1. "Шәфкатьле, рәхимле Аллаһ исеме белән. Әлиф ләм ра. Бу хикмәтле китапның аятьләре."
2. "Әллә үз араларыннан булган кешегә Безнең: «Кешеләрне үгетлә һәм иман китереп инанганнарны, Раббыларында алар өчен ышанычлы өстенлек бар дип сөендер»,— дип вәхи бирүебез кешеләргә гаҗәп булдымы? Кәферләр: «Бу — ачыктан-ачык сихерче!» — диделәр."
3. "Хакыйкатьтә, Раббыгыз — күкләрне һәм җирне алты көндә бар итеп яратучы Аллаһ, моннан соң гарешкә таба истива кылды. Аның изен-рөхсәтен-нән башка шәфәгатьче юк. Бу сезгә Аллаһ, сезнең Раббыгыз һәм Аңа гыйбадәт кылыгызчы! Әллә исегезгә төшермәссезме?"
4. "Аның хаклык вәгъдәсе буенча барыгызның да кире кайтуыгыз — Аңа. Хакыйкатьтә, Ул барлыкка китерүне башлый, аннан соң иман китереп инанганнар һәм игелекле эшләр эшләгәннәргә гаделлек белән әҗер бирү өчен аны кабатлый. Кәфер булучыларга исә — пешерә торган судан эчемлек һәм кәфер булганнарына күрә — үзәк өзгеч газап!"
5. "Ул кояшны ялтырап торучы итте, айны исә нурландыручы итте һәм сезгә еллар санын, һәм хисаплауны белер өчен аның урыннарын билгеләде. Белгән кавемгә аятьләрне тәфсилләп аңлатып, моны Аллаһ хаклык белән генә барлыкка китерде."
6. "Хакыйкатьтә, төн һәм көн алмашуында һәм Аллаһның күкләрдә һәм җирдә яратып бар кылганында — тәкъва булган кавемгә аятьләр!"
7. "Хакыйкатьтә, Безнең белән очрашуга өметләнмәгән, бу дөнья тереклеге белән разый булган һәм аның белән тынычланганнар, һәм Безнең аятьләребездән гафил булучылар —"
8. аларның кәсеп иткәннәренә күрә сыеныр урын нары — ут!
9. "Хакыйкатьтә, иман китереп инанганнар һәм игелекле эшләр эшләгәннәрне Раббылары иманнары белән алып барыр, нигъмәтлек бакчаларында аларның асларында елгалар агар."
10. "Аларның андагы ялварулары: «Дан сиңа, ий Аллаһ». Исәнләшүләре исә: «Сәлам» һәм ялварула рының ахыры: «Аллаһка, галәмнәрнең Раббысы на — дан!»"
11. "Кешеләр хәерлекне ашыктырган шикелле, Аллаһ яманлыкны ашыктырса, аларның әҗәлләре үзләренә хәл ителгән булыр иде. Безнең белән очрашуга өметләнмәгәннәрне адашуларында — сукыр килеш йөрүләрендә калдырабыз."
12. "Әгәр кешегә зыян кагылса, ул Безгә як-ягын да булып та, утырып та, аягүрә дә ялвара, инде ан нан зыянын алып ыргытсак, ул үзенә кагылган зы янга каршы Безгә ялвармаган кебек, үтеп китә Менә шулай чиктән чыкканнарның кылган гамәл ләре бизәкләнгән!"
13. "Без сезгә кадәр булган буыннарны, алар за лимнәргә әйләнгәч, һәм Безнең рәсүлләребез алар га ачык аңлаешлылар белән килгәч һәм алар иман китермәгәч, һәлак иттек... Менә шулай Без гөнаһкәрләр кавемен җәзалыйбыз!"
14. "Шуннан соң, сезнең нәрсә кылганыгызны Без күрер өчен, алар урынына сезне җир йөзендә алмашка куйдык!"
15. "Әгәр аларга Безнең аятьләребез ачык аңлатып укылса, Безнең белән очрашуга өметләнмәгәннәр: «Бүтән Коръәнне китер яки аны алмаштыр!» — диләр. «Үз теләгем белән мин аны алмаштырырга тиеш түгел, мин тик вәхи кылынганга гына иярәмен, әгәр мин Раббыма буйсынмасам, бөек көндәге җәзадан куркам», — дип әйт."
16. "«Әгәр Аллаһ теләсә, мин сезгә аны укымас идем һәм Ул сезгә аның турында белем дә бирмәс иде. Мин сезнең арагызда моңа кадәр гомер үткәрдем. Әллә аңлап җитмисезме?» — дип әйт."
17. "Аллаһка ялган уйлап чыгарган яки Аның аятьләрен ялганга чыгаручыдан да залимрәк кем булыр икән? Хакыйкатьтә, гөнаһкәрләр бәхетле булмаслар!"
18. "Һәм алар, Аллаһтан башка, аларга зыян да һәм файда да итми торган нәрсәгә табыналар һәм: «Болар — Аллаһ алдында безнең шәфәгатьчелә ребез», — диләр. Әллә сез Аллаһка күкләрдә һәм җирдә Ул белмәгәнне хәбәр итәчәксезме? Дан Аңа һәм Ул алар тиңдәш иткән нәрсәләрдән югарырак! — дип әйт."
19. "Кешеләр бер генә өммәт булган иделәр һәм бүленделәр. Әгәр элек Раббыңнан сүз булмаса, алар сүз көрәштергән нәрсә араларында хәл ителгән булыр иде инде."
20. "Һәм алар: «Әгәр аңа Раббысыннан аять иңдерелсә иде!» — диләр. Син аларга: «Хаклыкта, гаиб булган — Аллаһта һәм көтеп торыгыз әле, мин дә сезнең белән көтәмен!» — дип әйт."
21. "Һәм әгәр кешеләргә бәла-каза кагылганнан соң, Без үзләренә рәхмәт татытсак, менә алар Безнең аятьләребезгә каршы мәкердә. «Аллаһ мәкердә җитезрәк бит», — дип әйт. Безнең рәсүлләребез сезнең мәкер кылганыгызны язып торалар бит!"
22. "Ул сезне корыда һәм диңгездә йөртүче, хәтта сез көймәләрдә булсагыз... һәм алар йомшак искән җил белән йөзәләр, һәм алар аңа шатланалар. Каты җил исте дә һәр яктан аларга дулкыннар килделәр һәм үзләрен чолганып алындылар дип уйларлар. Динне Аның каршында ихлас килеш пакьләп Ал-лаһка ялвардылар: «Әгәр син безне моннан коткарсаң, без, әлбәттә, шөкрана кылучылардан булыр идек!»"
23. "Инде Ул аларны коткаргач, алар җир йөзендә хаксыз килеш усаллык кылып тарата башлыйлар. Ий, кешеләр! Хаклыкта, сезнең усаллыгыгыз нәкъ дөнья тереклегендә файдалануыгыз кебек, үзегезгә каршы. Моннан соң Безгә сезнең кире кайтуыгыз һәм Без кылган гамәлләрегез турында сезгә хәбәр итеп бирербез."
24. "Хаклыкта, бу дөнья тереклеге Без күктән иңдергән суга охшаш. Аның белән җир үсемлекләре бергә кушылганнар, алардан кешеләр һәм хайваннар туклана. Хәтта җир үзенең зиннәтлегенә җиткәч һәм бизәнгәч, аның әһелләре аның өстендә кодрәтлеләр дип уйладылар һәм төнлә яки көндезен аңа Безнең әмеребез килеп җитте. Һәм Без аны нәкъ ул кичә бай булмаган кебек, урылган иттек. Менә шулай без фикер йөртүче кавемгә аятьләребезне тәфсилләп аңлатабыз!"
25. Аллаһ тынычлык йортына чакыра һәм теләгәнен туры юлдан алып бара!
26. "Яхшылык кылганнарга — яхшылык һәм өстәмә, һәм аларның бит-йөзләрен тузан да, хурлык та томаламас. Болар — җәннәт әһелләре, алар анда мәңге калырлар."
27. "Начарлыклар кәсеп итүчеләргә исә начар эшенең җәзасы шуның шикелле булыр һәм аларны хурлык каплар, һәм аларны Аллаһтан һич саклаучы булмас! Аларның йөзләре караңгы төннең кисәкләре белән капланган кебек булырлар. Болар — ут әһелләре. Алар анда мәңге калырлар."
28. "Ул көнне Без аларның барысын да җыярбыз, соңыннан ширек кылганнарга: «Үзегез дә, тиңдәшләрегез дә — урыннарыгызга!» — дип әйтербез, һәм Без аларны аерырбыз, аларның тиңдәшләре исә: «Сез безгә табынмадыгыз», — дип әйтерләр."
29. "«Сезнең белән безнең арада шаһит буларак Аллаһ җитә төшкән, сезнең табынуыгыздан без гафил булдык»."
30. "Анда һәр җан үзенең элек эшләгәненең бәласен тояр, алар хаклык хуҗалары — Аллаһка кайтырлар, һәм аларның уйлап чыгарган ялганнары алардан югалырлар."
31. «Сезгә күктән һәм җирдән кем ризык бирә? Яки ишетү һәм күрү мөлкәте кемдә? Кем үлектән терене чыгара һәм тередән үлекне чыгара? Кем эшкә идарә итә?» — дип әйт. Алар: «Аллаһ!» — дип әйтерләр. Әйт: «Тәкъва булмассызмыни?
32. Менә сезгә Аллаһ — хак Раббыгыз! Хаклыктан соң адашудан башка нәрсә бар? Никадәр сез читкә тайпылдырылгансыз бит!»
33. "Азгынлык кылганнар турында Раббының алар иман китермәс, дигән сүзе менә шулай хак булды!"
34. "«Сезнең тиңдәшләрегез арасында барлыкка китерүне башлап җибәрүче һәм аны кабатлаучы бармы?»— дип әйт. «Аллаһ барлыкка китерүне башлый, шуннан соң аны кабатлый. Сез никадәр алдангансыз бит!» — дип әйт."
35. "Әйт: «Сезнең тиңдәшләрегез арасында хаклыкка алып баручы бармы?» Әйт: «Аллаһ хаклыкка алып бара. Хаклыкка алып баручы аның артыннан иярү өчен хаклыракмы, яки — әгәр аның үзен алып бармасалар — алып бармаучымы? Нәрсә булды сезгә? Ничек уйлыйсыз сез?»"
36. "һәм аларның күпчелеге фаразлауга гына иярә. Хакыйкатьтә, фаразлау һич бернәрсәдә хаклыктан коткармый бит. Хакыйкатьтә, Аллаһ аларның нәрсә эшләгәннәрен белә!"
37. "Һәм бу Коръән Аллаһтан башка һичберәүдән дә уйлап чыгарылмады. Ләкин ул аңа кадәр иңдерелгәнне раслау өчен һәм галәмнәр Раббысыннан булган китапны, анысында һич шик-шөбһә юк, тәфсилләп аңлатыр өчен генә!"
38. "Яки алар: «Аны үзе уйлап чыгарды!» — дип әйтерләр, «Аңа охшаш бер сүрә китерегез һәм әгәр рас булсагыз, Аллаһтан башка кемне чакыра алсагыз, шуңа ялварыгыз!» — дип әйт."
39. "Әйе, алар аның турында белемне чолгый алмагач һәм аның тәэвил аңлатмасы әле килмәгәч, аны ялганга чыгаралар. Алардан элек булганнар да шулай итеп ялганга чыгардылар. Залимнәрнен ахыры ничек булганына күз сал әле!"
40. Алар арасында Аңа ышанганнар да һәм Аңа ышанмаганнар да бар. һәм Раббың бозыклык кылганнарны яхшы белә!
41. "Әгәр алар сине алдакчыга санасалар, син аларга: «Миңа — үз гамәлем һәм сезгә — үз гамәлегез, мин кылганга сез катнашмыйсыз, сез кылганга минем катнашым юк» — дип әйт."
42. "Алар арасында сине тыңлап торучылар да бар. Син саңгырауларны, әгәр алар гакыл йөртмәсәләр, ишеттерә алырсыңмы соң?"
43. "Алар арасында сиңа карап торучылар да бар. Син сукырларны, әгәр алар күрмәс булсалар, алып бара алырсыңмы?"
44. "Хакыйкатьтә, Аллаһ кешеләргә бернәрсәдә залим түгел, ләкин кешеләр үз-үзләренә золымлык кылалар!"
45. "Ул аларны җыйган көндә, алар, нәкъ, көннең бер сәгатен дә үткәрмәгән кебек, бер-берсен танырлар. Аллаһ белән очрашуны ялганга санаучылар зарар күрерләр һәм алар туры юлда булмадылар!"
46. "Яки Без сиңа аларга вәгъдә иткәннең бәгъзе ләрен күрсәтербез, яки сине вафат итәрбез һәм Алар ның кире кайтулары — Безгә. Моннан соң алар кылган турында Аллаһ шаһитлык кылыр."
47. "Һәр өммәткә — үз рәсүле, һәм, әгәр рәсүлләре килсә, алар арасында эш гаделлек белән хәл ителгән булыр, һәм алар рәнҗетелмәсләр дә!"
48. "Алар: «Әгәр сез рас сөйләүче булсагыз, кайчан соң бу вәгъдә үтәлә?» — диләр."
49. "Әйт: «Мин, Аллаһ теләгеннән башка, үз-үземә зарарга да, файдага да ия түгелмен. Һәр өммәтнең әҗәле бар. Әгәр аларның әҗәле килеп җитсә, алар аны бер сәгатькә кичектерә дә, тизләтә дә алмаячаклар!»"
50. "Әйт: «Ничек уйлыйсыз, әгәр сезгә Аның газабы төнлә яки көндез килсә, гөнаһкәрләр анда нәрсәне ашыктырырлар икән?"
51. "Әллә соңыннан, ул килгәч, сез Аңа иман китереп инанырсызмы? Хәзер! Элек исә сез аны ашыктыра идегез»."
52. Золым кылганнарга соңыннан: «Татыгыз мәңгелек газабын! Сезгә үзегез казанган өчен генә җәза бирелмәдемени?» — дип әйтелде.
53. "Алар синнән аның хаклыгы турында хәбәр итүне сорыйлар: «Әйе! Раббым белән ант итәмен! Бу, әлбәттә, хаклык, һәм сез аны көчсезләндерә алмыйсыз!» — дип әйт."
54. "Һәрбер золым кылган җанда җирдәге нәр¬әләр булса, ул, фидия итеп, үзен коткарырга теләр иде. Һәм алар, газапны күргәч, үкенүләрен яшерделәр. Аларның арасы гаделлек белән хәл ителер һәм алар рәнҗетелмәсләр."
55. "Әйе, күкләрдә һәм җир йөзендәгеләр Аллаһныкы бит! Әйе, Аллаһның вәгъдәсе хак. Ләкин аларның күбесе белми."
56. "Ул терелтә һәм үлем бирә, һәм Аңа кире кайтарылачаксыз!"
57. "Ий, кешеләр! Сезгә Раббыгыздан вәгазьләү һәм күкрәкләрегездә булганнан шифа килде, һәм иман китереп инанганнарга туры юл һәм мәрхәмәт килде."
58. "«Аллаһның фазылы һәм Аның рәхмәте белән»,— дип әйт. Алар шуңа шатлансын. Бу алар җыйганнан хәерлерәк!"
59. "«Күрдегезме Аллаһ сезгә ризыктан иңдергәнне? Сез аннан хәрам һәм хәләл иттегез», — дип әйт. «Сезгә моны Аллаһ рөхсәт иттеме яки сез Аллаһ өстенә яла ягасызмы?» — дип әйт."
60. "Кыямәт көнендә Аллаһка яла якканнарның фаразлауы ничек булыр икән? Хакыйкатьтә, Аллаһ кешеләргә карата фазыллык иясе, ләкин аларның күпчелеге шөкер итми!"
61. "Нинди хәлдә булсаң да һәм Коръәннән нәрсә генә укысаң да, нинди генә гамәл кылсагыз да, сез аңа чумганда Без сезгә шаһит булырбыз. Раббыңнан җирдә дә һәм күктә дә тузан бөртегенең авырлыгы да һәм аннан кечерәге дә, зуррагы да — ачык китапта булмыйча — яшерен калмас."
62. "Әйе, Аллаһның дусларына хәвеф тә юк, һәм алар кайгырмаслар да."
63. Иман китереп инанучылар һәм тәкъва бул ганнар...
64. аларга дөнья тереклегендә һәм әхыйрәттә — сөенечле хәбәр. Аллаһның сүзләренә алмаштыру юк. Бу — бөек уңыш!
65. "Һәм аларның сүзе сине кайгыртмасын. Гыйззәт — барысы да Аллаһта. Ул — ишетүче, белүче."
66. "Әйе шул, күкләрдәге дә, җирдәге дә Аллаһ-ныкы. Аллаһтан башка тиңдәшләргә ялваручылар нәрсәгә иярәләр икән? Алар фараз кылуга гына иярәләр һәм алар алдыйлар гына."
67. "Ул сезгә төнне, анда тынычлану өчен һәм көнне күрүгә булышучы буларак бар итте. Ишетүче кавемгә, хакыйкатьтә, монда аятьләр бар!"
68. "Алар: «Аллаһ үзенә бала алды» — дип әйттеләр. Дан Аңа! Ул — беркем, бернәрсәгә мохтаҗ булмаучы. Күкләрдәге дә, җирдә булган да — Аллаһныкы! Сезнең моңа бер дәлилегез дә юк! Әллә Аллаһ өстеннән үзегез белмәгәнне сөйләрсезме?"
69. "Әйт: «Хакыйкатьтә, Аллаһ өстеннән ялган сөйләүчеләр бәхетле булмаслар!»"
70. "Дөньячылыкта — рәхәтләнү, соңыннан аларның кире кайтулары — Безгә, моннан соң кәфер булганнарына күрә каты газап тәмен татытырбыз!"
71. "Һәм аларга Нух турындагы хәбәрне укып күрсәт. Менә ул кавеменә: «Ий, кавемем! Әгәр сезнең өчен минем торуым һәм Аллаһ аятьләре турында искә төшерүем мәшәкатьле булса, мин Ал-лаһка тәвәккәллимен. Эшегезне дә, тиңдәшләрегезне дә берләштерегез, моннан соң эшегез үзегезне борчымасын, соңыннан мине хөкем итегез һәм миңа кичектерү бирмәгез!» —дип әйтте."
72. "«Әгәр инде йөзегезне борсагыз, мин бит сездән әҗерен сорамыйм. Әҗерем бит — Аллаһта гына. Һәм миңа бирелгәннәрдән булырга әмер ителде."
73. "Һәм алар аны ялганчыга чыгардылар, һәм Без аны, һәм аның белән көймәдә булганнарны коткардык, һәм Без аларны алмашка килүчеләр иттек, һәм Безнең аятьләребезне ялган итеп санаучыларны Без гаркъ иттек. Күз сал әле, үгетләнгәннәрнең ахыры нинди булды!"
74. "Һәм аннан соң Без кавемнәренә рәсүлләрне җибәрдек, һәм алар үзләренә ачык аңлаешлы аятьләр белән килделәр. Моңа кадәр аны ялган итеп санаганга алар иман китереп тормадылар. Менә шулай Без чиктән узганнарның кальбләрен мөһерлибез!"
75. "Соңрак, алардан соң фиргавен һәм аның түрәләренә аятьләребез белән Муса һәм Һарунны җибәрдек. Алар исә тәкәбберләнделәр һәм гөнаһкәр кавем булдылар."
76. "Үзләренә Бездә булган хаклык килгәч, алар: «Бу, әлбәттә, ачыктан-ачык сихер!» — диделәр."
77. Муса: «Хаклык турында үзегезгә килеп җиткәч шулай әйтәсезме? Бу — сихерме инде! Һәм сихерчеләр бәхетле булмаслар!» — дип әйтте.
78. Алар: «Син безне аталарыбыз табынган нәрсәдән алып ыргытыр өчен килдеңме? Һәм җир йөзендәге бөеклек сезнең икегезгә булсын дипме? Без сезнең икегезгә дә ышанмыйбыз!» — диделәр.
79. Фиргавен исә: «Миңа һәр оста сихерчене китерегез?» — диде.
80. "Сихерчеләр килгәч, Муса аларга: «Ыргытырга теләгәнегезне ыргытыгыз!» — дип әйтте."
81. "Алар ыргыткач, Муса: «Сез китергән нәрсә — сихер! Хакыйкатьтә, Аллаһ аны юкка чыгарыр! Хакыйкатьтә, Аллаһ бозыкларның гамәлен төзек итмәс!"
82. "Һәм Аллаһ хаклыкны Үз сүзләре белән ныгыта, хәтта аны гөнаһкәрләр күрә алмасалар да!"
83. "Фиргавен һәм аның түрәләре үзләрен сынамасыннар дигән куркудан Мусага, үз кавемендәге токымыннан башка, ышанмадылар. Фиргавен бит җирдә тәкәббер иде һәм ул чиктән узучылардан булды."
84. "Һәм Муса: «Ий, кавемем! Әгәр сез Аллаһка иман китергән булсагыз, Аңа тәвәккәлләгез, үз-үзе-гезне тапшыручы булсагыз!»"
85. "Һәм алар: «Аллаһка без тәвәккәлләдек, Раббыбыз! Безне залимнәр кавеменә сынау итмә."
86. Һәм рәхмәтең белән безне кәферләр кавеменнән коткар!»
87. Һәм Без Муса һәм аның туганына вәхи кылдык: «Мисырда икегезнең кавеменә өйләр сайлап алыгыз һәм өйләрегезне кыйбла итеп куегыз һәм намазны үтәгез! һәм иман китереп инанучыларны шатландыр!»
88. "Һәм Муса: «Раббыбыз! Син фиргавенгә һәм аның түрәләренә дөнья тереклегендә гүзәллек һәм маллар бирдең. Раббыбыз! Синең юлыңнан алар язсалар иде! Раббыбыз! Аларның малларын бетерсәнә һәм аларның кальбләрен аяусызландыр, һәм алар үзәк өзгеч газапны күргәнче иман китермәсеннәр иде!» — дип әйтте."
89. Ул: «Икегезнең догасына да Мин җавап бирдем. Тугры торыгыз һәм белмәгәннәрнең юлына иярмәгез!» — дип әйтте.
90. "Һәм Без Исраил угылларын диңгез аркылы үткәрдек. Һәм фиргавен, гаскәрләре белән, ачу итеп һәм дошманлашып, алар артыннан куып китте, һәм ул гаркъ була башлагач: «Ышандым мин. Исраил угыллары иман китереп инанган иләһтән башкасы юк. Һәм мин үз-үзләрен тапшыручылардан» ,— диде."
91. Хәзер! Син карышкан идең һәм бозыклык таратучылардан булдың.
92. "Бүген исә Без сине гәүдәң белән синнән соң булачакларга аять булсын дип коткарабыз! Һәм, хакыйкатьтә, кешеләрнең күпчелеге безнең аятьләре- бездән гафилләр!"
93. "Һәм Без Исраил угылларын раслык урынына иңдердек, һәм Без аларны хуш булганнар белән ризыкландырдык. Һәм алар үзләренә гыйлем килмичә каршылыкларга керешмәделәр. Хакыйкатьтә, Раббың аларның каршылыкларга керешкәннәре турында Үзе хөкем итәр!"
94. "Әгәр син Без үзеңә иңдергән нәрсәдән шик тотсаң, сиңа кадәр китап укучылардан сора! Сиңа Раббыңнан хаклык килде инде һәм шикләнүчеләрдән була күрмә!"
95. "Һәм Аллаһ аятьләрен ялган итеп санаучылардан булма, зарар күрүчеләр арасыннан булмас өчен."
96. "Хакыйкатьтә, өсләрендә Раббыңның сүзе хак булганнар ышанмыйлар,"
97. "хәтта аларга бөтен аятьләр килсә дә, үзәк өзгеч газапны күргәнчегә кадәр."
98. "Йунус кавеменнән башка иман китереп инанган һәм үзенә иманы булышкан берәр карья булырмы? Алар иман китереп инангач, Без алардан дөнья тереклегендәге хурлык газабын алып ташладык һәм вакытлыча файдаландырдык."
99. "Һәм әгәр Раббың теләсә, җир йөзендә булганнар, әлбәттә, барысы да тулаем иман китереп ина нырлар иде. Әмма син кешеләрне мәҗбүриләп мөэмин итәрсеңме?"
100. "Һичбер җанга иман китереп инану булмас, Аллаһның изен-рөхсәтеннән башка. Һәм Ул газапны гакылга килмәүчеләр өстенә булдырыр."
101. Әйт: «Күкләрдә һәм җирдә булганга күз са лыгыз әле!» Иман китермәгән кавемгә аятьләр һәм үгетләүләр ярдәм итмәс.
102. "Әллә алар алдында булганнарның көннәрендә охшаш булганның килүен көтәләрме алар? Әйт: «Көтеп торыгыз әле, мин дә сезнең белән көтеп торамын?»"
103. Моннан соң рәсүлләребезне һәм иман китереп инанучыларны Без коткарабыз. Менә шулай мөэмин булучыларны коткару Безнең өстебезгә хаклы булды.
104. "Әйт: «Ий, кешеләр! Әгәр сез минем динемдә шик тотасыз икән... мин Аллаһтан башка сез табынганнарга табынмыйм бит, ләкин мин үзегезне вафат итүче Аллаһка гыйбадәт кыламын! Һәм миңа мөэминнәрдән булырга әмер бирелде!»"
105. Һәм йөзеңне дингә мәеелле булып юнәлдер һәм мөшрикләрдән була күрмә!
106. "Үзеңә Аллаһтан башка ни булыша алмый торганга, ни зарар китерә алмый торганга ялварма. Әгәр син эшләсәң, ул вакытта залимнәрдән булырсың."
107. "Әгәр Аллаһ сиңа зарар белән кагылса, Үзеннән башка аннан коткаручы юк. Һәм әгәр дә Ул сиңа хәерлек теләсә, Аның фазылыннан тоткарлаучы да юк! Аның белән Ул колларыннан теләгәненә кагыла. Һәм Ул — ярлыкаучы, рәхимле!"
108. "Әйт: «Ий, кешеләр! Сезгә Раббыгыздан хаклык килде инде! Һәм кем туры юлдан барса, хаклыкта, ул үз-үзе өчен туры барадыр, кем исә адашса, хаклыкта, үзенә каршы гына адаша. Һәм мин сезнең өчен вәкил түгел!»"
109. Һәм үзеңә вәхи ителгәнгә ияр һәм Аллаһ хөкем иткәнчегә кадәр сабыр ит! Һәм Ул — хөкем кылучыларның иң хәерлесе!