1. "Шәфкатьле, рәхимле Аллаһ исеме белән... Һәр яла ягучы, хурлаучыга — үкенеч!"
2. "Мал җыеп, аны санап куючыга!"
3. Ул малы үзен саклап калыр дип исәпли!
4. "Юк әле! Әлбәттә, әл-Хутамага атып бәрелер!"
5. Әл-Хутаманың нәрсә икәнлеген сиңа ни аңлатыр икән?
6. Аллаһның яндырылып куйган утыдыр.
7. "Ул йөрәкләр өстенә күтәрелә,"
8. "ул, хакыйкатьтә, аларның өстендә тоташыр,"
9. сузылган баганаларда.