Фәкыйрьләргә һәм ихтияҗы булганнарга ярдәм итү Аллаһтан куркудан килә |
Газета һәм телевизор хәбәрләрендә еш очраган темалардан берсе дә - кешеләр арасында булган гаделсезлек.
Дөньяның бер ягында бик бай һәм мул яшәгән бик зур өлкәләр, икенче ягында да ашар ризыгы, иң гади хасталыкның да дәвалаячак дарувы булмаган, караусызлыктан бер-бер артлы үлгән кешеләр бар. Бу хәл күрсәткән беренче хакыйкат исә - дөньяда булган золым системасы. Чөнки бай булган берничә өлкә өчен шул кешеләрне коткарулары бик җиңел. Мәсәлән, Африкада ачлыктан үлгән кешеләрнең булувына карамастан, анда, Африкада табылган алмаз минералларыннан баеган һәм зур үсеш алып яшәгән җәмгыятьләр бар. Хәерчелек һәм ачлык эчендә яшәгән һәм үлемгә дучар ителгән бу кешеләр урыннарының үзгәртелүве яки яшәгән җирлекләрендә аларның ихтияҗларының тәэмин ителүве бик җиңел булган хәлдә, дистәләрчә ел бу кешеләр өчен төгәл берәр чишелеш эзләнелми. Югыйсә, бу кешеләргә ярдәм итү - берничә кеше башкарып чыгачак эш түгел. Ныклы җавапның табылувы өчен бик күп кешенең фидакарлыгы һәм үз-үзен аямыйча тырышувы кирәк. Фәкать, бу сыйфатларга ия булучы кешеләр саны дөньяда бик аз.
Боларга карамастан, дөньяның һәр тарафында триллионнарча лира төрле сәбәпләр сәбәпле исраф ителә. Бер якта ризыкның тәмен ошатмаганы өчен чүплеккә аткан, бер якта да ашарына ризык таба алмаганы өчен үлеп яткан кешеләрнең булувы - дөньяда дини әхлак белән яшәмәү китергән бер золым мөхите булувының бик ачык дәлиле.
Боларны күргән кеше, бу золымны юк итәчәк бердәнбер нәрсәнең Аллаһ әмер иткән әхлак буенча яшәү икәнлеген аңлар. Чөнки Аллаһтан курыккан һәм даими вөҗданы белән хәрәкәт иткән кешеләр, шундый золымга һәм хаксызлыкка рөхсәт бирмәсләр. Һичбер рияга юл куймыйча, дөньядагы, кирәк булса бөтен мөмкинлекләрен кулланып, ихтияҗлары булган кешеләргә тиз, кискен һәм һәрвакыт ярдәм итәрләр. Ярлыларга һәм ихтияҗ эчендә булганнарга ярдәм итүнең Аллаһтан һәм Ахирәт Көненнән куркып хәрәкәт иткән кешеләргә карата бер үзенчәлекле сыйфат булганлыгы аятьләрдә шулай аңлатыла:
Һәм аларның малларында билгеле бер хак бардыр: фәкыйрь һәм ярлы булган(нар) өчен. Алар Кыямәт көненә ышаналар. Раббыларының газабыннан (даими) куркалар.(Мәаридҗ сүрәсе, 24-27)
Аңа тойган мәхәббәтләренә карамастан, алар ризыкны фәкыйрьгә, ятимгә һәм әсир булганга бирделәр. “Без сезне бары тик Аллаһның йөзе (ризалыгы) өчен ашатабыз, сездән бер каршылык та, рәхмәт тә көтмибез. Чөнки без куркыныч һәм авыр бер көн аркасында Раббыбыздан куркабыз”. (Инсан сүрәсе, 8-10)
Ярлыны туендырмау исә, Аллаһтан куркувы булмаган, динсез кешеләрнең сыйфаты. Аятьләрдә шулай боерыла:
(Аллаһ боера): “Тотыгыз аны һәм шунда ук баглагыз. Соңыннан ут эченә атыгыз. Аннан соң аңа озынлыгы җитмеш аршин булган бер чылбыр тагыгыз. Чөнки ул бөек булган Аллаһка иман итми иде. Ярлыга ризык бирүдә ярдәмче булмый иде. Шуңа күрә бүген аның һичбер якын дусты юктыр. Әрен һәм кан болганчыклыгыннан башка ризыгы да юктыр. Аны хаталанганнардан башкасы ашамас”. (Хакка сүрәсе, 30-37)
Кешеләрнең телевизорларда яки газеталарда бик еш очраткан хәбәрләреннән берсе – афәт хәбәрләре. Җир йөзендә һәр мизгел кешеләр берәр бәла-каза белән каршылаша ала. Һич көтелмәгән бер мизгелдә ныклы җир тетрәү була ала, янгын чыга ала, агым басувы була ала. Бу хәбәрләрне күргән бер кеше, Аллаһның һәрнәрсәгә көч җиткергәнен, теләгән рәвештә шәһәрне астын өскә китерә алачагын аңлар. Боларны уйлаганда күрер ки: кешенең Аллаһтан башка сыеначак һәм ярдәм сораячак бер барлыгы юк. Иң ныклы биналар, иң алга киткән технология белән җиһазланган шәһәрләр дә Аллаһның газабына каршы тора алмас; бер мизгелдә җир белән бер була алыр.
1. Гондураста агым һәлакәте |
Аеруча, бу һәлакәт хәбәрләрен ишеткән яки укыган кеше, Аллаһның бу шәһәргә фәләкәтне бер хикмәт өчен биргәнен дә аңлар. Аллаһ Коръәндә азган кавемнәрне үгет-нәсыйхәт алып уйлансыннар яки эшләгәннәренең каршылыгын күрсеннәр дип дөньяда да газапка дучар иттергәнен белгерткән. Шулай булгач, берәр җәмгыять тә Аллаһ риза булмаячак бер рәвештә яшәсә, Аллаһның газабына очрый ала. Яки Аллаһ бу кешеләрне дөньяда кайбер авырлыклар белән сыный да ала.
Берничә секундлык бер җир тетрәү бөтен шәһәрне җир белән бертигез итү өчен җитәрлек. Барлык бу күренешләрне табигать әсәре дип уйлаганнар ялгышырлар. Чөнки табигать тә, башка барлыклар кебек, үзен яраткан Аллаһның әмерендә |
Бу ихтималларны уйлаган кеше, боларның барысының үз башына да килә алу мөмкинлегеннән куркыр һәм эшләгән эшләре өчен Аллаһтан гафу үтенер.
Һичбер кеше һәм һичбер кавем башына киләчәк газапны Аллаһ теләмичә киртәли алмас. Бу, теләсә дөньяның иң бай һәи иң көчле өлкәсе булсын, теләсә географик яктан һичбер рискы булмаган бер җир булсын. Аллаһ һичбер өлкәнең башына киләчәк бер бәла-казаны киртәли алмаячагын шулай белгертә:
Шул өлкә халкы төннәрен йоклаганда аларга авыр газабыбызның килмиячәгеннән имин иделәрме? Яки дә шул өлкә халкы көн яктылыгында, күңел ачканнарында үзләренә авыр газабыбызның килмиячәгеннән имин иделәрме? (Яки) алар Аллаһның тозагыннан үзләрен сакланган дип уйлый иделәрме? Аллаһның берәр тозагыннан (акылсызларча) иминбез дип, газапка дучар ителгән халыктан башка монардан кем имин була алсын? (Боларның барысы) яшәгән халыктан соң җир йөзенә мирасчы булганнарны дөреслеккә ирештерүве (яки мәйданга чыгарылувы өчен җитмәз) ме? Әгәр без теләсәк, аларга гөнаһлары аркасында бер бәла-каза җибәрер идек һәм йөрәкләренә тап төшерер идек – шулай итеп алар ишетмәс булырлар иде. (Араф сүрәсе, 97-100)
Хәбәрләрдә еш-еш очраган бер башка тема да – экономикадагы бозылышлар. Бигрәк тә процент (риба) белән бәйле һәркөнне бик күп кенә тискәре хәбәр чыга. Процентның туктатыла алынмаганын, барлык экономиканы начар якка юнәлткәнен белгерткән хәбәрләрне укыган берәр кеше, харам булган бу күренешнең шул кадәр таратылувы нәтиҗәсендә, Аллаһ тарафыннан кешеләр керемендәге бәрәкәтне кысып каршылык (җавап) бирелгәнен аңлар.
Коръәннең: “Аллаһ рибаны юк итәр дә, сәдакаларны арттырыр. Аллаһ гөнаһкар гөнаһлы) кяферләрнең берсен дә яратмас” (Бакара сүрәсе, 276) аятендә белдергәне кебек, Аллаһ процентның бирә алачак керемен юк итә алыр, бәрәкәтен әзәйтә алыр. Янә бу хакыйкать башка бер аятьтә шулай белдерелгән:
Кешеләрнең малы артсын дип биргән рибагыз Аллаһ катында артмас. Әмма Аллаһның йөзен (ризалыгын) теләп биргән зәкатегез исә, (савапларыгызны һәм керемнәрегезне) кат-кат арттырыр. (Рум сүрәсе, 39)
Шулай итеп, фикерләгән берәр кеше өчен процент белән бәйле хәбәрләр дә, Аллаһ аятьләренең кешелек җәмгыятьләрендә тормышка ашканлыгын күрсәтүче үрнәкләрдән.
Кешеләр газеталарда еш-еш процентның дөнья экономикасына китергән зарар белән бәйле хәбәрләрне укырлар һәм Аллаһ аятьләренең кешеләр өстендә ничек чагылганын уйларлар |
Телевизор программаларында, газета һәм журналларда, әлбәттә, Аллаһ яраткан матурлыкларны күрү һәм алар турында фикерләү мөмкин. Монда урын алган матур бер күренешне, матур бер өйне, матур бер бакчаны яки диңгез ярын күзәтү яки шул җирләрдә булу һәркешенең хушына киткән манзаралардан. Бу күренешләр һәрнәрсәдән әввәл кешегә Җәннәтне хәтерләтер. Иманлы бер кеше дөньяда да бу кадәр бөек нигъмәтләр биргән, бу кадәр гаҗәеп матурлыклар күрсәткән Аллаһның, әлбәттә, Җәннәттә дә тиңдәшсез матур җирләр бар итәчәген бер тапкыр тагын хәтерләр.
Фәкать, боларны күргән кешенең акылына шулар да килер: дөньяда яратылган һәр гүзәллекнең, дөньяның бер имтихан җире булганлыгыннан, төрле кимчелекләре, җитешсезлекләре бар. Мәсәлән, телевизорда күрсәтелгән берәр ял итү җирендә берникадәр вакыт калынганнан соң бу кимчелекләр беленә. Һавасының артык дымлы булувы, диңгезенең кешене рәхәтсез итәчәк кадәр тозлы булувы, тын кысарлык эсселек, чебеннәр - боларның барытик берничәсе генә. Кояш астында яну һәм шуның аркасында интегү, сәяхәт агентлыгының ялны оештырувындагы кимчелекләр, бергә ял ителгән кешеләрнең чыдый алмаслык дәрәҗәдә булулары кебек дөньяви бик күп авырлыклар һәм теләнмәгән хәлләр булырга мөмкин.
Җәннәттә исә бу гүзәллекләрнең асыллары бар һәм кешене рәхәтсез иткәненең бер нокта кадәре дә булмаячак яки ошатмаган бернинди хәлгә тап булынмаячак. Кеше дөньяда очраткан һәр гүзәллектә Җәннәткә карата сагыш тояр. Дөньяда Бөек Аллаһның үзенә биргән нигъмәтләр өчен даими шөкер итеп, боларның барысының да Аллаһ рәхмәте белән бирелгән нигъмәтләр булганына төшенеп, монардан зәвек алыр. Әмма, асылларының Җәннәттә булганын белгәне өчен, үзен дөнья матурлыкларына алдатып Ахирәтне дә онытмас. Мәңгелек гүзәллекләргә ия була алырлык, Аллаһның Җәннәтенә керүне хак итәрлек итеп яшәр.
Сәгатегезнең, ашалган ризыкларыгызның, яшәгән бинагызның, машинагызның, күзлегегезнең, песиегезнең, бакчадагы чәчәкләрнең, компьютерыгызның, диңгезләрнең, күк йөзенең һәм үз гәүдәгезнең төзелеше шул ук атомнар булганын моңа кадәр уйлаганыгыз бар идеме? |
Кеше белгән нәрсәләре турында уйланмаса, нечкәлекләренә төшенә алмас, никадәр искиткеч бер мохиттә яшәгәнен аңлый алмас. Шуңа күрә, иман иткән кеше һич тукталмыйча Аллаһ яраткан барлыклар һәм вакыйгалар турында фикерләр. Болар кайвакыт бик күп кеше тарафыннан беленгән мәсьәләләр булувына карамастан, ул бу мәсьәләләрдән һәркемнән тагын да узенчәлеклерәк нәтиҗәләр чыгара ала.
Мәсәлән, тирә-яктагы җанлы һәм җансыз һәр барлыкның төп матдәсе атомнар булганлыгын кешеләр яхшы белә. Ягъни күпчелек кеше кулындагы китапның, диванның, эчкән суының һәм тирә-ягында күргән һәрнәрсәнең атомнардан формалашканын белер. Әмма, моның икенче ягын фикерләп, Аллаһның өстен кодрәтен күрүчеләр - барытик вөҗданлы кешеләр. Шулай итеп, кеше бу тема белән бәйле бер хәбәр күргәндә шуларны уйлар: атомнар - җансыз барлыклар. Шулай булгач, атомнар кебек җансыз матдәләр бер арага килеп ничек күрә алган, сизә алган, ишеткәннәрен аңлата алган (тәфсилләгән), тыңлаган музыкадан зәвек ала алган, фикерли алган, карар бирә алган, сөенә яки газаплана алган кешене формалаштырганнар? Кеше үзен башка атом өеме барлыкларыннан бөтенләй аерган бу үзенчәлекләрне ничек туплаган соң?
Әлбәттә, кешегә барлык бу инсани (кешегә хас) үзенчәлекләрне җансыз һәм акылсыз атомнар бирә алмаслар.Кешене шушы сыйфатларга ия булган рух белән бар итүченең Аллаһ икәнлеге ап-ачык бер хакыйкать. Һәм моның артыннан кешенең акылына Аллаһның бер аяте килер. Аятьтә шулай боерыла:
Ул яраткан һәрнәрсәсен иң матур бар иткән һәм кешене бер балчыктан ярата башлагандыр. Соңыннан аның нәселен бер нигездән (буыннан), гади бер судан ясагандыр. Шуннан соң, аны формалаштырып, бер шәкелгә китерде һәм аңа рух өрде. Сезнең өчен дә колак, күз һәм йөрәк бар итте. Ә сез никадәр аз шөкер итәсез! (Сәҗдә сүрәсе, 7-9)
Һәрнәрсәнең кеше өчен яратылганын уйлаган идегезме?
Аллаһка ышанган кеше тирә-ягында булган җанлы-җансыз бөтен барлыкларны һәм системаларны диккатьле (игътибарлы) күз белән нечкәләгәндә, аларның барысының да кеше өчен яратылганын ачык итеп күрер. Бернәрсәнең дә очраклы булмаганын, Аллаһның һәрнәрсәне кеше яшәешенә туры килгән шәкелдә бар иткәнен аңлар.
Мәсәлән, кеше һәр мизгел бик рәхәт сулый ала. Сулаган һава ни тын юлын ялкынсындырыр, башны да әйләндермәс, башны авырттырмас та. Чөнки һавадагы газларның пропорциясе кеше гәүдәсенә иң яраклы микъдарда көйләнгән. Боларны уйлаган кешенең акылына бик мөһим бер нечкәлек тә килер: әгәр атмосферадагы кислород контингенты (өлеше) бар булган микъдарыннан аз гына күбрәк яки бераз гына азрак булса , һәр ике хәл җанлы барлыкларның юк булувына сәбәп булыр иде. Шуңа күрә, кайбер һавасыз җирдә калынганда никадәр авыр сулыш алынганлыгын төшенер. Иманлы кеше бу тема өстендә фикерләвен дәвам иткән саен, даими рәвештә Раббыбызга шөкер итер. Чөнки дөнья атмосферасының, бик күп планеталардагы кебек, авыр суланачак шәкелдә була алувын, тик шулай булмаганлыгын һәм дөнья атмосферасының миллиардларча кешенең рәхәтлек белән сулый алырлык рәвештә бик хатасыз бер тигезлек һәм тәртип эчендә яратылганын күрер.
Янә өстендә яшәгән планета турында уйланувын дәвам иткән кеше, Аллаһ яраткан суның кеше тормышында никадәр зур әһәммияте булганын аңлар. Акылына шулар килер: кешеләр озак вакыт судан мәхрүм калганда суның кадерен аңлар. Югыйсә, су гомеребезнең һәр мизгелендә кирәк булган бер нәрсә. Мәсәлән, күзәнәкләребезнең, гәүдәбезнең һәр ноктасына ирешкән каныбызның зур бер өлешен су тәшкил итә. Әгәр шулай булмаса, канның ага торган сәләте әзәер, тамырларыбызда хәрәкәт итүве авыр хәлгә килер иде. Суның агу сәләте бары тик безнең гәүдәбез өчен түгел, үсемлекләр өчен дә бик әһәммиятле. Шуның өчен су, яфракларның неп-нечкә тамырларыннан үтеп, яфракның иң очына ирешә ала.
Диңгезләрдәге күп су массалары дөньябызның яши алынган бер планета булувын тәэмин итә. Әгәр дә җир йөзендәге диңгезләрнең пропорциясе булганыннан түбәнрәк булса, ул вакытта җир йөзе чүлгә әйләнер һәм яшәү мөмкин булмас иде.
Боларга төшенгән вөҗданлы кеше, дөньяда шул кадәр хатасыз бер тигезлек саклануның, әлбәттә, очраклы булмавын катгый рәвештә аңлар. Боларның барысын да күрү һәм фикерләү аңа кодрәтле, көч иясе булган Аллаһның һәрнәрсәне бер максат өчен бар иткәнен күрсәтер.
Өстәвенә, бу тема буенча сөйләнелгән үрнәкләрнең бик чикләнгән булувы да акылына килер. Шулай ки, дөньядагы тигезлекләр белән бәйле үрнәкләрне санап бетерүве мөмкин түгел. Барытик фикерләгән кеше генә тирә-якның һәр почмагында булган төзеклекне, кимчелексезлекне һәм тигезлекне ачык итеп күрә алыр һәм моның нәтиҗәсендә Аллаһ һәрнәрсәне кеше өчен яратканын аңлар. Аллаһ бу хакыйкатьне Коръәндә шулай белдерә:
Үзеннән (бер нигъмәт буларак) күкләрдә һәм җирдә булганнарның барчасын сезгә баш идертте. Шиксез монда фикерләгән бер кавем өчен төгәл аятьләр (ишарәтләр) бар. (Җасия сүрәсе, 13)
Өстендә яшәгән планетабыз, космосыбыз кешенең яшәве өчен кирәк булган үзенчәлекләрнең барысына да ия. Моның турында уйланган кеше бөтен тирә-якны Аллаһның үзе өчен яратканын ачык итеп күрәчәк. |
Мәңгелек төшенчәсен һәркем белер, ләкин сезнең мәңгелек турында уйлаганганыгыз бармы? Аллаһка иман иткән кешенең уйланган нәрсәләренең берсе дә бу.
Аллаһның Җәннәт һәм Җәһәннәм тормышын мәңгелек итеп яратканлыгы - һәр кеше фикерләргә тиешле бик мөһим бер тема. Моны уйлаган кешенең акылына шулар килер: Җәннәтнең мәңгелек булувы, үлемнән соңгы тормышта бирелгән иң бөек нигъмәт һәм бүләкләрдән берседер. Чөнки Җәннәттәге күркәм яшәүнең һич соңы булмаячак. Кеше дөньяда иң күбе 100 елга кадәр яши ала. Әмма Җәннәттәге яшәү катрильон тапкыр катрильон ел буе , һич бетмичә, мәңге дәвам итәчәк.
Боларны исендә тоткан кешенең акылына кешеләрнең мәңгелекне аңлавы бик авыр булганы да килер. Моны түбәндәге бер үрнәк ачыклый ала: 100 триллион кеше булса, көн-төн һич туктамыйча 100 триллионны 100 триллион белән тапкырлап алга барсалар, 100 триллион еллык гомерләре булса һәм гомерләре буе шул эш белән мәшгуль булсалар, ирешкән саннары янә дә мәңгелек тормыштагы ел саны янында “ноль” кебек калыр!
Менә шуларны уйлаган кеше шушы нәтиҗәгә килер: Аллаһ шундый бөек гыйлемгә иядер ки, кешегә күрә “мәңгелек” булган, Аның Катында юк хәлендә.
Заманның беренче яратылган мизгеленнән мәңгелеккә кадәр узачак һәр вакыйга, һәр төшенчә, вакытлары һәм шәкелләре белән Аның гыйлеме белән билгеләнгән һәм беткән (тәмамланган) хәлдә.Аллаһны заман белән чикли алмавыбыз сәбәпле: Аллаһ катында һәрнәрсә инде булып беткәндер.
Кешенең шулай ук Җәһәннәмнең инкярьчылар өчен мәңге калыначак бер урын булганын да аңлавы кирәк. Җәһәннәмдә төрле-төрле газаплар, җәзалар һәм авыр бер тормыш бар. Җәһәннәмдәге инкярьчылар өзлексез физик һәм мәгънәви җәзага тартылырлар. Бу җәзаларның ахыры булмас, йокы яки ял итүгә һич мөмкинчелекләре юк. Әгәр Җәһәннәмдәге тормышның бер азагы булса, бу катрильоннарча елдан соң да булса, Җәһәннәм әһеле өчен бер өмет булыр иде. Фәкать, бу дөньялык тормышта эшләгән гөнаһларының каршылыгы мәңгелек бер газаптыр:
Аятьләребезне ялган диючеләр һәм аларга каршы бөекләнгәннәр – утның дусларыдыр, анда мәңге калачаклардыр. (Әграф сүрәсе, 36)
Бу сәбәптән мәңгелекне уйлап аңларга тырышу һәркем өчен бик әһәммиятле. Кешенең Ахирәт өчен булган тырышлыгын арттырыр, куркувын һәм өметен куәтләндерер. Мәңгелек газаптан бик куркып сакланувы белән, мәңгелек Җәннәткә керү өметенә дә ия булыр.
Фикерләгән бер кеше өчен төшләрендә дә әһәммиятле хикмәтләр бар. Мондый кеше йоклаганда күргән төшләренең никадәр “чынлыкта кебек” булганлыгын, хәтта уянган вакытыннан әллә ни бик аерылмаганлыгын уйлар. Мәсәлән, төнлә гәүдәсенең ятакта ятувына карамастан, төшендә эшкә чыккан, кешеләр белән танышкан, музыка тыңлаган, ризык ашагандыр. Хәтта ризыгының тәмен татыган, музыкага биегән, булган вакыйгалардан хисләнгән, сөенгән, борчылган, курку тойган, арыганлык хис иткән, хәтта шул көнгә кадәр һич кулланмаган һәм ничек кулланылганын да белмәгән бер җиһазны куллана алган.
Гәүдәсенең бер урында хәрәкәтсез ятувына һәм күзләренең капланган булувына карамастан, дәвамлы яшәгән гадәти урыныннан аермалы манзаралар күргән. Димәк ки, күрүче – аның күзләре түгелд. Йоклаган бүлмәсе буп-буш булувына карамастан, тавышлар ишеткән. Димәк ки, ишеткән - аның колаклар түгел. Һәрнәрсә миенең эчендә тормышка ашкан. Барытик, гүя һәр күргәненең асылы булганы кебек, һәрнәрсә бик чынлыкка охшаган. Ярый, дөньяда асылы булмавына карамастан, моның кадәр чынга охшаган сәхнәләрне кешенең миенә нәрсә урнаштыра? Кеше йоклаганда боларны белеп һәм теләп акылында бар итә алмас. Миенең исә үз-үзенә шундый күренешләрне барлыкка китерүве мөмкин түгелдер. Ми - протеин молекулаларыннан бар ителгән бер ит өеме генә. Шундый бер матдәнең үзлегеннән күренеш бар итүвен, хәтта шул көнгә кадәр һич күрелмәгән кеше йөзләрен, табигатьне, тавышларны ясавын раслау бигрәк тә мантыксыз (логикасыз) булыр. Шулай булгач, йоклаганда төштәге сәхнәләрне кем күрсәтә? Боларны уйлаган кеше ачык дөреслекне бер тапкыр яңадан күрер: кешеләрне йоклаткан, йокы вакытында рухларын алган, уянганнан соң кире биргән һәм йокыда төшләрне күрсәткән Аллаһтыр.
Аллаһ үләчәк вакытларында җаннарын алыр, үлмәгәнне дә йокысында (бер төрле үлемгә хөкем итәр). Шулай итеп үзе турында үлем карары бирелгәнне (ң рухын) тотар, икенчесенең дә билгеле бер әҗәлгә кадәр соңга калдырыр. Шиксез, монда фикерләгән кавем өчен чыннан да аятьләр бардыр. (Зүмәр сүрәсе, 42) |
Төшләрне Аллаһ күрсәтә дип белгән кеше, төшләрнең хикмәтләрен һәм яратылыш максатын да уйлар. Төш вакытында, уянык булганындагы кебек, яшәгән вакыйгалардан һәм кешеләрдән иминдер кеше. Һәркайсысын чыннан да бар икәнен, төшендә күргән яшәешнең өзлексез һәм дәвамлы дип уйлый. Хәтта берәрсе янына килеп: “ Хәзерге вакытта төш күрәсең, уян!” - дисә, аңа ышанмас. Боларны аера белгән кеше исә шулай уйлар: “ Бу дөнья тормышының да үтүчән һәм төшкә охшаган бер яшәү булмаганлыгын кем әйтә алыр? Шул ук төштән уянганым кебек беркөнне бу дөнья тормышыннан да уяначакмын һәм бөтенләй башка күренешләрне, мәсәлән, Ахирәт күренешләрен күрәчәкмен...”