Кешеләрнең уйланувына киртә булучы куп кенә сәбәпләр бар. Болар кешеләрне уйланудан, хакыкатьләрне күрүдән мәхрум итү ала. Шуның өчен һәр кеше үзенә начар яктан тәэсир иткән сәбәпләрне фаш итүве һәм алардан котылувы шарт. Киресенчә булганда, дөнья тормышының хакыйкый йөзен күрә алмас. Бу исә аңа Ахирәттә бик олы югалтулар китерер.
Аллаһ Китабында бу төрле кешеләрдән шулай хәбәр бирә:
Алар дөнья тормышыннан тыш башканы белмәс.. Ахирәттән исә гафил алар. Үз-үзләре (рух, гәудәләре) турында уйланмыйлар мы? Аллаһ күкләрне, җирне һәм икесе арасында булганнарны чыннан һәм барытик билгеле бер вакыт өчен (әҗәлләре,соңнары килгәнче) генә яратты. Чыннан да кешеләрнең кубчелеге Раббылырына кавышуын инкар итәр. (Рум сүрәсе,7-8)
Бу бүлемдә уйлануга киртә булган кайбер сәбәпләрне билгеләп үтәрбез.
Кешеләрне иң күп адаштыручы нәрсәләрнең берсе – күпчелек кешеләр тарафыннан эшләнелгәннәргә дөрес дип инанулары. Берәр кеше туры нәрсәләрне, хакыйкатьләрне уйланып, фикерләп табу урынына, гел тирәсендәге кешеләрнең өйрәткәннәрен кабул итүгә күнегер. Күп вакытта үзе тарафыннан да сәер дип беленгән нәрсәләрнең башка кешеләр тарафыннан табигый, нормаль рәвештә кабул ителгәнен күрер һәм бер вакыттан соң үзе дә боларны кабул итә, үземсенә башлар.
Үрнәге, тирәсендәге купчелек кеше бер көнне үләчәкләрен уйламас. Хәтта үлемне уйламас өчен бу темага бер кемне дә сөйләштермәсләр, бу теманы онытырга тырышырлар, бу темадан качарлар. Моны күрүче кеше дә тирәсенә карар, “һәркем шулай булганга күрә, минем дә шундый булувымда бернинди гаеп тә юк” дияр һәм үлемне һич тә аклына китермичә яши башлар.Югыйсә, тирәсендәге һәркеше Аллаһ куркусы белән хәрәкәт итсә һәм Ахирәт өчен җитди тырышлык эченә керсә, бик зур ихтимал ки, бу кеше дә үзтотышын узгәртәчәк.
Яки телевизор каналларында, журналларда һәркөн йөзләрчә һәлакат, хаксызлык, гаделсезлек, золым, суицид, җинаять, угърылык, хафаландыручы хәбәрләр укылыр, ярдәмгә мохтаҗ булган меңнәрчә кешеләрдән сүз ителер. Әмма, күп кенә кеше бу хәбәрләрне укып гәҗит битләрен күңел рәхәтлеге белән алмаштырыр. Гомумән, кешеләр мондый ише хәбәрләрнең нидән бу хәтле күп булганлыгы, боларны киметү өчен ниләр эшләнергә тиеш икәнлеге, хәтта моның өчен үзләре ни эшләргә тиеш булулары турында уйланмаслар.Чөнки тирәсендә күпчелекне тәшкил итүче башка кешеләр дә моның турында уйланмас. Күбесе “ дөньяны коткару миңа калганмы? ” мантыгы (логикасы) аркылы җавплылыкны башкалардан эзләр.
Ялкаулык – купчелек кешеләрнең уйланувына киртә булучы сәбәп.
Уйланырга ялкауланган кеше һәрнәрсәне гел булган кебек белер һәм күнеккән өчен эшләр. Көндәлек тормыштан урнәк китерергә кирәк булса: хуҗабикәләр тарафыннан ясалган чисталык гел әниләреннән күрелгән рәвештә. Гомуми алганда, “ ни эшлим, үзгәртим дә яхшырак, чистарак булыр” дип уйланмаслар һәм яңа ысуллар эзләмәсләр. Шулай ук ирләр дә, берәр ремонт яки башкалар эшләнергә тиешле булганда бала чагыннан үзләренә өйрәтелгән ысул-юлларны кулланырлар. Яңа берәр методны, тагын да җайлырак һәм акыллырак булган нәрсәне кирэк дип тапмаслар, аларны мөһимсенмәсләр. Бу кешеләрнең сөйләшү ысуллары да гел бертөрле.Үрнәге, берәр хисапчының сөйләшү ысулы – тормышы буенча аның тарафыннан күрелгән хисабчылар ысулының нәкъ үзе. Докторларның, банкчыларның, сатучыларның... Кыскасы, һәрбер кысым кешеләренең үзләренә карата бер сөйләшү стиле бар.Чөнки бу кешеләр уйланып иң урынлысын, иң матурын, иң хәерлесен эзләмәсләр. Күргәннәрен генә гел кабатларлар.
Авырлыкларга, проблемаларга китерүче чишелешләр дә уйланудагы ялкаулыкны чагылдыра. Үрнәге, бер бинаның җаваплысы чүп проблемасын аңа хәтле булган җаваплы кебек чишә. Яки берәр район башлыгы юл проблемасын алданрак булган башлыкка карап, аның кебек чишәргә тырыша.Күп кенә нәрсәләр,вакыйгалар турында уйланылмаганы өчен, яңа чишелешләр китерә алмас
Әлбәттә, монда китерелгән үрнәкләр кешеләрнең көндәлек тормышта булган зарарлары белән бәйле. Ләкин, болардан тагын да әһәммиятле темалар бар ки, кешеләр тарафыннан ялкаулык күрсәтелеп болар турында уйланмау аларны бөек һәм мәңгелек хәсрәткә дучар итә. Кешенең дөньяда бар булу максаты турында уйланмавы, үлемнең үзеннән кача алмаслык бер хакыйкать булганын, үлемнән соң исә шиксез рәвештә Хисап Көне белән кара-каршы калачагын мөһимсенмәве - бу соңсыз хәсрәтнең чыганагы. Аллаһ Көръәндә кешеләрне бу әһәммиятле хакыйкатьләр турында уйлануга чакыра. Бу аятьләрнең кайберәүләрендә шулай боерыла:
Менә болар үзләрен хәсрәткә дучар итүчеләр һәм ялган булган, уйдырма (тезмә тәңреләре дә) алардан ерагаеп югалганнар. Һичшиксез, болар Ахирәттә иң күп хәсрәткә тап булучылар. Иман итеп изге гамәл кылганнар һәм “Раббыларына йөрәкләре хозур тапкан шикелдә багланганнар” - менә болар җәннәт халкы. Анда мәңге калачаклар. Бу ике төркемнең үрнәге: сукыр һәм саңгырау белән күрүче һәм ишетүче кебек. Болар үрнәк буларак тигез ме? Янә дә үгет алып уйланмаячакмысыныз? (Худ сүрәсе, 21-24)
Яратучы һич яратмаучы кебекме? Инде үгет алып уйланмаячакмысыныз? (Нахл сүрәсе, 17)
Җәмгыятьтә тирәнтен уйланунының бик кабул ителмәгәнен күрсәткән һәм бик таралган бер яңлыш инану бар. Хәтта кешеләрдән кайберүләре бер-берсен “артык уйланма, тилерерсең” дип кисәтерләр. Әлбәттә, бу диндән ерак булган кешеләр тарафыннан ясалган яңлыш уйдырмадан башка нәрсә түгел. Кеше үзеннән качу тиешле булган нәрсә уйлану түгел, киресенчә, начар һәм сыйфатсыз уйлану, борчылуларга һәм вәсвәсәләргә бирелү булырга тиеш.
Аллаһка һәм Ахирәткә көчле иманы булмаган, Көръәнне яхшы белмәгән кешеләр яхшылык һәм гүзәллек юнәлешендә түгел дә, начар, сыйфатсыз юнәлештә фикер иткәннәре өчен, уйланулары нәтиҗәсенедә бик файдалы нәтиҗәләр ясамаслар. Үрнәге, дөнья тормышының үтүчән икәнлеген, бер көн килгәч тә үләчәкләрен уйларлар, ләкин, бу сәбәптән олы хафалануга бирелерләр. Чөнки вөҗданнары белән дөньяда Аллаһның әмерләрен үтәмичә яшәлгән тормышлары өчен аларга Ахирәттә начар соң булачагын сизерләр,белерләр. Бер өлеше дә “үлеп, юк булам” дигән яңлыш фикергә инанганнары өчен борчылыр.
Югыйсә, Аллаһка һәм Ахирәт Көненә ышанучы, акыл иясе булган берәр кеше дөнья тормышының үтүчәнлеге турында уйланганда, бөтенләй башка һәм бик яхшы нәтиҗәләргә килер.Һәрнәрсәдән элек дөньяның фани икәнлеген аңлавы, Ахирәттәге хакыйкый һәм мәңгелек тромышы өчен бик көчле тырышлык эченү керүве өчен сәбәп булыр. Мондагы яшәешнең иртә яки соң бетәчәген белгәнлегеннән , дөнья белән бәйле мәнфагатьләр һәм хисаплар,теләкләр белән үзен алдаттырмас. Соң дәрәҗәдәге ышанычлыкка ия булыр. Бу фани дөньядагы һичнинди вакыйга да аңа тәэсир итмәс, аны борчымас. Гел дәвамлы, мәңгелек һәм гүзәл бер тормышка кавышу өмете белән яшәр. Дөньядагы нигъмәтләрдән һәм матурлыклардан да бик зур ләззәт табар. Чөнки Аллаһ дөньяны кешеләрне имтихан итәр өчен кимчелекле итеп яратты. Шушындый кимчелекле дөньяда да хәтта, кешене хушландырырлык күп санлы гүзәллекләр бар булганда, җәннәттәге гүзәллекләрнең хыялга китерә алмаслык дәрәҗәдә икәнлегенә төшенер. Монда күрелгән һәрбер матурлыкның Ахирәттәге асылын да күрергә теләр. Һәм бу нәтиҗәләргә тирән-тирән уйланып килер.
Шулай итеп, берәр кешенең “нәтиҗәдә хакыйкатъләрне күрермен дә, борчылуларга, өметсезлеккә тап булырмын” дип хафаланувы һәм бу сәбәпле уйлану, фикерләүдән качувы, аның өчен бик олы югалту булыр. Чөнки Аллаһка булган иманы аркылы даими өмет эчендә булучы һәм позитив фикер йөртүче берәр кеше өчен, аны өметсезлеккә китерәчәк, хафаландырачак берни дә юк.
Күп кенә кеше уйланудан, кайбер темалар белән үзенең зиһенен мәшгуль итүдән ерак торып, бик күп җәваплылыклардан кача алганын уйлар. Хәтта дөньяда килеш моны тормышка ашырып, күп кенә темаларга карата үзен битараф тота ала. Ләкин, кешеләрнең иң олы хаталарыннан берсе – уйланмыйча Раббыбызга карата булган җәваплылыклардан кача алуларын исәп итүләре. Бу кешеләрнең үлем турында һәм үлемнән соң булачаклар турында уйланмауларының асыл сәбәбе. Чөнки берәр кеше бер көнне үләчәген уйласа һәм үлемнән соң мәңгелек тормыш булачагын хәтерләсә, бөтен көче, мөмкинчелекләре белән үлемнән соң булган яшәеше өчен тырышлык күрсәтү мәҗбүриятендә калыр. Ләкин, Ахирәтнең барлыгын уйламыйча бу җәваплылыктан үзен котылган дип белеп, үз-үзен алдатыр. Бу бик олы алдану һәм кеше дөньяда килеш уйланып хакыкатькә ирешмәсә, үлем белән берлектә үзе өчен һичнинди качу булмаганын аңлаячак. Бу хакыкать аятьләрдә шулай белдерелә:
Ул үлем исереклеге бер хакыйкать буларак килеп тә, (кешегә) “менә бу син анардан читләешеп качкан нәрсә” (дип әйтелгәне вакыт). Сурга да өрелгән. Менә бу кисәтунең (чынга ашканы) көн. (Каф сүрәсе, 19-20)
İnsanları derin düşünmekten alıkoyan en önemli etkenlerden biri günlük yaşantılarında yapmaları gereken işlerinin yoğunluğudur. |
Кешеләрнең күпчелеге бөтен тормышларын бер “чабу, куыш” эчендә үткәрер. Билгеле бер яшькә җитүләре белән эшләүләре, үзләрен һәм гаиләләрен тәэмин итүләре кирәк. Моны “яшәеш көрәше” дип исемләндерерләр һәм бу көрәш эчендә тегендә-монда сугылулары сәбәпле дә башка эшләргә вакыт калмаганлыгыннан үкенеч хәленә кергән булырлар. Теге яки бу нәрсәгә “вакыт юк, җитми” төшенчәсен еш-еш кулланырлар. Шулай итеп, көндәлек тормышлары аларны үз юнәлешендә сөйрәр. Күпчелек кеше бу тормыш рәвеше эчендә тирәсендәге вакыйгаларга карата битараф калыр.
Югыйсә, кешенең бу дөньядагы максаты тегендә-монда сугылып, дөньяда вакыт сарыф итү генә булырга тиеш түгел. Асыл максаты - дөньяның хакыйкый йөзен күрә алувы һәм шуңа карата бер тормыш рәвеше билгеләве. Һичбер кешенең бердәнбер максаты акча казанувы, эшләве, университетта укувы, өй хуҗасы булувы түгел. Әлбәттә, кеше тормышы буенча бу нәрсәләр үтәлергә тиешле, ләкин, бөтен боларны үтәгән вакытта кеше акылында булырга тиешлесе, онытылырга тиеш булмаганы: һәркешенең дөньяда булу максаты Аллаһка кол булу, Аллаһның ризасын, рахмәтен һәм җәннәтен казану өчен тырышлык күрсәтү икәнлеге. Бу максатлардан тыш бөтен хәрәкәтләр, эшләр исә, барытик кешенең хакыйкый максатына ирешүвен булдыручы, ярдәм итүче бер арадашчы гына. Арада булган нәрсәләрне максат дип билгеләү, шайтан тарафыннан кешеләр өчен хәзерләнгән бик олы хаталану упкыны.
Ләкин уйланмыйча яшәүче кеше, бу арадашчыларны бик җиңел рәвештә үзенә максат итеп билгели ала. Моның өчен көндәлек тормыш белән бәйле булган шушы үрнәкне китерергә мөмкин: кешенең эшчәнлек күрсәтеп җәмгыятькә файда китерүве шиксез яхшы нәрсәләрдән. Аллаһка иман иткән берәр кеше бу эшне яратып эшләр, каршылыгын һәм дә дөньяда булганы килеш һәм дә Ахирәттә Аллаһ тарафыннан көтәр. Әмма башка, Аллаһны онытып шушы ук эшне эшләүче кеше, барытик бу дөньяга юнәлгән кайбер мәнфагатъләр өчен, кешеләрне хуш итәр өчен генә эшли икән, менә монда инде ул хаталы. Һәм дә Ахирәттә хакыйкатьләр белән каршылашкан вакытында бу сәбәптән тасвирлана алмаслык үкенү яшәячәк. Аллаһ дөнья тормышына бирелгәннәр өчен бер аятендә шулай боера:
Сездән алдагы (мөнафикълар, кяферләр) кебек. Алар сездән куввәт ягыннан тагын да көчле, мал һәм балалар ягыннан тагын да күбрәк иде. Алар үз өлешләре белән файдалануда булдылар, сез дә сездән алдагылар үз өлешләре белән файдалануда булганнары кебек үзегезнең өлешләрегез белән файдалануда булдыгыз һәм сез дә (дөньяга һәм ләззәтләргә) бирелгәннәр кебек бирелдегез. Менә аларның дөньяда бөтен эшләгән гамәлләре Ахирәттә бушка чыкты һәм менә алар югалтуга тап булучылар. (Тәүбә сүрәсе, 69)
Кайбер нәрсәләр белән беренче тапкыр каршылашкан заманда, кешеләр алардагы гадәттән тыш нәрсәләрне аңлый ала һәм бу аларның уйлануларына, күрелгән нәрсәләрнең җентекләнелүвенә, эзләнелүвенә сәбәпче була ала. Ләкин бер вакыттан соң, кешедә бу нәрсәгә карата күнеккәнлек хасил булыр һәм инде ул кеше тәэсирләнмәс хәлгә килер. Аеруча, һәркөнне тап булынган берәр нәрсә яки күренеш инде алар өчен “чираттан тыш” булмаган бернәрсә хәлендә булыр.
Үрнәге, табип буласы кайбер кешеләр беренче тапкыр үле кешенең гәүдәсен күргәннәре заман, монардан соңгы дәрәҗә тәэсирләнерләр. Яки беренче тапкыр пациентлары улгәндә, бу аларны күп-күп уйландырыр. Берничә минут элек тормыш тулы, көлгән, планнары булган, сөйләшкән, ләззәт тоечу берәр кешенең, күзләре нурлы, үзе тере булган килеш, бер мәлдә җансыз, бер хәрәкәтсез предмет кебек калган гәүдәсе күз алларында пәйда булыр. Беренче тапкыр мәетне ярып караганнары вакыт, бу гәүдәдә алар күргән бөтен нәрсә исләренә төшәр.Үрнәк буларак, бу гәүдәнең бик тиз черуве, эченнән чыдый алмаслык ис чыгувы, исән вакытында матурлыгы белән үзенә җәлеп иткән чәчләргә, хәзер инде хәтта кагылырга да теләмәгәнлек, аларны гел уйландыручы темалардан. Болардан соң да шуларны уйларлар: һәркеше берүк матдәләрдән тора һәм һәркемнең гәүдәсен нәкъ шундый ук бер соң көтә, ягъни үзләрен дә бер көнне шушы халәт көтә бирә.
Ләкин, берничә шушындый мәетләр белән эш ителгәненнән соң яки берничә пациент югалтылганнан соң, бу кешеләрдә күнеккәнлек барлыкка килүве башлана ала. Инде мәетләргә, хәтта пациентларга карата да булган мөгамәләләре предмет, берәр әйбергә карата булган мөгамәләне хәтерләтер.
Әлбәттә ки, бу хәл барытик докторларда гына булмый. Бу кешеләрнең купчелегенә хас һәм тормышның башка бөтен якларында да шундый ук хәл күзәтелә. Үрнәге, авыр шартларда яшәүче берәр кеше, бермәлне рәхәт тормыш белән яшәп китсә, ул күргән һәм ул ия булган һәрнәрсәнең аның өчен бер нигъмәт икәнлегенә төшенер. Яткан урының тагын да рәхәтрәк булувы, өеннән бик гүзәл манзаралар күренүве, җаны теләгән һәрнәрсәне алып ашый алувы, кыш көнне өен ул теләгәнчә җылыта алувы, бер җирдән икенче җиргә җиңел рәвештә машинасы белән бара алувы һәм тагын күп кенә мөмкинчелекләр менә бу кеше өчен нигъмәт. Элекеге хәле искә төшкәндә, һәрбер нәрсәсе өчен булган сөенече кат-кат тагын да артар. Ләкин, туганыннан бирле бу мөмкинчелекләргә ия булучы кеше, боларның кыйммәте турында ул хәтле уйланмас. Бу гүзәллекләрне аңлавы да– уйланмавы дәвам иткәнчә – бик мәмкин булмас.
Уйланучы берәр кеше өчен исә, ни туганыннан алып бу нигъмәтләргә ия булганлыгы, ни дә соңыннан ия булганлыгы арасында һич тә аерма юк. Чөнки ул һичкайчанда ия булган нәрсәләренә “күнеккәнлек” призмасы аркылы карамас. Һәрберсенең аның өчен Аллаһ тарафыннан яратылганын, Ул теләсә анардан боларны кире ала алганын белер. Үрнәге, мөэминнәр үзләрен ташучы хайваннарга атланганнары вакыт шулай дога кылырлар:
...боларны безләр өчен муен идерткән (Аллаһ) ни Бөек, югыйсә, без моны (безгә хезмәт күрсәтүләрен) булдыра алмас идек... (Зухруф сүрәсе, 13)
“Һәм без әлбәттә Раббыбызга кайтарылачакбыз”. (Зухруф сүрәсе, 14)
Башка бер аятьтә дә, мөэминнәрнең үз бакчаларына кергән вакытларында Аллаһны тәсбиһ кылып: “...мәшәАллаһ, Аллаһтан башка куввәт юк...” (Кәхф сүрәсе, 39) әйткәнлекләрен белдерелә. Бу аларның һәрвакыт бакчаларына кергән вакытларында, бу бакчаны яратучы һәм аны тере, аякта тотучы Аллаһ булганы турында уйлаганнарын күрсәтә. Уйланмаучы кеше исә, берәр матур бакчаны беренче тапкыр күргән вакытында тәэсирләнүве мөмкин, ләкин, соңыннан вакыт үтү белән бу урын аның өчен чираттан тыш булмаган бер урынга әверелә башлар. Эчендәге гүзәллекләргә карата булган хәйранлыгы югалыр.Кайбер кешеләр һич уйланмаганнары өчен, әле иң башыннан бу нигъмәтләрне аңламаслар. Үзләренә бирелгән нигъмәтләрне “күнегелгән”, “булырга тиеш” нәрсәләр буларак бәяләп хаталанырлар. Шул сәбәптән, дөньядагы гүзәллекләрдән дә ләззәт ала алмаслар.
Элегрәк тә билгеләгәнебез кебек, күпчелекнең уйланмавы һәм хакыйкатьләрдән гафил буларак яшәве, кешенең уйланмавы өчен сәбәп түгел. Чөнки һәркеше үзенә күрә мөстәкыйль барлык һәм Аллаһ каршында ялгызбашын җавап бирәчәк. Онытмаска кирәк ки, Аллаһ дөнья тормышында кешеләрне сыный. Башка кешеләрнең битарафсызлыгы, уйланмаган, акылланмаган, хакыйкатьләрне күрмәүче кешеләр булулары да бу имтиханның бер өлеше. Һәм җитди буларак уйланган бер кеше, “кешеләрнең күбесе уйланмый һәм бу нәрсәләрне сизми, абайламый, нигә мин берүзем уйланыйм” дип әйтмәс. Хәтта, күпчелек кешеләрне яулап алган гафләт турында уйланып гыйбрәт алыр һәм шул кешеләрдән берәрсе булмас өчен Аллаһка сыеныр. Башка кешеләрнең хәле үзе өчен сәбәп, гөзер була алмаганы бик ачык. Чөнки Аллаһ Көръәндә кешеләрнең күпчелеге гафләт эчендә булганлыкларын һәм иман итмәгәнлекләрен бик күп аятьләре белән белдерә. Бу аятьләрнең кайберәүләре шуны боера:
Син бик теләсәң дә, кешеләрнең күбесе иман итәчәк түгелләр. (Йусуф сүрәсе, 103)
Әлиф, Ләм, Мим, Ра. Бу Китапның аятьләре. Һәм сиңа Раббыңнан иңдерелгән – хак.Ләкин кешеләрнең күбесе иман итмәсләр. (Рад сүрәсе, 1)
Була алганчы антлары белән: “Үлгәнне Аллаһ терелтмәс”, - дип ант иттеләр. Юк, бу Аның өстендә булган хак бер вәгъдә, ләкин кешеләрнең күбесе белмәс. (Нахл сүрәсе, 38)
Ант булсын, моны аларның арасында үгет алып уйлансыннар дип төрле рәвештә ачыкладык. Әмма кешеләрнең күбесе рәхмәтсезлек итеп йөзләрен бордылар. (Фуркан сүрәсе, 50)
Аллаһ башка аятьләрендә кешеләрнең күпчелгенә ияреп юлдан язган, яратылу максаты турында уйланмыйча Аллаһ кушканнарны җиренә җиткермәгән кешеләрнең дучар булачаклары соң турында да хәбәр биргән:
Эчендә алар (шулай) кычкырырлар: “Раббыбыз безне чыгар, кылганнарыбыздан тыш башка изге гамәл кылыйк.” Сезгә анда (дөньяда) үгет ала алучының үгет ала алачагы кадәр гомер бирмәдекме? Сезне кисәтүче дә килгән иде. Алайса газапны татыгыз; инде залимләр өчен бер ярдәмче дә юк. (Фатир сүрәсе,37)
Шуның өчен һәркешенең үзенең уйланувына киртә булучы сәбәпләрдән арынып, җитди һәм ихласлы рәвештә Аллаһ яраткан һәр вакыйга һәм һәр барлык турында уйланувы, уйлаганнарыннан үзе өчен үгет һәм дәрес алувы тиешле.
Киләчәк бүлемдә берәр кеше тарафыннан көндәлек тормышында очратыла алынган кайбер вакыйгалар һәм барлыклар турында аның нәрсәләр уйлый ала алувы турында сүз алып барылачак. Максатыбыз – монда телгә алынган темаларның бу китапны укучылар өчен юл күрсәтүче маяк булувы һәм алдагы тормышларын “ уйланган һәм уйланганнарыннан үгет-нәсыйхать һәм дәрес алучы “ кешеләр буларак үткәрүләре.