Китапның башыннан бу биткә кадәр фикерләүнең әһәммияте, кешегә казандырганнары, кешене башка җанлылардан аерган бик мөһим бер узенчәлек булганы турында сөйләдек. Аеруча, фикерләүне киртәләгән сәбәпләргә дә кагылдык. Шиксез, боларның барысындагы максат - Аллаһның чиксез гыйлемен һәм кодрәтен тиешенчә бәяли алуларында ярдәмче булу иде.
Алдагы битләрдә исә, Аллаһка иман иткән кешенең бер көн эчендә яшәгән вакыйгалар каршысында ниләргә төшенергә тиешлеген, күргән вакыйгалардан ничек гыйбрәтләр чыгарырга, очрашкан һәрнәрсәдә Раббыбызның сәнгатен һәм гыйлемен күреп, ничек Аллаһка шөкер итергә һәм якынлашырга кирәк икәнен аңлатачакбыз.
Әлбәттә, монда сөйләнеләчәкләр кешенең фикерләү сәләтенең бик кечкенә бер бүлемен эчкә ала. Кеше яшәгән һәр мизгел уйлануга лаеклы. Һәм кешенең фикерләү офыгы (горизонты) шулкадәр киң ки, аларны кысу, рәткә төзү мөмкин түгел. Монда аңлатылачакларның максаты – бары тик фикерләү сәләтен кирәк булганча кулланмаган кешеләргә бер юл ачудыр.
Шуны онытмаска кирәк: фәкать фикерләгән кешеләр акылын куллана алыр һәм башка җанлылардан аермалы бер халәткә ирешә алыр. Тирә-ягындагы могъҗизалы вакыйгаларны күрмәгән, күреп тә аңлый алмаган кешеләрнең хәлен Аллаһ аятьләрендә шулай хәбәр биргән:
Аллаһка ышанмаган кяферләрнең хәле, чакырып кычкырган тавышны ишетеп тә, һични аңламаган хайванныкы кебек. Аларның (кяферләрнең) күңел күзләре сукыр, алар телсез - чукрак кебек. Шуңа күрә, аларның башы уйлар дәрәҗәдә түгел. (Бакара Сүрәсе, 171)
...йөрәкләре бардыр, аны кулланып аңламаслар; күзләре бардыр, аның белән күрмәсләр; колаклары бардыр, аның белән ишетмәсләр. Болар хайван кебектер, хәтта тагын да түбәндер. Менә алар - гафил булганнардыр. (Араф Сүрәсе, 179)
Әллә син аларның күбесен (сүз) ишетер яки дә акылын кулланыр дип саныйсыңмы? Алар бары тик хайваннар кебектер; юк, алар хайваннарга караганда да күбрәк юлдан ераклашкан (һәм түбән)дер. (Фуркан Сүрәсе, 44)
Аллаһның аятьләрен (ишарәтләрен), Ул яраткан җанлылардагы һәм вакыйгалардагы могъҗизалы якларны күрә алган, бу сәбәпле аңлый алган кешеләр исә - бары тик фикерләгән кешеләрдер. Һәм бу кешеләр күргән кечкенә-зур һәрнәрсәдән бер нәтиҗә чыгара алыр.
Кешенең фикерли башлавы өчен шәхси бер мөхит формалашуга кирәк юк. Иртән торган мизгелдән башлап фикерләү өчен каршына бик күп мөмкинлек чыгар.
Иртән уянган кешенең алдында озын бер көн бар. Гадәттә, арыган яки йокысыз түгелдер, һәрнәрсәне яңадан башларга хәзердер. Моны төшенгән кешенең акылына Аллаһның бер аяте килер:
Ул төнне сезнең өчен бер күлмәк, йокыны бер ял итү һәм көнне дә төш (вакыты) иткәндер. (Фуркан Сүрәсе, 47)
Фикерләрен туплавы, тулысынча уяну өчен йөзен юувы, душ керүве җитәрлек. Моннан соң кеше үзе өчен файдалы бик күп нәрсәне аңлый алачак бер хәлдәдер. Иртәнге ашын ничәдә ашарга яки өйдән ничәдә чыгарга кирәклегеннән дә мөһимрәк мәсьәләләр бар һәм башта аларны уйларга кирәк.
Sabah kalktığı andan itibaren insanın önüne düşünmesi için birçok imkan çıkar. Örneğin insanın sabah uyanabilmesi çok büyük bir mucizedir. |
Башта иртән уяна алувы – бөек бер могъҗизадыр. Аңын тулысынча югалтувына карамастан, иртән яңадан элеккеге аңы һәм кешелеге белән кире кайткандыр. Йөрәге тибә, сулый ала, сөйләшә ала һәм күрә аладыр. Шулай булгач, төнлә йокыга киткәндә, бу нигъмәтләрнең иртән яңадан биреләчәгенең бернинди гарантиясе юк. Өстәвенә, төн буе башына бернинди бәла-каза да килмәгән. Мәсәлән, яшәгән квартирада бер күршесенең таркаулыгы газ чыгуга сәбәп була алыр һәм төнлә каты шартлау белән уянырга мөмкин иде. Булган өлкә табигый бер һәлакәткә дучар кала алыр, бәлки тормышын югалта алыр иде.
Гәүдәсендә башка проблемалар була алыр, мәсәлән, ныклы бөер авыртуы, баш авыртуы белән уяна алыр иде. Әмма, боларның берсе дә булмаган һәм исән-сау уянгандыр. Боларның барысын уйлагач, Аллаһның үзе өстендәге киң мәрхәмәте һәм саклавы өчен Аңа шөкер итер.
Яңа бер көнне сау килеш башлау – Аллаһның, кешегә Ахирәте өчен тагын да кубрәк казаныч алуы өчен, аңа бер форсат бирүведер.
Шулай булгач, эшлиячәк иң матур хәрәкәт - көнне Аллаһ риза булачак рәвештә үткәрүдер. Кеше һәрнәрсәдән алда моның планнарын корырга, башын биләп алган уйлар – шушылар булырга тиеш. Аллаһны риза итүнең иң әһәммиятле якларыннан берсе - бу мәсьәләдә Аннан ярдәм сораудыр. Хз. Сөләйманның ихласлы догасы бу мәсьәләдә мөэминнәргә үрнәк булып тора:
...”Раббым, миңа, әни һәм әтиемә биргән нигъмәткә шөкер итүемне һәм Син риза булачак изге бер гамәлдә булуымны илһам ит һәм мине мәрхәмәтең белән изге колларың арасына керт.” (Нәмл Сүрәсе, 19)
Искәрмәсез һәр кеше, иртән торган вакыттан башлап, бик күп гаҗизлеген күрүуга дучардыр. Аллаһ дөнья тормышында яраткан бу кимчелекләрне фикерләвебезне теләр. |
Кеше иртән ятагыннан торыр-тормас гаҗиз бер барлык булганын аңлап фикерли башлар. Һәр иртә, шөбһәсез, йөзен уювы, тешләрен чистартувы кирәк. Боларны күргән кеше башка гаҗизлекләрен дә аера башлар. Мәсәлән, һәркөн юынырга тиешлеге, тиресе артыннан карарга тиешлеге, гәүдәсенең инфекцияга бик ачык булувы, йокысызлыкка, ачлыкка һәм сусызлыкка түзә алмавы - һәрвакыт гаҗизлегенең күрсәткечләредер.
Иртән көзгегә караган кешенең әгәр яше алга барса, акылына тагын башка фикерләр дә килер. Тормышының якынча беренче 20 яшеннән соң беренче картаю билгеләре башлана. 30 яшьләренә килгәндә күз астлары, авыз кырыйлары җыерыла башлаган, тиресенең элеккеге яшьлеге калмаган, гәүдәсенең күп өлеше деформацияләнә башлаган. Яше дә алга киткән саен чәчләре агарган, хәтта куллары да картайгандыр.
Боларны фикерләгән кеше өчен картлык - дөнья тормышының үтүвен күрсәткән, кешенең дөньяга саранларча багланувын киртәләгән иң тәэсирле вакыйгалардан берседер. Картая башлаган кеше, моннан соң картлык тормышы белән бәйле кире бер исәп башланганын аңлар. Асылында, картайган һәм кире исәпне башлаган – кешенең гәүдәседер. Гәүдә көн үткән саен черер, барытик кешенең рухында картаю булмас. Кешеләрнең күбесе яшьлекләрендә матур яки ямьсез булуларының ныклы тәэсире астында калырлар. Гадәттә, матур булган горурдыр, ямьсез булган исә зәгыйфь һәм бәхетсез булыр. Картлык исә гәүдә матурлыгының яки ямьсезлегенең никадәр үтүче булганын, Аллаһ Катында бердән-бер яраклы булганының һәм кешенең бердән-бер казанычының Аллаһка булган баглылыгы белән күрсәткән матур әхлак икәнен күрсәткән мөһим бер гыйбрәт.
Кеше бу гаҗизлекләре белән очрашканында, һәртөрле кимчелектән пакъ булган, бердәнбер хатасыз барлыкның Аллаһ булганын аңлар һәм Аллаһның бөеклеген тәсбих итәр. Аллаһ кешенең һәр гаҗизлеген бер хикмәт белән яраткандыр. Кешеләрнең дөнья тормышына багланмаулары, дөньяда ия булган белән азып китмәүләре – бу хикмәтләрнең кайберәүләредер. Боларны төшенеп аңлаган кеше Ахирәттә Аллаһның үзен барлык бу кимчелекләрдән арынган буларак яратувын теләр.
Булган гаҗизлекләр бик мөһим төшенчәне дә акылына китерер: кара туфрактан чыккан бер гөл бик тәмле исле, ә кешенең карамаган очракта гәүдәсендә барлыкка килгән иснең түзә алмаслык булувы, бигрәк тә тәкәбберле һәм үзен ошаткан кешеләрнең шул нәрсә өстендә төшенеп гыйбрәт алуларын кирәк иткән бер хәлдер.
Аллаһ сезне көчсез итеп яратты, соңыннан (бу) көчсезлек артыннан бер кувәт бирде, аннан соң бу көч артыннан бер көчсезлек һәм картлык бирде. Теләгәнне бар итер. Ул белүче, көч җиткерүчедер. |
Кеше иртән көзгегә карауны дәвам иткәндә, башына һич уйламаган нәрсәләр дә килә алыр. Мәсәлән, кешенең керфекләре, кашлары, сөякләре, тешләре билгеле бер буйга җиткәндә үсүләрен туктатыр. Фәкать чәчләренең үсүве туктамас. Ягъни, үсүве зарарлы була алачак, начар бер күренешкә сәбәп була алачак чәчләр үзләренең үсүвен туктатыр. Монарда, ягъни сөякләр үскән вакытта да, нәкъ бер гармония һәм пропорциональлеге бар. Мәсәлән, кешенең кул сөякләре кирәгеннән артык үсеп, гәүдәсе кыска калмас. Һәрберсе никадәр үскәнен белгән кебек, нәкъ вакытында туктар.
Әлбәттә, монда саналганнар гәүдәдә барлыкка килгән бертөркем физик йогынтыларның нәтиҗәсендә формалашыр. Барытик фикерләгән кешенең акылына шул да килер: бу химик реакцияләр ничек итеп чынга аша? Кирәк булган һәрнәрсәнең кирәк кадәр үсүвен тәэмин иткән гормоннар, энзималар гәүдә эченә кем тарафыннан урнаштырылгандыр? Һәм кем аларның микъдарын, бүленеп чыгу вакытларын контроль итә?
Шиксез, боларның барысын очраклык рәвештә барлыкка килгәнен раслау мөмкин түгел. Кешене барлыкка китергән күзәнәкләрнең, күзәнәкләрне формалаштырган акылсыз атомнарның шулай карар ала белүләре мөмкин түгел. Боларның һәрберсенең кешене иң матур сурәттә яраткан Аллаһның сәнгате булувы ап-ачык уртада.
Юлда барганда күрелгән матур бер күренеш яки тар һәм дымлы бер җир кешегә бик күп нәрсәне аңлата алыр |
Кешеләрнең күбесе иртән торып хәзерләнгәннән соң эшләренә, мәктәпкә китү яки тыштагы эшләрен хәл итү өчен юлга чыгар. Бер мөэмин өчен бу юлчылык – Аллаһ риза булачак хәерле эшләр эшләүнең бер башлангычы. Кеше өеннән аерылып, тышка чыгар-чыкмас фикерләргә тиешле чиксез мәсьәлә пәйда булыр. Тирә-якта зур-кечкенә меңнәрчә кеше, машиналар, агачлар, исәбе булмаган бик күп нечкәлек бар. Монда бер мөэминнең караш ноктасы бик аныктыр (ачыктыр). Ул күргән һәрнәрсәдән мөмкин булганча файдаланырга теләр. Вакыйгалар арасыдагы сәбәпләрне фикерләр. Чөнки каршында очраган күренешләр Аллаһның гыйлеме катнашувы һәм Аның теләве белән булгандыр. Шулай булгач, шөбһәсез, бер сәбәбе бар. Аллаһ, аны өеннән чыгарып, каршысына бу күренешләрне чыгарганына күрә, алар өстендә күрергә һәм фикерләргә тиешле нәрсәләр бар. Иртән торган мизгелдән башлап, үзенә дөньяда әҗер (савап) казандырачак бер көнне тагын биргәне өчен Аллаһка шөкер итәр. Һәм хәзер дә бу әҗерләрне казана алачак бер юлчылыкны башлагандыр. Моны аңлаган кеше, һәрнәрсәне яраткан Аллаһның “көнне бер көн-күреш вакыты итеп кылдык” (Нәбә Сүрәсе, 11) аятен төшенер. Бу аятькә күрә, көнен башка кешеләргә файдалы булачак, Аллаһ ризасы булган гамәлләр кылачак рәвештә үткәрүнең планнарын төзер.
Фикерләгән кеше технологияне дә кешеләрнең хезмәтенә биргәннең Аллаһ икәнлеген күрер |
Акылында бу планнар белән машинасына яки башка бер сәбәпкә ирешкәндә янә Раббыбызга шөкер итәр.
Bilim adamları her geçen gün yeni buluşlar yapmakta, hayatımızı kolaylaştıracak yenilikler bulmaktadırlar. Ve bunların tümünü Allah'ın dünyada yarattığı imkanlarla gerçekleştirirler. İşte düşünen insan bunları kendi hizmetine verdiği için de Rabbimiz'e şükrederek yolculuğunu sürdürür.
Чөнки барачак җире никадәр ерак булса да, анда барып җитү мөмкинчелеге бар. Аллаһ бер җиңеллек буларак кешеләргә ирешүдә куллана алыначак бик күп чара (васита) яраткан. Бигрәк тә көнебездә үсеш алган технология белән бу мөмкинлекләр тагы да ныграк арткандыр; машиналар, поездлар, очкычлар, көймәләр, вертолетлар, автобуслар... Боларны фикерләгән кешенең акылына тагын бер бик мөһим мәсьәлә килер: технологияне дә кешенең хезмәтенә биргән Аллаһтыр.
Галимнәр һәркөн яңа әйберләр белән очраша, тормышыбызны җиңелләштерәчәк яңалыклар таба. Һәм боларның барысы да Аллаһның дөньяда яраткан мөмкинлекләре белән чынга аша. Фикерләгән кеше боларның үзенең хезмәтенә бирелгәне өчен Раббыбызга шөкер итеп юлын дәвам итәр.
Бу фикерләр белән барачак җиргә таба юнәлгәнендә, урам арасында күргән бер чүп өеме, пычрак ис, караңгылык, тар, дымлы җирләр дә кешенең акылына төрле уйлар китерер.
Аллаһ дөньяда Җәннәтне дә, Җәһәннәмне дә хыялыбызда җанландыра алырлык итеп яки чагыштыру юлы белән ничек була алачагын чамалый алачагыбыз дәрәҗәдә урыннар һәм күренешләр бар иткән. Чүп өемнәре, пычрак исләр, тар, дымлы һәм караңгы җирләр кешенең рухына зур авырлык бирер. Кеше мондый мөхитләрдә берничек тә булырга теләмәс. Боларның һәркайсы Җәһәннәмне искә төшергән үзенчәлекләрдер һәм күренешләр белән очрашкан кешенең акылына Җәһәннәм аятьләре килер.
Аллаһ Коръәндә Җәһәннәмдәге ямьсез күренешләрне, караңгылыкны, пычракны бик күп аять белән хәбәр иткәндер:
“Асхаб-и Шималь” (сулдагылар) никадәр (бәхетсез ул) “Асхаб-и Шималь”. Алар күзәнәкләрне яндырган бер кайнарлык һәм кайнар су һәм кап-кара томаннан бер караңгылык эчендә. Ул җиләс тә, рәхәт бирүче дә түгелдер. (Вакиа Сүрәсе, 41-44)
Куллары муеннарына бәйләнгән хәлдә тәмугның иң тар җиренә ташлангач, алар: “(Ах, без) һәлак булдык!”, - дип акырырлар. (Ләкин аларга әйтелер ки): “ Бүген (сез) бер тапкыр һәлак (булуны) юрамагыз, куп тапкырлар һәлак (булуыгызны) юрагыз”. (Фуркан Сүрәсе, 13-14)
Коръәннең бу аятьләрен хәтерләгән кеше, шунда ук Аллаһка үзен Җәһәннәм газабыннан саклавы өчен дога итәр, ясаган хаталары өчен гафу сорар.
Бу төр фикерләүгә юнәлмәгән кеше исә көнен сөйләнеп, һәрвакыт бер гаепле табарга тырышып үткәрер. Чүпне атканнар һәм аны җыюны кичектергән шәһәр башлыгына тагылачак – шәһәр хуҗасының хаксыз булувы һәм бик күп мәсьәлә белән көне буе акылын мәшгуль итәчәк. Бу буш уйларның исә үзенә Ахирәттә һичбер файдасы юктыр. Бәлки кеше: “Бер төркем эшне бер тарафка ташлыйммы әллә?” - дип уйлый ала. Чыннан да, күпчелек кеше үзен фикерләүдән ерак тотучы, асыл мәсьәләсенең дөнья өчен бирергә мәҗбүр булганы көрәш булганын белдерер. Туклану, көнкүреш һәм саулык кебек проблемалар аркасында фикерләүнең мөмкин булмаганлыгын сөйләр. Югыйсә, бу - качудан һәм үзен алдаудан башка берни түгелдер. Кешенең җаваплылыклары һәм эчендә булган хәле белән фикерләү арасында һичбер мөнәсәбәт (бәйләнеш) юк. Чөнки Аллаһ ризасы өчен фикерләргә тырышкан кеше, янында Аллаһның ярдәмен табачак. Күрәчәктер ки, үзе өчен проблема кебек күренгән бик күп мәсьәлә бер-бер артлы чишелә, фикерләүгә һәр көн тагын да күбрәк вакыт аера ала. Бу - бары тик мөэминнәр генә яшәп аңлый алачак бер тема.
Юлда барган вакытта күргәннәребездә дә фикерлиячәк бик күп нәрсә бар |
Юлын дәвам иткән кеше, тирә-ягында һәрмизгелдә Аллаһның аятьләрен, яратылыш могъҗизаларын күрергә, алар турында фикерләп, Раббыбызның бөеклеген тиешенчә бәяләргә тырышыр. Машина тәрәзәсеннән тышка караганда төрле төсле бер дөньяны күрер. Шуңа күрә шулай уйлар: “Ярый, әгәр дөнья төрле төсле булмаса, һәрнәрсә нинди булыр иде?”
Мәсәлән, түбәндәге рәсемнәргә карагыз һәм сез дә фикерләгез. Һичбер төсе булмаган бер диңгез яки бер тау күренешеннән яки бер чәчәктән хәзер ала алганыбыз кебек зәвык (ләззәт) ала алмасак? Күк йөзенең, җимешләрнең, күбәләкләрнең, киемнәрнең, кеше йөзләренең күренешләре хәзер булган кебек ләззәт бирер идеме? Төрле төстәге, ялтыравыклы бер дөньяда яшәвебез безгә Раббыбыз тарафыннан бирелгән бер нигъмәт. Табигатьтә күрелгән һәр төс, җанлыларда булган төсләрнең бер-берсе белән хатасыз рәвештә туры килүчәнлеге (гармониясе) - Аллаһның тиңдәшсез сәнгатенең һәм охшашсыз яратылышының дәлилләредер.
Мәсәлән, бер чәчәкнең яки бер кошның төсләре һәм бу төсләрнең бер-берсе белән туры килүве яки төсләр арасындагы йомшак күчешләре, табигатьтә һәрбер төснең күзебезне рәхәтсез итмәве, мәсәлән, диңгезләр, күк йөзе, агач төсләренең безгә рәхәтлек бирәчәк, күзебезне арытмаячак тоннарда булувы – Аллаһ яратылышының хатасызлыгын күрсәтер. Боларның барысын фикерләгән бер кеше, тирә-ягында күргән һәрнәрсәнең Аллаһның чиксез гыйлеменең һәм кодрәтенең бер әсәре булганын аңлар. Аллаһ безгә биргән бөтен нигъмәтләр каршысында “эче тетрәячәк”, Аллаһтан куркып сакланачак һәм хөрмәт¬¬¬¬-кадерен белмәгән бер кеше булудан Аллаһка сыеначак. Аллаһ, Коръәндә төсләрнең барлыгын хәтерләтеп, бары тик галим булганнарның, ягъни фикерләп эзләштерүче һәм болардан нәтиҗә чыгаручы кешеләрнең Аллаһ куркувына ия булганлыкларын шулай белдерер:
Аллаһның күктән су иңдергәнен күрмәдеңме? Шулай итеп Без аның белән төрле төстәге, төрле матур җимешләр өлгерттек. Таулардан да ак, кызыл, башка төстәге һәм кап-кара юллар барлыкка китердек. Кешеләр арасында, хайваннар, мал-туар арасында да шундый төстәгеләре бар. Коллары арасында исә Аллаһтан барытик галим булганнар гына “эчләре тетрәп куркарлар.” Шик юк ки, Аллаһ һәрвакыт өстен һәм көчле булучы, чиксез ярлыкаучы. (Фатыр Сүрәсе, 27-28)
Бер кешегә очраган җәназа һәрнәрсәдән алда аңа “үзенең үлемен” һәм бу дөньяның кыска һәм үтүче булганын искә төшерергә тиеш |
Берәр җиргә барып җитәргә тырышкан кешенең каршысына кинәттән җәназа машинасы чыга ала. Бу исә, асылында, кешене үзенә китерә алачак бик әһәммиятле бер форсат. Каршысына чыккан бу күренеш аңа үлемне хәтерләткән. Бер көн үзе дә шул машинаның эчендә булачак. Монарда һич тә шөбһә юк, никадәр качынылса да иртәме-соңмы үлем аны табачак. Бәлки ятагында, бәлки юлында, бәлки дә ял иткән бер җирендә бу дөньядан шиксез рәвештә аерылачак. Чөнки үлем - качып яшеренә алмаслык бер хакыйкать.
Менә шундый бер мизгелдә мөэминнең акылына Аллаһның шушы аятьләре киләчәк:
Һәр нәфес үлемне татачак, соңыннан Безгә әйләнеп кайтарылачаксыз. Иман итеп, изге гамәлләрдә булганнарны, аларны, эчендә мәңгелек калучылар буларак, астыннан елгалар аккан Җәннәтнең бөек җирлекләренә һичшиксез урнаштырачакбыз. (Изге) гамәлдә булганнарның әҗере никадәр матур! Алар, сабыр итүчеләр һәм Раббыларына тәвәккәл итүчеләрдер (тапшырылучылыр, таянучылардыр) . (Анкәбүт Сүрәсе, 57-59)
Кешенең үз гәүдәсенең дә соңында такта бер табутка куелачагы, өстенең якыннары тарафыннан туфрак белән күмеләчәге, бер кабер ташында исеменең һәм фамилиясенең язылачагы турында уйланувы – аның дөньяга булган баглылыгын уртадан юк итәр. Моңа бик җитди һәм дөрес бер рәвештә төшенгән кеше, бер көнне туфрак астында чериячәк гәүдәгә ия булганлыгының никадәр мәгънәсез икәнен күрер.
Аллаһ Анкәбүт сүрәсендәге аятьләрендә сабыр иткәннәрне һәм тәвәккәл итүчеләрне үлемнән соң булучы Җәннәт белән сөендергән. Шуңа күрә, бер көнне үләчәген уйлаган мөэмин, Җәннәткә кавыша алувы өчен Аллаһ әмер иткән матур әхлак буенча яшәргә тырышыр. Үлемнең якынлыгын һәр уйлаганында бу мәсьәләдәге карарлыгы көчәер һәм гомере үткән саен формалаша биргән өстен әхлакка ия булырга тырышыр.
Һәрвакыт башка фикерләргә әһәммият биреп, буш уйлар белән тормышларын үткәрүчеләр исә, бер җәназа машинасы белән очрашканда гына түгел, һәркөнне каберләр яныннан узсалар да, хәтта бик якын берәүләре үлсә дә, моның бер көнне, шөбһәсез, үз башларына да киләчәген уйламаслар.
Мөэмин көн эчендә очраган вакыйгалар аркылы һәрвакыт Аллаһның аятьләрен фикерләр, вакыйгалардагы нечкәлекләрне, Аллаһ яраткан хикмәтләрне һәм хәерлелекләрне аңларга тырышыр.
Каршысына чыккан берәр матурлыкка яки тискәре кебек күренгән һәр вакыйгага карата гел Аллаһ ризасы булачак матур әхлак мөхитендә каршылык күрсәтер. Иман иткән берәр кеше өчен булган мохитнең бер әһәммияте дә юк; мәктәптә яки сәүдәдә булса да, Аллаһның һәрнәсәне яратканын фикерләп, Ул яраткан матурлыкларны, вакыйгалардагы хикмәтләрне күрергә тырышыр, Раббыбызның аятьләренә туры килгән итеп яшәр. Инанганнарның бу хәле аятьләрдә шулай хәбәр ителә:
(Шундый) Кешеләр ки, ни сәүдэ, ни алыш-биреш эшләре дә аларны Аллаһны зикер итүдән, дөп-дөрес намаз укудан, зәкят бирүдән берәр нәрсәгә солтап аера алмас. Алар йөрәкләрне тетрәтә торган, күзләргә дәһшәт бирә торган Көннән куркарлар. Чөнки Аллаһ кылган игелекләренә күрә иң гүзәл әжерне бирәчәк вә аларга үзенең фазыйләтеннән арттырачактыр. Аллаһ ихтияр иткәннәрен (теләгәннәрен) чиксез ризыкландырыр... (Нур Сүрәсе, 37-38)
Кеше көн буена төрле авырлыклар белән каршылаша ала. Әмма, каршылашылган авырлык ни булса булсын, Аллаһка тәвәккәлле хәрәкәт итүве һәм шуларны уйлавы кирәк: “Аллаһ безне бу дөнья тормышында һәр эшләгәнебез белән һәм һәр уйлаганыбыз белән сыный. Бу - бер мизгелгә дә акылыбыздан чыкмаска тиешле бик мөһим бер хакыйкать. Шулай булгач, эшләгән һәртөрле эштә берәр авырлык белән очрашканда яки үз төшенчәбезгә күрә эшләр тиешенчә бармый дип уйланылганда, бу вакыйгаларның безнең хәрәкәтебезне сынау өчен каршыбызга чыгартылганын һич онытырга тиеш түгелбез.”
Кешенең акылыннан үткән бу фикерләр, көндәлек эш эчендә каршылашылган берәр зур яки кечкенә вакыйга өчен яраклы. Мәсәлән, эш җирендә берәр ялгыш аңлашылу аркасында яки берәрсенең игътибарсызлыгы йөзеннән ялгыш җиргә компенсация ясау кирәклеге туарга мөмкин; сәгатьләр буе компьютерда бер папка өстендә эшләнелеп, электрның бетүве аркасында эшләнелгән эшнең бер мизгелдә юкка чыгувы мөмкин; берәр укучы, бик күп тырышувына карамастан, институт экзаменнарын бирә алмаска мөмкин; алып барылган берәр эштә, бик күп бюрократик эш барышы аркылы, кешенең көннәре чиратта көтү белән үтә ала; дәвамлы буларак кимчелекле документ языла ала һәм бу сәбәптән эшләр арта кала ала; берәр кеше бик тиз җитешергә кирәк булган берәр җиргә барганда очкычын, автобусын качыра ала... Һәркешенең үз яшәеше эчендә каршылаша алачагы, үзенчә авырлык һәм каршылык (тискәрелек, кирелек) дип уйлаган бу төрле чиксез күренеш бар.
Бу вакыйгаларның һәрбересендә иманлы кеше исә, Аллаһ тарафыннан үзенең хәрәкәте һәм сабырлыгы сыналганын, үләчәк һәм Ахирәттә хисап бирәчәк берәр кешенең, бу вакыйгаларга чумып, алар өчен борчылып вакыт югалтуның урынсыз һәм мәгънәсез икәнлеген аңлар. Барлык бу вакыйгаларның артында берәр хәер булганын белер. Һичбер вакыйга каршында “ах-вах” килмәс. Аллаһка эшләрен җиңеләөтүве өчен дога итәр.
Һәм берәр авырлыкның артыннан җиңеллек килгәнендә, моның Аллаһка юнәлгән доганың бер каршылыгы булганын, Аллаһның догаларны ишеткәнен һәм кабул иткәнен уйлар һәм Аллаһка шөкер итәр.
Боларны фикерләп көнен дәвам иткән кеше, ни белән каршылашса да, катгый өметсезлеккә төшмәс, куркмас, куркып борчылмас, чарасыз хәлдә калмас. Аллаһның һәрнәрсәне бер хәер һәм гүзәллек өчен яратканын белер. Өстәвенә, моның турында барытик башына килә алачак зур вакыйгаларда гына түгел, бераз алда сөйләгәнебез кебек, көнлек тормышы эчендә, кечкенә-зур каршылашкан һәр күренеш вакытында уйлар.
Мәсәлән, планлаган мөһим берәр эше уйлаганы кебек булмаган, барлык уңышка ирешү чаралары үтәлүвенә карамастан, соңгы мизгелдә җитди каршылыкка очраган берәр кешене уйлагыз.
Әгәр бу кеше иман биргән тирән аңлаешка ия булмаса, шунда ук тискәреләнер, авырлыкка бирелер, борчылыр, кыскасы, уңайсызлыклар яшәр. Шулай булгач, һәрнәрсәдә дә берәр хәер булганын аңлаган кеше, Аллаһның бу вакыйга белән үзенә күрсәткән хикмәтләргә төшенеп, аларны табарга тырышыр. Шулай итеп, аңа Аллаһ тарафыннан, бу мәсьәләдә тагын да катгый хәзерлекләр күрүве өчен, ишарәтләр бирелгәне турында уйлар. Техник яктан кирәкле бөтен чараларны күрер һәм “бәлки шулай итеп тагын да олы зарарларның формалашувы алдыннан, чарасы күрелеп болар булмый калган” дип Аллаһка моның өчен шөкер итәр.
Берәр җиргә барып җитәргә тырышканында кирәкле автобусын качырса, “бәлки соңга калувым яки бу автобуска менмәвем мине берәр казадан яки башка берәр начарлыктан саклагандыр”, - дип уйлый алыр. Болар барытик берничә үрнәк. “Моның кебек тагын бик күп хикмәт була ала”, - дип тә уйлар. Бу үрнәкләр кешенең гомеренә кагылышлы буларак тагын да күбәйтелә ала. Фәкать, әһәммиятле булганы шул: кеше төзегән планнар һәрвакыт көтелгән нәтиҗәне бирмәскә дә мөмкин. Кеше үзен бер мизгелдә планлаштырганынан бик аермалы бер мохиттә таба ала. Менә шундый бер хәлдә тәвәккәлле итеп хәрәкәт иткән, очраган вакыйгаларда хәер эзләгән кеше казанышлы (табышлы, керемле). Чөнки Аллаһ аятендә кешеләргә шулай белдерә:
...Булыр ки хушыгызга китмәгән берәр нәрсә, сезнең өчен хәерледер һәм булыр ки яраткан нәрсәгез дә, сезнең өчен бер начарлыктыр. Аллаһ белер, сез белмәссез. (Бакара Сүрәсе, 216)
Аллаһның аятендә дә белдерелгәне кебек, без белмибез, фәкать Аллаһ белер. Гомумән, безнең өчен нәрсәнең хәерле булганын, нәрсәнең начар булганын белгән дә Аллаһтыр. Кешегә калганы, чиксез мәрхәмәт иясе һәм саклаучы Аллаһны дус итенү һәм Аллаһка тулысынча бер тәвәккәл белән тапшырылу.
Берәр кешенең берәр төрле эш эшләгәндә акылының буш калмавы һәм даими буларак хәер юнәлешендә уйланувы бик әһәммиятле. Чөнки кеше шул ук мизгелдә берничә нәрсәне эшли алу сәләтенә ия. Мәсәлән, машина кулланган, өен чистарткан, спорт белән шөгыльләнгән, юлда йөргән һәркеше, шул ук вакытта хәерле, файдала нәрсәләр турында да дә уйлана ала.
Чисталык ясаган берәр кеше, Аллаһның үзенә су, чистартучы матдәләр кебек мөмкинчелекләрне бирүве аркасында шөкер итәр. Аллаһның чисталыкны һәм чиста кешеләрне сөйгәнен белгәне өчен, эшләгән эшен бер гыйбадәт буларак күрер һәм Аллаһ ризалыгын казаныр. Аеруча, булган урынын чистартып, башка кешеләр өчен дә рәхәт (комфортлы) мохит ясаудан зәвек алыр.
Яки һәркайсы берәр эштәге кеше эченнән даими Аллаһка дога итәр, ясаган эшне җиңеләйтүвен Раббыбыздан теләр, Аллаһ теләмичә һичбер эшнең дә уңышлы булмаячагына төшенер. Коръәндә безгә үрнәк күрсәтелгән пәйгамбәрләрнең, эчләреннән даими буларак Аллаһка юнәлгәннәрен, берәр эштә булганнарында һәрвакыт Аллаһны уйлаганнарын күрербез. Бу бәхетле кешеләрнең берсе дә Хз. Мусадыр. Хз. Муса юлының өстендә очраган хатыннар төркеменә су эчерүләрендә ярдәмче булганнан соң Аллаһка юнәлгән. Бу вакыйга аятьләрдә шулай хәбәр бирелә:
Мәдйән суына барган вакытында, су алган бер кеше төркемен күрде. Аларның артларында (хайваннарны су башына китерүдән чигенгән) ике хатын күрде. Диде ки: “Бу хәлегез ни?” “Көтүчеләр малларын эчертмичә, без малларыбызга су эчертә алмыйбыз; әтиебез яше зур булган бер карт”, - диделәр. Шунда ук аларның көтүләрен сулады, соңыннан янә күләгәгә чигенеп әйтте ки: “Раббым, хакыйкатьтә миңа иңдергән һәр хәереңә мохтаҗмын.” (Касас Сүрәсе, 23-24)
Коръәндә күрелгән башка үрнәгебез дә, Хз. Ибраһим һәм Хз. Исмәгыйль. Аллаһ бу пәйгамбәрләрнең бергә эш эшләгәннәрендә башка иман итүчеләр өчен дә хәерле нәрсәләр уйлаганнарын һәм Үзенә юнәлеп бу мәсьәләдә дога укыганнарын хәбәр иткән. Аятьләрдә шулай боерыла:
Ибраһим белән Исмәгыйль Кәгъбәтулланың нигезен күтәргәч: “Ий Раббыбыз! Эшебезне кабул ит! Син ишетүче һәм күңелләрне белүчесең”, - дип дога кылдылар. “Ий Раббыбыз! Икебезне дә үзеңә итәгать итүче мөселманнардан кыл һәм нәселебездә дә мөселман булган җәмәгатьне насыйп ит һәм безгә хаҗ гамәлләрен өйрәт вә тәүбәләребезне кабул итеп гөнаһларыбызны гафу ит! Син, әлбәттә, тәүбәләрне кабул итүче, рәхимлесең! Ий Раббыбыз! Бездән соң нәселебезгә үзләре арасыннан пәйгамбәр җибәр! Ул пәйгамбәр өйрәтер аларга Синең китабыңны һәм ислам диненең бөтен хөкемнәрен һәм пакьләр аларны мөшриклектән, бидгать гамәлләрдән һәм хәрам нәҗесләрдән. Ий Раббыбыз! Шиксез Сиңа тиңдәш юк, көч-кодрәт иясесең һәм һәр эшне мәслихәтче кылучысың (сәламәтлеккә ирештерүчесең).” (Бакара Сүрәсе, 127-129)
Бал кортларының кечкенә гәүдәләрендә кешеләр өчен шифа булган балны ясаулары - өстендә фикерләргә тиешле бер тема |
Көнен өендә үткәргән кешенең дә фикерли алачагы бик күп нәрсәсе бар. Мәсәлән, чисталык ясаганда өйнең һәр почмагына пәрәвезен үргән бер үрмәкүчне күрә алыр. Әгәр, гадәттә, кешенең әһәммият бирмәгән бу бөҗәк турында уйларга тиешлеген аңласа, үзенә яңа ишекләр ачылганын күрәчәктер. Чөнки каршысында күргән кечкенә бөҗәк, Аллаһның өстен яратылышының бер үрнәгедер. Бу үрмәкүчнең үргән пәрәвезендә мөкәммәл (камил) бер симметрия бар. Өстәвенә, үрмәкүч бу пәрәвезне бик тиз һәм ашыгыч рәвештә үрә, бу эшне эшләгәндә кире чигенеп, симметрик булганмы-булмаганмы дип бер тапкыр да контроль итми. Әмма уртада гаять төзек бер эш пәйда була. Кеше бу шакаттыргыч, кимчелексез симметрияне кеп-кечкенә бер үрмәкүчнең ничек башкарып чыга алганын кызыксынып, бераз эзләштергәндә, башка хакыйкатьләр белән дә каршылашыр: үрмәкүч кулланган җеп, шул ук калынлыктагы каучуктан 30%ка тагын да эластиграк. Үрмәкүч үргән бу пәрәвез шулкадәр өстен бер үзенчәлеккә ия ки, кешеләр тарафыннан пуля үткәрмәс жилет ясалуда үрнәк итеп алына. Ягъни күпчелек кеше тарафыннан гади үрмәкүч пәрәвезе буларак күрелгән нәрсә – асылында, дөньядагы иң идеаль индустрия материалы белән тиң кыйммәтлелектәге бер матдә.
Чистарынган бер чебендә бик күп гыйбрәт бар. |
Тирә-ягындагы җанлыларның кимчелексез төзеклегенә шаһит булган кеше, бу мәсьәләдә фикерләвен дәвам итсә, тагын да гаҗәеп хакыйкатьләр белән каршылашыр. Гел күрелгән хәлдә һич игътибар ителмәгән, хәтта, бәлки дә ачуланып үтерергә тырышкан бер чебенне нечкәләп тикшергәндә, аның бик чиста булувына һәм аермалы бер чисталык аңлаешына ия булганын күрер. Чебен еш-еш бер җиргә кунып, кулларын һәм аякларын аерым-аерым чистартыр. Аннан соң канатларын, йөзенә кунган тузанны куллары һәм аяклары белән җентекләп чистартыр. Чиста булувына ышанганчы бу эшләрен дәвам итәр. Башка төрле чебен һәм бөҗәк төрләре дә шул ук рәвештә һәм шундый ук әһәммият биреп чистарыналар. Бу да, чистарынуны аларга Бөек Аллаһ өйрәткәнлеген күрсәтә.
Шул ук чебен, очканында канатларын 1 секундта якынча 500 тапкыр кагыр. Мондый тизлеккә кеше ясаган һичбер машина да түзә алмас, ышкылып, ватылып бетәр һәм янар. Фәкать, чебеннең канатларына да мускулларына да, буыннарына да һичбер зарар килмәс. Җилнең ныклыгын һәм юнәлешен дә хисаплап, теләгән якка таба ялгышмыйча оча алыр. Кеше хәзерге көндә ия булынган технологиясе белән дә хәтта, бу өстен сыйфатларга һәм очыш техникаларына ия булган машина ясалышыннан бик тә ерак. Әмма, чебен дип үтеп киткән һәм күпчелек вакытта игътибар бирелмәгән бер җан иясе, кеше ясый алмаган зур бер эшне башкарып чыга. Әлбәттә, моны чебеннең үзенең үзенчәлекләре һәм акылы белән эшләгәнен раслау мөмкин түгел. Чебендәге бу өстен сыйфатлар – Аллаһның аңа биргән сәләтләредер.
Кеше шулай берәр тирә-ягына каранганында, күргән һәр ноктада күз белән күрелгән һәм күрелмәгән бер җанлылык бар. Дөнья өстендә җанлылар булмаган бер сантиметр да юк. Кешеләр, үсемлекләр, хайваннар күрә алган җанлылардан, ләкин кеше күрә алмаган, әмма барлыкларыннан ул хәбәрдар булган җанлылар да бар. Мәсәлән, яшәгән өй эчендәге һәр урын микроскопик җанлылар белән тулы. Шулай ук, сулаган һавада да чиксез вируслар йөри, бакчадагы туфракта күз алдына китерә алмаслык кадәр күпсанлы бактерия яши.
Дөнья өстендәге ышанылмас тыгызлыктагы җанлылыкны фикерләгән кешенең акылына шул җанлылардагы кимчелексез системалары, төзелешләре килер. Күргән җан ияләренең барысы да -Аллаһ сәнгатенең ап-ачык бер дәлиле. Шулай ук, микроскопик җанлыларда зур могъҗизалар да яшеренгән. Күз белән күрә алынмаган берәр вирусның, бактерияның яки лечинканың, талпанның, бетләрнең үзләренә күрә гәүдә механизмнары бар. Һәрберсенең яшәгән мөхитен, үрчү шәкелен, үрчү һәм саклану системаларын Аллаһ яраткан. Боларны уйлаган кешенең акылына Аллаһның аятьләре килер. Бер аятьтә шулай боерыла:
Күпме хайваннар, кошлар,үзләренә ризык хәзерләп куя алмыйлар. Аллаһ аларны да, сезне дә ризыкландырадыр, Ул – Аллаһ сүзләрегезне ишетүче, күңелләрегезне белүчедер. (Анкәбүт Сүрәсе, 60)
Күзгә күренмәгән бер вирус кешенең зур гәүдәсен ятакка ата ала |
Кеше – бик күп кимчелекләре булган һәм бу кимчелекләрне бетерү өчен дәвамлы тырышлык күрсәтергә тиешле бер барлык. Хасталыклар кешенең гаҗизлекләрен бик ачык бер шәкелдә уртага куя. Кеше бу сәбәпле үзе яки берәр танышы чирләгәндә, шөбһәсез, моның хикмәтләре өстендә фикерләргә тиеш. Уйлаганганында, иң гади дип күрелгән грипп авыруының да, кешеләрнең үгет алырлык гыйбрәтләр ташыганын күрер. Хасталанган вакытта шуларны уйлар: башта гриппка сәбәп булган нәрсә - күзгә күренмәслек кадәр кечкенә бер вирус. Барытик бу кадәр кечкенә бер барлык, 60-70 кило авырлыктагы кешене көченнән тайдыруга, йөри алмас, хәтта сөйләшә алмас хәлгә китерүгә илтә. Күпчелек вакытта дарулар, ашаган ризыклар да бер эшкә ярамас. Бердәнбер эшли алачагы – ятып көтү. Гәүдәсендә үзе берничек тә катыша алмаган бер сугыш барлыкка килә. Кеп-кечкенә бер җан иясенең каршында кешенең кулы-аягы баглы калыр. Шундый бер мизгелдә беренче башына килергә тиешле нәрсәсе - Бөек Раббыбыз Аллаһның түбәндәге аятьләре:
“Мине ашатучы, сусавымны бастыручы да – Ул. Хасталанган чагымда мина шифа биргән дә – Ул. Ул мине утерәчәк, соныннан терелтәчәк. Җәза көнемдә хаталарымны ярлыкаячак, дип өмет иткәнем дә – Ул. Раббым, миңа хикмәт ирештер, гыйлем бир, мине саф мөселманнардан кыл.” (Шуара Сүрәсе, 79-83)
Һәртөрле берәр хасталык белән очрашкан кеше, шул вакытында сәламәт чагындагы хәле белән авырган хәлен чагыштырып, икесе арасындагы аерманы төшенергә тиеш. Авырган вакыттагы гаҗиз хәлен, Аллаһка мохтаҗ булганын ничек хис итүвен, мәсәлән, берәр операцияга кергәнендә, һәрнәрсәнең хакиме булган Аллаһка ничек эчтән тырышып дога укыганын, Аны һәрвакыт истә тотырга кирәклеген аңларга тиештер
Бер кешенең хасталыгына шаһит булганда да, шунда ук үз сәламәтлеген уйлап, Аллаһка шөкер итергә тиештер. Мәсәлән, бер мөэмин, аягы гарип калган берсен күргәндә, аягының үзе өчен никадәр бөек һәм мөһим бер нигъмәт булганын аңлар. Һәр иртә торыр-тормас, рәхәтлек белән теләгән җиргә йөрүнең, кирәк булганда йөгерә алуның, беркемгә мохтаҗ булмыйча һәр эшен җиңеллек белән эшли алуның – Аллаһның бер бүләге булуын аңлар. Бу рәвештә чагыштырып фикерләгәне өчен кулындагы нигъмәтләрнең кадерен тагын да яхшырак аңлар.
Ул кяферләр фани дөнья тормышына алдандылар. Алар диннәрен бер уен-шаяру кебек итеп тоттылар. Алар шушы көнгә калачакларын онытты, хәтта аятьләребезне инкяр итте, шулай булгач, Без дә аларны оныттык. (Араф Сүрәсе, 51) |
Берәр кеше көн эчендә эш урынында яки укуда бик күп төрле кеше белән очраша ала. Әлбәттә, бу кешеләрнең барысы да үзе кебек матур әхлаклы, Аллаһтан курыккан кеше булмаска мөмкин. Андый кешеләр белән каршылашкан кеше, янә Аллаһ әмер иткән өстен әхлак белән яшәр, бервакытта да аларның тәэсирендә калмас. Аларда булган барлык начар әхлакларның сәбәбе – Аллаһ куркувы булмавы һәм Ахирәткә ышанмаганнарыннан килгәнлеген аңлар. Һәм акылына шулар килер: Аллаһ кешеләрне Җәһәннәм газабы белән куркыта һәм шулай итеп чиксез газапны уйлап, дөньялыктагы хәрәкәтләренең төзәтүләрен, күңелдән Аллаһка юнәлүләрен һәм дини ихласлылык белән яшәүләрен тели. Кеше шундый бөек һәм мөһим бер куркыту белән кара-каршы булганлыгын аңласа, шөбһәсез, бу куркытудан һәм ул кирәктергән нәтиҗәдән сакланыр өчен алдан чарасын күреп, боларны булдырмый калырга тырышыр. Барытик бу куркыту турында уйланмаган һәм гомумән әһәммиятен аңламаган кешеләр, гүя алар өчен хәзерләнгән ут һәм газап тулы бер урын юк кебек яшәрләр.
Бу хакыйкатьләрне аңлаган кешенең акылына бик әһәммиятле башка фикерләр дә килер. Бу кешеләрнең һәрберсе җәһәннәм утының кырыенда торганда хәлләре, хәрәкәтләре бөтенләй башка булачак. Мәсәлән, бүген кыланчык, әдәпсез һәм горур хәрәкәтләр күрсәтүдән качынмаган кеше, Хисап Көнендә тотылып, җирдән сөйрәлеп һәм дәвамлы түбәнсетелеп Җәһәннәм чокырының янына китерелгәнендә, йөз чагылышы, хәрәкәте, сөйләшү ысулы, кулланган сүзләр шундый, әлеге кебек булмаячак.
Яки агрессив, хөрмәт итмәгән, гаеп эшләүдә ачык, һичбер кешелек сыйфаты (дәрәҗәсе) калмаган берәр кеше, шул ук шәкелдә җәһәннәм утының кырыена китерелсә, җәһәннәм газабын күргәне өчен чиксез бер чарасызлыкка төшәчәк (өметсезлеккә биреләчәк).
Дөнья тормышында дин әхлагы буенча яшәү, гыйбадәтләрен җиренә җиткереп үтәү өчен төрле акланулар санаган берәрсе, җәһәннәмнең ишегендә көткәндә, үзенә намаз кылу кушылса, шул ук аклану сүзләрен сөйләмәс.
Менә Аллаһтан курыккан кеше бу хакыйкатьләрне берничек тә акылыннан чыгармас. Җәһәннәм утын фикерләр һәм бу вакытта дөрес хәрәкәтнең, дөрес сүзнең, матур әхлакның ни булганын күрер. Җәһәннәмнең барлыгына катгый ышанганы һәм дәвамлы фикерләгәне өчен, даими Җәһәннәм утының янында кебек күзаллар һәм һәр эшеннән хисапка чигеләчәген төшенеп хәрәкәт итәр.
Аллаһ кешеләргә Җәһәннәмне һәм Хисап Көнен уйлауларын шулар белдергән:
Аң булыгыз, ул Көнне (Кыямэттэ) дөньяда игелек кылган булса да, яманлык кылган булса да, һәркем үз әжерен табар; кеше кылган яманлыкларыннан ерак арада торырга теләр. Аллаһ асылда сезне (Үзенэ каршы килүдән) куркырга боера. Аллаһ колларына чиксез шәфкатьледер. (Ал-и Имран Сүрәсе, 30)
Аллаһ кешеләрне төрле ризыклар белән нигъмәтләндергән. Төрле тәм һәм исләрдәге, хушыбызга киткән меңләрчә ризык төренең булувы, Аллаһның кешеләр өстендәге мәрхәмәтенең күрсәткече |
Җирне сезнең өчен яшәү мәйданы иткән дә, Күкне дә сезнең өчен гөмбәз итеп ясаган да, сезгә гүзәл рәвеш-кыяфәт биргән дә һәм сезне саф-пакъ тәгамнар белэн ризыкландырган да – Аллаһтыр. Менә ул инде сезнең Раббыгыз. Галәмнәрнең Раббысы Аллаһ – бөекләрдән дә бөектер. (Мөэмин Сүрәсе, 64)
Аллаһ кешеләргә дөньяда төрле төрдәге, матур, чиста, ашаганнарга ләззәт бирүче ризык һәм эчемлекләр биргән. Әлбәттә, боларның барысы да - Аллаһның чиксез лотыфын (бүләген, нигъмәтен) һәм кешеләр өстендәге мәрхәмәтенең берәр чагылышы. Кешеләр бертөрле ризык һәм эчемлек белән дә яши алырлар иде дә бәлки, әмма, кешеләргә санаусыз нигъмәт биргән; җиләк-җимешләр, төрле төрдәге итләр...
Бу нигъмәтләрнең барысының Аллаһтан булганын белгән мөэмин дә, өстәл алдына утырганда болар турында фикерләр һәм Раббыбызга шөкер итәр.
Коръәннең бик күп аятләрендә Аллаһның кешеләрне төрле ризыклар биреп нигъмәтләндергәне турында сөйләнелә. Өстәл алдына утырган бер кешене алдына бу нигъмәтләр тезелгән. Туфрактан чыккан төрле-төрле үсемлекләр, хайваннар җитешрергән ризыклар өстәлләрне бизи. Кеше болардан зәвек алачак рәвештә яратылган. Берсеннән берсе ләззәтле булган бу ризыклар, шул ук вакытта кешенең яшәве өчен дә кирәкле була ала. Бер уйлап карыйк: яшәвебез өчен кирәк булган ризыкларның һич ләззәтләре булмаса, тәмнәре бик начар булса ни эшләр идек? Яки бик ләззәтле булуларына карамастан, болар безгә зарарлы булса иде?... Яки бары тик берничә ризык булса иде һәм кеше алардан бары тик аякта калу өчен файдаланса иде? Өстәлдә күрелгән рәвештәге бер рәсем, гүзәл манзара белән каршылашуыбызның бердәнбер сәбәбе – Аллаһның безгә булган лотыфы һәм мәрхәмәте. Кеше фәкать җимешләр турында фикерләсә дә, өстендәге нигъмәтләрне аңлый алыр.
Утырган өстәл алдында төрле-төрле җимешләрне күргән акыллы бер кеше шуларны уйлар:
Кап-кара бер пыяланың эченнән, төрле төсле, төрле исле, эчләре мускус кебек чип-чиста булган җимешләрнең чыгувы – һәрберсенең тәме бик хуш һәм ләззәтле булувы, Аллаһның кешеләргә биргән бөек бер нигъмәте.
Банан, мандарин, әфлисүн, кавын, карбыз – кыскача, барлык җимешләр үзләренең төргәкләре (төрү материаллары) белән яратылганнар. Һәркайсының кабыгы черүдән, бозылудан һәм тәмләрен саклар. Исләре дә төргәкләренең эчендә саклана. Төрү материаллары ачылганда исә, бервакыттан соң карала, бозыла башларлар.
Җимешләрнең һәрберсендә, аерым-аерым тикшергәндә, бик күп нечкәлекләр булганын күрер. Мәсәлән, әфлисүн һәм мандарин узенчәлекле буларак телемләнгән. Бер бөтен хәлендә булсалар, шул кадәр сулы бер җимешне ашау кеше өчен авыр булыр иде. Әмма, Аллаһ аларны кечкенә телем хәленә китереп, кешеләргә җиңеллек тәэмин иткән һәм бер матурлык өстәгән. Шөбһәсез, җимешләрнең эчендәге бу кимчелексез, ихтияҗга күрә һәм бик эстетик төзелеш - өстен бер гыйлем иясе булган Аллаһ яратылышының дәлилләреннән.
Мәсәлән, җиләк - тышкы күренеше һәм тәме белән бик үзенчәлекле бер җимеш. Өстендәге мотивлары гүя миллиметр-миллиметр үлчәнеп эшләнгән кебек. Кызыл һәм эстетик формасының өстендәге яшел яфраклары белән - Аллаһның тиңдәшсез сәнгать әсәрләреннән берсе. Тәмендәге һәм исендәге матурлык, орлыксыз һәм кабыксыз булганы белән ашаганда һичбер авырлыгының юклыгы, кешегә Җәннәт җимешләрен хәтерләтер. Туфрак эчендә җитлеккән бер җимешнең, шулкадәр матур һәм күзгә ташланып торган бер төскә, шул кадәр тәмле бер искә ия булувы – аны үрнәксез яраткан, сәнгатен, акылын һәм гыйлемен яраткан барлыкларында күрсәтүче Раббыбызны безгә танытыр.
Һәр ел фасылында аерым җимешләрнең булувы да - өстендә фикерләргә лаяклы бер тема. Мәсәлән, кыш көне кешеләрнең иң күп витаминга ихтияҗлары булган вакытта, мандарин, әфлисүн һәм грейпфрукт кебек С витамины ягыннан бай җимешләрнең булувы, җәйнең дә кешеләрнең сусавын бетереп рәхәтлек бирә торган чия, кавын, карбыз, персик кебек җимешләрнең чыгувы – Аллаһның кешеләргә лотыфы һәм нигъмәте.
Җимешләрнең ботакларындагы яки чәчелгән хәлләрендәге күренешләре дә, Аллаһ тарафыннан тәкъдим ителгән бер матурлык. Коп-коры утын өстендә эче сулы, күбесенең тышы үзенчәлек белән ялтыратылган кебек, ботагына ныклы багланган йөзләрчә җимеш күренеше, һәрберсен Аллаһ яратканының дәлилләре. Мәсәлән, тәлгәш-тәлгәш виноградлар, гүя аерым-аерым асылмалы ботакларына урнаштырылган кебектер. Аллаһ һәрберсен тиңдәшсез һәм ишсез яраткан. Ботакларындагы күренешләре исә кешеләрнең хушына китәчәк шәкелдә урнаштырылган. Бу сәбәпле, Аллаһ Коръәндә җәннәтне тасвирлаганда: “Җәннәт агачларының күләгәсендә, үрелеп кенә ала торган жимешләр ашап, истирахәт (рәхәтлек) табарлар” (Инсан Сүрәсе, 14) аяте белән Җәннәт җимешләренең җыелуга, ягъни ботакларыннан өзелергә хәзер булганнарын белдерә.
Әлбәттә, монда санап үтелгәннәр - бары тик чикле берничә үрнәк. Аллаһ яраткан нигъмәтләр санап бетермәслек кадәр төрле. Ашау өстәлендә моны аңламаган кешенең акылына Аллаһның бер башка аяте килер:
Яралткан белән яралтырга көченнән килмәгән тиң буламы? Шуны да аңлар дәрәҗәдэ түгелмени сез? Аллаһның бәрәкәтен (рәхмәтен, байлыгын) санарга алынсагыз, очына чыга алмассыз. Шик – шөбһәсез ки, Аллаһ ярлыкаучы, гафу итүче. (Нахль Сүрәсе, 17-18)
Кеше бу рәвешле фикерләргә дәвам иткәнендә, Аллаһ яраткан матурлыкларны һәм нечкәлекләрне бик тә аера башлар. Вөҗданлы бер кеше боларның барысын уйлаганда, шул ук вакытта Аллаһ биргән бу нигъмәтләрдән зәвек ала алуның да - янә Раббыбызның иң бөек бер лотыфы булганын акылыннан кичерер. Бигрәк тә, Аллаһның кешеләргә биргән тәм тою һәм ис сизү тойгыларын дөньядагы бик күп матурлыкларны күрүвебез, абайлавыбыз өчен яратканын хәтерләр. Һәм шулай уйлар: әгәр безнең ис сизү тойгысы булмаса иде, чәчәк исеннән, ашаган җимешләрдән, мангалдан хәзер алган зәвегебезне (ләззәтебезне) ала алмас идек. Әгәр тәм тоя алмасак, шоколадның, шикәрнең, итнең, җиләкнең һәм башка нигъмәтләрнең кабатланмас тәмнәренең һичберсен аңлый алмас, тоймас идек.
Шуны онытмаска кирәк: төссез, тәмсез һәм иссез бер дөньяда да яши алыр идек. Һәм Аллаһ боларны безгә нигъмәт буларак бирмәсә, бу матурлыкларны без һичбер шәкелдә куллана алмас идек. Фәкать, Аллаһ һәм исләрне, һәм тәмнәрне, һәм дә боларны сизә алачак тойгы системаларын яратып, моны кешегә чиксез мәрхәмәтеннән биргәндер (насыйп иткәндер).