. Хакыйкатьтә, ул шатлана һәм масая!"
11. Сабыр иткән һәм игелекле эшләр эшләгәннәрдән башка: боларга — ярлыкау һәм олы әҗер!
12. "Мөгаен, сиңа вәхи ителгәннең бәгъзеләрен калдырырсың һәм аларның «Ни өчен аңа хәзинә иңдерелмәгән яки аның белән фәрештә килмәгән?»— дигән сүзләреннән күкрәгең кысылыр. Син, хаклыкта — үгетләүче генә бит, Аллаһ исә һәрнәрсәгә вәкил!"
13. "Яки алар: «Ул аны үзе уйлап чыгарды»,— дип әйтерләр. Әйт: «Аңа охшаш уйлап чыгарылган ун сүрә китереп бирегез һәм, әгәр дөрес сөйләүче булсагыз, Аллаһтан башка чакыра алганыгызны чакырыгыз!"
14. "Әгәр алар сезгә җавап бирмәсәләр, шунысын белегез: ул Аллаһның гыйлеме буенча иңдерелгән һәм Аннан башка иләһ юк. Сез үз-үзегезне тапшыручылар түгелме?»"
15. "Кем бу дөнья тереклегендә аның бизәкләрен теләсә, аларның гамәлләренә анда төгәл бирербез, һәм алар анда өлешләреннән мәхрүм ителмәс."
16. "Боларга — әхыйрәт көнендә уттан башка нәрсә булмас, һәм аларның монда кылганнары файдасыз, һәм аларның кылганнары әрәм китәр."
17. "Кем үз Раббысыннан ачык аятьләр белән булса һәм үзенең артыннан Аннан шаһит килсә, һәм аның алдында җитәкчелек, һәм мәрхәмәт булып, Муса китабы булса — болар Аңа иман китереп инанучылар. Төрле төркемнәрдән кәфер булучыларга вәгъдә ителгән нәрсә — ут! Аның турында шиктә булма! Бу — Раббыңнан хаклык, ләкин кешеләрнең күбесе иман китерми!"
18. "Аллаһка ялган уйлап чыгаручыдан кем залимрәк булыр икән? Алар Раббылары каршына китерелеп күрсәтелерләр һәм шаһитлар: «Раббылары өстеннән ялган сөйләүчеләр менә болардыр», — дип әйтерләр. Әйе, Аллаһның ләгънәте залимнәр өстенә,"
19. "Аллаһ юлыннан тайпылучыларга, кәкрелеккә омтылдырып, әхыйрәткә исә алар ышанмый."
20. "Алар җир йөзендә һич бернәрсәне үзгәртүдән гаҗизләр. Аларның Аллаһтан башка яклаучылары да юк, аларга газап икеләтә булыр; ишетә дә алмадылар һәм күрмәделәр дә!"
21. "Бу кешеләр үз-үзләренә зарар китерделәр, һәм алар уйлап чыгарган ялганнары алардан яшеренде!"
22. "Һич шик юк, әхыйрәт көнендә алар тагы даолырак зарар күрүче булырлар!"
23. "Хакыйкатьтә, иман китереп инанучылар һәм игелекле эшләр эшләүчеләр, һәм Раббыларына буйсынганнар, болар — җәннәт ияләре, алар анда мәңгегә калачак!"
24. "Ике фирка мисалы: нәкъ сукыр, саңгырау һәм күрүче, ишетүче. Алар мисалларында тигез булырлармы? Исегезгә килмәссезмени соң?"
25. "Һәм менә Без Нухны үз кавеменә җибәрдек: хакыйкатьтә, мин — сезгә ачык үгетләүче!"
26. "Аллаһтан башка һичкемгә гыйбадәт кылмагыз, мин сезнең өчен үзәк өзгеч көннең газабыннан куркам!»"
27. "Аның кавеменнән кәфер булучы югары дәрәҗәлеләр: «Без синең үзебез кебек кеше икәнлегеңне күреп торабыз, һәм сиңа иярүчеләр безнең арабыздагы беренче уйдан иң түбәннәребез икәнен күрәбез, һәм сездә безгә караганда һичбер фазыл күрмибез, бәлки без сезне ялганчылар дип уйлыйбыздыр», — дип әйттеләр."
28. "Ул әйтте: «Ий, кавемем! Күрдегезме соң сез, әгәр миндә Раббымнан ачык аятьләр булса, һәм Ул миңа Үзеннән сезгә күренмәгән мәрхәмәт китереп бирсә, сез ошатмасагыз, без аны сезгә көчләп тагарбызмыни?"
29. "Ий, кавемем! Мин сездән аның өчен мал сорамыйм, минем әҗерем Аллаһка гына һәм мин иман китереп инанганнарны куучы түгел, алар, хакыйкатьтә, Раббыларын очратачаклар. Ләкин мин сезне күреп торам: сез җәһел булучы кавем."
30. "Ий, кавемем! Әгәр мин аларны куып җибәрсәм, Аллаһтан мине кем саклар? Исегезгә алмассызмыни?"
31. "Мин сезгә: «Аллаһның хәзинәләре миндә», — дип тә, «Мин гаиб нәрсәләрне беләм», — дип тә әйтмим, «Мин фәрештә», — дип тә әйтмим. Һәм сезнең күзләрегез күрә алмыйча хурлап караганнар турында: «Аларга Аллаһ һичбер хәерлек китереп бирмәячәк», — дип тә әйтмим. Аларның күңелләрендәге нәрсәне Аллаһ яхшырак белә. Ул вакытта мин за лимнәрдән булыр идем»."
32. "Алар: «Ий, Нух! Син безнең белән сүз көрәштергән идең һәм безнең белән сүз көрәштерүне арттырдың! Син безгә вәгъдә иткәнеңне рас сөйләүчеләрдән булсаң, китереп бирсәнә!» — диделәр."
33. "Ул әйтте: «Әгәр теләсә, сезгә аны Аллаһ китереп бирер һәм сез аны көчсезләтә алмыйсыз."
34. "Һәм әгәр Аллаһ сезне аздырырга теләсә, мин сезгә нәсыйхәт бирергә теләсәм дә, минем нәсыйхәтем сезгә ярдәм итмәс. Ул — сезнең Раббыгыз һәм сез Аңа кайтарылырсыз."
35. "Яки алар: «Ул аны үзе уйлап чыгарды!» — дип әйтерләр. «Әгәр мин аны уйлап чыгарган булсам, ул вакытта үз өстемә гөнаһтыр һәм сезнең гөнаһ эшләвегездә минем катнашлыгым юк», — дип әйт."
36. "Һәм Нухка вәхи килде: «Синең кавемеңнән инде иман китергәннәрдән башка һич иман китерүче булмас, аларның эшләгән эшләре өчен син көенмә!"
37. "Безнең карамагыбыздагы һәм Без кылган вәхи белән көймә яса, золым кылганнар турында Минем белән сүзгә керешмә, хакыйкатьтә, алар батырылачак!»"
38. "Һәм ул көймәне ясады. Аның кавеменнән зур дәрәҗәлеләр һәрвакыт яныннан үтеп барганда аны мәсхәрәләделәр. Ул: «Әгәр сез безне мәсхәрәләсәгез, хакыйкатьтә, сез мәсхәрә иткән кебек без дә сезне мәсхәрә итәрбез!» — дип әйтте."
39. Кемгә аны кимсетә торган газап киләчәген һәм кемгә мәңге газап кагылачагын сез беләчәксез!»
40. "Хәтта безнең әмеребез килгәч һәм учак кайнагач, Без: «Аңа һәрнәрсәнең ишен — икесен төя һәм әһелләреңне, элек алар турында сүз булганнардан башка, һәм иман китереп инанганнарны», — дидек, аның белән исә азлар гына иман китереп инанды."
41. "Ул: «Анда йөзегез, аның хәрәкәте һәм тукталуы Аллаһ исеме белән. Хакыйкатьтә, Раббым — ярлыкаучы, рәхимле!» — диде."
42. "Ул алар белән таулар кебек дулкыннар арасында йөзде. Нух аерым торган улын чакырды: «Ий, улым, безнең белән бергә йөз һәм кәферләр белән булма!»"
43. "Ул: «Мин тауга менеп котылырмын, ул мине судан саклар», — диде. Ул: «Бүген Аллаһ мәрхәмәт кылганнардан башкаларга Аның әмереннән саклаучы юк», — диде. Һәм аларның арасын дулкын бүлде, һәм ул батырылганнар арасында булды."
44. "Һәм: «Ий, җир! Суыңны йот, ий, күк туктал!» — дип әйтелде, һәм су кайтты, һәм боерык үтәлде, һәм ул әл-Җәүдидә тукталды һәм: «Залим нәр кавеме бетсен!» — дип әйтелде."
45. "Нух Раббысына ялварды: «Раббым, хакыйкатьтә, минем улым — минем әһелләремнән, Синең вәгъдәң — хак. Син хөкем итүчеләрнең иң хикмәтлесе!» — диде."
46. "Ул: «Ий, Нух, ул синең әһелләреңнән түгел! Бу, хакыйкатьтә, игелекле эш түгел, үзеңдә гыйлем булмаганны Миннән сорама, Мин сине наданнардан булмаска вәгазьлим», — диде."
47. "Ул: «Раббым, гыйлем булмаган нәрсәне мин Синнән сорамау өчен Сиңа сыенам. Әгәр Син ярлы-камасаң һәм миңа рәхимле булмасаң, мин зарар күрүчеләрдән булырмын», —диде."
48. "«Ий, Нух, Бездән сәлам белән һәм синең белән булган өммәтләргә үзеңә һәм аларга булган бәрәкәтләр илә төш! Без файдаларын аларга күр сәтәчәк өммәтләр дә бар, моннан соң аларга Бездән үзәк өзгеч газап тияр!» — диелде."
49. "Бу — гаиб нәрсә турындагы хәбәрләрдән. Без аларны сиңа вәхи итәбез, моннан элек аны син дә, синең кавемең дә белми иде. Һәм сабыр ит! Хакыйкатьтә, ахыр — тәкъвалык ияләренә!"
50. "... һәм Гадь кавеменә аларның туганы Һуд ны. Ул әйтте: «Ий, кавемем! Аллаһка гыйбадәт кылыгыз! Аннан башка сезгә иләһ юк! Сез фәкать ялганны уйлап чыгарасыз."
51. "Ий, кавемем! Мин сездән моның өчен әҗер сорамыйм, минем әҗерем фәкать мине бар иткәнгә генә. Гакылыгызга килмәссезмени?"
52. "Ий, кавемем! Раббыгыздан ярлыкау сорагыз, шуннан Аңа тәүбә кылыгыз, Ул сезгә күктән мул яңгыр җибәрер һәм сезнең көчегезгә тагы көч арттырыр, гөнаһлы булып, йөз бормагыз!»"
53. "Алар: «Ий, Һуд, син безгә ачык аять белән килмәдең, без, синең сүзеңә карап, үзебезнең иләһләребезне һич калдырмаячакбыз һәм без сиңа ышанмаячакбыз!» — диделәр."
54. «Без сиңа фәкать иләһләребездән бәгъзесе яманлык кылды дип кенә әйтәбез». Ул әйтте: «Мин Аллаһны шаһит итәм һәм сез дә шаһит булыгыз: сезнең Аңа тиңдәш тотуыгызда минем катнашым юк.
55. "Аннан башка! Барыгыз да миңа каршы хәйлә корыгыз, соңыннан мине көтмәгез!"
56. "Менә мин Аллаһ-Раббыма һәм Раббыгызга тәвәккәлләдем. Ул маңгай чәченнән тотмаган һичбер хайван юктыр. Хакыйкатьтә, Раббым туры юлда!"
57. "Әгәр йөз борсагыз, мин сезгә нәрсә белән җибәрелгәнемне җиткердем һәм Раббым сезне башка кавем белән алмаштырыр, сез Аңа һичнәрсә белән дә зарар итә алмассыз. Хакыйкатьтә, Раббым —һәрнәрсәне саклаучы!»"
58. "Һәм Безнең әмеребез килгәч, Без Һудны һәм Безнең мәрхәмәтебездән аның белән бергә иман китереп инанганнарны коткардык һәм Без аларны каты газаптан коткардык."
59. "Менә шушы Гадь кавеме Раббыларының аятьләрен инкарь иттеләр һәм Аның рәсүлләрен тыңламадылар, һәм һәр җәберләүченең, киренең әмеренә иярделәр."
60. "Аларга бу дөньяда да һәм әхыйрәт көнендә дә ләгънәт ияртелде. Әйе! Хакыйкатьтә, Гадь кавеме Раббыларына ышанмадылар. Әйе! Бетсен Гадь —Һуд кавеме!"
61. "... Һәм Сәмүдкә аларның туганы Салихны. Ул: «Ий, кавемем! Аллаһка гыйбадәт кылыгыз! Аннан башка сезгә һичбер иләһ юк. Ул сезне җирдән чыгарып үстерде һәм сезне җирдә урнаштырды. Аннан ярлыкау сорагыз, шуннан Аңа тәүбә кылыгыз. Хакыйкатьтә, Раббым — якын, җавап бирүче» — диде."
62. "Алар: «Ий, Салих! Син моннан элек безнең арабызда өмет баглаганнардан идең. Син безнең аталарыбыз гыйбадәт кылган нәрсәгә гыйбадәт кылудан тыярсыңмыни? Син өндәгән нәрсә турында без, әлбәттә, нык шик-шөбһәдә», — диделәр."
63. "Ул әйтте: «Ий, кавемем! Күрдегезме сез, әгәр миндә Раббымнан чын аять булса һәм Ул миңа мәрхәмәтен биргән булса, әгәр мин Аңа буйсынма сам, Аллаһтан мине кем яклар икән? Сез миңа зыяннан башка нәрсә арттырмыйсыз!"
64. "Ий, кавемем! Бу — сезгә аять итеп Аллаһтан ана дөядер, аны Аллаһ җирендә ашап йөргән хәлендә калдырыгыз, аңа явызлык белән кагылмагыз, юкса сезне якын газап тотып алыр»."
65. "Алар исә дөянең тез асты сеңерләрен кистеләр, һәм ул: «Өч көн өйләрегездә рәхәтләнегез: бу вәгъдә — ялган түгел», — диде."
66. "Безнең боерыгыбыз килгәч, Без Салихны һәм мәрхәмәтебез илә аның белән бергә иман китереп инанганнарны шул көннең хурлыгыннан коткардык. Хакыйкатьтә, Раббың куәтле, гыйззәт иясе!"
67. "Һәм залим булганнарны каты тавыш алды, һәм иртәгесен алар өйләрендә йөзтүбән килеш ята иделәр,"
68. "анда тормаган да кебек. Әйе! Хакыйкатьтә, сәмүдләр Раббыларын инкарь иттеләр — бетсеннәр сәмүдләр!"
69. "Безнең рәсүлләребез сөенеч белән Ибраһимга килделәр: «Сәлам!» — диделәр. «Сәлам!» — диде ул, һәм озакламыйча кыздырылган бозау итен алып килде."
70. "Аларның куллары аңа тимәгәнне күргәч, алар ны танымады һәм алардан курку тоеп алды. Алар: «Курыкма, без, хакыйкатьтә, Лут кавеменә җибәрелдек», — диделәр."
71. "Аның хатыны басып тора иде һәм көлеп җибәрде, һәм Без аны Исхак турында, һәм Исхактан соң Йагъкуб турында шатлык хәбәре белән шатландырдык."
72. "Ул: «Үкенеч миңа! Мин карчык көенчә бала табармынмы, бу ирем дә карт. Хакыйкатьтә, бу гаҗәп нәрсә!» — диде."
73. "Алар: «Әллә син Аллаһның әмеренә гаҗәпләнәсеңме? Ий, йорт әһелләре! Аллаһның рәхмәте һәм бәрәкәте сезнең өстегездә. Ул — мактаулы һәм данлыклы!» — диделәр."
74. "Ибраһимнан курку киткәч һәм аңа шатлыклы хәбәр килгәч, ул Безнең белән Лут кавеме турында сүзгә кереште."
75. "Хакыйкатьтә, Ибраһим басынкы, көяләнүче һәм тәүбә илә кире кайтучы!"
76. "Ий, Ибраһим, моннан йөз кайтар, Раббыңның әмере килде инде һәм, хакыйкатьтә, аларга котылгысыз газап киләчәк!"
77. "Лутка Безнең рәсүлләребез килгәч, ул алар белән көенде, һәм алардан аның көче тарайдыр һәм: «Бу авыр көн!» — диде."
78. "Аңа ашык-пошык аның кавеме килде, алар элек тә начар эшләр кылалар иде. Ул: «Ий, кавемем! Менә минем кызларым, алар сезнең өчен пакь лерәк. Аллаһтан куркыгыз, мине кунакларым алдында мыскыл итмәгез. Арагызда дөрес юлдан йөрүче кеше юкмыни?» — диде."
79. "Алар: «Син беләсең бит, синең кызларыңда безнең хәҗәтебез юк һәм син безнең нәрсә теләгәнебезне беләсең», — диделәр."
80. Ул: «Әгәр сезгә миндә көч булса иде яки миңа сыенып котылырга куәтле терәк булса иде!» — диде.
81. "Алар: «Ий, Лут, без — Раббыңның рәсүлләре, алар һич беркайчан сиңа килеп җитә алмаслар. Төннең бер өлеше үткәч, әһелләрең белән юлга чык һәм, синең хатыныңнан башка беркем дә артына әйләнеп карамасын, хакыйкатьтә, аларга кагылган нәрсә хатыныңа да эләгер. Аларга билгеләнгән вакыт — таң. Таң якын түгелмени?» — диделәр."
82. "Безнең боерыгыбыз килгәннән соң, аның өстен түбән иттек һәм тыгыз балчыктан булган ташны яңгыр итеп яудырдык,"
83. Раббың каршында тамгаланганны. Һәм бу за лимнәрдән еракта булмады!
84. "Һәм Мәдйән халкына — аларның туганы Шу гайебне. Ул әйтте: «Ий, кавемем! Аллаһка гыйбадәт кылыгыз, Аннан башка сезгә иләһ юк. Микъдар чамасын да, үлчәвен дә киметмәгез. Мин сезнең хәерлектә яшәгәнегезне күрәм һәм мин сезнең өчен чолгаучы көннең газабыннан куркам."
85. "Ий, кавемем! Микъдар-чамасын да, үлчәүне дә гаделлектә төгәл үтәгез, кешеләрнең һич бернәрсә-ләрен киметмәгез һәм җир йөзендә бозыклык таратып йөрмәгез!"
86. "Аллаһ каршысындагы калдык — әгәр иман китереп инанган булсагыз — сезнең өчен хәерлерәк, мин исә сезнең өчен саклаучы түгел»."
87. "Алар: «Ий, Шугайеб! Сиңа аталарыбыз гыйбадәт кылган нәрсәне калдырырга яки малларыбызны үзебез теләгәнчә сарыф итәргә кушамы синең догаң? Син, әлбәттә, басынкы һәм туры юлдан алып баручы», — диделәр."
88. "Ул әйтте: Ий, кавемем! Күрдегезме сез, әгәр миңа Раббымнан миндә ачык аять бар икән һәм Ул миңа яхшы ризык биргән икән, һәм Ул сезгә тыйган нәрсәдә мин сезгә каршы төшәргә теләмәсәм ... Мин көчем җиткәнчә төзеклек кенә телим. Миңа ярдәм Аллаһтан гына, мин Аңа тәвәккәлләдем һәм Аңа ялварам."
89. "Ий, кавемем! Минем белән аерылышу сезне Нух кавеменә, яки һуд кавеменә, яки Салих кавеменә кагылган нәрсә кебек дучар итмәсен! Лут кавеме дә сездән ерак түгел бит!"
90. "Раббыгыздан ярлыкау сорагыз, шуннан Аңа тәүбә итегез. Хакыйкатьтә, Раббым — рәхимле, сөюче!»"
91. "Алар: «Ий, Шугайеб! Син әйткәннәрдән без күп нәрсә аңламыйбыз, без синең арабызда көчсез икәнеңне күрәбез! Әгәр ыруың булмаса, без сине таш белән атар идек, син бит безгә гыйззәтле түгелсең», — диделәр."
92. "Ул әйтте: «Ий, кавемем! Әллә минем ыруым сезгә Аллаһтан да кадерлерәкме? Сез Аны артыгызга ташлап калдырдыгыз. Хакыйкатьтә, Раббым кылган эшләрегезне айкар!"
93. "Ий, кавемем! Үз хәлегез җиткәнче эшләгез, мин дә эшлимен, кемгә үзен мәсхәрә итүче газап килгәнен белерсез һәм кем ул алдакчы икәнен дә! Көтеп торыгыз, мин дә сезнең белән көтәм!»"
94. "Һәм Безнең әмеребез килгәч, Без Шугайебне һәм мәрхәмәтебез илә аның белән иман китереп инанганнарны коткардык. Золым кылганнарны исә каты тавыш тотты һәм иртәгесен алар йортларында йөзтүбән егылган килеш яталар иде,"
95. "анда тормаган да кебек. Сәмүдләр ерак булган кебек, Мәдйән кавеме дә бетсен!"
96. Без Мусаны аятьләребез һәм ачык хөкем итү белән җибәрдек.
97. "Фиргавенгә һәм аның югары дәрәҗәл ел әренә. Алар фиргавен әмеренә иярделәр, фиргәвеннең әмере исә дөрес түгел!"
98. ул кыямәт көнендә кавеме башында килер һәм су эчәргә аларны утка кертер. Нинди начар аңа таба алып барылган эчү урыны!
99. "Һәм аларны монда да, һәм кыямәт көнендә дә ләгънәт белән озаталар. Нинди начар бу бирелә торган бүләк!"
100. "Бу — Без сиңа сөйләгән карьяләр турындагы хәбәрләрдән. Аларның кайсылары тора, кайсылары исә урылган."
101. "Без аларга золым кылмадык, ләкин алар үз- үзләрен рәнҗеттеләр. Раббыңның әмере килгәч, Аллаһтан башка алар дога аша чакырган иләһләре аларны һич бернәрсәдән коткармады. Алар һәлакәтләрен генә көчәйтте!"
102. "Золым кылган карьяләрне тотканда Раббыңның тотуы менә шулай! Хакыйкатьтә, Аның тотуы үзәк өзгеч каты!"
103. "Хакыйкатьтә, әхыйрәт газабыннан курыкканга монда аятьләр бар. Бу көндә кешеләр җыелыр һәм бу — күренә торган көндер!"
104. Без аны санаулы әҗәлгә кадәр генә кичектерәбез.
105. "Ул көн килгәч, җан Аның изен-рөхсәте белән генә сөйләшер; алар арасында бәхетсез дә һәм бәхетле дә булыр."
106. "Әмма бәхетсезләр — утта. Аларга — андагы тавышлы улау һәм үкерү,"
107. "күкләр һәм җир дәвам иткән кадәр анда мәңге калып — әгәр Раббың башканы теләмәсә генә. Хакыйкатьтә, Раббың — Үзе теләгәнен кылучы!"
108. "Әмма бәхеткә ирешкәннәр — җәннәттә, анда мәңге калып — күкләр һәм җир дәвам иткәнгә кадәр — әгәр Раббың башканы теләмәсә инде — киселмәгән бүләк итеп!"
109. "Боларның нәрсәгә табынуы турысында шик- шөбһәдә булма, алар элек аталары табынган кебек кенә табыналар бит һәм, хакыйкатьтә, Без аларга өлешләрен төгәл итеп, киметмичә бирербез!"
110. "Без Мусага китап биргән идек, әмма аның турында бәхәсләштеләр. Әгәр синең Раббыңның үткәндәге сүзе булмаса, алар арасында хөкем ителгән булыр иде. Алар моңа карата нык шикләнеп шөбһәләнә."
111. "Хакыйкатьтә, Раббың һәркемгә, гамәлләренә карата, тиешлесен төгәл бирер: Ул, хакыйкатьтә, аларның кылган гамәлләреннән хәбәрдар!"
112. "Ничек кушылган икән — шулай тор һәм синең белән бергә тәүбә кылганнар да, һәм чиктән узмагыз. Ул, хакыйкатьтә, сез нәрсә кылганны күреп торучы бит!"
113. "Сезгә ут кагылмасын өчен золым кылганнарга таянмагыз, сезнең Аллаһтан башка дусларыгыз юк, моннан соң сезгә ярдәм булмас."
114. "Көннең ике тарафында һәм төннең сәгатьләрендә намазга бас. Хакыйкатьтә, яхшы эшләр начар эшләрне бетерә! Бу — искә алучыларның исләренә төшерү."
115. "Һәм сабыр ит, һәм Аллаһ, хакыйкатьтә, яхшылык эшләгәннәрнең әҗерен бетермәс!"
116. Ни өчен сезгә кадәр булган буыннарда җир йөзендә бозыклыктан тыеп калучы гомер ияләре булмады һәм Без коткарганнарның азларыннан башка? Золымлык кылганнар үзләре рәхәтләнгәнгә иярделәр һәм гөнаһкәрләрдән булдылар.
117. "Раббың карьяләрне золымлык белән һәлак итмәде, аларның әһелләре игелек кылып торучылар булганда."
118. "Әгәр синең Раббың теләгән булса, ул кешеләрне, әлбәттә, бер өммәт иткән булыр иде. Алар исә бәхәсләшүдән туктамыйлар,"
119. "Раббың рәхмәт кылганнардан башка. Шуның өчен Ул аларны юктан бар итеп яратты. Һәм Раббыңның: «Әлбәттә, Мин җәһәннәмне җеннәр һәм кешеләр белән бергә тутырачакмын», — дигән сүзе тәмам булып гамәлгә ашты."
120. "Без сиңа рәсүлләр турындагы хәбәрләрнең барысын да синең йөрәгеңне ныгыту өчен сөйлибез. Һәм шунда сиңа хакыйкать, һәм иман китереп инанганнарга вәгазьләү, һәм искә төшерү килде."
121. Иман китермәгәннәргә: «Хәлегез җиткән кадәр гамәл кылыгыз. Без дә гамәл кылабыз!» дип әйт.
122. "«Көтеп торыгыз, без дә көтеп торабыз!»"
123. Күкләрдә һәм җирдә булган гаиб нәрсәләр Аллаһныкы. Барлык әмер Аллаһка кире кайта. Аңа гыйбадәт кыл һәм Аңа тәвәккәллә! Раббың сез кылганнан гафил түгел бит!