Нәтиҗә

Китапның максаты – уйлануга этәрү. Кешегә хакыйкатьләр төрлечә аңлатылырга мөмкин; бөтен нечкәлекләр, дәлилләр, детальләр күптөрле мөмкинчелекләр аркылы аңа күрсәтелергә мөмкин. Ләкин, бу кеше бөтен бу хакыйкатьләр турында үзе, җитди һәм дөрес рәвештә, хакыйкатькә төшенү максаты белән уйланмаса, аларга төшенергә тырышмаса, бөтен бу күрелгән чараларның һичбер тәэсире дә булмас. Шул сәбәптән, Аллаһ илчеләре кавемнәрен Аллаһ юлына чакырганнарында хакыйкатьләрне, дөрес нәрсәләрне аларга бөтен ачыклык белән аңлатканнар һәм аларны уйланырга, фикер йөртергә чакырганнар.

dünya, uzay

Уйланучы кеше Аллаһ яратылышындагы серләргә, дөнья тормышының мәгьнәсенә, хакыйкатенә, Җәннәт вә Җәһәннәмнең барлыгына, тирә-якта бөтен булып беткәннәргә төшенер. Аллаһ разый булачак кеше булуның әһәммиятен тагын да яхшырак аңлар, дин әхлагын кирәгенчә яшәр, күргән һәрнәрсәсендә Аллаһның сыйфатларын күрер, кешеләрнең гаять күпчелеге кебек түгел, ә Аллаһ кушканча уйлана башлар. Моның нәтиҗәсе буларак та бөтен гүзәллекләрдән, һәрнәрсәдән башкалардан тагын да күбрәк зәвык алыр һәм кирәксез, буш шөгыльләргә, дөньяга юнәлгән теләкләргә тагылып калып үзен хәсрәткә этәрмәс.

Болар фикерләгән кеше тарафыннан дөньяда казанылган гүзәллекләрдән тик берничәсе. Уйланып, фикерләп, дәвамлы дөресне, хакыйкатьләрне күрүче кешененең Ахирәттәге казанышы исә дә - Аллаһның сөюве, ризасы, рәхмәте һәм Җәннәте.

Дөньяда булган хәлләрендә уйланып, фикерләп хакыйкатьләрне күрүдән качкан, уз-узләрен алдаучы механизмнарга бирелуче кешеләрне уйландырачак, өстәвенә, “тирән һәм яхшыдан яхшы иттереп” уйландырачак һәм хакыйкатьләрне бөтен ачыклыгы белән күрсәтәчәк бер Көн, Кыямәт һичшиксез киләчәк. Ләкин ул Көндәге уйланулары инде аларга һичнинди дә файда китермәячәк, хәтта аларны ләгьнәтләячәк. Аллаһ бу ише кешеләрнең кайчан уйлый башлаячакларын Көръәндә шулай белдерә:

Инде ул, “һәрнәрсәне батырып күмүче бөек һәлакат” (кыямәт) килгәндә. Ул көнне кеше нәрсә өчен тырышлык күрсәткәнен уйлап аңлар. Күрә алганнар өчен җәһәннәм дә хәзерләнгән. (Назиат сүрәсе, 34-36)

Уйланмыйча җаваплылыктан кача алуларын исәпләгәннәрне, бәлки тап булачаклары соңнарын уйларлар һәм Аллаһның диненә кайтырлар дип кешеләрне уйлануга чакыру мөэминнәрнең гыйбадәте, вазыйфасы. Әмма, иман итүчеләр Көръәндә Раббыбыз белдергәнчә хәрәкәт итәрләр. Аятьтә шулай белдерелә:

Инде кем теләсә, үгет алып уйланыр. (Мүддәссир сүрәсе, 55)

Син Бөек, безгә өйрәткәнеңнән башка безнең һичбер белгәнебез юк. Чыннан да, Син һәрнәрсәне белуче, хөкем һәм хикмәт иясе.
(Бакара сүрәсе, 32)

БҮЛЕШҮ
logo
logo
logo
logo
logo
Йөкләүләр
  • Кереш Сүз
  • Тирән Уйлану
  • Кешеләр Гомумән Ни Турында Уйланыр
  • Уйлануга Киртә Булган Сәбәпләр Ниләр?
  • Уйланырга Тиешле Булганнар 1/3
  • Уйланырга Тиешле Булганнар 2/3
  • Уйланырга Тиешле Булганнар 3/3
  • Коръән Аятьләре Өстендә Уйлану
  • Нәтиҗә