Кыямәт Сәгате һәм аннан соң килүче мәңгелек тормыш кешеләрне көтүче иң мөһим хакыйкатьләрдән. Шул сәбәпле дә, китап буенча дөнья тормышының фани булувына кагылып аңлатылганнар бик зур әһәмияткә ия. Дөньядагы һичбернәрсә, ни карьерагыз, ни өйләнүегез, ни дә мал-мөлкәтегез мәңгелек тормышыгызга алыштырып яшәләчәк кадәр әһәмиятле дәрәҗәдә һәм ваз кичелмәс түгел. Аның өчен яшәләчәк һәм тырышлык күрсәтеләчәк булган тик бер нәрсә - “Аллаһ ризасы”. Аллаһ мәңгелек тормышның башлангычын соң дәрәҗәдәге бөек һәм олы вакыйгалар аркылы булдырачак. Бу көн белән каршылашкан һәркем дөнья тормышының инде бөтенләй соңына ирешкәнен аңлаячак һәм Ахирәтнең барлыгына бик ачык буларак төшенәчәк.
Бөтен кешеләрнең мондый бер көн белән каршылашуларыннан әввәл, элек бәлки дә һич алар тарафыннан уйланылмаган Кыямәт Сәгатен һәм ул китерәчәкләрне хәтерләүләре кирәк.
Бу китапта язылганнар сезне көнлек шөгыльләрдән һәм фани теләкләрдән бер мизгел өчен булса да аерып, яшәүнең бар булувындагы асыл максатны күрүвегезне булдыра. Бу бөек һәм авырлыклы көн килеп җитүдән элек, сезне “шиксез хакыйкать буларак” каршыланачак Кыямәт Көне белән уяруны максатланган. Бу уяру - әһәмиятле бер уяру. Чөнки мондый бер көннән һәм бу көннән соң булачаклардан гафләт эчендә яшәгән һәркеше тарафыннан шаһит булыначак вакыйгалар, чыдый алмаслык булачак һәм Ахирәттә бу кешеләр дә мәңгелек авырлыклар белән каршылашачак.
Көръәндә үзенчәлекле рәвештә аңлатылган Кыямәт Көне белән һичшиксез каршыланачаксыз. Ул көнне бөтен ия булганнарыгызның, хәтта үзегезнең гәүдәгезнең дә сездән ераклашканын күрәчәк һәм яп-яңа бер терелү белән тереләчәксез. Сезне көткән мәңгелек тормышта, бу дөньядагы белән чагыштыра алмаслык нигъмәткә, рәхәтлеккә һәм хозурга ия булувыгыз өчен, Аллаһ сезгә әле дөньяда булган вакытыгызда биргән форсатны кулланырга тиешсез. Моның өчен эшләнүве кирәк булган бердәнбер нәрсә: Аллаһка иман итү, Аның каршылыксыз буларак биргән нигъмәтләренә шөкер итү һәм Ахирәт Көненең шиксез бер хакыйкать икәнлегенә инану. Моның бөтенләй киресе Ахирәттә бөек үкенеч булачак. Аллаһ бер аятьтә моны шулай хәбәр итә:
Аллаһка кавышуны ялган санаганнар, дөресе, хәсрәткә таб булганнар. Шулай ки, сәгать (Кыямәт Көне) көтмәгәндә аларга килгәч, гөнаһларын сыртларына йөкләп: “Анда (дөньяда) җавапсызга кылганнарыбыз сәбәпле үкенеч безгә!”-диярләр. Игътибар итегез, ул эшләп йөкләнгәннәре ни кадәр начар. (Әнам сүрәсе, 31).
Менә бу сәбәптән, Ахирәтнең шиксез бер хакыйкать булувына төшенергә, ул бөек Көн өчен хәзерлек кылырга тиешсез. Менә шул вакытта бу дөньяда эшләгәннәрегезнең кыйммәте булачак һәм Ахирәттә чагыштырувы булмаган каршылык ала алачаксыз. Шиксез, бу каршылык Ахирәттә, нәфсегез теләгән һәрнәрсәгә ия була алганыгыз бер урында, ягъни Җәннәт тә булачак. Шул да онытылмаска тиеш ки, Хисап Көнендә һәркеше Аллаһның хозурында яп-ялгыз килеш хисабын бирәчәк. Ул хәлдә, үлем һәм аңардан соң булачаклар өчен җитди тырышлык күрсәтергә һәм хәзерлек кылырга кирәк. Чөнки һәркеше Ахирәттә дөньяда кылганнарының каршылыгын, хаксызлыкка таб булмыйча, камил рәвештә алачак. Әмма, кешенең иң бөек казанышы, һәрнәрсәдән дә өстен булганы, һичшиксез, Аллаһның ризасы. Хәшер сүрәсендә Аллаһ бу хакыйкатьне шул рәвештә хәбәр итә:
Әй иман иткәннәр, Аллаһтан куркыгыз. Һәркем иртәгесе өчен ни хәзерләгәненә карасын. Аллаһтан куркыгыз. Үзләре Аллаһны оныткан, шулай итеп Ул да аларга үз нәфесләрен оныттырган кебекләрдән булмагыз. Менә алар тайпылганнарның нәкъ узе. (Хәшер сүрәсе, 18-19).
... Син Бөек, безгә өйрәткәнеңнән башка безнең һичбер белгәнебез юк. Чыннан да, Син һәрнәрсәне белуче, хөкем һәм хикмәт иясе.
(Бакара сүрәсе, 32)