...Ай каралгач. Кояш белән Ай берләшкән вакытта.Кеше ул көнне:
“Качу кая ?”,- дияр. Юк, сыгынырлык һичбер урын юк. Ул көнне соңында китерелеп карар кылыначак урын барытик Раббыңныкыдыр. (Кыямәт сүрәсе, 8-12)
Тормышыгызга юнәлеш биргән кешеләрне, вакыйгаларны тагын бер кузаллагыз. Кайбер нәрсәләргә ирешергә тырышып, “яшәү өчен көрәш” алып барасыз. Тормышыгызның куп кенә әйберләренә нык игътибар итеп, алар турында тирәнтеп уйлансагыз. Әмма, тормышыгыз барышында икеләнмәгән хәлдә уйланырга теләнмәгән һәм сез качкан темалар да бар. Өстәвенә, тирә юнегездәге кешеләрнең күпчелеге дә сезнең белән бер фикердә. Боларның берсе, бәлки дә иң әһәмиятлесе үлем – чарасы табыла алмаган бер “соңдыр” аларга күрә. Үлем кебек галәмнең бетүвенә китерүче Кыямәт тә кешеләргә бик ерак булып тоела. Кыямәт Көне булачак вакыйгалар кешеләр тарафыннан бик аз беленә, алар турында уйлану аларны куркуга сала. Бу теманы онытып, курку тоймыйча яшәүне акыллылык санарлар. Бердә чигенмичә шундый тормышны сайларлар.
Кешеләр иң күп Кыямәт Көненең җанлы-җансыз һәрбарлык өчен “соңгы көн” булувыннан тәэсирләнер. Кыямәт Көне Дөнья тормышының, хәтта бөтен галәмнең соңгы көне, ләкин берүк вакытта, Ахирәттәге мәңгелек тормышның башлангычы. Ул көнне кешеләрнең барчасы да яңа терелү белән тереләчәк. Дөнья тормышларында Аллаһка һәм бу көннең килүвенә иман иткәннәрне җәннәт, инкярчыларны Җәһәннәм көтәчәк. Шуңа күрә, бу көннең килүвен белгән, көткән берәр кеше өчен Дөньяда булган вакытында ук үлем, Кыямәт һәм Ахирәт кебек хакыйкатьләрдән качуның мәгьнәсе юк. Киресенчә, Кыямәттә булачак вакыйгалар һәм үлем хакыйкате аны тагын да күбрәк хәрәкәткә китерәчәк, Аллаһ юлында изге гамәлләр кылуга этәрәчәк, Ахирәткә юнәлтәчәк, Аллаһка якынайтачак. Барытик иман иткәннәр генә Кыямәт Көнненең тасвирлана алмаслык вакыйгаларыннан курку тоймас хәлдә булачаклар. Мөэминнәрнең хәсрәт эчендә булмаганлыкларын һәм курычакрымыячакларын Аллаһ бер аятендә шулай белдерә:
Юк, кем изге гамәл кылып үзен Аллаһка буйсындырса, аның өчен Раббы хозурында әҗер (бүләк) бар. Алар өчен курку юк һәм алар хәсрәтләнмиячәкләр. (Бакара сүрәсе, 112)
Дөньяда килеш бу хакыйкатькә иман китереп, кирәгенчә хәзерләнгән кеше исә, ул авыр көнне үзенең иминлектә булачагын белә. Чөнки Көрьәнгә иман китереп, асыл тормышның Ахирәт тормышы икәненә төшенгәндер ул. Үлемнең барлыгыннан качмый торып, Аллаһка гыйбадәт кылуда тәккәберләнмәгәндер ул. Мондый кеше Ахирәт тормышында чиксез гүзәллекләргә тап бучачак. Кыямәт Көне Аллаһның нуры да аның белән бергә булачак. Иман иткәннәр Көрьәндә болай шатландырыла:
Ул көнне Аллаһ пәйгамбәрне һәм аның белән бергә иман иткәннәрне түбәнчелеккә төшермиячәк. Нурлары алларыннан һәм уң якларыннан хәрәкәт итәр. Диярләр ки: “Раббыбыз, нурыбызны бөтен кыл (тулыландыр), безне кичер. Шиксез, син һәрнәрсәгә көч җиткерүче.” (Таһрим сүрәсе,8)
Бу китап сезгә Кыямәт Көнен һәм ул көнне булачак вакыйгаларны аңлатачак, ул авыр көн белән кисәтәчәк. Асыл мәсьәлә, Кыямәт Көненең барлык кешеләрне дә көтүче хакыйкат булувы. Шиксез каршыланачак булган бу бөек хакыйкатькә әһәмият бирмәү һәм аның турында уйланмау акыллылык итеп саналырга тиеш түгел. Бу китаптагы Көръән аятьләре аркылы ясалган ачыклаулар Кыямет Көненең барлыгы һәм хак булганлыгы турында уйлануны булдырычак.
Киттапның максаты һичшиксез булачак бу көн белән сезне кисәтү, мондый бер көндә иминлек эчендә булувыгыз һәм мәңгелек җәннәт тормышын казанувыгыз өчен сезгә юл күрсәтү. Кыямәт Көненең акылларга дәһшәт бирүче вакыйгаларга сәхнә булганлыгы, кешеләрне аның турында уйлануга юнәлдерү ягыннан бик әһәмиятле. Шул сәбәпле, Кыямәт вакытының үзенчәлекләрен нечкәлекләре белән китап буенча сезгә танытып, аларның хак икенлегенә тукталачакбыз.