1. "Шәфкатьле, рәхимле Аллаһ исеме белән... Тыннары бетеп чабып баручылар белән ант итәмен,"
2. "һәм очкыннар чәчрәтүчеләр белән,"
3. һәм таңда һөҗүм итүчеләр белән!
4. "Һәм шуның белән тузан туздыралар,"
5. һәм төркем уртасына бәреп керәләр.
6. "Хакыйкатьтә, кеше Раббысына карата шөкранасыздыр."
7. Шундый булуына ул үзе үк шаһиттыр.
8. Ул бик каты мал сөя.
9. Әллә ул белмиме: каберләрдәгеләр куптарылып чыгарылгач
10. "һәм күкрәкләрдә булганнар ачыклангач,"
11. "ул көнне, Раббылары, хакыйкатьтә, һәрнәрсә турында хәбәрдар."